Календарно-тематический план
календарно-тематическое планирование на тему
Календарно - тематический план по литературному чтению на уроках татарской литературы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
3_syynyf_uku.rus_.gr_.doc | 281 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
- “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы:
- 6 матдә – белем алу турында
- 10 матдә –уку-укыту программалары
- 32 матдә – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы
- Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)
- Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар) Төзүче авторлар:Р.З.Хәйдәрова,Р.Л.Малафеева Казан,2014
- Дәреслек: Р.З.Хайдарова, Г.М.Ахметзянова, Л.А.Гиниатуллина “Күңелле татар теле”. – Казан: Татармультфильм, 2013. 6.Хрестоматия: Р.М.Исхакова, Г.М.Әхмәтҗанова, Ә.М.Закирова, Л.Г.Гарифуллина “Дуслар белән бергәләп”. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2013
7.Казан шәһәре Мәскәү районы”9 нчы гимназия” ГБМБУнең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.
8.Казан шәһәре Мәскәү районы”9нчы гимназия” ГБМБУнең Белем бирү программасы
Рус телле балаларга әдәби тел укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик.лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.
Мәктәпнең 2016/2017 нче уку елы өчен расланган уку-укыту планында 3 нче сыйныфта әдәби укуга 3сәгать бирелгән. Программа психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянып һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Программа кереш һәм төп өлештән тора. Төп өлештә татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, башлангыч этапта укыту процессының бурычлары билгеләнде.
Танып белү максаты
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен белергә һәм аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Телгә өйрәтү процессын бала өчен «башка дөньяга тәрәзә ачу» (И.Л. Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп оештырырга кирәк.
Татар исемнәрен, Татарстан җирлеге топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.
Тәрбия максаты
Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка, укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин тәрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Димәк, укытуның эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу — программа һәм дәреслек авторлары өчен зарур таләп. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган, мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле. Программага кече яшьтәге балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган, мораль проблемага ия булган кечкенә күләмле әдәби әсәрләр һәм автор текстлары кертелде. Мондый эчтәлек нигезендә аралашу процессын оештыру күп мәртәбә җиңелрәк (А.К.Маркова).
Белем бирү максаты
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре, филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни укучылар нинди дә булса сүзне я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәгә җитәргә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә. Укучының башлангыч мәктәпне тәмамлаганда сөйләм эш-чәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:
1) сөйләшү, сөйләү:
- яшьтәшләре, өлкәннәр белән билгеле бер аралашу сфераларында, ситуацияләрдә (алар программада күрсәтелә) диа-логик-монологик сөйләм оештыру;
- үзенең һәм яшьтәшләренең эшчәнлеге; әйләнә-тирә мохит турында, үзенең мөнәсәбәтен белдереп, бәйләнешле сөйли белү (сөйләм үрнәкләре программа белән билгеләнә);
2) ишетеп аңлау:
- укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
- әңгәмәдәшеңнең таныш материалга нигезләнгән сөйләмен аңлау, аңа мөнәсәбәт белдерү;
- тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
- адаптацияләнмәгән яки адаптацияләнгән текстларның эчтәлеген тыңлап аңлау;
3) уку:
- әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле уку;
- аңлап, эчтән уку;
- укыганның эчтәлеген өлешчә яки тулы аңлап бару, укыганда сүзлекләр куллана белү;
- таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен сиземләү;
- укыганда кирәкле мәгълүматны таба белү (эзләнүле уку);
4) язма сөйләм:
- программада күрсәтелгән лексик-грамматик материалны дөрес яза белү;
- дөрес күчереп яза белү;
- үзе, гаиләсе, мәктәбе, дуслары, әйләнә-тирә мохит, ел фасыллары турында һәм программада күрсәтелгән темалар буенча 4—5 җөмләдән торган хикәя төзеп яза белү;
- Белем бәйрәме, 8 нче Март, Яңа ел, 9 нчы Май бәйрәмнәре, Әниләр көне, туган көн белән котлау яза белү, бәйрәмгә чакыру язу;
- укыган текст буенча план төзеп яза белү;
- тексттан кирәкле информацияне аерып алып яза белү.
Орфографик һәм орфоэпик минимум
- Татар алфавиты һәм аны өйрәнү, яттан белү.
- Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, ал арны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.
- Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
- Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.
- Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.
Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
- Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
- Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре һәм бәяләү нормалары.
Уку
- Өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;
- өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;
- тексттан кирәкле мәгълүматны табу;
- укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.
- Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;
- исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;
- текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;
- текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.
Тыңлап аңлау
- Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау/ аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;
- сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;
- җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү. аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;
- аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү.
- Башлангыч мәктәпне тәмамлаучыга түбәндәге күнекмәләргә ия булу мөмкинлеге бирелә:
- таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.
