Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме
календарно-тематическое планирование (6 класс) на тему
6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы” боерыгы
- “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1 – 11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге
- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.
Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). Казан.”Татарстан китап нәшрияты”, 2015нчы ел.
Өстәмә әдәбият: Балалар әдәбияты, вакытлы матбугат басмалары. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан: Мәгариф, 2002
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
6_s-f_tatar_tork_tatar_tele.doc | 197 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчысыйныф укучылары өчен татар теленнән белем бирү программасы (татар төркеме)
Аңлатма язуы
6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы” боерыгы
- “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1 – 11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге
- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.
Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). Казан.”Татарстан китап нәшрияты”, 2015нчы ел.
Өстәмә әдәбият: Балалар әдәбияты, вакытлы матбугат басмалары. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан: Мәгариф, 2002
6нчы сыйныфның татар төркеме өчен тәкъдим ителә торган программа гомуми төп белем бирү өчен кирәкле һәм җитәрлек күләмдәге тел һәм сөйләм материалын үз эченә алган минимум белем эчтәлеген тәшкил итә Ул гомуми төп белем бирү стандартының эчтәлеген ача, укучыларның ана теленнән алган белем дәрәҗәсенә караган таләпләрне ачыклый, уку-укыту һәм тәрбия бирүнең стратегиясен билгели.
Татар теленнән эш программасы тулы бер документ системасын тәшкил итә. Ул өч бүлектән тора: аңлатма язуы, календарь- тематик планлаштырудан һәм укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр берлегеннән.
Тел- гаҗәеп күренеш. Ул кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә. Тел фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк. Тел ярдәмендә халкыбызның туплаган тәҗрибәсе, аның рухи, мәдәни байлыгы, ирешелгән уңышлары яңа буыннарга күчә.
Татар теле Татарстанда дәүләт теле булып санала. Безнең максат үз ана телендә сөйләшә, аралаша һәм үз фикерен матур, җыйнак, төгәл итеп җиткерә белүче шәхес тәрбияләү. Шундый шәхес кенә бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхесбула ала.
Бу программа да рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирүгә нигезләнә. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.
Укучыларда лингвистик, аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны үз эченә ала
Коммуникатив (аралашу) компетенция ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:
1. Татар телен өйрәнүгә булган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.
2. 6 нчы сыйныф өчен кирәкле барлык тармакларыбуенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.Өйрәнелгән төп берәмлекләрне таный һәм аларның билгеләрен белү.
3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
5. Туган тел аша белем һәм тәҗрибә туплау.
6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.
8. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурыч та игътибар үзәгендә булырга тиеш.
9.Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычы. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиешле.
6нчы сыйныф өчен булган эш программасы укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә, татар телендә булган мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләрен, җөмләдә кулланыш үзенчәлекләрен үзләштерүгә һәм һәр сүз төркеменең ясалыш ысуллары буенча системалы мәгълүмат бирүгә нигезләнә.
Иң элек үткәннәрне кабатлаудан соң, исем турында булган белемнәр тирәнәйтелә, исемнәрнең ясалыш ысуллары өйрәнелә һәм морфологик яктан тикшерелә. бирелә. Сыйфатларны өйрәнгәндә, аларның төркемчәләре, асыл һәм нисби сыйфатлартурында мәгълүмат бирелә. Сыйфатларның исемләшүенә аеруча басым ясала.
Саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеге һәм саннарның исемләшүе, төркемчәләре, ясалыш үзенчәләекләре, дөрес язылышын өйрәнгәннән соң, морфологик анализ ясала.
Рәвеш турында мәгълүмат беренче тапкыр бирелә. Аның төркемчәләре, ясалыш үзенчәлекләре турында аңлатып, морфологик анализ белән йомгаклыйбыз.
Алмашлык, аның төркемчәләре, аларның сөйләмдәге әһәмияте ассызыклана, морфологик анализ ясау күнекмәләре дә булдырыла.
Базис укыту планы һәм мәктәпнең укыту планы нигезендә татар телен өйрәнүгә 3 сәгать бүлеп бирелгән.
Программаның эчтәлеге
Сәгатьләр бүленеше: | Бүлекләр | Барлыгы | Сәгатьләр саны | |
Теманы өйрәнүгә һәм кабатлауга бирелгән сәгатьләр саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү | |||
6 нчы сыйныф | ||||
1. | Бишенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 8 с. | - | 2 |
2. | Морфология турында гомуми мәгълүмат | 1 с. | 1 с. | -. |
3. | Исем | 26 с. | 17 с. | 9с. |
4. | Сыйфат | 11 с. | 8 с. | 3 с. |
5. | Сан | 15 с. | 11 с. | 4 с. |
6. | Рәвеш | 15 с. | 11 с. | 4 с. |
7. | Алмашлык | 23 с. | 15 с. | 8.с. |
8. | 6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау | 6 с. | 3 с. | |
Барлыгы | 105 | 72 с. | 30 с. |
5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг.) Авазлар һәм хәрефләр. Сузык авазлар һәм тартык авазлар. Сингармонизм законы Кабатлау дәресе
Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр кушымча, нигез
Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр. Гади һәм кушма хәбәр. Иярчен кисәкләр. Сүзлекләр. Аларның төзелү принциплары Кабатлау дәресе Кушымча төрләре. Синоним һәм антоним сүзләр. Мөстәкыйль эш.
