Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (9 класс) на тему
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең
рус төркемендәге 9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенча
белем бирү программасына аңлатма язуы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_9_syynyf_rus_torkeme.doc | 357 КБ |
Предварительный просмотр:
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең
рус төркемендәге 9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенча
белем бирү программасына аңлатма язуы
Эш программасының статусы
9 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
- "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы.
- Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче ел.
- “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче ел, 1 нче июль).
- “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
- “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы
Эш программасыны структурасы
Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.
Гимназиянең 2016-2017нче уку елына укыту планында 9нчы сыйныфта татар теленнән атнага 2сәгать исәбеннән елга 68 сәгать каралган.
Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты
Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Рус теле балаларга татар теле укыту максатлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү юнәлешләре.
1.Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән үзара тыгыз элемтәдә яшәүче башка милләт кешеләре татарларның милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзен рухи яктан баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, дип саныйбыз. Дәреслек эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Программа материалын өйрәнү барышында укучыларның Татарстанның Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның символлары, республиканың территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе, татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.
2. Үстерү максатының эчтәлеге
Шәхеснең белемле булуы аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты.
Балаларның психик яктан камилләшүен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;
- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлыккебексәләтләрне үстерү.
Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.
3. Тәрбияви максатның эчтәлеге
Тәрбиянең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә, программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теле грамматикасын өйрәнү барышында әхлакый проблемаларны чагылдырган текстлар белән эшләү, ул текстлареы лексик-грамматик яктан анализлау белән генә чикләнмичә, текстта күтерелгән проблема буенча укучыларның үзара фикерләшә, аралаша белүләрен оештыру бик мөһим. Әхлакый проблеманы чагылдырган текстларның эчтәлеге үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан дәрестә аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
4. Белем бирү максатының эчтәлеге:
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашу да кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык итеп өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнү бурычы үтәлә. Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньяда тоткан мөһим урыны турында кузаллау формалаша. Татар мәдәниятенең аерым үрнәкләре белән танышу рус телле укучыларда башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята һәм укучыларга үә халкының мәдәниятен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.
Программаның тематик эчтәлеге
№ | Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек | Сәг. саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