Диалогик сөйләм
Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны дүрттән ким булмаска тиеш); аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп максаты — укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү. Ә бу, үз чиратында, укучының кайсы теманы яхшы үзләштерүен яисә җитәрлек дәрәҗәдә үзләштерә алмавын, татар теленә өйрәтүдә тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген күрсәтә, укытуның сыйфатын, нәтиҗәлелеген яхшыртырга ярдәм итә.
Тикшерүнең төп объекты укучыларның программа таләпләренә туры китереп үзләштерелгән белем һәм күнекмәләреннән гыйбарәт. Тикшерү эше методик яктан дөрес һәм нәтиҗәле булсын өчен, ул барыннан да бигрәк гадел булырга тиеш. Моның иң мөһим шартларыннан берсе — тикшерү вакытында укучыларга тәкъдим ителгән эшләрнең катлаулылыклары ягыннан мөмкин кадәр бердәй булуы.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Тикшерүнең мондый төрләрен куллану укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә. Шуны да әйтергә кирәк: тикшерү эшен үткәргәндә, укучылар өчен тыныч шартлар тудыруның әһәмияте гаять зур. Шулай ук укучыларның үз-үзләрен тыныч тотулары, җавап бирүче иптәшләренә игътибарлы булулары да бик әһәмиятле.
Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен сайлап алу; тыңланган текстның төп яки тулы эчтәлеген телдән сөйләп бирү һ. б.
Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; куелган сорауларга җавап бирү; өйрәнелгән лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү; укытучы белән әңгәмә кору һ.б.
Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: предметны (табигатьне, кешеләрне һ.б.) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.
Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап, тиешле тизлектә кычкырып уку; таләп ителгән текстны тулысынча аңлап, эчтән уку; текстның эчтәлегеннән чыгып куелган сорауларга җавап бирү; текстның эчтәлеген сөйләү һ.б.
Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, диктант язу һ.б. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла.
Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, ягъни агымдагы һәм тематик тикшерүне оештыру өчен, тестлар куллану файдалы. Тест — куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алу дигән сүз. Тестларның уңайлыгы шунда: алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.
Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү
Рус телендә сөйләшүче балаларга әдәби укуны укытканда аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамма-тик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүләрен башка ысулларга караганда
ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорауларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр. Бүген — берсен, иртәгә — икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгълүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә , сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
1) сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;
2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;
3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;
4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:
№ | Эш төрләре | Сыйныфлар | |||
I | II | III | IV | ||
1. | Тыңлап аңлау (минутларда) | Сүз,сүзтезмә | 0,1—0,2 | 0,2—0,4 | 0,3—0,5 |
2. | Диалогик сөйләм (репликалар саны) | 3 | 4 | 5 | 6 |
3. | Монологик сөйләм (фразалар саны) | 4 | 5 | 6 | 7 |
4. | Уку (сүзләр саны) | 15-25 | 25—35 | 35-45 | 45-55 |
Тыңлап алуны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, «5»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген якынча дөрес сөйли алганда, «4»ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, «3»ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, «2»ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—6 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.
Укуны бәяләү
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда, «4»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2»ле куела.
Программаның эчтәлеге
№ | Сәг.саны | тема | лексика | Сөйләм үстерү күнекмәләре. |
