Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
рабочая программа по теме
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_kl.t.t.docx | 83.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфына татар теленнән
эш программасы (татар төркеме).
Аңлатма язуы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында " Россия Федерациясенең Законы, "Мәгариф турында " Татарстан Республикасы Законы, "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа" (татар төркеме), авторлары: Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан: " Мәгариф” нәшрияты 2011, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009 нчы елның 4 нче мартында кабул ителгән "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында”гы 499/09 нчы боерыгы, Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 ел., мәктәпнең 2013-2014 елга укыту планы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өйрәнә башлый. Бу чорда телдән сөйләмнең башлангыч күнекмәләре үстерелә һәм балада язма сөйләм формалаша башлый. Сөйләм күнекмәләренең үсүе укучының ана телендә фикерләү эшчәнлеген камилләштерүдә хәлиткеч роль уйный. Баланың сүз байлыгы даими тулыландырып баруы синоним, антоним сүзләргә һәм сүзнең күп мәгънәлелегенә караган мәгълүматлылыгына да бәйле була.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфында укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль турында башлангыч мәгълүмат алалар. Балалар сөйләм берәмлеге буларак җөмлә турында төшенчә ала, терминнарны әйтмичә генә, җөмләдәге баш кисәкләрне, өстәмә предметны белдергән сүзләрне һәм ярдәмче сүзләрне табу һәм урынын билгеләү кебек эш төрләренә өйрәнә. Дәресләрдә җөмләләрне төрле тавыш белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре булдырыла.
Дәресләрдә укучыларның сөйләменә хас булган ялгышлар төзәтелә, аларны булдырмас өчен дәресләрдә балаларга атап чыгарылган газета-журналлардан, китаплардан да файдаланырга мөмкин.
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән программа түбәндәге максат hәм бурычларны үз эченә ала:
1.Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыкзыну, омтылыш, теләк уяту, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
2. Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру. 3. Телдән hәм язма сөйләм осталыгы hәм күнекмәләре булдыру.
4. Фонетика, лексика, грамматикага караган башлангыч мәгълүмат бирү.
5. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.
6. Укучыларны дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
7. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
1нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен 10 сәгать бирелде. Алар буенча әңгәмәләр оештыру бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. “Әлифба чоры”нда (54сәгать) татар hәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзетү күз уңында тотыла.“Татар теле” (54сәгать) өлешендә укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, тыныш билгеләре, сузык hәм тартык авазларның үзлекләре, исем , сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Җөмлә, интонация, җөмләләрдән кечкенә хикәя төзи белү күнекмәләре бирү дә бик әhәмиятле. “Уку”да (18 сәгать) бирелгән әсәрләрне дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп укырга өйрәнү, укыганның эчтәлеген сөйләргә өйрәнү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, халык авыз иҗаты белән таныштыру, шигырьләр ятлату максатка куелган.
Әлифба чоры түбәндәге максатларга ия:
• балаларны укырга һәм язарга өйрәтү;
• дөрес язу күнекмәләрен үзләштерүгә нигез салу;
• элементар орфографик мәгълүматлар бирү;
1нче сыйныф укучыларының белем, осталык күнекмәләренә төп таләпләр.
Татар телендә барлык аваз һәм хәрефләрне танып белергә, аваз һәм хәрефнең төп аермасын практик аңлауга ирешергә. Уку елы ахырына укучылар бирелгән темалар буенча сүзләрне аңлап, кара-каршы hәм монологик сөйләмдә куллана белергә тиешләр. Хәрефләрдән – иҗекләр, иҗекләрдән – сүзләр, сүзләрдән – сүзтезмә hәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сүз басымын дөрес куеп уку. Татар теленең үзенчәлекле сузык hәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу. Җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую. Күләме якынча 5-7 сүздән торган сүзлек диктантлары, 20-26 сүздән торган контроль диктантлар язу.
Татар теленнән укыту-тематик планлаштыру.
Сыйныф – 1
Укытучы – Гыймадиева Диләрә Ширияздан кызы
Сәгатьләр саны :
Барлыгы – 118 сәгать (телдән әзерлек чоры – 10 сәгать, әлифба чоры – 54 сәгать, татар теле – 54 сәгать)
Планлаштырган контроль дәресләр: диктант – 2, бәйләнешле сөйләм үстерү - 5
Тематик план: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларына”на (Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф. . Җамалетдинова. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2008) нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: “Әлифба” Ф.Ш Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2012.
“Татар теле” Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова. “Казан Татарстан Китап” нәшрияты 2012.
1 нче сыйныфның татар төркемнәре өчен киңәйтелгән календарь-тематик план
ӘДӘБИ УКУ.
Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфына әдәби укудан
эш программасы (татар төркеме).
Аңлатма язуы.