1 | Без Татарстанда яшибез | 23 | Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында сөйли белү Татарстанның, Россиянең атрибутикасын сөйли белү. Татарстанның территориясе, чикләре , табигате, шәһәрләре турында сөйли, диалоглар төзи белү Татарстан республикасы турында план буенча сөйли , диалоглар төзи , төркемнәрдә фикер алыша, үз фикереңне әйтә, аргументлый белү. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели белү ,,Татарстан- кара алтын республикасы” темасына сөйли белү Татарстанда нефть чыгару турында белешмә бирә белү. ,Татарстанның икътисади үсеше” текстындагы лексик-грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү Тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә төрләрен аера белү. Татар телендә беренче чыккан китаплар турында текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү Сәнгать өлкәсенә караган лексиканың дөрес тәрҗемәсен, әйтелешен белү . Татар музыка сәнгатенә нигез салучылар , татар сынлы сәнгате үсеше турында сөйли белү. Татар сәнгате турында сөйли белү Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне аера, тәрҗемә итә, җөмләләрдә куллана белү. А.Ключарев турында сөйли белү ,,Бөек рәссам Х.Якупов “ тексттагы лексик- грамматик материалны истә калдыру. Тектны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү София Гобайдуллина турында сөйли белү, диалоглар төзи белү Театр сәнгатенә караган лексиканы истә калдыру. Казандагы театр исемнәрен әйтә белү Татар театры үсеше турында сөйли белү. Театрга барырга чакыра, билетлар заказ бирә белү Иярченле кушма җөмләләрне, баш җөмләләрне, иярчен җөмләләрне, аларны бәйләүче чараларны аера белү |
2 | Һөнәр сайлау | 21 | Исем ясагыч кушымчаларны ялгап,һөнәр исемнәрен өйтә белү. Төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында сөйли белү. Иярчен җөмләләрнең исемнәрен әйтә белү, аларны аера белү Кем булып эшләргә теләвеңне кушма җөмлә кулланып әйтә белү Иярчен ия җөмләләрне аеры, тәрҗемә итә белү. Нинди һөнәр ошаганын әйтә белү. Яңа һөнәрләр, үзеңә ошаган һөнәрләр, яраткан һөнәрне сайлау турында әңгәмә кора белү Иярчен хәбәр җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү Иярчен аергыч җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү Иярчен тәмамлык җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү Эшкә урнашканда кулланыла торган типик диалогларда сөйләшә белү Хәл төрләрен аера, текстта таба белү ,,Гомәр һәм һөнәр” әсәрендәге лексик- грамматик материалны өйрәнү, Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләү өчен лексик-грамматик материал Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында әңгәмә кора белү Хикәя фигыльнең заман формаларын аера , тәрҗемә итә белү. Укытучы һөнәре турында әңгәмә кора белү Яраткан укытучың турында сөйли белү Татар телендә килешләрне атый, исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү ,,Киләчәк укытучысы” турында фикерләр әйтә белү Тезүче, ияртүче, теркәгечләрне аера, таный белү, сөйләмдә куллана белү ,,Табибта” темасы буенча сөйләшә белү Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләрне тәрҗемә итә белү Г.Әпсәләмовның ,,Ак чәчәкләр” әсәрендәге( өзек) лексик- грамматик материалны үзләштерү . ,,Табибта” темасы буенча әңгәмә кора белү. Табиб һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйләшә белү Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне аера белү ,,Хезмәткә хөрмәт” темасындагы лексик- грамматик материалны үзләштерү Игенче хезмәтен ихтирам итү турында әңгәмә кора белү Иярчен максат җөмләләрне аера белү |
3 | Сәламәтлек- зур байлык | 8 | ,,Сәламәтлек-зур байлык” темасы буенча лексик- грамматик материалны үзләштерү, сөйләмдә куллану. Сәламәт яшәү кагыйдәләре турында әңгәмә кора белү Тәмәке тартуның зарары турында әңгәмә кора белү Эчкечелек авыруының зарары турында әңгәмә кора белү Наркоманиянең сәбәтләре, зарары турында әңгәмә кора белү Гаджет- бәйлелекнең зарары турында әңгәмә кора белү |
4 | Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмый | 16 | Татарстан уллары , Советлар Союзы геройлары турында әңгәмә кора белү Бөек Ватан сугышы башлануы, тәмамлануы, Җиңү көне, сугыш барышы, сугышта катнашучы ветераннар турында әңгәмә кора белү Иярчен шарт җөмләләрне сөйләмдә куллану М.Җәлилнең төрмәдә А.Тиммерманс белән очрашуы турында әңгәмә кора белү Фронтовик татар язучылары турында белешмә бирә белү. Муса Җәлилнең ,,Моабит дәфтәрләре” турында сөйли белү. һМуса Җәлил тормышын өйрәнүчеләр турында әңгәмә кора белү М.Җәлилнең Моабит төрмәсендәге көрәштәшләре турында әңгәмә кора белү ,,Дуска” шигыренең фәлсәфи мәгънәсе турында әңгәмә кора белү Советлар Союзы герое М.Сыртланованың батырлыгы турында әңгәмә кора белү Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы турында әңгәмә кору |
Программаның лексик- грамматик эчтәлеге
№ | Темалар | Сәг. саны | Темага кагылышлы лексик материал | Темага кагылышлы грамматик материал |
