8 сыйныф (татар төркеме) өчен әдәбияттан эш программасы
календарно-тематическое планирование (8 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Кулланыр өчен эш программасы тәкъдим итәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_kl._edebiyattat.gr_.doc191.5 КБ

Предварительный просмотр:

     

Татарстан Республикасы Казан  шәһәре

Башкарма комитеты мәгариф идарәсе

 “8нче гимназия”

бюджет муниципаль белем бирү учреждениесе

 “Каралды”                                        “Килешенде”                                               “Расланды”

МБ җитәкчесе                                                 Директор урынбасары                                          Гимназия директоры

________Айзатуллова Э.М.                        _________  Шәрәфиева  Г.М.                          _____________Пичугина М.В.

МБ утырышы беркетмәсе №                       “___”____________2015 ел.                                   Боерык №__

 “___”________2015 ел .                                                                                                                “___” ___________2015 ел.

                                                                                                                                           

                                                                                     

     8  сыйныф (   тат. төрк.) өчен татар  әдәбияты  буенча эш программасы

                                                                     (сәгатьләр саны атнага  1   сәгать, елга   35   сәгать)

                               

  Төзүче:  татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Ваганова Альбина Илсур кызы

Казан, 2015

Татар теленнән

Уку-тематик планы

8 сыйныф (тат. төрк.)

Укытучы – Ваганова Альбина Илсур кызы

Сәгатьләр саны

Барлыгы – 35 сәг., атнага – 1сәг.

   План буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү сәгате: 5 сәгать, дәрестән тыш уку сәгате: 2сәгать, контроль эшләр,зачётлар,тестлар:

Административ контроль дәресләр:         сәг.

Планлаштыру нигезе:

Программа  :  ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

Дәреслек : “Татар әдәбияты”,  8нче класс, З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009нчы ел.

Өстәмә әдәбият: Я.Х.Әбдрәхимова  “Татар теленнән  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре”.

           

                 

Аңлатма язуы.

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.

4. Дәреслек: З.Н.Хәбибуллин, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов  ”Татар әдәбияты” 8 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005нче ел.

            Рус мәктәбендә укучы татар балаларына  әдәбият укытуның максаты һәм бурычлары.

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.
  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшьүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган илгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек , шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

      Аңлашыла ки, бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла. Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.

        Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

              Башлангыч сыйныфлардагы эзлеклелекне дәвам иттереп, укучыларның белемнәрен тулыландыру максатыннан, халык авыз иҗатыннан да үрнәкләр алынды. Беренчедән, алар укучыларга фольклордан тулырак мәгълүмат бирә, икенчедән, телгә караган белемнәрне гамәли яктан ныгыту өчен материал буларак кулланыла.

        Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

• татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;

• суз басымын дөрес куя белү;

• логик басымны дөрес куя белү;

• җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;

• тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, интонацияне дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру һ. б.

        Программада  ятлау өчен әсәрләр, сөйләшү тематикасы, сыйныфтан тыш уку тематикасы тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә.

        Матур әдәбиятны, шул рәвешле,  төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. Болар  һәммәсе урта  белемгә ия булган яшьләр ана телендә фикерли,  иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш дигән максатка ирешергә ярдәм итә.

   Яңа уку елы башына укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә кыскача характеристика.

   1. Әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү. Язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен белү.

   2.  Табышмаклар, шарадалар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен аңлау.

  3.  Хикәя, фантастик хикәя, повесть, нәсерне аера белү.

  4. Автобиографик повестьнең, шигырь һәм поэманың, мәсәл жанрының үзенчәлекләрен белү.

  5. Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү. Укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу.

  6.Өйрәнелгән язучыларның тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.

  7. Әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү. Геройларга характеристика бирү. Әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау. Әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.Әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

  8. Шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү.

 9. Балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

  10. Аңлап, йөгерек, сәнгатьле уку, уку тизлеге 1 минутка 80-85 сүздән ким булмаска тиеш. Аңлап һәм эчтән шома уку күнекмәләренә ия булу. Дөрес, тиешле тон һәм интонацияне сайлап, сәнгатьле уку ярдәмедә текстның эчтәлеген төшендерә алу

8нче класс укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр.

Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:

  • әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
  • язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләре;
  • дөнья халыклары әкиятләре;
  • мәкальләр һәм табышмаклар. Укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның роле;
  • җырлар  һәм аларның төрләрен аера белү;
  • бәетләр, аларда сурәтләнгән вакыйгалар.

Әдәбият теориясеннән:

  • хикәя, фантастик хикәя, очерк, повесть, нәсерне аера белү;
  • автобиографик повесть;
  • шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;
  • комедия жанры турында аңлатып бирү;
  • әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү;
  • уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;
  • әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү.

Татар мәдәниятеннән:

  • татар халкының гаилә-көнкүреш, гореф-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
  • милли орнаментларны аера белү;
  • әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлатып бирә белү сорала.

Сөйләм эшчәнлегенә:

  • текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;
  • укылган текст турында әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу;
  • өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
  • укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу;
  • тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем турында 12-14 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;
  • уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;
  • балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

                          Программаның эчтәлеге.

Төп темалар

Сәг.

Темага караган төп төшенчәләр.

1

Татар халык авыз иҗаты. Бәетләр

2

Халык авыз иҗаты буларак бәетләр; “ Сак-Сок” бәете; “Сөембикә бәете”;

2

Язучы иҗатына анализ

Галиәсгар Камал

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Беренче театр”комедиясен өйрәнү.

3

Татар театры тарихы

1

Беренче труппалар һәм артистлар; Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская;

Габдулла Кариев; Мәрям Рахманкулова; Галия Кайбицкая

4

Гаяз Исхакый

2

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Сөннәтче бабай” хикәясен өйрәнү.

5

Гомәр Бәширов

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Туган ягым-яшел бишек” повестен өйрәнү, анализ; “Җидегән чишмә” шигыре.

6

Васил Маликов.

1

Скульптор иҗаты турында белешмә

7

Кави Нәҗми

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Миңлебикә кодагыйның кайгысы” хикәясен өйрәнү, анализ; “Хаят апа” поэмасыннан өзекне уку.

8

Композитор Солтан Габәши

1

Композитор иҗаты турында белешмә

9

Муса Җәлил

2

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Бер үгет”, “Имән”, “Катыйлгә”, “Җырларым” шигырләрен  өйрәнү, анализ; әдәбиятта, сәнгатьтә Муса Җәлил образы;

Х.Якуповның “Хөкем алдыннан” картинасы;

10

Габдрахман Әпсәләмов

2

Тормыш юлы, иҗады турында белешмә. “Ак чәчәкләр” романын өйрәнү.

11

Нәби Дәүли

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Яшәү белән үлем арасында” повестен өйрәнү.

12

Шамил Рәкыйпов

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Чәчәкләр сөйли белә” повестен өйрәнү.

13

Атилла Расих

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Ишан оныгы” романын өйрәнү.

14

Гариф Ахунов

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “ Идел кызы” романыннан өзекләр өйрәнү.

15

Шәүкәт Галиев

1

Тормыш юлы. Иҗаты. “Әткәйгә хат” поэмасын өйрәнү, анализ ясау

16

Ринат Мөхәммәдиев

“Беренче умырзая”

2

Тормыш юлы. Иҗаты. “Беренче умырзая” әсәрен өйрәнү.

17

Татар халкының милли бәйрәмнәре

1

Каз өмәсе

18

Йомгаклау дәресе.

1

Класстан тыш уку

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

5

Барысы:

35сәг

Укыту – методик комплекты

  1. ”Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010нчы ел.
  2. Дәреслек: З.Н.Хәбибуллин, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов  ”Татар әдәбияты” 8 нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005нче ел.
  3. “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” Д.Ф.Заһидуллина. Казан”Мәгариф” нәшрияты, 2000нче ел.
  4. “Мәгариф” журналы.
  5. “Татар балалар әдәбияты” Л.И.Минһаҗева, И.Х. Мияссарова. Казан “Хәтер” нәшрияты, 2009нчы ел.

Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә    б и р е л ә    т о р г а н    в а к ы т:

VIII класста 4-7 минут,

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар
  2. эчтәлекне хикәяләп язу
  3. цитаталар (күчереп язу)
  4. аңлатмалар  (сүз һәм төшенчәләргә)
  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар
  7.  халык авыз иҗатыннан җирле материаллар
  8. конспектлар (8-11 кл.)
  9. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

        Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.
  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
  2. Сәнгатьле  яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.

Рус мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы  татар балалары өчен татар әдәбиятыннан якынча

календарь-тематик дәресләр планы.

Дәреснең темасы          

Сәг. саны

Көтелгән предмет нәтиҗәләре

Укучыларның көтелгән нәтиҗәләре (УУД)

Контроль эш төре

Үткәрү вакыты

Искәрмә-ләр

1

Б.с.ү. Туган ягым – Татарстан.

1

Татарстан турында белемнәрне тулыландыру . Туган җирне ярату, аны саклау. Ведиоязма карау.

Сөйләм телен үстерү. Тел культурасын баету, фикерләү

сәләтен үстерү.

Сентябрь

1 атна

2

Халык авыз иҗаты. Бәетләр.

“Сак-сок” бәете.

1

Бәетнең эчтәлеге белән танышу,  уку, бәетне магнитофон язмасында тыңлау, сүзлек эше, сорауларга җавап, рәсемнәргә нигезләнеп сөйләү. Бәетнең темасын билгеләү. Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше.

 Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша матур әдәбият дөньясына керергә әзерләү. Бәетләрнең лиро-эпик жанр булуын белү. Бәет жанрының үзенчәлеге. Кошларга әйләнгән ике бала язмышының трагизмын белү.

2 атна

3

“Сөембикә” бәете.

1

Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык, бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелеше.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, бәетләрдә сурәтләнгән вакыйгаларны белү. Бәтләрнең лиро-эпик жанр

булуын белү. Сөембикә

образының бирелеше.

3 атна

4

Г. Камал тормыш юлы, иҗаты. Комедия турында төшенчә.

1

Төрле чыганакларга таянып, драматургның биографиясе һәм иҗаты белән танышу.

Татар әдәбиятында тоткан урыны. Г. Камал иҗаты турында белү, аның исемендәге театр турында мәгълүматлы булу. Комедия жанрының үзенчәлеген белү.

4 атна

5

Г. Камал “Беренче театр”. Конфликтның бирелеше.

1

.Сүзлек өстендә эш, рольләп уку, сораулар буенча әңгәмә, эчтәлеген сөйләү. Әсәрдә сурәтләнгән конфликтның бирелеше. Образларга тулы тасвирлама бирү, әңгәмә кору

Рольләп уку күнекмәләрен камилләштерү. Әсәрнең төп конфликтын белү. Комедиянең эчтәлеген кыскача сөйли белү, образларга характеристика бирә белү.

Октябрь

 1 атна

6

Татар театрының тарихы. Беренче татар труппалары һәм артистлары.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Театр  сәнгатен үстерүдәге эшчәнләге. Сүзлек эше, сайлап уку, әңгәмә,  эчтәлек буенча үзара сорау-җавап бирешү. 

Беренче театр труппалары һәм артистлары турында мәгълүматлы булу. Сөйләм телен баету. Татар артистлары турында мәгълүматлы булу. Татар артистының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү. Татар театрына мәхәббәт тәрбияләү

2 атна

7

Г.Исхакый тормыш юлы, иҗаты. “Сөннәтче бабай” повесте.  Образга характеристика

1

Өй эше тикшерү.Тормыш юлы һәм иҗаты  турында төшенчә. Сүзлек эше,  дәреслектән уку, монологик сөйләм күнегүләре, презентация карау.  Повесть турында төшенчә.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру.

Образга характеристика бирә белү. Әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдәрә белү.

