Конспект урока по родной (татарской) литературе для 7 класса
план-конспект урока (7 класс)
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе. Сочинение язуга әзерлек дәресе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ldermeshtn_lmndr_konspekt.doc | 67.5 КБ |
Предварительный просмотр:
7 сыйныф
Тема: Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе. Сочинение язуга әзерлек дәресе.
Максат:
1. Күренекле драматург иҗаты буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштерү.
2. “Әлмәндәр – ил карты”. Әлмәндәр образы аша яшәү мәгънәсен аңлату.
3. Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләү.
Ысул һәм алымнар: репродуктив, өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары; таблица, схемалар белән эшләү алымнары.
Дәреснең төре: ныгыту дәресе
Планлаштырылган нәтиҗә:
Предмет күнекмәләре. Укучыларның аңлап укуларына ирешү, драма әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.
Метапредмет күнекмәләре.
Танып-белү УУЭ: төп теманы табу, тормышта очрый торган типик проблеманы хәл итү өчен туплаган белемнәрне куллану күнекмәсе алу.
Коммуникатив УУЭ: иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.
Регулятив УУЭ: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү.
Шәхси якын килеп УУЭ. Тиктормас, тырыш Әлмәндәр образын бал кортлары белән чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.
Предметара бәйләнеш: әдәбият, биология, математика, музыка
Ресурслар: презентация, видеоязма
Эшне оештыру төрләре: аерым укучы белән, парлап эшләү.
Дәрес төре: йомгаклау, сочинение язуга әзерлек дәресе.
Җиһазлау: Т.Миңнуллинның китаплары күргәзмәсе, портреты, компьютер, экран, проектор, әдәбият дәреслеге, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”
Дәрес барышы.
I. Оештыру этабы.
Исәнләшү. Сыйныфны барлау, укучыларда уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар, утырышыгыз. Хәерле көн! Кәефләрегез яхшымы?
II. Белемнәрне актуальләштерү.
Укытучы: Укучылар, без үткән дәрестә Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясен өйрәнүне тәмамладык. Әйдәгез, укучылар, белемнәрне актуальләштерү өчен сорауларга җавап биреп алыйк. “Акыл гимнастикасы” үткәрү. Сораулар һәм биремнәр:
- 91 яшьлек Әлмәндәр картның гомерен алырга килгән Әҗәл белән танышлык дәрәҗәсе нинди? Алар моңа кадәр кайчан һәм кайда танышкан булганнар?
- Ни өчен Әлмәндәр карт, картлыгы аркасында үзе катнаша алмаса да, Бөек Ватан сугышы чорын һаман ләгънәт белән искә ала? Аның күңел яраларын тоеп, бу хактагы репликаларны табып укыгыз.
- Әлмәндәрнең сугыш – яшәү – үлемгә мөнәсәбәте бигрәк тә кайсы репликаларда ачыла?
- Әлмәндәр кәгазьгә кул куярга теләмәвен ничек аңлата? Инде 91 яшенә җиткән картның мондый аңлатмасы сезгә сәер тоелмыймы?
- Нәрсәләр Әлмәндәр карт өчен яшәү, көч-куәт чыганагы булып тора?
- Илсурны сез киләчәктә нинди итеп күз алдына китерәсез? Аны Әлмәндәргә алмашка үсә торган яшь буын дип уйларга нинди нигез бар? Моны автор нинди алымнар белән белдерә?
- Ил карты Әлмәндәр үлгәннәргә карата нинди мөнәсәбәттә тора? Бигрәк тә нинди сәбәпләр Әлмәндәрне үлгәннәр турында уйланырга мәҗбүр итә? Йөзембикәне символика белән өретеп биреп, автор нәрсәгә ирешә?
- Ни өчен Әҗәл куелган максатка тизрәк ирешү юлын эзләми, берөзлексез көтәргә әзерлеген әйтә, ташламалар ясый?
III. Уку мәсьәләсен кую.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясендәге Әлмәндәр образына характеристика бирик, уңай һәм тискәре якларын билгеләп карыйк әле.
Әлмәндәр образына характеристика.
Бирелгән репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләгез, җавапларыгызны гомумиләштерегез.