1 | 17 | Белем бәйрәме. | Китап, дәфтәр, каләм, өстәл, бетергеч, укытучы, укучы, кирәк, кирәкми. Кояшлы, җылы, күңелле, бүген, хөрмәтле, котлыйм, уңышлар телим сүзләре. Яз, җырла, утыр, сикер, аша. | Татар телендә тартык, сузык авазларны дөрес итеп әйтә белү.укытучыны, дустыңны бәйрәм белән колый белү. Предметларны саннар кулланып, үзеңә сорап ала белү. (Миңа 5 дәфтәр бир әле.) Предметларның кайда икәнлеген әйтә белү. Үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә, кайда яшәгәнлегеңне әйтә белү. Үзеңнең,дустыңның кая барганын әйтә, сорый белү. Предметларны кая куйганыңны әйтә бел. Үзеңнең, дустыңның кайдан килгәнен, кайтканын әйтә һәм сорый белү. Предметларны кайдан алганыңны әйтә белү. Бер-береңнең хәлен сорый белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын әйтә белү.ю бер-береңә комплемент әйтә белү. Китапханәчедән китап сорап ала, китапның нәрсә турында икәнен әйтә белү. Китапханәгә барганыңны, бармагыныңны әйтә белү. Ничә китап укыганыңны әйтә , иптәшеңнән сорый белү. |
2 | 5 | Көндәлек режим. | Баш, бит,чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак. Сабын, теш щеткасы, сөлге,тарак, бит юа, чәч тарый,теш чистарта. Зарядка ясыйм, иртән, көндез, кичен көндәлек режим, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш. | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен атау. Аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Вакытны әйтә, сорый белү. Кайчан, нәрсә эшләгәнеңне сорый белү. Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. |
3 | 9 | Ашханәдә. | Юа, сөртә, булыша, җыя, савыт-саба, тәлинкә, чәйнек, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак. Кунак, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, ит, эчә, ашый, өй, тату, булыша, рәхим ит. Ашханә, кәбестә ашы, токмачлы аш, ботка, кесәл, пешекче, дөге, солы. Кош теле, бәлеш, кыстыбый. Кашык, чәнечке, пычак, тәлинкә, авыз, әдәпле, әдәпсез. | Ашханәдә ашаганыңны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү. Пешекчедән кирәкле ашларны сорап ала белү. Ашханәдә ашаганыңны, ашханәдә нәрсә пешергәнне, нинди ашлар яратканыңны әйтә белү. Пешекчедән кирәкле ашларны сорап ала белү. Нәрсә ашаганыңны, нәрсә эчкәнеңне әйтә белү. Табында нинди ризыклар барлыгын әйтә белү. Табын әзерләү тәртибен сөйләү |
4 | 20 | Без әти-әниләргә булышабыз. | Яшелчә, үстерә, йорт төзи, төзүче, тегүче, сатучы, табиб. Акыллы, иртә, урын җыя, зарядка ясый, файдалы, аннан соң, киенә, булыша, шатланалар, мактыйлар. Мин өйдә булышчы, уң як, сул як, табын әзерли, сөртә. | Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә белү. Әти-әниләрнең кем булып, кайда эшләүләрен, профессия исемнәрен әйтә белү. Табынны ничек әзерләү турында сөйли белү. Өйдә үзең эшләгән эшләрне сөйли белү. Иптәшеңә сорау бирә белү. Образга бәя бирә белү. Дустыңны, әти-әниеңне өй хезмәтендә булышырга чакыра белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә, эш куша белү. Предметның кайда икәнен сорый белү. |
5 | 13 | Туган якка кыш килде. | Кар бабай, Кар кызы, ясады, бии, шигырь сөйли,җырлый, Яңа ел, бизи, уенчыклар, чыршы. Рәхәт, күңелле, яхшы, начар, юмарт, саран, әйбәт, тәрбияле. Чаңгы ярышы, сынды, бервакыт, егылды, якын | Һава торышын сорый, әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. Әби-бабайларның кайда яшәгәннәрен әйтә, сөйли, сорый белү. Нәрсә бүләк иткәнне әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра, тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. |
6 | 10 | Шәһәрдә һәм авылда. | Туган як, милләтләрнең исемнәре, милләт, татарча, русча. Без нинди транспортта барабыз? Без нинди йортта яшибез? Йорт, кат, фатир, бүлмә, шәһәр исемнәре.,аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе. | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Бер-береңнең яшәү урынын сорый, үзең яшәгән төбәкнең исемен дөрес әйтә һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстанда яшәүче милләтләрне атый белү. Кайсы урамда яшәгәнеңне, нинди фатирда торганыңны, мәктәпкә нинди транспортта барганыңны сөйли белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге һәм кышкы уен төрләрен әйтә белү. |
7 | 9 | Әдәпле булыйк. | Тәмле сүзләр, рәхим итегез, тыныч йокы, рәхмәт, ашыгыз тәмле булсын, зинһар, гафу итегез. Бүләк,булышам, гөлгә су сибәм,савыт-саба,табын әзерлибез, гомер, сәламәтлек, шатлык, уңышлар. Исемнең төшем килеше, алма, татлы, сәгать, орлыклар, бакчага, ярты. Алда, артта, үзенең сумкасы төзелмәсе. | Телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Туган көнгә чакыра белү. Килгән кунакларны каршылый белү. Туган көнгә бүләк алып килгәнне әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү. Ашагач рәхмәт әйтү. Бәйрәмнең нинди бәйрәм, кайчан үткәрелүен әйтә белү.Бәйрәмдә нинди бүләкләр бирелә шул турыда әңгәмә кора белү. Өлкәннәргә трамвай, автобусларда урын бирә белү. Дустыңның авыруы турында, аңа ярдәм итү турында әйтә белү. |