1 | Без Татарстанда яшибез | 23 | Калын урман, мул сулы елгалар, күпмилләтле, тигез хокуклы, тынычлык, сафлык, сурәтләнгән, табигый байлык, нефть чыгару үзәге, нефть эшкәртү, җитештерү, азык-төлек, җитештерү, бөтен дөньяга билгеле, танылган, җитәкчелегендә, тавыш бирү, тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә, гарәп хәрефләре, бастырыла,Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, сынлы сәнгать, танылган, нигез салу, кыллы оркестр, иҗат итү, өлеш кертү, дәүләт премиясе, сыннар, чын сәнгать әсәре, татар милләте, сихерли, моң, сәүдә, хисапчы, гармун, күрше, аралаша, Сынлы сәнгать, авыр тормыш мәктәбе, графика өлкәсе, күренекле кешеләр, хөкем алдыннан, таныш, алгы план, арткы план, вакыйга, палач, тезүле юл, теркәгечле, теркәгечсез, тыңлап, Мәдәни үзәк,тамаша, игълан, моңлы, дәртле, оештыручы, төбәк, тәҗрибәле, әгәр, шул чагында, шулай,шуңа карамастан,ягъни, гүя, хәтле, саен әгәр, шул чагында, шулай,шуңа карамастан, ягъни, гүя, хәтле, саен | Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман формалары -мы/-ме сорау кисәкчәләре, сорау алмашлыклары, Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели белү . Ия белән хәбәр арасында сызык. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре кисәкләре Кушма җөмлә. Изафәнең ,,театр училищесы” төре. Теркәгечләр Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр Иярченле кушма җөмләләр. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар |
2 | Һөнәр сайлау | 21 | тәрбияче, тегүче, эшче, тәрҗемәче, тарихчы, нефтьче, иярчен җөмлә исемнәре, тырыш, тәм таба, хөрмәт , шул, уку йорты, урнашкан, киңәш, бүгенге,мөмкинлек, иртәгә,киләчәк, планлаштыру, канәгатьсезлек хисе, булдыра ала,шундый, шуның, шул, кайсы,ихтыяҗ, хезмәт базары, җитешмәү, үзләштерә, көнкүреш, көндәлек, хезмәт, күрсәтә, җәмәгать, туклану,йомыш, кадрлар бүлеге, кирәкле, эш стажы ,хәл төрләре исемнәре,туйды, сайлау, начар булмас, күк, куркыныч, мөнәсәбәтле сүз,аннары, аннан соң, шуннан соң, шуңа кадәр, хезмәт килешүе, физик көч, таләп итмәгән, уен бизнесы,рөхсәт, сынау срогы ,табиб, чир, дару, файда, дәвалу, ашыгыч ярдәм, хастаханә,урын хәле,белгеч, абруй,максат җөмлә,игенче, икмәк, хөрмәт, икмәк телеме, җир сөрә, орлык чәчә, йокысыз төн, ихтирам,Һәммәбез, тик ятучы, качучы, юл сузучы, эшләмичә | Исем ясагыч кушымчалар Инженер булып эшли төзелмәсе Иярчен җөмләләр Иярчен ия җөмлә Иярчен хәбәр җөмлә Иярчен аергыч җөмлә Иярчен тәмамлык җөмлә Җөмлә кисәге буларак хәл Шарт фигыль, теләк фигыль Иярчен вакыт җөмләләр. Хикәя фигыльнең заман формалары Татар телендә килешләр Тезүче, ияртүче теркәгечләр Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә СОҢ бәйлеге |
3 | Сәламәтлек- зур байлык | 8 | йөгерү, тәмәке тарту, зарядка ясау, спорт түгәрәге,тәмәке тарта, күңел болгану, баш әйләнү, косу, һуштан язу, яман шеш,шәраб, эчкечелек, исерткеч эчемлекләр, тупаслык, аңгыра, усал, ышанма кәсеп, баю, керем, татып карау, кешелексезлек аерыла алмау, тикшеренүләр, чыгымнар, депрессиягә бирелү, җиңеп булмый, бәйлелек, хис, игътибар кимү | Инфинитив Ия бәлән хәбәр арасында сызык Исемнәрнең килеш белән төрләнеше БАРАСЫМ КИЛӘ формасында зат белән төрләнеш |
4 | Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмый | 16 | Бөек Ватан сугышы, сугышчан очыш, лаек булу,көтмәгәндә, тәмамлана, Җиңү көне,әсирлек, иҗат, сәяси, яшерен, тоткын, көрәштәш, һәлак булды, җәза, хөкем, хөкем ителә,баш киеме, үлгәннәр, танылган, уч төбе, зурайткыч пыяла, тугры дус, бастырып чыгара, көрәштәшләр ,һәлак булу,кайгыра, ил гомере, сүнү, яктылык, батырлык,сугышчан юл, очучы, очыш, батырлык, җаваплы, бомбага тоту,тәмам була, Җиңү парады, ата, күзгә-күз,явыз, җимерек өй, егылалар, шуыша, чокыр, каплый, ыргытты, хәрәкәтсез, үткәрә,алга барырга, мәңгелек, икеләнү | Ия белән хәбәр арасында сызык Шарт фигыльнең зат- сан белән төрләнеше. Иярчен шарт җөмләләр Җөмлә кисәкләре |
Үзләштерелергә тиешле грамматик материал
- Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя, аера белү.
- Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.
- Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.
- Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.
- Иярчен хәл җөмләләнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.
- Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
аутентик яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, инфомацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
сыныфташлпрыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
Диалогик сөйләм
Сорау, җавап , килеш (мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып әңгәмә кору, сөйләшә белү;
аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
Монологик сөйләм
Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.
Уку
Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеше нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикеорен таба белү;
таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.) , эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;
үзеңне борчыган проблемага карата фикереңне язмача җиткерә белү;
тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
УКЫТУ – МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ
1. Р.З.Хәйдәрова, Г.И. Ибраһимова, Р.Л.Малафеева “Татар теле. 9 нчы сыйныф” рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек( татар телен өйрәнүче укучылар өчен) , Казан, “Татармультфильм”, 2016 ел .
2. Р.З Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 9 нче сыйныф” укытучылар
өчен методик кулланма Казан “ Татармультфильм” , 2015
3. Р.З.Хәйдарова Г.М. Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу
буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы, 2014
4. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
5 . Электрон ресурслар http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.
Татар теленнән программа материалының бүленеше
1нче чирек | 2нче чирек | 3нче чирек | 4нче чирек | Еллык | |
Сәгать саны | |||||
Дәрес | 18 | 14 | 20 | 16 | 68 |
Теманы өйрәнү | 10 | 9 | 9 | 7 | 35 |
Бәйләнешле сөйләм үстерү | 8 | 5 | 11 | 9 | 33 |
Шул исәптән: | |||||
Изложение | - | - | 1 | - | 1 |
Сочинение | 1 | 1 | 2 | ||
Диктант | - | 1 | - | - | 1 |
Контроль эш | 2 | 1 | 1 | 1 | 5 |
Дәреснең берничә минутында үткәрелә торган эшләр : | |||||
Сүзлек диктанты | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
Мөстәкыйль эш | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
КАЛЕНДАРЬ- ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Дәрес тибы | Үтәлү вакыты | Төп төшенчәләр | Планлаштырыла торган нәтиҗәләр | Контроль төре | |||
лексик | грамматик | |||||||||
9а П ф | 9в П ф | 9г П ф | ||||||||
I чирек Без Татарстанда яшибез | ||||||||||
1 | ,,Без Татарстан Республикасында яшибез” текстына караган лексиканы өйрәнү | 1 | ЛГКФ | 6.09 | 2.09 | 2.09 | Калын урман, мул сулы елгалар, күпмилләтле, тигез хокуклы, тынычлык, сафлык, сурәтләнгән | Хәзерге заман хикәя фигыльнең заман формалары | Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында сөйли белү | |
2 | БСҮ Татарстанның территориясе, чикләре | 1 | Д/МС | 6.09 | 5.09 | 6.09 | -мы/-ме сорау кисәкчәләре, сорау алмашлыклары | Татарстанның, Россиянең атрибутикасын сөйли белү. Татарстанның территориясе, чикләре , табигате, шәһәрләре турында сөйли, диалоглар төзи белү | ||
3 | БСҮ Без Татарстанда яшибез | 1 | Д/МС | 7.09 | 9.09 | 9.09 | Татарстан республикасы турында план буенча сөйли , диалоглар төзи , төркемнәрдә фикер алыша, үз фикереңне әйтә, аргументлый белү | Хат язу | ||
4 | Җөмлә кисәкләре. | 1 | ГКК | 13.09 | 12.09 | 13.09 | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели белү . | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгели белү | ||
