Эш программасы татар әдәбияты 6 нчы сыйныф татар төркеме
рабочая программа (6 класс) на тему
Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_s-f_tatar_tork_dbiyat.doc | 221.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Аңлатма язуы
Аңлатма язуы
Эш программасы «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V‒IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа» (Ф.X. Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова. Казан, 2013) һәм «Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү оешмаларының татар сыйныфлары өчен татар әдәбиятыннан программа» (Төзүче-авторлар: Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллина), 6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укытуның төп максаты һәм бурычлары
- Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
- Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм ал арның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен (яки әдәби әсәрләрдән өзекне) укып үзләштерү, алар турында үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
- Әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү.
- Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү.
- Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш булдыру.
- Татар, рус һәм башка халыклар әдәбиятларын чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү.
- Әдәби әсәрләрне өйрәнү барышында укучыларны сәнгатьле уку алымнарына өйрәтү дә әһәмиятле. Бу җәһәттән эш түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
- татар теленең үзенчәлекле авазларын әйтү күнекмәләре булдыру;
- сүз басымын дөрес куя белү;
- логик басымны дөрес куя белү;
- җөмләне фразаларга бүлү һәм дөрес пауза белән уку;
- тавышны дөрес төшерә һәм күтәрә белү, ягъни интонацияне дөрес куллану күнекмәләре булдыру һ. б.
Программада ятлау өчен әсәрләр тәкъдим ителә, укучыларның уку сыйфатын билгеләү максатында, әдәби әсәрләр белән эшләүгә, әдәбият теориясеннән белем-күнекмәләр булдыруга таләпләр бирелә. Матур әдәбиятны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә. Шуңа күрә урта белемгә ия булган яшьләр ана телендә ачык фикерли, иркен сөйләшә, дөрес яза белергә тиеш.
УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКАСЫ
Барлыгы | Атнага | Теоретик материал | СТУ | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Шул исәптән сочинение |
70 | 2 | Теоретик материал. Җыр жанры, йола һәм уен-бию, тарихи, лирик озын, кыска җырлар. Поэтика: юмор, сатира. Ирония турында төшенчә бирү. Афоризм. Инверсия. Эстетик категория буларак матурлык төшенчәсе. Назым-шигырь. Строфа, бәет строфасы. Портрет, пейзаж, конфликт, персонаж, образ, пьеса. Жанрлар: хикәя, новелла, повесть, поэма, эпик һәм лирик поэма, дастан, баллада, бәет. Балет. Автор-хикәяләүче, хикәяләүче автор, лирик герой, хикәяләүче герой. | 4 | 8 | 5 |
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
Укыту планында каралганча, татар әдәбияты дәресләре өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән елга 70 сәгатькә төзелде.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
- сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау;
- классик әдипләрнең (Х. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М. Мәһдиев) биографик белешмәләре;
- өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
- әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укылган буенча тезислар һәм план төзү;
- әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
- укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
- геройларга характеристика бирү;
- сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;
- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
- укылганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
- әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
- кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;
- өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә, телдән һәм язмача фикер белдерү;
- укылган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;
- татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
- эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;
- аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
- төрле мәгълүмат чараларын танып-белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;
- активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
- үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
- милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.
Метапредмет нәтиҗәләре
- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диалогик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
- төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе;
- әдәбиятны музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
- әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;
- татар әдәбиятын рус әдәбияты, башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыйммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән таныштыру;
- әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Коммуникатив УУГ (КУУГ):
- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
- үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;
- бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
- күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;
- укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә алу;
- үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;
- коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
- үз фикерләрен телдән һәм язма формада җиткерә белү;
- башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;
- иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;
- бергәләп эшләгәндә бердәм карар кабул итә белү;
- текст буенча сораулар куя белү.
Предмет нәтиҗәләре
Танып-белү өлкәсендә:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
- сәнгатьле уку;
- шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
- текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
- әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
- план тезү;
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
- укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;
- татар һәм башка халыклар фольклорында, Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;
- әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнешен, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау;
- әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
- әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;
- геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
- композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;
- әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;
- өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат алу;
- татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында белү;
- әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.
Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:
- татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
- татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;
- өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә алу;
- автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.
Коммуникатив өлкәдә:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
- чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирү, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;
- бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.
Эстетик өлкәдә:
- әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;
- сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.
Әдәбият укытуның эчтәлеге
тема | Сәгать саны |
Татар халык авыз иҗаты | 4 |
Борынгы әдәбият үрнәкләре | 2 |
XVIII йөз әдәбияты | 2 |
XIX йөз әдәбияты | 3 |
XX йөз башы әдәбияты | 17 |
Бөек Ватан сугышы чоры | 7 |
Тыныч ил сагында. | 19 |
Тәрҗемә әсәрләр | 3 |
Язучылар елмая | 6 |
Татар теле энҗе- мәрҗән тулы тел | 7 |
Барлыгы | 70 |
Курсның эчтәлеге
Халык авыз иҗаты.
Халык җырлары. Фәнис Яруллин. «Җыр». Җыр турында галимнәр фикере.БСҮ Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Борынгы әдәбият үрнәкләре.Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» по¬эмасы турында. «Котадгу белек» (поэмадан озек). «Тел турында»XIII йөз әдәбияты. Габдерәхим Утыз Имәни. «Гыйлемнең өстенлеге турында». «Татулык турында».
Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. «Кәҗә бәете». Бәет турында төшенчә.XIX йөз әдәбияты Габделҗаббар Кандалый. «Мулла белән абыстай». Юмор һәм сатира.Габделҗаббар Кандалый. «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм».XX йөз әдәбияты Габдулла Тукай. «Туган авыл». ятларгаАрчадагыӘлифба музееГабдулла Тукай. «Шүрәле». Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында.Габдулла Тукай. «Шүрәле». Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында.СТУ. Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый. «Кәҗүл читек».Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриныңмемориаль музей-йорты. Мәҗит Гафури. «Ана». Мәҗит Гафури. «Ана теле». ятларга һадиТакташтурында.ҺадТакташ.«Иптәшләр».һади Такташ. «Мокамай ятларга». Лирик герой.Һади Такташ. «Ак чәчәкләр».Ибраһим Гази турында.. «Онытылмас еллар» (өзек).. Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек).Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты
Муса Җәлил. «Имән», ятларга «Чәчәкләр».Нәби Дәүли. «Дошманнан үч алыгыз».Шәйхи Маннур. «Саубуллашу җыры».Тыныч ил сагындаМөхәммәт Мәһдиев турында. «Фронтовиклар» (озек). Тыныч ил сагында.. Мөхәммәт Мәһдиев. «Фронтовиклар» (озек). Иҗади эш.
БСҮ. Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиев. Аталы-уллы солдатлар» (баллада). Баллада жанры. Сочинение.«Азатлык алыпкилгәнсугышчы» монументы.Шамил Маннапов. «Тыңланмаган моңнар».Әмирхан Еники турында. «Матурлык». Хикәя жанры.
Әмирхан Еники турында. **Әмирхан Ени¬ки. «Матурлык». ятларга БСҮ Әмирхан Ени¬ки. «Матурлык» СочинениеГомәр Бәширов турында.
Гомәр Бәширов. «Язгы сабан туйлары».
БСҮ. «Сабантуй». Картиналар буенча эшСочинениеТәрҗемә әсәрләр. **Антон Чехов. «Анюта». Антон Чехов турындаЯзучылар елмая. Радик Фәизов. «Батыр әйтте».Газиз Мөхәммәтшин. «Каз боткасы». «Балыкчы». Эстон халык җыры.
Газиз Мөхәммәтшин. «Каз боткасы». «БалыкчыИбраһим Гази. «Мәүлия нигә көлде?»Гәрәй Рәхим. «А-ля-шэр туны».Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. «И минем җандай кадерлем...» Хәсән Туфан музее. . Хәсән Туфан. «Туган тел». Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» Картина белән эшләүБСҮ Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» СочинениеРавил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. «Минем телем».Роберт Миңнуллин турында. Роберт Миңнуллин. «Туган телемә».Халык авыз иҗаты.Халык җырлары. Роберт Миңнуллин. «Җырны булмый үтереп». . Җыр турында фикерләр. Г. Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. ТабышмакларБорынгы әдәбият үрнәкләре
Йосыф Баласагунлы. «Белем турында». Бе¬лем турында татар халык мәкальләре.XVIII йөз әдәбияты
Габдерәхим Утыз Имәни. «Сату итү турында». Иҗади эш.XIX йөз әдәбияты Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар). ятларгаXX йөз әдәбиятыГабдулла Тукай. «Исемдә калганнар».Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар».
.Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар».БСҮ. Мәҗит Гафури. «Урман». Разил Вәлиев. «Урман». И. Шишкин. «Кояшлы көндә нарат урманы».Сочинение.Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек). Лена Шагыйрьҗан. «Рәхмәт игенчегә!»Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек). Лена Шагыйрьҗан. «Рәхмәт игенчегә!»Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятыМуса Җәлил. «Вәхшәт».
БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәй. «Бүләк». Иҗади эш.
Әхмәт Исхак. «Һөҗүмгә барганда».
СТУ. Шәйхи Маннур. «Татар кызы».
Шәйхи Маннур. «Чәчәкләр һәм снарядлар».Кави Латыйп. «Җиңү парады». Иҗади эш. Проект эше. Разил Вәлиев. «Мәхәббәт һәм нәфрәт».
Шамил Маннапов. «Солдатта булган, диләр...» Рөстәм Акъегет. «Мәңгелек ут яна мәйданнарда». Җәүдәт Дәрзаман. «Батырлык».Эльмира Шәрифуллина. «Туган җир». Фәнис Яруллин. «Туган ягы кирәк кешегә».СТУ. Мөхәммәт Мирза. «Балачак хатирәсе».Гомәр Бәширов. «Сабан туе».Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утыр¬мага.БСҮ Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утыр¬мага.Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыга¬чы».Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыга¬чы».СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. «Борчак өстендәге принцесса».Еллык контр эш Константин Паустовский. «Корыч балдак».Гамил Афзал. «Мыек борам».Наҗар Нәҗми. «Татар теле»Шәүкәт Галиев. «Туган телем».Еллыкйогаклау.Ренат Харис. «Туган җирем». Н. Акмал. «Кешеләргә карап».
Татар әдәбиятыннан укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, тест биремнәре формасында үткәрелә
Ятлау өчен әсәрләр
1.ГКандалый Афоризмга әйләнгән шигырь юллары
2. ГТукай «Туган авыл»
3.М.Гафури “Анам теле”
4. Һ Такташ “Мокамай”
5. М Җәлил “Имән”
6. Ә Еники “Матурлык”өзек
Татар әдәбиятыннан тематик план
Сыйныфлар: 6а
Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Сәгатьләр саны:70
Барлыгы: 70сәг.; атнага: 2сәг.
План буенча контроль дәресләр: 1 еллык конт тест
Административ контроль дәресләр:
Плалаштыру “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар”. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде
Дәреслек:
6 нчы сыйныф өчен Ф.Ф. Хәсәнова, Г.М. Сафиуллина, М.Я. Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф ‒ Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Өстәмә әдәбият:
- Балалар өчен татар телендә чыга торган газет – журналлар
- Д.Г. Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
- А.Г.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990
- Ф.М.Хатипов. Әдәбият теориясе. –Казан: Раннур, 2002
Календарь тематик план
Дәрес№ | Дәрес темасы | Дәрес саны | Көтелгән нәтиҗә | Укучылар эшчәнлеге төрләре | Контроль эш төрләре | Үткәрү вакыты | |
план | факт | ||||||
Халык авыз иҗаты. Халык җырлары. Фәнис Яруллин. «Җыр». Җыр турында галимнәр фикере. | 1 | . Җырлар турында төшенчә Укырга теләк уяту | Сәнгатьле уку,җырларны анализлау | тест | |||
БСҮ Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары. Җыр турында татар җырчылары фикере. Иҗади эш. Проект эше | 1 | Йола һәм уен җырлары. Тарихи җырлар. Татар халык җырлары белән танышу. Җырларга хөрмәт хисләре тәрбияләү | Сәнгатьле уку, шигырьне анализлау | тест | |||
Борынгы әдәбият үрнәкләре.Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» поэмасы турында. «Котадгу белек» (поэмадан озек). «Тел турында». | 1 | Йосыф Баласагунлы һәм «Котадгу белек» поэмасы турында. «Котадгу белек» белән танышу | Поэманысәнгатьле уку | тест | |||