8 | 6 | Кечкенә дусларыбыз. | Көн саен төзелмәсе, көн, атна, ел саен, һәр, терелде, тәпи, өрә, саклый, хуҗа авырта., кем? кемгә? кемне? сораулары. Көн саен төзелмәсе, көн, атна, ел саен, һәр, терелде, тәпи, өрә, саклый, хуҗа авырта., кем? кемгә? кемне? сораулары . Йорт, песи, эт, кәҗә, кич, гел, бергә, бәхәсләшәләр. | Кемгә дә улса әйбер биргәнне, кемне дә булса яратканыңны әйтә белү. Хайваннарның тышкы кыяфәтен сурәтләп сөйли бел. Хәзерге заман хикәя фиг-нең зат-санда төрләнеше. Кемнең нәрсә яратканын сорый, әйтә белү. |
9 | 13 | Күңелле җәй, ямьле җәй. | Ямьле, күбәләк, эссе, җәйге, уку, тәмамланды, озын, кыска. Иң, дус, тату,гел, бергә, канат, әйтегез әле төзелмәсе. Җиләк җыям, алан, чиләк, дәү әни, тотам. Су коена, йөзә, суга сикерә, көймәдә йөзә, чума, кызына. | Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. Ел фасылларының билгеләрен әйтә белү.җәй көне турында сөйли белү. Җәй көне укулар тәмамланганны әйтә белү. Предметларның билгеләрен чагыштырып үйтә белү.дус, тату яшәү турында әйтә белү. Бер-береңне табынга чакыра, ашаганнан соң рәхмәт әйтә, азыкның тәмле икәнлеген әйтә белү.предметны каян алганны сорый белү. |
10 | 3 | Резерв дәрес. Кабатлау. |
Әдәби укудан программа материалының бүленеше
1нче чирек | 2нче чирек | 3нче чирек | 4нче чирек | Еллык | |
Сәгать саны | |||||
Дәрес | 27 | 21 | 30 | 27 | 105 |
Теманы өйрәнү | 24 | 18 | 26 | 22 | 90 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү | 3 | 2 | 2 | 2 | 9 |
Хикәя язу | 1 | 2 | 2 | 5 | |
Контроль эш | 1(тест) | 1 | |||
Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр | |||||
Тест | 2 | 1 | 3 | 2 | 8 |
Ятлау | 1 | 2 | 1 | 1 | 5 |
Календарь-тематик план
Дә- рес № | Дәрес темасы | Дә- рес са-ны | Укучылар эшчәнлеге төрләре | Көтелгән нәтиҗә | Үткәрү вакыты | ||||
шәхескә кагылышлы | метапредмет | предмет | план | факт | |||||
1 | Мәктәптә белем бәйрәме. Ш.Маннур “Хуш килдегез!” | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Укытучыларга хөрмәт тәрбияләү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Белем көне турында әңгәмәдә катнашу | 1-уку атнасы | ||
2 | Бәйрәм белән котлыйм | 1 | Котлау язарга өйрәнү | Сөйләм телен үстерү | Парларда һәм күмәк эшли белү | Иптәшеңне бәйрәм белән котлый белү | 1-уку атнасы | ||
3 | Х.Шабанов “Кадерлә син китапны” шигыре | 1 | “Кадерлә син китапны” шигырен сәнгатьле уку | Укуга кызыксыну уяту | Яңа лексика белән танышу | Китапны саклап, кадерләп тоту темасына әңгәмә | 1-уку атнасы | ||
4 | БСҮ. Дежур укучы | 1 | План ярдәмендә сөйләү | Сыйныфташларга хөрмәт уяту | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Дежур укучы репликаларын истә калдыру | 2-уку атнасы | ||
5 | Без диктант язабыз | 1 | Диалог төзү | Сөйләм телен үстерү | Парларда һәм күмәк эшли белү | Билге атамаларын истә калдыру, хаталарны әйтә белү | 2-уку атнасы | ||
6 | З. Туфайлова “Безнең китапханәдә” тексты | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Китапка кызыксыну уяту | Аралаша белү сәләтен үстерү | Китапханәдә әңгәмә оештыра алу | 2-уку атнасы | ||
7 | Р.Миңнуллин “Санарга өйрәнәбез” шигыре | 1 | “Санарга өйрәнәбез” шигырен сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирү | 3-уку атнасы | ||
8 | БСҮ. Төсләр | 1 | Төсләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Төсләрне аера белү | 3-уку атнасы | ||
9 | М.Галләмова “Чын иптәш” хикәясе | 1 | Хикәяне аңлап уку | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Үзеңнең дустың турында сөйләү | 3-уку атнасы | ||
10 | Ш.Галиев “Онытылган” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Сәнгатьле сөйләмне үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Үзеңә ярдәм сорый белү | 4-уку атнасы | ||
11 | Р.Вәлива “Бу сыйныфка нәрсә булган?” шигыре | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру | Сыйныф турында сөйләү | 4-уку атнасы | ||
12 | В.Хәйруллина “Балачак утравы” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Белемле булуның әһәмияте | Аралаша белү сәләтен үстерү | Үзеңнең мәктәбең турында сөйли белү | 4-уку атнасы | ||
13 | Мин китап укыйм | 1 | Диалоглар төзү | Китапка кызыксыну уяту | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Китап турында мәгълүмат бирә белү | 5-уку атнасы | ||