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде: "Мәгариф турында " Россия Федерациясенең Законы, "Мәгариф турында " Татарстан Республикасы Законы, "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән үрнәк программа" (татар төркеме), авторлары: Ф.Ф.Харисова, Ч.М.Харисова, В.А.Гарипова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан: " Мәгариф” нәшрияты 2011, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009 нчы елның 4 нче мартында кабул ителгән "Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында”гы 499/09 нчы боерыгы, Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, 2008 ел., мәктәпнең 2013-2014 елга укыту планы.
Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән программа түбәндәге максат hәм бурычларны үз эченә ала:
- балаларда беренчел уку күнекмәләре булдыру;
- укучыларны халык авыз иҗатының төрле формалары: мәкальләр, бишек җырлары,тел шомарткычлар, такмаклар, санамышлар, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, алдавыч әкиятләр, татар халык әкиятләре, башка халык әкиятләре белән якыннан таныштыру;
- текстның эчтәлеген сөйләү, укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү, шигырь ятлау;
- әдәби әсәрләрне дөрес, сәнгатьле, тиз укырга һәм аңларга өйрәтү;
- әдәби әсәрләрне уку һәм өйрәтү барышында укучыларда уңай һәм тискәре сыйфатлар, яхшылык һәм яманлык турында күзаллау булдыру;
- бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;
- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;
- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;
- коммуникатив сөйләм осталыгы һәм иҗади сәләт арасында иҗади бәйләнеш булдыру;
- укучыларның образлы, логик фикерләүләрен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләрен тәрбияләү.
Укучыларда төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү, сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу. Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.
Укудан укыту-тематик планлаштыру.
Сыйныф – 1
Укытучы – Гыймадиева Диләрә Ширияздан кызы
Сәгатьләр саны:
Барлыгы – 18 сәгать, атнага – 1 сәг.
Тематик план: “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программаларына”на (Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова, Р.Р. Җамалетдинов, Р.Ф. Җамалетдинова. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008) нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: 1нче сыйныф өчен “Әдәби уку”, Ф.Ш Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты 2012.
№ | Дәрес темасы | Сә-гать саны | Дәрес тибы | Укучылар эшчәнлеген бәяләү яки укыту эшчәнлеге төрләре | Контроль төрләре, үлчәмнәре | Материал үзләштерүнең планлаштырыл-ган нәтиҗәләре | Өй эше | Үткәрү вакыты | |
план | факт | ||||||||
1 | Балачакта алган белем – ташка язган сүз белән бер | 1 | Яңа теманы аңлату,сән-гатьле уку | Халык авыз иҗаты белән танышу, сәнгатьле уку, анализлау. | Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлый белү | 5-7битләр, укырга | |||
2-4 | Бишектәге бишкә төрләнер | 3 | Яңа теманы аңлату, өлешчә эз-ләнү. | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, анализлау. | Сәнгатьле итеп укырга өйрәнү, укыганны аңлау күнекмәсен ныгыту. | 14-15битләр, укырга, 17-18битләр,сөйләргә, 23бит,сорауларга җавап | |||
5-7 | Хәреф миңа карап тора, мин дә карыйм хәрефкә | 3 | сәнгатьле уку | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, анализлау. | Аңлап укый белү, сорауларга җавап бирү. | 28-29битләр, укырга, 35бит,ятларга, 38бит,сораулар | |||
8-11 | Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме? | 4 | Яңа теманы аңлату | Терәк сүзләр буенча эчтәлек сөйләү, шигырь ятлау. | Аңлап укый белү, сорауларга җавап бирү. | 39бит,ятла, 3 табышмак яз, 51бит, сораулар, 58-59битләр, сораулар | |||
12-15 | Кеше булу кыен түгел,кешелекле булу кыен | 4 | сәнгатьле уку | Әңгәмә, сорау-җавап, сәнгатьле уку, анализлау. | Дөрес, сәнгатьле итеп укырга өйрәнү, укыганны аңлау күнекмәсен ныгыту | 63-64битләр,укырга, 69бит,ятла. 71бит,эчтәлек, 74бит,сораулар | |||
16-18 | Яз килә,яз көлә | 3 | Яңа теманы аңлату | Сорау-җавап, сәнгатьле уку, анализлау. | Сәнгатьле итеп укырга өйрәнү, укыганны аңлау күнекмәсен ныгыту. | Рәсем яса, 82бит,укырга, 87бит,сораулар |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...
8 сыйныф (татар төркеме)өчен татар теленнән эш программасы
Татар төркеме өчен...
1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...
1-б сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Котлы-Бүкәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 нче уку елына укыту планы буенча ...
3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр
3 нче сыйныф, рус төркеме өчен татар теленнән һәм әдәби укудан биремнәр...
6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.
6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....