Морфология турында гомуми мәгълүмат (1сәг.) Сүз төркемнәре турында төшенчә
Исем (26сәг.)Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Б.С.Ү. Татарстан – минем туган җирем Сөйләм үстерү дәресеИсем ясагыч кушымчалар Яңа материалны өйрәнү дәресе. Исемнәрнең ясалыш төрләре Яңа теманы өйрәнү дәресе
Исемнәрнең ясалышы Исемнәрнең берлек һәм күплек саны Исемнәрнең килеш белән төрләнеше Яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше куш-ң мәгънәсе
Исемнәрнең тартым белән төрләнеше Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше
Исемнең җөмләдәге ролен ачыклау
Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлеге Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тест. Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы Исем сүз төркемен кабатлау. Килеш куш. мәгънәләре Исемгә морфологик анализ ясау.
Сыйфат (11сәг.) Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат һәм сыйфатланмыш. Асыл һәм нисби сыйфатлар Сыйфатларның ясалышы Сыйфат дәрәҗәләре Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы . Сыйфатларның исемләшүе Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Сыйфат сүз төркеменә морфологик анализ ясау. Тест Сан (15сәг.) Сан турында төшенчә бирү. Саннарның ясалышы. Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышы Сайланмалы диктант. Сан төркемчәләре. Микъдар саны Яңа теманы аңлату дәресеТәртип саны Яңа теманы аңлату дәресеБүлем саны Чама саны Яңа теманы аңлату дәресеҖыю саны Саннарның җөмләдә кулланылышы Саннарны кабатлау Ныгыту дәресСан сүз төркеменә морфологик анализ ясау Сан төркемчәләре.
Рәвеш (15сәг.) Рәвеш турында гомуми мәгълүмат бирү Рәвешләрнең ясалышы. Сүзлек диктанты. Катнаш дәрес
Рәвеш дәрәҗәләре Рәвеш төркемчәләре. Билге рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре Охшату-чагыштыру рәвешләре Вакыт рәвешләре Сәбәп-максат рәвешләре Рәвешләрнең сөйләм төзүдәге роле Рәвешләрнең җөмләдәге кулланылышы Рәвешләрне кабатлау. Тест Рәвешләргә морфологик анализ ясау
Алмашлык (23сәг.) Алмашлык турында гомуми төшенчә Алмашлыкларның ясалышы Алмашлык төркемчәләре. Зат алм. Һәм аларның килеш белән төрләнешеТартым алмашлыклары, төрләнешеКүрсәтү алмашлыклары, килеш белән төрләнеш Күрсәтү алмашлыклары.Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары, килеш белән төрләнеше
Билгеләү алмашлыклары, килеш белән төрләнеше Билгесезлек алмашлыклары. Юклык алмашлыкларыАлмашлыкларның сөйләмдәге әһәмияте Алмашлыкларның җөмләдәге кулланылышы Алмашлыкларны кабатлау. Тест Алмашлыкларга морфологик анализ ясау
Кабатлау Сүз төзелешен кабатлау Еллык контроль диктантСүз төркемнәрен кабатлау.
6 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау
6 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләр дәрәҗәсенә таләпләр:
тел гыйлеменең өйрәнелгән бүлекләрен белү;
сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау..
сүзләрне ясалышы һәм төзелеше буенча тикшерә белү;
өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзи белү;
төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;
алынган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү;
бирелгән текстның эчтәлеген сөйли һәм яза белү, өйрәнелгән берәмлекләрне таба белү;
үз фикерен ачык, аңлаешлы итеп сөйләмә телдә дә һәм язма телдә дә җиткерә белү.
Татар теленнән укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, биремле контроль диктант формасында үткәрелә.
Татар теленнән тематик план
Сыйныфлар: 6а
Укытучы: Ахтямова Гөлназ Мингали кызы
Сәгатьләр саны:105
Барлыгы: 105сәг.; атнага: 3сәг.
План буенча контроль дәресләр: диктантлар; изложениеләр; сочинениеләр.
Административ контроль дәресләр: 1
Планлаштыру “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар (татар балалары өчен)”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде
Дәреслек: . Н.В. Максимов, М.З.Хамидуллина Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “ Татарстан китап нәшрияты”, 2015
Өстәмә әдәбият:
1. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.
2. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.
3. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.
4. Балалар өчен татар телендә чыга торган газет – журналлар
5. Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)
6. Сочинение язарга өйрәнәбез (төрле авторлар)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.
Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....
Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...