3 атна

8

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте. Әсәрдә татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары.

.

1

Өй эше тикшерү. Әсәрне сәнгатьле уку, әңгәмә, эчтәлеген сөйләү. Сүзлек эше, уку(аның төрләре), эчтәлеген аңлау,  монологик сөйләм күнегүләре. “Сөннәтче бабай” повестендә татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларын үзләштерү.

Татар халкының гореф – гадәтләрен, йолаларын

аңлата белү. Лексиканы белү. Текстның эчтәлеген сөйли белү. Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү. Сөйләм телен баету

Тест, 10мин.

4 атна

9

Г.Бәшировның тормыш юлы, иҗаты.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты  турында төшенчә, презентация карау.  Сүзлек эше,  дәреслектән уку,  монологик сөйләм күнегүләре

Хронологик таблица төзү.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

Ноябрь

1 атна

10

Г.Бәширов “Туган ягым -яшел бишек”.

1

Өй эше тикшерү.Уку, аның төрләре, эчтәлек буенча фикер алышу, сүзлек эше, сурәтләү чараларын табу,  кул эшләре, китап уку турында әңгәмә.

Лексиканы белү, текстның

 эчтәлеген сөйли белү, текст

эчтәлегенә карата бирелгән

 сорауларга җавап бирү,

сөйләм телен баету. Халыкның ерак тарихтан килә

торган яшәү рәвешен, рухи

байлыгын, әхлак кагыйдәләрен

белү.

2 атна

11

Б.с.ү. Туган ягым- яшел бишек.

1

Туган як һәм аның табигате турында әңгәмә, әдәби әсәрләрдән, шигырьләрдән өзекләр уку, җыр тыңлау, хикәя өчен  план төзү.

Сөйләм телен үстерү. Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү. Туган җир төшенчәсен аңлау.

Хикәя язу

3 атна

12

Васил Маликов-скульптор.

Солтан Габәши-татар операсына нигез салучы.

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. Сүзлек эше, сайлап уку, әңгәмә.

Татар скульпторының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру..

Татар композиторының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Хронологик таблица төзү. Татар музыкасына мәхәббәт тәрбияләү.

4 атна

13

К. Нәҗминең тормыш юлы, иҗаты.

1

Өй эше тикшерү.Тормыш юлы һәм иҗаты  турында белешмә, сүзлек эше, уку, эчтәлек сөйләү.

Хронологик таблица төзү. Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле.

Декабрь

1 атна

14

К. Нәҗми “Миңлебикә кодагыйның кайгысы

1

Әсәрне кычкырып уку,

аңлауны тикшерү, әңгәмә үткәрү,

эчтәлекне сөйләү, текст биремнәрен үтәү, сайлап уку, сүзлек эше.

Әсәрдә Хисами

һәм аның әнисе Миңлебикә

образларына бәйләп, татар авылындагы кешеләрнең күңел дөньясындагы

үзгәрешләрнең сурәтләнүе.

Уку күнекмәләрен

камилләштерү, лексиканы

белү, сорауга җавап бирү, эчтәлек.

2 атна

15

К.Нәҗми “Хәят апа” поэмасы.

1

Өй эше тикшерү. Сүзлек өстендә эш. Поэманы сәнгатьле итеп уку. Фикер алышу. Поэмада сугыш елларында тылдагы халыкның тормышы һәм хезмәте чагылышы.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен

камилләштерү. Поэманың үзенчәлекләрен белү.

3 атна

16

Муса Җәлил-патриот шагыйрь.

“Бер үгет”, “Җырларым” шигырьләре.

1

Өй эше тикшерү. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмә. Уку, план төзү, план буенча сөйләү, альбом,  презентация карау. Шагыйрьнең иҗатында батырлык һәм хезмәт темаларының чагылышы. Шагыйрьнең эчке ышанычы, өметләре. Лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы,  лирик әсәрне анализлау алымнары үрнәген бирү.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Сәнгатьле шигырь ятлау.

Шигырьне өлешчә анализлау.

4  атна

17

М. Җәлилнең “Имән”, “Катыйлгә”

шигырьләре.