1) “Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым, хатын-кыздан көлдермәдем” – үз сүзендә торучы, намуслы, горур
2) “Танымаган кешегә кул бирергә ашыкмыйм” – сак, шикләнүчән
3) “Үз эшемне кешегә калдырганым юк” – җаваплы
4) “Ул мине мыскыл итте, эш бирми, син инде рәхәтләнеп ял ит, ди” – тиктормас
5) “Чир ул яткан кешене эзләп йөри, эшләгән кешедән курка” – сау-сәламәт, көр күңелле
6) “Эшлисе эшләрем бар” – уңган, тырыш, хезмәтне ярата
7) Әлмәндәр Өммиягә: “Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма” – бала җанлы
8) “Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Минем аркада күпме кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?” – шаян, шук
9) “Юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады” – хатын-кызны хөрмәт итә
10) “Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта” - ярдәмчел, тормыштан тәм таба белә
Уңай сыйфатлары: башкаларга ярдәм итү, дуслыкны саклый белә, кешеләрне ярата, аралашучан, җор күңелле, авырлыкларны җиңеп чыга белә, тормыштан тәм табып яши белә.
IV. Дәрес темасы буенча эш.
1. Укытучы. Спектакльнең башыннан азагына чаклы Әлмәндәр гел сәхнәдә. Ул - шаян табигатьле, тормыштан туя белмәс, милли герой. Татар рухлы, дәртле, эш сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды.
Ә менә Әлмәндәр картка 91 нче яшендә дә шат күңелле, шаян, тиктормас булып калырга нәрсә ярдәм иткән икән?
Укучылар. Сәламәтлеге яхшы, тырыш, хезмәт ярата.
Укытучы. Әлмәндәр карт нәрсәләр асрый? Нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
Укучылар. Бал кортлары асрый.
Укытучы. Бүгенге дәрестә бал кортлары турында сөйләшүне дәвам итәбез. Бал кортлары - дөнья сакчылары. Бал кортлары юкка чыкса, дөнья бетәчәк! Галимнәр әнә шулай дип куркыта. Безнең тормыш, чыннан да, шушы кечкенә генә бөҗәкләргә бәйлеме икән? Алар нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Әйдәгез, бал кортлары турындагы мәгълүмат белән танышыйк.
Бал кортлары гаиләсенең башлыгы - ана корт. Ул умартада берәү генә була, 8 ел чамасы яши. Кортлар гаиләсенең якынча җидедән бер өлешен сорыкортлар алып тора. Алар бал җыймый. Балны эшче кортлар ташый. Күчтә аларның саны, ел фасылына карап, 10 меңнән 50 меңгә кадәр җитәргә мөмкин.
Бал корты бер очыш вакытында меңгә якын чәчәккә куна. Бер көн эчендә 12 гектар мәйданны урап кайта. Культуралы үсемлекләрнең - 70, кыргый үсемлекләрнең 90 процентын бал кортлары серкәләндерә. Алар булмаса, бик күп үсемлекләр юкка чыгар, җәнлекләр, кешеләр дә ачлыктан интегер иде.
2. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Укытучы. Бал корты чакмасын, дисәң, нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк икән?
Укучылар кагыйдәләрне әйтәләр.
1) Кортларга комачаулама, алар юлында йөрмә.
2) Бал кортлары кискен исләр яратмый. Хушбуй, тир исе аларның ачуын китерә.
3) Бер корт чакса, аның угы исенә башкалары да киләчәк. Ул урыннан куркынычсыз җиргә кит.
4) Чәчеңне туздырып йөрмә. Кортларның күбесе чәч арасына кереп бутала. Чыга алмагач - чага.
5) Кискен хәрәкәтләр ясама. Корт бәйләнә башласа, чәчеңне каплап, тыныч кына утыр.
Укытучы. Бал кортлары – дөнья тоткасы; тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Нәкъ без өйрәнгән әсәрдәге Әлмәндәр карт һәм аның дусты Евстигней кебек. Алар икесе дә шат күңелле, тормышны яраталар.
3. Спектакльдән видеоөзек карау.
Укытучы. Бу видеоөзектән нинди мәгълүмат белдегез?
Укучылар. Бал кортлары кояшлы, матур көннәрдә генә очалар һәм бал җыялар. Җәй кояшлы булса, бал кортлары да тырышып эшләячәк.
4. Умартачы һөнәре белән танышу.
Укытучы. Ә бал кортларын карап-тәрбияләп торучы умартачы нинди булырга тиеш икән?
Укучылар умартачы өчен кирәкле сыйфатларны, уңай якларын, тискәре якларын санап китәләр.
Укучылар. Умартачы өчен кирәкле сыйфатлар: кызыксынучанлык, игътибарлылык, эш сөючәнлек, төгәллек, кыюлык.
Укытучы. Умартачы булуның уңай яклары булган кебек, тискәре яклары да бар.
Укучылар. Уңай яклары: умартачы һәрвакыт ачык һавада эшли, табигатьнең барлык гүзәллеген күрә. Бал - бозылмый торган продукт. Аны сатып, яхшы табыш алырга мөмкин.