14 | Ә.Исхак “Сөмбелә” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Саннарны сөйләмдә дөрес куллану | 5-уку атнасы | ||
15 | Г.Зәйнашева “Бер атнада ничә көн?” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Белемле булуның әһәмияте | Яңа лексика белән танышу | Атна исемнәрен истә калдыру | 5-уку атнасы | ||
16 | Уку әдәпләре | 1 | Текстны аңлап уку | Уку әдәпләре | Яңа лексика белән танышу | Уку әдәпләрен истә калдыру | 6-уку атнасы | ||
17 | Өйрәнелгән материалны кабатлау | 1 | Тестлар эшләү | Белемле булуның әһәмияте | Үткәннәрне кабатлау | Өйрәнелгән материалны кабатлау | 6-уку атнасы | ||
18 | Сәгать ничә? | 1 | Диалоглар төзү | Сәнгатьле сөйләмне үстерү | Яңа лексика белән танышу | Сәгатькә карап вакытны әйтә белү | 6-уку атнасы | ||
19 | Көндәлек режим | 1 | Рәсем ярдәмендә сөйләү | Көндәлек режимның әһәмиятен аңлату | Парларда һәм күмәк эшли белү | Көндәлек режим турында әңгәмә кора белү | 7-уку атнасы | ||
20 | БСҮ. Минем көндәлек режимым | 1 | Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйләү | Тәртип белән яшәү сәламәт булу | Көндәлек режим төзергә өйрәнү | Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү | 7-уку атнасы | ||
21 | М.Җәлил “Сәгать” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Өлкәннәргә ихтирам белән карарга өйрәтү | Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру | Шигырьне яттан сөйли белү | 7-уку атнасы | ||
22 | “Көндәлек режим” темасын кабатлау | 1 | Тест эшләү | Тәртип белән яшәү сәламәт булу | “Көндәлек режим” темасын ныгыту | “Көндәлек режим” темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү | 8-уку атнасы | ||
23-24 | “Ашханәдә” тексты | 2 | “Ашханәдә” текстын уку, тәрҗемә итү | Җәмәгать урыннарында үзеңне дөрес тоту турында әңгәмә алып бару | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Ашханәдә ашау турында сөйли белү | 8-уку атнасы,8-уку атнасы | ||
25 | Ризык исемнәре | 1 | Рәсем ярдәмендә сөйләү | Халык ашлары турында әңгәмә | Яңа лексика белән танышу | Ризык исемнәрен истә калдыру | 9-уку атнасы | ||
26 | Табын яныда | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру | 9-уку атнасы | ||
27 | Б. Рәхмәт “Аш вакыты” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Ашханә кагыйдәләре белән таныштыру | Аралаша белү сәләтен үстерү | Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдыру | 9-уку атнасы | ||
28 | Х.Гарданов “Икмәк” хикәясе | 1 | “Икмәк хикәясен уку, тәрҗемә итү | Ризыкка ихтирам белән карарга өйрәтү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Билге атамаларын истә калдыру, хаталарны әйтә белү | 10-уку атнасы | ||
29 | Ш.Галиев “Кунаклар” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Хөрмәт итү турында әңгәмә | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Сәнгатьле укый белү | 10-уку атнасы | ||
30 | Без табын әзерлибез | 1 | Табын әзерләү тәртибен өйрәнү | Ризыкка ихтирам белән карарга өйрәтү | Яңа лексика белән танышу | Табын әзерләү тәртибен сөйли белү | 10-уку атнасы | ||
31 | “Ашханәдә” темасын кабатлау | 1 | Тестлар эшләү | Ризыкка ихтирам белән карарга өйрәтү | “Ашханәдә” темасын ныгыту | “Ашханәдә” темасын гомумиләштерү | 11-уку атнасы | ||
32 | БСҮ. Г. Тукай – бөек шагыйрь | 1 | Шагыйрь иҗаты белән танышу, әңгәмә кору | Татар әдәбиятына карата ихтирамлы караш булдыру | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Шагыйрьнең тормыш юлын белү | 11-уку атнасы | ||
33 | Г. Тукай “Безнең гаилә” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Сөйләм телен үстерү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Шигырьне яттан сөйли белү | 11-уку атнасы | ||
34-35 | Г. Тукай әкиятләре | 2 | Әкиятләр уку, тәрҗемә итү | Татар телен өйрәнү теләге формалаштыру | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Г.Тукай әкиятләрен белү | 12-уку атнасы,12-уку атнасы | ||
36 | Б.С.Ү. Безнең гаилә | 1 | Гаилә турында сөйләү | Сөйләм телен үстерү | Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү | Үз гаиләң турында сөйли белү | 12-уку атнасы | ||
37 | Н.Дәүли “Әни” хикәясе | 1 | Хикәяне аңлап уку, фикер алышу | Ана кешене хөрмәт итәргә өндәү | Парларда һәм күмәк эшли белү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 13-уку атнасы | ||
38 | Ә.Фәйзи “Асия” | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Матурлыкны күрә белергә өйрәтү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Гаиләдә кемнәр булуын әйтү | 13-уку атнасы | ||