XIII йөз әдәбияты. Габдерәхим Утыз Имәни. «Гыйлемнең өстенлеге турында». «Татулык турында». Мөхәммәдшәриф Габдрәшит улы. «Кәҗә бәете». Бәет турында төшенчә. | 1 | Авторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирү Бәет турында төшенчә. | Шагыйрь турында кыскача сөйләү.. | тест | |||
XIX йөз әдәбияты . Габделҗаббар Кандалый. «Мулла белән абыстай». Юмор һәм сатира. | 1 | . Авторның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә бирү. Юмор һәм сатира | Г.Кандалый иҗатын белү. ”Мулла белән абыстай” әсәрен анализлый белү | тест | |||
Габделҗаббар Кандалый. «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм». | 1 | Әти-әни,гореф-гадәт,йрлаларга ихтирам хисләре тәрбияләү, аларны саклау | . Кандалый иҗатында юмор һәм сатираның ролен аңлый белү | тест | |||
XX йөз әдәбияты Габдулла Тукай. «Туган авыл». ятларга Арчадагы Әлифба музее | 1 | “Туган авыл” Арчадагы Әлифба музее билгеләмә бирә бирү.” | Г.Тукайга хөрмәт, милләтеңә ,туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү. | ятларга | |||
Габдулла Тукай. «Шүрәле». Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында. | 1 | .Тукай. ”Шүрәле” поэмасына балет язылуы ,аның эчтәлеген белү. Поэма жанры турында | Теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, әсәрне ишетеп аңлау | тест | |||
Габдулла Тукай. «Шүрәле». Поэма жанры. «Шүрәле» балеты турында. | 1 | Язучы иҗатындагы мифик геройлар белән таныштыру | Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү | тест | |||
СТУ. Гаяз Исхакый турында. Гаяз Исхакый. «Кәҗүл читек». | 1 | Язучы Г,Исхакый иҗаты белән танышу.”Кәҗүл читек”әсәренең эчтәлеген,язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау | бала психологиясенә хөрмәт хисләре тәрбияләү | тест | |||
Мәҗит Гафури турында. Уфада Мәҗит Гафуриның мемориаль музей-йорты. | 1 | Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белү.Аның Уфадагы музей –йортнына читтән торып сәяхәт итү | Автор әйтергә теләгән фикерне табу, әсәр турында фикер алышу | тест | |||
Мәҗит Гафури. «Ана». Мәҗит Гафури. «Ана теле». ятларга | 1 | Язучы яшәгән чор турында күзаллау булдыру | Әсәрне укып анализлау | тест | |||
һади Такташ турында. Һади Такташ. «Иптәшләр». | 1 | .Такташның ”Иптәшләр”әсәрен укып өйрәнү.Биографиясе буенча мәгълүмат бирү | Туган илгә, туган җиргә ,туганнарга мәхәббәт хисләре тәрбияләү. | тест | |||
һади Такташ. «Мокамай ятларга». Лирик герой. | 1 | .Такташның ”Мокамай”әсәрен укып өйрәнү.Биографиясе буенча мәгълүмат бирү | Язучы тормыш юлы, иҗаты турында чыганаклардан материал таба белү Халыклар арасындагы дуслык ,иптәшлек хисләрен үстерүдә бүгенге көн укучыларының ролен күрә белү, тату яшәргә теләк булдыру. | ятларга | |||
Һади Такташ. «Ак чәчәкләр». | 1 | Язучы яшәгән чор турында күзаллау булдыру | Сәнгатьле уку, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау | тест | |||
Ибраһим Гази турында.. «Онытылмас еллар» (өзек). | 1 | И.Гази иҗаты һәм тормышы түрында мәгълүматлы булу. ”Онытылмас еллар”әсәренең сюжетын белү | Укучыларда халкыбыз мирасына ихтирам тәрбияләү. | тест | |||
. Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек). | 1 | Әсәрдән өзекләр уку, анализлау. Геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү | Белгәннәрне кирәкле ситуациядә кулланып, сорауларга җавап бирү. | тест | |||
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты Муса Җәлил. «Имән», ятларга «Чәчәкләр». | 1 | М.Җәлилнең сугыш чорында иҗат иткән “Имән”,”Чәчәкләр “шигырьләрен уку һәм анализлау. | Сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән яшь буынга,шул чор кешеләренә ихтирам тәрбияләү | ятларга | |||