5 | ,,Татарстан – кара алтын республикасы” темасы буенча лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 14.09 | 16.09 | 16.09 | Табигый байлык, нефть чыгару үзәге, нефть эшкәртү, җитештерү | Ия белән хәбәр арасында сызык. | ,,Татарстан- кара алтын республикасы” текстын аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | |
6 | БСҮ Татарстан- ,,кара алтын” республикасы | 1 | Д/МС | 20.09 | 19.09 | 20.09 | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре кисәкләре | Татарстанда нефть чыгару турында белешмә бирә белү. Җөмлә кисәкләрен билгели белү күнекмәләрен ныгыту | ||
7 | ,,Татарстанның икътисади үсеше” текстына караган лексик-грамматик материал Кабатлау буенча контроль эшкә әзерләнү | 1 | ЛГКК | 21.09 | 23.09 | 23.09 | Азык-төлек, җитештерү, бөтен дөньяга билгеле, танылган, җитәкчелегендә, тавыш бирү | Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре | ,,Татарстанның икътисади үсеше” текстындагы лексик-грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | |
8 | Контроль эш ( кабатлау буенча) (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемншрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.) | 1 | контроль | 27.09 | 26.09 | 27.09 | Алган белемнәрне куллана белү. Эшкә җаваплы караш булдыру. | Контроль’эш | ||
9 | Хаталар өстендә эш Кушма җөмлә Беренче татар китаплары | 1 | ГКФ | 28.09 | 30.09 | 30.09 | Тезмә кушма җөмлә Иярченле кушма җөмлә, гарәп хәрефләре, бастырыла | Кушма җөмлә | Тезмә кушма җөмлә, иярченле кушма җөмлә төрләрен аера белү. Татар телендә беренче чыккан китаплар турында текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | |
10 | Сәнгать өлкәсенә караган лексика Сүзлек диктантына әзерләнү | 1 | ЛКФ | 4.10 | 3.10 | 4.10 | Татар дәүләт академия театры, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе, сынлы сәнгать, танылган | Изафәнең ,,театр училищесы” төре. Кушма җөмлә | Сәнгать өлкәсенә караган лексиканың дөрес тәрҗемәсен, әйтелешен белү | |
11 | Татар музыка сәнгатенә нигез салучылар. Татар сынлы сәнгате үсеше Сүзлек диктанты | 1 | ЛГКК | 5.10 | 7.10 | 7.10 | нигез салу, кыллы оркестр, иҗат итү, өлеш кертү, дәүләт премиясе, сыннар, чын сәнгать әсәре, | Кушма җөмлә | Татар музыка сәнгатенә нигез салучылар , татар сынлы сәнгате үсеше турында сөйли белү. | С.дикт |
12 | БСҮ Без татар сәнгате турында сөйләшәбез | 1 | Д/МС | 11.10 | 10.10 | 11.10 | Кушма җөмлә | Татар сәнгате турында сөйли белү | Хат язу | |
13 | Теркәгечләр ,,Композитор А.Ключарев” текстындагы лексик-грамматик материал | 1 | ЛГКК | 12.10 | 14.10 | 14.10 | Татар милләте, сихерли, моң, сәүдә, хисапчы, гармун, күрше, аралаша | Теркәгечләр Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Кушма җөмлә | Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне аера, тәрҗемә итә, җөмләләрдә куллана белү. Композитор А.Ключарев турындагы тексттагы лексик- грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | М.эш |
14 | Контроль эшкә әзерләнү БСҮ Без А.Ключарев турында сөйләшәбез | 1 | Д/МС | 18.10 | 17.10 | 18.10 | Теркәгечләр Билгесез үткән заман хикәя фигыль. Кушма җөмлә | Өйрәнгән материалны куллана белү А.Ключарев турында сөйли белү | ||
15 | Контроль эш (I чирек материалы буенча) | 1 | контроль | 19.10 | 21.10 | 21.10 | Контроль эш | |||