39 | К.Булатова “Әниемнең кызы юк” шигыре | 1 | Үзең эшләгән эшләрне сөйләү, иптәшеңә сорау бирү | Ярдәмчеллек турында сөйләшү | Яңа лексика белән танышу | Өй эшләрендә булышу турында әңгәмә кору | 13-уку атнасы | ||
40 | “Акыллы малай” тексты белән эш | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Акыллы булу турында әңгәмә | Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру | Текстны уку һәм сорауларга җавап бирә белү | 14-уку атнасы | ||
41 | И. Әхтәм “Ана рәхмәте” хикәясе | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Әниләргә ярдәм итүенең әһәмияте турында искәртү | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Образга бәя бирә белү | 14-уку атнасы | ||
42 | Р. Вәлиева “Капитан, кил әле...” хикәясе | 1 | Хикәяне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Текстны уку һәм сорауларга җавап бирә белү | 14-уку атнасы | ||
43 | Р. Гыйззәтуллин “Кечкенә Ринат” хикәясе | 1 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Тәртипле булырга өндәү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Текстны уку һәм сорауларга җавап бирә белү | 15-уку атнасы | ||
44 | А. Хәсәнов “Бал дәвалый” хикәсе | 1 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Балның шифасы турында әңгәмә кору | Аралаша белү сәләтен үстерү | Текстка таянып шифалы үләннәр турында сөйләү | 15-уку атнасы | ||
45 | “Уңган кыз” тексты | 1 | Текстны уку, эчтәлеген сөйләү | Ярдәмчеллек турында сөйләшү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 15-уку атнасы | ||
46 | Ә. Бикчәнтәева “Дәү әнием” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку | Сөйләм телен үстерү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Шигырьне яттан сөйли белү | 16-уку атнасы | ||
47 | И. Туктар “Авыраяк” хикәясе | 1 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Ялкаулык сыйфаты турында әңгәмә | Аралаша белү сәләтен үстерү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 16-уку атнасы | ||
48 | И. Туктар “Авыраяк” хикәясе | 1 | Яңа хикәя төзү | Әхлак сыйфатларын аңлату | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Яңа хикәя төзи белү | 16-уку атнасы | ||
49 | Х.Халиков “Ничәү” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку | Матурлыкны күрә белү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Шигырьне яттан сөйли белү | 17-уку атнасы | ||
50 | А.Әхмәтгалиева “Әби, Илнур һәм шигырь” хикәясе | 1 | Хикәяне уку, эчтәлеген сөйләү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 17-уку атнасы | ||
51 | “Без әти-әниләргә булышабыз” темасын ныгыту | 1 | Тест эшләү | Сөйләм телен үстерү | Үткәннәрне ныгыту | Үткәннәрне кабатлау | 17-уку атнасы | ||
52 | Яңа ел бәйрәме. Җ.Тәрҗеманов “Яшел чыршы” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Шигырьне яттан сөйли белү | 18-уку атнасы | ||
53 | Яңа ел белән котлау | 1 | Котлау язарга өйрәнү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Иптәшеңне бәйрәм белән котлый белү | 18-уку атнасы | ||
54 | “Чыршы бәйрәме” хикәясе | 1 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Сөйләм телен үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Бәйрәм турында сөйли белү | 18-уку атнасы | ||
55 | Ә. Бикчәнтәева “Салкын, саф һава” шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Кыш билгеләрен әйтә белү | 19-уку атнасы | ||
56 | БСҮ. Һава торышы | Рәсем ярдәмендә сөйләү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү | Һава торышы турында сөйли белү | 19-уку атнасы | |||
57 | Кышкы уеннар | 1 | Уеннар турында диалоглар төзү | Сәламәтлек турында сөйләшү | Яңа лексика белән танышу | Кышкы уен төрләрен әйтә белү | 19-уку атнасы | ||
58 | “Тауда” тексты | 1 | Текстны уку, эчтәлеген сөйләү | Дуслыкның мөһимлеге турында әңгәмә | Яңа лексика белән танышу | Текстның эчтәлеген сөйли белү | 20-уку атнасы | ||
59 | “Дуслар” тексты | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Дуслыкның мөһимлеге турында әңгәмә | Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру | Яңа хикәя төзи белү | 20-уку атнасы | ||
60 | БСҮ. Спорт төрләре | 1 | Рәсем ярдәмендә сөйләү | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Спорт төрләре турында сөйли белү | 20-уку атнасы | ||
61 | “Каникулда” хикәясе | 1 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Ял итә белү, дөрес туклану турында сөйләшү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Кайда ял итү турында сөйли белү | 21-уку атнасы | ||