Нәби Дәүли. «Дошманнан үч алыгыз». | 1 | Язучы иҗаты белән таныштыру. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүматлы булу | Төрле ситуацияләр-дә югалып калмаска кирәклеген аңлату. | тест | |||
Шәйхи Маннур. «Саубуллашу җыры». | 1 | Уку эшчәнлегенең нәтиҗәләрен контрольгә ала белү | Үз фикереңне телдән һәм язма формада җиткерә белү | тест | |||
Тыныч ил сагында Мөхәммәт Мәһдиев турында. «Фронтовиклар» (озек). | 1 | Хикәядә очрый торган яңа сүзләрне тормыш белән бәйләп истә калдыру. | “Фронтовиклар” әсәрдә сугышның ачы фаҗигасе | тест | |||
Тыныч ил сагында.. Мөхәммәт Мәһдиев. «Фронтовиклар» (озек). Иҗади эш. | 1 | Халкыбызнең үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру | Сәнгатьле уку, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау | тест | |||
БСҮ. Шәүкәт Галиев турында. Шәүкәт Галиев. Аталы-уллы солдатлар» (баллада). Баллада жанры. Сочинение. «Азатлык алып килгән сугышчы» монументы. | 1 | Тарихтан сугыш чоры турында фикерли белү | . Баллада жанрына билгеләмә бирә белү. План төзи белү | Сочинение. | |||
Шамил Маннапов. «Тыңланмаган моңнар». | 1 | Балаларда әниләргә,туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү | анализ ясый белү | тест | |||
Әмирхан Еники турында. «Матурлык». Хикәя жанры. | 1 | Хикәя белән танышу Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли белү. | Эчтәлек буенча сөйләшү, сәнгатьле уку | тест | |||
Әмирхан Еники турында. **Әмирхан Еники. «Матурлык». ятларга | 1 | укучыларда шәфкатьлелек,миһербанлылык хисләре тәрбияләү | Өстәмә материаллар белән танышу. | ятларга | |||
БСҮ Әмирхан Еники. «Матурлык» Сочинение | 1 | Ш.Маннур турында белешмә. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи мәгълүматлы булу | Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый,аның белән аралаша белү күн-н формалаштыру | Сочинение | |||
Гомәр Бәширов турында. | 1 | Хал-ң үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру | Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый,аның белән аралаша белү күн-н формалаштыру | тест | |||
. Гомәр Бәширов. «Язгы сабан туйлары». | 1 | Укыган әсәрне бүгенге көн, көндәлек тормыш белән бәйли белү. | . Эчтәлек буенча сөйләшү, сәнгатьле уку, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау | тест | |||
БСҮ. «Сабантуй». Картиналар буенча эшСочинение | 1 | Матурлыкны күрә белү | План буенча эзлекле сөйләү | Сочинение | |||
Тәрҗемә әсәрләр. **Антон Чехов. «Анюта». Антон Чехов турында | 1 | Халкыбызнең үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру Тирә яктагы кешеләргә мгътибарлы булу.Бала күңелен аңларга тырышу | Сюжетны аңлап эчтәлек сөйли белү | тест | |||
Язучылар елмая. Радик Фәизов. «Батыр әйтте». | 1 | Халкыбызнең үткәненә,тарихына, аңлы караш булдыру | Сюжетны аңлап эчтәлек сөйли белү | тест | |||
Газиз Мөхәммәтшин. «Каз боткасы». «Балыкчы». Эстон халык җыры. | 1 | Г.Мөхәммәтшинның тормыш юлыһәм иҗаты турында белешмә бирү.”Каз боткасы” әсәрен укып өйрәнү | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку. | тест | |||
Газиз Мөхәммәтшин. «Каз боткасы». «Балыкчы | 1 | . Татар шигъриятенә мәхәббәт уяту | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку. | тест | |||
Ибраһим Гази. «Мәүлия нигә көлде?» | 1 | Язучы яшәгән чор турында күзаллау булдыру | Әсәрнең сюжетын аңлап план төзи белү. | тест | |||