16 | Хаталар өстендә эш ,,Бөек рәссам Х.Якупов “ тексттагы лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 25.10 | 24.10 | 25.10 | Сынлы сәнгать, авыр тормыш мәктәбе, графика өлкәсе, күренекле кешеләр, хөкем алдыннан, таныш | ,,Бөек рәссам Х.Якупов “ тексттагы лексик- грамматик материалны истә калдыру. Тектны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | ||
17 | БСҮ Х.Якупов ,,Хөкем алдында” | 1 | Д/МС | 25.10 | 24.10 | 25.10 | Алгы план, арткы план, вакыйга, палач | Х.Якупов ,,Хөкем алдында” картинасы буенча сөйләшү | ||
18 | Тезмә кушма җөмләләр ,,Якташыбыз София Гобайдуллина” текстындагы лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКФ | 26.10 | 28.10 | 28.10 | Тезүле юл, теркәгечле, теркәгечсез, Тыңлап Якташ, нәсел, әгъза, талантлы, аралашу, остаз, иреште, гаепле, Җир шары, әйләнә, аягүрә сәламлиләр | Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр | Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләрне аера белү ,,Якташыбыз София Гобайдуллина” текстындагы лексик- грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү | |
I чирек 18 дәрес БСҮ- 8 ,шул исәптән: К.эш-2 С.дикт-1 М.эш-1 II чирек | ||||||||||
1 | Тезмә кушма җөмләләр БСҮ Без София Гобайдуллина турында сөйләшәбез | 1 | Д/МС | 8.11 | 7.11 | 8.11 | Теркәгечле һәм теркәгечсез кушма җөмләләр | София Гобайдуллина турындагы текстның эчтәлеген сөйли белү, эчтәлек буенча диалоглар төзи белү | Хат язу | |
2 | Театр сәнгатенә караган лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 9.11 | 11.11 | 11.11 | Мәдәни үзәк, Тамаша, игълан, моңлы, дәртле, оештыручы, төбәк, тәҗрибәле | Театр сәнгатенә караган лексик- грамматик материалны истә калдыру. Текстны аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү. Казандагы театр исемнәрен әйтә белү | ||
3 | БСҮ ,,Театр сәнгате” | 1 | Д/МС | 15.11 | 14.11 | 15.11 | Татар театры үсеше турында сөйли белү. Театрга барырга чакыра, билетлар заказ бирә белү | |||
4 | Өйрәтү характерындагы диктант язу ,,Татар театры” ( Дәреслек , 32 бит, 1,3 абзац) | 1 | ЛГКК | 16.11 | 18.11 | 18.11 | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү | Диктант | ||
5 | Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмләләр. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар | 1 | ГКК | 22.11 | 21.11 | 22.11 | Әгәр, шул чагында, шулай,шуңа карамастан,ягъни, гүя, хәтле, саен | Иярченле кушма җөмләләр. Баш җөмләгә иярчен җөмләне бәйләүче чаралар | Иярченле кушма җөмләләрне, баш җөмләләрне, иярчен җөмләләрне, аларны бәйләүче чараларны аера белү | |
Һөнәр сайлау | ||||||||||
6 | Исем ясагыч кушымчалар | 1 | ГКК | 23.11 | 25.11 | 25.11 | Тәрбияче, тегүче, эшче, тәрҗемәче, тарихчы, нефтьче | Исем ясагыч кушымчалар Инженер булып эшли төзелмәсе | Исем ясагыч кушымчаларны ялгап,һөнәр исемнәрен өйтә белү. Төрле һөнәр ияләренең хезмәте турында сөйли белү. | М.эш |
7 | Иярчен җөмләләр Мин кем булып эшләргә телим? | 1 | ГКФ | 29.11 | 28.11 | 29.11 | Иярчен җөмлә исемнәре | Иярчен җөмләләр | Иярчен җөмләләрнең исемнәрен әйтә белү, аларны аера белү Кем булып эшләргә теләвеңне кушма җөмлә кулланып әйтә белү | |
8 | Иярчен ия җөмлә Кеше үз яраткан һөнәрен сайлый Сүзлек диктантына әзерләнү | 1 | ГКФ | 30.11 | 2.12 | 2.12 | Тырыш, тәм таба, хөрмәт , шул, уку йорты, урнашкан | Иярчен ия җөмлә | Иярчен ия җөмләләрне аеры, тәрҗемә итә белү. Нинди һөнәр ошаганын әйтә белү. Яңа һөнәрләр, үзеңә ошаган һөнәрләр, яраткан һөнәрне сайлау турында әңгәмз кора белү | Хат язу |