62 | “Каникулда”. Хикәя язу | 1 | Яңа хикәя язу | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | Рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү | Бирелгән темага хикәя яза белү | 21-уку атнасы | ||
63 | “Туган якка кыш килде” темасын кабатлау | 1 | Күнегүләр эшләү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Үткәннәрне ныгыту | Үткәннәрне кабатлау | 21-уку атнасы | ||
64 | Кыш билгеләре. Тест | 1 | Тест эшләү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | Үткәннәрне ныгыту | Кыш билгеләрен дөрес билгели алуны тикшерү | 22-уку атнасы | ||
65 | “Без Татарстанда яшибез” тексты | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Туган илебез белән горурлану хисе булдыру | Яңа лексика белән танышу | Татарстан елгалары һәм шәһәрләренең атамаларын белү | 22-уку атнасы | ||
66 | Татарстанда яшәүче милләтләр | 1 | Рәсем ярдәмендә сөйләү | Толерантлык тәрбияләү | Яңа лексика белән танышу | Татарстанда яшәүче милләтләрне әйтә белү | 22-уку атнасы | ||
67 | Син кайда яшисең? | 1 | Диалоглар төзү | Шәһәр атамаларын өйрәтү | Яңа лексика белән танышу | Үзең яшәгән шәһәрне, урамны, йортны әйтә белү | 23-уку атнасы | ||
68 | “Мин шәһәрдә яшим” тексты | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Туган йортның кадерен белергә өйрәтү | Иптәшеңнең уку хезмәтен бәяләү | Текстның эчтәлеген сөйли белү | 23-уку атнасы | ||
69 | Мин Казанда яшим. Хикәя язу | 1 | Хикәя язу | Сөйләм телен үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Үз шәһәреңне сурәтли белү | 23-уку атнасы | ||
70 | Казан шәһәре | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Казан шәһәренең истәлекле урыннарын белү | 24-уку атнасы | ||
71 | Без шәһәргә барабыз | 1 | Диалоглар төзү | Сөйләм телен үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Шәһәргә барырга чакыру | 24-уку атнасы | ||
72-73 | “Безнең авыл” хикәясе | 2 | Хикәяне уку, тәрҗемә итү | Туган илебез белән горурлану хисе тәрбияләү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Авыл турында сөйли белү | 24,25-уку атнасы | ||
74 | “Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау | 1 | Тест эшләү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | “Шәһәрдә һәм авылда” темасын кабатлау һәм ныгыту | Бирелгән тема буенча лексик материалны белү | 25-уку атнасы | ||
75 | Тәмле сүзләр | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Әдәплелек тәрбиясе | Яңа лексика белән танышу | Әдәпле сүзләрне куллана белү | 25-уку атнасы | ||
76 | Табын янында | 1 | Диалоглар төзү | Диалогик сөйләм телен үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Диалогик сөйләм күнекмәләре булдыру | 26-уку атнасы | ||
77 | 8 нче март- әниләр бәйрәме | 1 | Котлау язу | Әдәплелек тәрбиясе | Парларда һәм күмәк эшли белү | Котлау яза белү | 26-уку атнасы | ||
78 | Без бүләкләр бирәбез | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Диалогик сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Әниләргә әзерләнгән бүләк турында сөйли белү | 26-уку атнасы | ||
79-80 | “Трамвайда” хикәясе | 2 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 27-уку атнасы,-27-уку атнасы | ||
81-82 | Дәрдемәнд “Өч ул” хикәясе | 2 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Миһербанлылк хисен тәрбияләү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 27,28-уку атнасы | ||
83 | “Әдәпле булыйк!” темасын кабатлау | 1 | Тест эшләү | Әдәплелек тәрбиясе | Укучыларның белемнәрен тикшерү | Бирелгән тема буенча лексик материалны белү | 28-уку атнасы | ||
84 | М.Галләмова “Дуслар”хикәясе | 1 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Ярдәмсез калган кечкенә дусларыбызга ихтирамлы булу хисен тәрбияләү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 28-уку атнасы | ||
85 | М.Җәлил “Маэмай”шигыре | 1 | Шигырьне сәнгатьле уку, тәрҗемә итү | Ярдәмсез калган кечкенә дусларыбызга ихтирамлы булу хисен тәрбияләү | Яңа лексика белән танышу | Шигырьне яттан сөйли белү | 29-уку атнасы | ||
86 | “Акмуен-яраткан песием” хикәясе | 1 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Сәнгатьле уку | Парларда һәм күмәк эшли белү | Песиләрнең тышкы кыяфәтен сурәтли белү | 29-уку атнасы | ||
87 | “Кем нәрсә ярата” әкияте | 1 | Әкиятне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Диалогик сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 29-уку атнасы | ||