Гәрәй Рәхим. «А-ля-шэр туны». | 1 | Өйрәнгәннәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү | Хикәяне укып өйрәнү, сюжетны аңлап эчтәлек сөйли белү | тест | |||
Хәсән Туфан турында. Хәсән Туфан. «И минем җандай кадерлем...» Хәсән Туфан музее. . Хәсән Туфан. «Туган тел». Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» Картина белән эшләү | 1 | Х Туфан турында белгәннәрне искә төшерү. Музейга читтән торып сәяхәт | Шигырьләргә анализ ясый белү | тест | |||
БСҮ Искәндәр Рәфыйков. «Әй туган тел!» Сочинение | 1 | Милләтеңә ,туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү | образларга характеристика бирә белү | Сочинение | |||
Равил Фәйзуллин турында. Равил Фәйзуллин. «Минем телем». | 1 | Равил Фәйзуллин белән танышу | Иҗади эшчәнлек. Сайлап алу уку күнекмәләре. | тест | |||
Роберт Миңнуллин турында. Роберт Миңнуллин. «Туган телемә». | 1 | Өйрәнгән-нәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү. | Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру | тест | |||
Халык авыз иҗаты. Халык җырлары. Роберт Миңнуллин. «Җырны булмый үтереп». | 1 | Р.Миңнуллин ”Туган телемә” шигырен укып өйрәнү. | Татар телен өйрәнүгә карата кызыксыну тудыру | тест | |||
. Җыр турында фикерләр. Г. Ибушевтан. Җыр турында мәкальләр. Табышмаклар | 1 | Әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау | Сюжетны аңлап эчтәлек сөйли, образларга характеристика бирә белү | тест | |||
Борынгы әдәбият үрнәкләре Йосыф Баласагунлы. «Белем турында». Белем турында татар халык мәкальләре. | 1 | Йосыф Баласагунлы ның тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну уяту. | Әдип иҗаты буенча хронологик табл төзү. Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү. | тест | |||
XVIII йөз әдәбияты Габдерәхим Утыз Имәни. «Сату итү турында». Иҗади эш. | 1 | Габдерәхим Утыз Имәни тормышы белән танышу. | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку. | тест | |||
XIX йөз әдәбияты Габделҗаббар Кандалый. Икеюллыклар (афоризмнар). ятларга | 1 | Әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку. | ятларга | |||
XX йөз әдәбияты Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар». | 1 | XX йөз әдәбияты белән танышу | Г.Тукайга хөрмәт, милләтеңә ,туган телеңә мәхәббәт тәрбияләү | тест | |||
Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар». | 1 | Әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау | Әсәрне укып анализлый белү.Үз фикереңне язма сөйләмдә чагылдыра белү. | тест | |||
.Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар». | 1 | Әдәби әсәрләрнең чор һәм язылышы арасындагы бәйләнеш, аларда салынган вакыт, шәхси кыйммәтләр, аларның яңача яңгырашын аңлау | Әсәрне укып анализлый белү.Үз фикереңне язма сөйләмдә чагылдыра белү. | тест | |||
БСҮ. Мәҗит Гафури. «Урман». Разил Вәлиев. «Урман». И. Шишкин. «Кояшлы көндә нарат урманы». Сочинение. | 1 | И. Шишкин. «Кояшлы көндә нарат урманы» һ б картиналары белән танышу | Сочинение язу | сочинение | |||
Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек). Лена Шагыйрьҗан. «Рәхмәт игенчегә!» | 1 | И Гази и җатына күзәтү Тема буенча план төзү | Әсәрне укып анализлый белү.Үз фикереңне язма сөй-дә чагылдыра белү. | тест | |||
Ибраһим Гази. «Онытылмас еллар» (өзек). Лена Шагыйрьҗан. «Рәхмәт игенчегә!» | 1 | . Өйрәнгән-нәрне гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белергә өйрәтү | Әсәргә анализ ясый белү | тест | |||
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты Муса Җәлил. «Вәхшәт». | 1 | Шигырьләрне сәнгатьле уку, төркемнәрдә фикер алышу, Шагыйрь һәм сугыш | укылган әсәрнең эчтәлеген текстка якын итеп, кыскача сайлап сөйли белү; | тест | |||