9 | Иярчен хәбәр җөмлә Һөнәр сайлау- җаваплы эш Сүзлек диктанты | 1 | ГКФ | 6.12 | 5.12 | 6.12 | Киңәш, бугенге,мөмкинлек, иртәгә, Киләчәк, планлаштыру, канәгатьсезлек хисе, булдыра ала | Иярчен хәбәр җөмлә | Иярчен хәбәр җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү | С.дикт |
10 | БСҮ Һөнәр сайлау- җаваплы эш Контроль эшкә әзерләнү | 1 | Д/МС | 7.12 | 9.12 | 9.12 | Уңышлы һөнәр саулау шартлары турында әңгәмә кора белү | |||
11 | Контроль эш( яртыеллык арадаш контроль эш) | 1 | контроль | 13.12 | 12.12 | 13.12 | Алган белемнәрне тикшерү | К.эш | ||
12 | Хаталар өстендә эш Иярчен аергыч җөмлә Хезмәт базарында ихтыяҗ | 1 | ГКФ | 14.12 | 16.12 | 16.12 | Шундый, шуның, шул, кайсы, Ихтыяҗ, хезмәт базары, җитешмәү, үзләштерә, көнкүреш, көндәлек, хезмәт, күрсәтә, җәмәгать, туклану | Иярчен аергыч җөмлә | Иярчен аергыч җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү | |
13 | Иярчен тәмамлык җөмлә Эшкә урнашу | 1 | ГКФ | 20.12 | 19.12 | 20.12 | Йомыш, кадрлар бүлеге, кирәкле, эш стажы | Иярчен тәмамлык җөмлә | Иярчен тәмамлык җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү Эшкә урнашканда кулланыла торган типик диалогларда сөйләшә белү | Хат язу |
14 | Җөмлә кисәге буларак хәл ,,Гомәр һәм һөнәр” әсәрендәге лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 21.12 | 23.12 | 23.12 | Хәл төрләре исемнәре Туйды, сайлау, начар булмас, күк, куркыныч | Җөмлә кисәге буларак хәл Шарт фигыль, теләк фигыль | Хәл төрләрен аера, текстта таба белү ,,Гомәр һәм һөнәр” әсәрендәге лексик- грамматик материалны өйрәнү, | |
II чирек-14 дәрес БСҮ- 5 , шул исәптән : К.эш-1 Диктант-1 С.дикт-1 М.эш-1 III чирек | ||||||||||
1 | Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләр Без кайчан эшкә урнаша алабыз? Сүзлек диктантына әзерләнү | 1 | ГКФ | 10.01 | 9.01 | 10 | Мөнәсәбәтле сүз, Аннары, аннан соң, шуннан соң, шуңа кадәр, хезмәт килешүе, физик көч, таләп итмәгән, уен бизнесы,рөхсәт, сынау срогы | Иярчен вакыт җөмләләр, кушма җөмләләр | Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләләрне аера, тәрҗемә итә белү. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләү өчен лексик-грамматик материал | |
2 | БСҮ Без кайчан эшкә урнаша алабыз? Сүзлек диктанты | 1 | Д/МС | 11.01 | 13.01 | 13 | Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында әңгәмә кора белү | С.дикт | ||
3 | Хаталар өстендә эш Хикәя фигыльнең заман формалары Иң мактаулы һөнәр | 1 | ЛГКК | 17 | 16.01 | 17 | Хикәя фигыльнең заман формалары | Хикәя фигыльнең заман формаларын аера , тәрҗемә итә белү. Укытучы һөнәре турында әңгәмә кора белү | ||
4 | БСҮ Минем яраткан укытучым | 1 | Д/МС | 18 | 20.01 | 20 | Яраткан укытучың турында сөйли белү | Хат язу | ||
5 | ,,Килешләр” шигырендәге лексик-грамматик материал Киләчәк укытучысы | 1 | ЛГКК | 24 | 23.01 | 24 | Татар телендә килешләр | Татар телендә килешләрне атый, исемнәрне килешләр белән төрләндерә белү ,,Киләчәк укытучысы” турында фикерләр әйтә белү | М.эш | |
6 | Теркәгечләр ,,Табибта” темасы буенча сөйләшәбез | 1 | ЛГКФ | 25 | 27.01 | 27 | Табиб, чир, дару, файда, дәвалу, ашыгыч ярдәм, хастаханә | Тезүче, ияртүче теркәгечләр | Тезүче, ияртүче, теркәгечләрне аера, таный белү, сөйләмдә куллана белү ,,Табибта” темасы буенча сөйләшәбез | |
7 | Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә Г.Әпсәләмовның ,,Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКФ | 31 | 30.01 | 31.01 | Урын хәле, Белгеч, абруй | Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә | Иярчен урын җөмләле кушма җөмләләрне тәрҗемә итә белү Г.Әпсәләмовның ,,Ак чәчәкләр” әсәрендәге лексик- грамматик материалны үзләштерү | |