88 | Минем яраткан хайваным. Хикәя төзү | 1 | Хикәя төзү | Диалогик сөйләм телен үстерү | Яңа лексиканы сөйләмдә дөрес куллану | Хайваннарны тасвирлый белү | 30-уку атнасы | ||
89 | “Кечкенә дусларыбыз” темасын кабатлау | 1 | Тест эшләү | Сөйләм телен үстерү | Укучыларның белемнәрен тикшерү | Бирелгән тема буенча лексик материалны белү | 30-уку атнасы | ||
90 | БСҮ. Без җәйне яратабыз | 1 | Ел фасыллары турында сөйләшү, | Сәнгатьле уку | Яңа лексика белән танышу | Яңа сүзләрне истә калдыру | 30-уку атнасы | ||
91 | “Җәй җитә” тексты | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Һәр ел фасылының матурлыгын күрә белү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 31-уку атнасы | ||
92 | “Төсләр” әкияте | 1 | Әкиятне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Дус һәм тату яшәргә өндәү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү | 31-уку атнасы | ||
93 | “Төсләр” әкиятен сәхнәләштерү | 1 | Әкиятне сәхнәләштерү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | Парларда һәм күмәк эшли белү | Әкиятнең эчтәлеген сөйли белү | 31-уку атнасы | ||
94 | Р.Фәйзуллин “Җиләк кайда күп?” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Сөйләм телен үстерү | Яңа лексика белән танышу | Яңа сүзләрне истә калдыру | 32-уку атнасы | ||
95 | “Җиләк җыям, как коям” тексты | 1 | Текстны уку, тәрҗемә итү | Диалогик сөйләм телен үстерү | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Текстның эчтәлеген сөйли белү | 32-уку атнасы | ||
96 | Х.Халиков “Витаминлы аш” хикәясе | 1 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Сәнгатьле уку | Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 32-уку атнасы | ||
97 | Р.Миңнуллин иҗаты | 1 | Сораулар буенча төркемнәрдә һәм парларда әңгәмә кору | Татар әдәбиятына карата ихтирамлы караш булдыру | Яңа лексика белән танышу | Р.Миңнуллин иҗатын белү | 33-уку атнасы | ||
98 | Р.Миңнуллин “К лар тулган бакчага” шигыре | 1 | Шигырьне аңлап, сәнгатьле уку | Диалогик сөйләм телен үстерү | Укыганның эчтәлеген аңлап, биремнәрне дөрес үтәү | Шигырьне яттан сөйли белү | 33-уку атнасы | ||
99 | Бакчада ниләр үсә? | 1 | Диалог төзү | Сөйләм телен үстерү | Аралаша белү сәләтен үстерү | Диалог төзи белү | 33-уку атнасы | ||
100 | Б.С.Ү. Сабантуй | 1 | Хикәяне аңлап уку, тәрҗемә итү, эчтәлеген сөйләү | Укучыларда татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту | Яңа лексика белән танышу | Хикәянең эчтәлеген сөйли белү | 34-уку атнасы | ||
101 | Сабантуйда. Хикәя язу | 1 | Хикәя язу | Укучыларда татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту | Ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру | Бирелгән темага хикәя төзи белү | 34-уку атнасы | ||
102 | “Күңелле җәй, ямьле җәй” темасын кабатлау. Контроль эш | 1 | Тест эшләү | Сөйләм телен үстерү | Укучыларның белемнәрен тикшерү | Бирелгән тема буенча лексик материалны белү | 34-уку атнасы | ||
103-105 | 3 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау | 3 | Күнегүләр эшләү | Сөйләм телен үстерү | Үткәннәрне истә калдыру | Үткәннәрне йомгаклау | 35-уку атнасы |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Календарно-тематический план 5 класс
План составлен для городской школы (по Симоненко). Надеюсь, кому-нибудь пригодится...
Рабочая программа и календарно-тематический план для дисциплины "Информационные технологии в профессиональной деятельности"
Рабочая программа для дисциплины "Информационные технологии в профессиональной деятельности" (ФГОС третьего поколения). Рабочая программа предназначена для студентов специальностей 110401 "Агрон...
Календарно- тематические планы по алгебре и геометрии 7-9 кл. (авт. учебника-А.Г. Мордкович и др., Л.С. Атанасян и др.)соответсвенно)
Хочу поделиться с коллегами формой календарно - тематического планирования алгебры и геометрии 7-9 кл. , "услышать" их мнение....
Календарно-тематический план на 2011-2012 уч.год по английскому языку в 9 классе
Тематическое планирование.Кауфман.9 класс.102 часа...
Календарно- тематические планы по биологии
Тематический план составлен по программе для общеобразовательных учреждений к комплекту учебников, созданных под руководством В.В.Пасечника. Классы 6-9....
календарно-тематические планы по алгебре 7 класс (Макарычев)
Календарно-тематическиое планирование уроков алгебры в 7 классе к учебнику Макарычева Ю.Н. ( 4 часа в неделю)...
КАЛЕНДАРНО-ТЕМАТИЧЕСКИЙ ПЛАН 5 КЛАСС
открывайте файл, который прикреплен!...