Тискәре яклары: бал кортларының холкын белергә, кәефләрен тоярга өйрәнергә кирәк. Чөнки корт чагу көчле аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Үз умартачылыгыңны булдырыйм дисәң, шактый акча тотарга да туры киләчәк.
Укытучы. Умартачы булырга теләсәң, бал кортлары, умартадагы тәртип турында күбрәк белергә тырыш. Мәктәптә әйләнә-тирә дөнья, биология фәннәрен тырышып укы.
Физкультминут.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укытучы. “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Аны хәзер дә тамашачылар бик яратып карыйлар һәм көтеп алалар. Без дә сезнең белән бу спектакльның видеосын карагач, шулай икәнен аңладык. Ул безне нәрсәләргә өйрәтә? (укучылар җавабы)
Әлмәндәр тормыш фәлсәфәсе, тормышны яратучы кояш кебек. Нур чәчеп торуы белән бөтен татар халкына да, башка халыкларга да якын. Иң мөһиме – халык Әлмәндәрне үз итте. Сезгә дә, укучылар, Әлмәндәр бигрәк якын, сез аны хөрмәт итеп, яратып, кызыксынып, хәтта кайсы-берсе үз бабалары, кебек итеп кабул иттегез. Олы яшьтәге бабаларыбызның барысында да да уртак бер сыйфат бар. Күпне күргәннәр һәм күпне беләләр. Алар – халкыбызның үткән язмышы, акыл һәм тәҗрибә мәктәбе. Әлмәндәр дә шундыйлардан. Ул үткәнне бүгенге белән тоташтыручы буын кебек.
VI. Рефлексия.
Укытучы. Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр эшләдек?
Укучылар. Әлмәндәр картка характеристика бирдек. Аның һәрвакыт шат күңелле булуын, шаян, шук булуын, җырларга яратуын белдек. Әлмәндәр картны бал кортлары белән чагыштырдык. Бал кортлары турында күп мәгълүмат белдек. Умартачы һөнәре белән таныштык.
VII. Йомгаклау.
Өй эше: “Кеше китә – җыры кала” темасына сочинение язып килергә. Шуның белән безнең бүгенге дәресебез тәмам. Сау булыгыз.
Әлмәндәр образына характеристика.
Бирелгән репликаларга таянып, Әлмәндәрнең характер сыйфатларын билгеләгез, җавапларыгызны гомумиләштерегез.
1) “Юк, әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым, хатын-кыздан көлдермәдем” | |
2) “Танымаган кешегә кул бирергә ашыкмыйм” | |
3) “Үз эшемне кешегә калдырганым юк” | |
4) “Ул мине мыскыл итте, эш бирми, син инде рәхәтләнеп ял ит, ди” | |
5) “Чир ул яткан кешене эзләп йөри, эшләгән кешедән курка” | |
6) “Эшлисе эшләрем бар”. | |
7) Әлмәндәр Өммиягә: “Җиде бала үстереп, балалар яратмыйсың. Алар булмаса, бу дөнья ни чуртыма”. | |
8) “Кеше мине күреп елмая икән, мин кирәк дигән була. Минем яннан елмаеп киткәч, бүтәннәр янында да елмая ул. Минем аркада күпме кеше елмая. Шуннан соң кирәк булмыйммы инде мин?” | |
9) “Юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады”. | |
10) “Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта”. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Технологическая карта урока. Родная (татарская) литература. 5 класс. Тема: «Мне стать поэтом было суждено...» по рассказу Рабита Батуллы «Тукай-Апуш»
Открытый урок...
Технологическая карта урока. Родная (татарская) литература. 5 класс. Л. Кассиль. «Мэнгелек хэтер».
Урок построен с использованием национально-регионального компонента - о подвиге Героя Советского Союза Неатбакова Хамита Ахметовича....
Конспект урока по родной(русской) литературе. 8 класс "Иван Сусанин"
Конспект урока по родной (русской)литературе для 8 класса...
Конспект урока по родному татарскому языку "Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре. Хикәя җөмлә." (5 сыйныф)
Конспект урока по родному татарскому языку по теме "Повествовательное предложение". Повторение всех видов предложений.на родном татарском языке....
КТП Родная (татарская ) литература, 7 класс
КТП соответствует требованиям ФГОС....
Родная (татарская) литература, 8 класс
УМК: А.Р.Мотигуллина, Р.Г.Ханнанов, Р.Х.Валиуллина. Татарская литература. Учебник для общеобразовательных организаций основного общего образования с обучением на русском языке (для изучающ...
КТП Родная (татарская) литература, 9 класс
Календарно-тематическое планиерование для 9 класса татарских школ....