1

Өй эше тикшерү. Сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләре булдыру, сорауларга җавап бирү, тел- сурәтләү чараларын табу, лирик әсәрне анализлау алымнары үрнәген бирү.

Сәнгатьле шигырь ятлау.

Шигырьне анализлау.

Шигырь ятлау.

Гыйнвар

2 атна

18

Мәрям Рахманкулова, Галия Кайбицкая

1

Өй эше тикшерү. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә. Ул башкарган җырлар язмасын тыңлау, фикер алышу.

Хронологик таблица төзү. Җырчының тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын истә калдыру.Татар җыр сәнгатенә керткән ролен беләү.

3 атна

19

Г. Әпсәләмовның  тормыш юлы, иҗаты.

1

Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән язучылар һәм аларның әсәрләрен искә төшерү. Язучының тормыш юлы Һәм иҗаты турында белешмә, уку, сүзлек эше, эчтәлек буенча үзара сорау-җавап бирешү.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

4 атна

20

Г. Әпсәләмов  “Ак чәчәкләр”

романы.

1

Романда кайгыртучанлык, кешелеклелек  сыйфатларының бирелеше. Әсәрнең  теле   турында сөйләшү. Уку, тестны мәгънәле кисәкләргә бүлү, төп фикерне табу. Әсәрнең  теле   турында сөйләшү. «Гөлшаһидә»     җырын тыңлау. Сәламәтлек сагында торучы табипларның үз эшләренә һәм кешеләргә мөнәсәбәте.

Лексиканы белү. Текст

эчтәлегенә карата бирелгән

сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен баету. Әбүзәр абый, Гөлшаһидә образларына хас сыйфатларны ачу. Мансур образына характеристика.

Февраль

1 атна

21

Д.тыш уку. Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр” романы.

Өй эше тикшерү. Китапка мәхәббәт

тәрбияләү, китаплар уку белән

кызыксындыру, мөстәкыйль укуга

күнектерү. Әсәр турында үз фикерен  

сөйләп бирә белү сәләтен үстерү

Өйдә мөстәкыйль уку.

Кызыклы урыннарын сөйләү

2 атна

22

Н. Дәүлинең тормыш юлы, иҗаты.

1

Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү,  мөстәкыйль уку, әңгәмә.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле.

3 атна

23

Н. Дәүли “Яшәү белән үлем арасында” повесте.

1

Әсәрне кычкырып уку, аңлауны тикшерү, әңгәмә үткәрү,

эчтәлекне сөйләү, текст биремнәрен үтәү, сайлап уку, сүзлек эше. Әсәрдә кешенең

тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык

 хисен тасвирлау үзенчәлекләре.

Текст эчтәлегенә карата бирелгән сорауларга җавап бирү ,укыган

әсәрне бәяли белү, сөйләм телен

баету, лексиканы белү. Әсәргә үзбәя бирә белү, аларда язучының үз тормышы чагылуын аңлау. Әсәренең идея-тематикасын ачыклау.

4 атна

24

Ш. Рәкыйпов “Чәчәкләр сөйли белә” повесте.

1

Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү Өзекләрне   эчтән   һәм кычкырып уку (сәнгатьлелеккә игътибар итү). Ярдәмче сорауларга нигезләнеп, аңа бәя бирү. Барый Шәвәлиевның бала чагы, мәктәп еллары, яшьлеге.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.Кыскача эчтәлеген сөйләү. Барый Шәвәлиевның эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

Март

1 атна

25

Атилла Расихның тормыш юлы, иҗаты.

1

Өй эше тикшерү. Язучының тормыш юлы Һәм иҗаты турында белешмә, уку, сүзлек эше, эчтәлек буенча үзара сорау-җавап бирешү. Автобиографик әсәрләр язган язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерү.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

2 атна

26

А. Расих “Ишан оныгы” романы

1

Өй эше тикшерү. Әңгәмә кору. Өзекләрне   эчтән   һәм кычкырып уку (сәнгатьлелеккә игътибар итү). Әсрдә авторның авыр яшьлеге, аның сәбәпләре. Роман турында төшенчә бирү.