БСҮ. Хәйретдин Мөҗәй турында. Хәйретдин Мөҗәй. «Бүләк». Иҗади эш. | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьне сәнгатьле уку, анализ ясый белү | тест | |||
Әхмәт Исхак. «Һөҗүмгә барганда». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьне сәнгатьле уку, анализ ясый белү | тест | |||
СТУ. Шәйхи Маннур. «Татар кызы». Шәйхи Маннур. «Чәчәкләр һәм снарядлар». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализ ясый белү | тест | |||
Кави Латыйп. «Җиңү парады». Иҗади эш. Проект эше. Разил Вәлиев. «Мәхәббәт һәм нәфрәт». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьләрне сәнгатьле уку, анализ ясый белү | тест | |||
Шамил Маннапов. «Солдатта булган, диләр...» Рөстәм Акъегет. «Мәңгелек ут яна мәйданнарда». Җәүдәт Дәрзаман. «Батырлык». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьләрне эчтәлеген аңлау, фикер алышу, Сораулар буенча эш | тест | |||
Эльмира Шәрифуллина. «Туган җир». Фәнис Яруллин. «Туган ягы кирәк кешегә». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Шигырьләрне эчтәлеген аңлау, фикер алышу, Сораулар буенча эш.Сәнгатле уку күнекмәләре | тест | |||
СТУ. Мөхәммәт Мирза. «Балачак хатирәсе». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты Хикәянең сюжеты аша ,язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау | Хикәятне аңлап уку һәм анализлау күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү. | тест | |||
Гомәр Бәширов. «Сабан туе». | 1 | Хикәянең сюжеты аша ,язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау | Хикәянең сюжеты аша ,язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау | тест | |||
Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утырмага. | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Сюжетны аңлап эчтәлек сөйли белү | тест | |||
БСҮ Гомәр Бәширов. Кунак кызлар килде утырмага. | 1 | Хикәянең сюжеты аша ,язучы әйтергә теләгән фикерне аңлау | Хикәя эчтәлеге буенча сораулар төзү. | тест | |||
Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыгачы». | 1 | Кушаматлар турында әңгәмә | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку | тест | |||
Дания Гайнетдинова. «Ташлыяр Карлыгачы». | 1 | Эзлекле сөйләм күнекмәләре булдыру | Әсәрне укып өйрәнү. Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку | тест | |||
СТУ. Һанс Кристиан Андерсен. «Борчак өстендәге принцесса». | 1 | Авторның тормыш юлы һәм иҗаты | Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету, сәнгатьле уку | тест | |||
Еллык контр эш Константин Паустовский. «Корыч балдак». | 1 | Укучыларның белемнәрен тикшерү. | . Сөйләм телләрен яңа сүзләр белән баету | Контроль тест | |||
Гамил Афзал. «Мыек борам». | 1 | Логик фикерләп, дөрес эшләргә омтылу | Тест эшләү | тест | |||
Наҗар Нәҗми. «Татар теле» | 1 | Әсәрне укып анализлау, автор турында мәглүмат | Сорауларга төгәл җавап бирү | тест | |||
Шәүкәт Галиев. «Туган телем». | 1 | Әсәрне укып анализлау, автор турында мәглүмат | . Биремнәр эшләү. | тест | |||
Еллык йогаклау.Ренат Харис. «Туган җирем». Н. Акмал. «Кешеләргә карап». | 1 | 6 сыйныфта өйрәнгәннәргә анализ. | Ел буе өйрәнгәннәргә анализ | тест |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме
6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...
Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф татар төркеме
8нче сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...
Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...