Татар теле. 5нче сыйныф, рус төркеме
план-конспект урока (5 класс)
5нче сыйныф, рус төркеме өчен туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
deres_plany_mikdartertip_sany.docx | 23.7 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Микъдар саны. Тәртип саны.
Укытучы: Нәфыйкова А.Р., 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сыйныф: 5 (рус төркеме)
Максат: коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү, аралашу күнекмәләрен үстерү.
Дәрес максатлары:
Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- Микъдар саны. Тәртип санынары белән таныштыру. Тәртип санының кушымчаларын өйрәнү.
Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
- саннарны сөйләмгә кертү, биремнәр ярдәмендә ныгыту, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету
Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
-Балаларда бердәмлек, ярдәмчеллек хисен уяту.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психологик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлый, аның фикеренә туры килерлек җавап бирә белү.
Көтелгән нәтиҗәләр: тәртип саннарын кушымчалар ялгап ясый һәм тәрҗемә итә алу, алган белемнәрне актив кулланышка кертү, тема буенча диалогка чыгу. Тәртип саннарының исемнәр белән куллану үзенчәлекләрен истә калдыру.
Уку эшчәнлегенең төрләре: карточкалар белән, рәсем буенча эш, гомуми нәтиҗә чыгару, әңгәмә, үрнәк буенча әйтү. Анализ ясау. Сорауларга җавап бирү.
Җиһазлау: ноутбук, проектр, презентация, таймер, таратма карточкалар, клей.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.
Контроль төрләре: Сорауларга җавап бирү, телдән сөйләү, нәтиҗә чыгару, чагыштыру, парларда эш.
Дәрес планы:
I Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?
II Актуальләштерү. (скайп шалтыраган тавыш ишетелә)
-Укучылар, ишетәсезме: безгә кемдер шалтырата? Кем икән ул? Беләсегез киләме? (Шәвәлинең видеохаты карала)
-Укучылар, Шәвәли безгә нинди уен уйныйбыз диде? Ә квест-уен нәрсә соң ул? Уйныйбызмы? Уйнар өчен безгә командаларга бүленергә кирәк. Зәңгәр – беренче команда, Кызыл – икенче, яшел – өченче.
- Беренче команда, сәлам! Икенче команда, сәлам! Өченче команда, сәлам!
- Беренче команда, сездә ничә кеше? Икенче команда, өченче команда, сездә ничә кеше?
III Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Укучылар, экранга карагыз әле: сез нәрсә күрәсез? Квест уенын үткәндә без нәрсәләргә бәйле биремнәр үтәрбез икән?
Әйдәгез, әлеге сорауларны тәрҗемә итеп карыйк. Ничә? Күпме? – Сколько? Ничәнче? – Который?
-Сорау һәм кушымчалар белән таныштык, димәк, уеныбызны башлый алабыз.
1 нче каршылык.
-Өстәлдәге саннарга нигә шундый кушымчалар ялганды икән? Төркемнәрдә уйлагыз, җавап бирегез.
2нче, 4енче, 7нче, 9ынчы, 8енче, 6нчы.
2 нче каршылык.
-Икенче этапка килеп җиттек, ә анда безне биек таулар каршы алды, димәк, безгә күп көч кирәк булачак. Ә көч булсын өчен, без походка үзебез белән нәрсәләр алабыз соң? (укучыларның фикере). Сезнеңчә, минем рюкзакта ниләр бар икән? (укытучы рюкзактан әйберләрне чыгара, укучылар атап бара). Бик яхшы. Ә хәзер экрандагы биремне карыйк. Рәсемнәрне сүзләр белән күрсәт, микъдар саннарыннан тәртип саннарын ясагыз, сүз белән языгыз.
Микъдар саны | Тәртип саны | |
1 | 7 | Җиденче |
2 | Икенче | |
2 | 3 | Өченче |
12 | Уникенче | |
3 | 8 | Сигезенче |
24 | Егерме дүртенче |
3 нче каршылык
“Пантомима” уены. Алдагы этап – урман! Урманда без нәрсәләрне очратырга мөмкинбез? (укучыларның фикере). Ә безнең командаларга нәрсәләр очрады икән, хәзер белербез.
Һәр командадан бер укучы чыга, карточкаларны ала һәм анда язылганнарны пантомима ярдәмендә күрсәтә. Мәсәлән, урманда 3 тиенне очраттык.
4 каршылык
Парларда эшләү. Карточкаларда бирелгән схемалар буенча диалоглар төзү.
- Гаиләңдә ничә кеше?
-Гаиләмдә ... кеше.
- Ничәнче катта яшисең?
- ... катта яшим.
- Синең ничә дустың бар?
- Минем ... дустым бар.
5 каршылык
- Хәзер соңгы-бишенче-этапка килеп җиттек. Барлык каршылыкларны да узып барасыз.
- Ә ул каршылыкларны узарга сезгә нәрсә ярдәм итә соң? Шуны белеп китик әле. Өстәлдәге кәгазь битләренә сүзләрне ябыштырырга кирәк. Беренче, икенче, өченче, сезгә нәрсә ярдәм итте: дуслыкмы, акылмы, җитезлек (быстрота).
Шулай ук, дәрес аңлашылган булса, ! билгесе, аңлашылмаса, ?, аңлашылып бераз сорауар калса, ?! билгеләрен куярга кирәк.
(Командаларның фикере тыңлана.)
V Рефлексия
Димәк, микъдар саны нинди сорауларга, ә тәртип саны нинди сорауларга җавап бирә, укучылар?
-Без барлык каршылыкларны да үтеп чыктык. Шулай булгач, Шәвәлинең фикерен тыңлыйк. Афәрин! Хәзер жетоннарыгызны санагыз, кемдә нинди жетон күбрәк? Кызыл жетон күбрәк булучылар – беренче, шәмәхә – икенче, алсу – өченче урынга лаек була. (Укучыларга төсләр буенча медаль тапшырыла)
Йомгаклау
-Барыгызны да котлыйм, киләчәктә уңышлар телим! Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...
Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр
УкытучыШәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызыПредметТатар теле, 3 сыйныф (рус төркеме)ТемаӘдәпле сүзләрМаксат 1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, сөйлә...