Төп образны дөрес билгеләү. Язучының эш-хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү. Әсәргә үзбәя бирә белү, аларда язучының үз тормышы чагылуын аңлау. Әсәрнең эчтәлеген чорга бәйләп аңлату.    

3 атна

27

Д. тыш уку. А. Расих “Ишан оныгы” романы.

1

Өй эше тикшерү. Балаларны китап белән кызыксындыру. Әсәрне укып фикер алышу .

Сөйләм телен үстерү. Әдәби әсәрләр белән эшләргә өйрәнү.

Апрель

1 атна

28

Гариф Ахуновның тормыш юлы, иҗаты..

1

Өй эше тикшерү. Тормыш юлы һәм иҗаты  турында төшенчә, презентация карау.  Сүзлек эше,  дәреслектән уку,  монологик сөйләм күнегүләре.

 Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

Хрон.

таблица

2 атна

29

Г. Ахунов “Идел кызы” романы.

1

Әсәрдән өзекләрне эчтән һәм кычкырып уку. Әңгәмә кору. Чорның гаделсезлеген үз җилкәсендә татыган Габбас мулла язмышы.

Нуриянең эш - хәрәкәтенә бәя бирү, сурәтләү алымнарын белү, бәяләү.

Габбас мулла язмышның ил сәясәтенә бәйле булуын аңлау. Образларга характеристика, геройларның төп сыйфатларын билгеләү. Әсәрнең  тормышчанлыгын мисаллар белән дәлилләү.

3 атна

30

Б.с.ү. “Яраткан әсәрем”.

1

Куелган сораулар буенча бәхәсләшкәндә, фикерләрне дәлилләү, тормыштан мисаллар китерү, нәтиҗәләр ясау.

Иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

4 атна

31

Ш. Галиевнең тормыш юлы, иҗаты. “Әткәйгә хат” поэмасы.

1

Өй эше тикшерү. Тормыш юлы һәм иҗаты  турында төшенчә, презентация карау.  Сүзлек эше,  дәреслектән уку,  монологик сөйләм күнегүләре. Поэма жанрын искә төшерү.  Лирик геройның  кичерешләрен сурәтләү алымнары турында әңгәмә. Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар шигъриятен үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү .Поэма жанрының үзенчәлеген белү. Лирик геройның уй-фикерләрен бәяләү, анализлау алымнарына төшенү. Өзекне яттан сөйләү.

Шигырь ятлау.

Май 1атна

32

Б.с.ү. “Ялкын” журналы кунакта.

1

“Ялкын” журналы белән танышу. Нәфис һәм фәнни популяр текстларны чагыштыру, журнал битләрендә ориентлашу, әсәрләр уку.

Вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана белү.

2 атна

33

Ринат Мөхәммәдиевнең тормыш юлы, иҗаты

1

Әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләү, мөстәкыйль уку, әңгәмә.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын истә калдыру. Татар әдәбиятын үстерүдәге роле, сөйләм телен үстерү.

3 атна

34

Ринат Мөхәммәдиев “Беренче умырзая”

1

Язучының тормыш юлы Һәм иҗаты турында белешмә, повестьне уку, сүзлек эше, эчтәлек буенча фикер алышу.

Язучының тормыш юлы һәм  иҗатының төп фактларын

истә калдыру. Текст эчтәлегенә

карата бирелгән сорауларга

җавап бирү, укыган әсәрне бәяли

 белү, сөйләм телен баету,

лексиканы белү.

4 атна

35

Б.с.ү.Милли бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр.

1

Өй эше тикшерү, сораулар буенча әңгәмә, укытучы сүзе, монологик сөйләм. Халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары белән танышу.

Халкыбызның милли бәйрәмнәре, йолалары белән белү. Гаиләдә йолаларны саклап калу.

5 атна


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме

Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...

Эш программасы татар әдәбияты 8 нче сыйныф татар төркеме

8нче сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар әдәбиятыннан  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2...