8 | БСҮ Без табиб һөнәре турында сөйләшәбез Сочинение язуга әзерләнү | 1 | Д/МС | 1.02 | 3.02 | 3.02 | Белгеч, абруй | . ,,Табибта” темасы буенча әңгәмә кора белү. Табиб һөнәренә хас сыйфатлар турында сөйләшү | ||
9 | Сочинение язу ,,Безнең тормышта ак халатлы кешеләрнең роле” | 1 | ЛГКК | 7.02 | 6.02 | 7.02 | Иярченле кушма җөмлә | Белем һәм күнекмәләрне тикшерү Сочинение язарга өйрәтү | Сочинение | |
10 | Хаталар өстендә эш Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә БСҮ Игенче һөнәре турында сөйләшәбез | 1 | Д/МС | 8.02 | 10.02 | 10.02 | Максат җөмлә Игенче, икмәк, хөрмәт, икмәк телеме, җир сөрә, орлык чәчә, йокысыз төн, ихтирам | Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә | Иярчен максат җөмләле кушма җөмләләрне аера белү ,,Хезмәткә хөрмәт” темасындагы лексик- грамматик материалны үзләштерү | |
11 | Иярчен максат җөмлә Һәркемгә ипи кирәк | 1 | ГКК | 14.02 | 13.02 | 14.02 | Һәммәбез, тик ятучы, качучы, юл сузучы, эшләмичә | Иярчен максат җөмлә СОҢ бәйлеге | Иярчен максат җөмләләрне аера белү | |
Сәламәтлек- зур байлык | ||||||||||
12 | Инфинитив Иярчен максат җөмлә | 1 | ГКФ | 15.02 | 17.02 | 17.02 | Йөгерү, тәмәке тарту, зарядка ясау, спорт түгәрәге | Инфинитив Ия бәлән хәбәр арасында сызык | ||
13 | ,,Сәламәтлек-зур байлык” темасы буенча лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 21.02 | 20.02 | 21.02 | ,,Сәламәтлек-зур байлык” темасы буенча лексик- грамматик материалны үзләштерү, сөйләмдә куллану. Сәламәт яшәү кагыйдәләре турында әңгәмә кора белү | |||
14 | БСҮ Изложение язуга әзерлек ,,Сәламәтлек- зур байлык” ( дәреслек, 80 бит) | 1 | Д/МС | 22.02 | 24.02 | 24.02 | Ия бәлән хәбәр арасында сызык | Сәламәт яшәү кагыйдәләре турында әңгәмә кора белү | ||
15 | БСҮ Өйрәтү характерындагы изложение ,,Сәламәтлек- зур байлык) | 1 | МС | 28.02 | 27.02 | 28.02 | Изложение язу күнекмәләрен үстерү | Изложение | ||
16 | Хаталар өстендә эш Зарарлы гадәтләр Контроль эшкә әзерләнү | 1 | ЛГКК | 1.03 | 3.03 | 3.03 | Тәмәке тарта, күңел болгану, баш әйләнү, косу, һуштан язу, яман шеш | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше | Тәмәке тартуның зарары турында әңгәмә кора белү | |
17 | Контроль эш ( III чирек материалы буенча) | 1 | контроль | 7.03 | 6.03 | 7.03 | Алган белемнәрне куллана белү | К. эш | ||
18 | Хаталар өстендә эш Эчкечелек авыруы | 1 | ЛГКК | 8.03 | 10.03 | 10.03 | Шәраб, эчкечелек, исерткеч эчемлекләр, тупаслык, аңгыра, усал, ышанма | Эчкечелек авыруының зарары турында әңгәмә кора белү | ||
19 | БСҮ Ак үлем | 1 | Д/МС | 14.03 | 13.03 | 14.03 | Кәсеп, баю, керем, татып карау, кешелексезлек | БАРАСЫМ КИЛӘ формасында зат белән төрләнеш | Наркоманиянең сәбәтләре, зарары турында әңгәмә кора белү | |
20 | БСҮ Гаджетомания- зарарлы гадәт | 1 | Д/МС | 15.03 | 17.03 | 17.03 | Аерыла алмау, тикшеренүләр, чыгымнар, депрессиягә бирелү, җиңеп булмый, бәйлелек, хис, игътибар кимү | Гаджет- бәйлелекнең зарары турында әңгәмә кора белү | Хат язу | |
III чирек 20 дәрес БСҮ- 11 , шул исәптән К.эш-1 Сочинение-1 Изложение-1 С.дикт-1 М.эш-1 IV чирек Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмый | ||||||||||
1 | Бер кем дә, бер нәрсә дә онытылмый | 1 | ЛГКК | 29.03 | 31.03 | 31.03 | Бөек Ватан сугышы, сугышчан очыш, лаек булу | Ия белән хәбәр арасында сызык | Татарстан уллары , Советлар Союзы геройлары турында әңгәмә кора белү | |
2 | БСҮ Бөек Ватан сугышы турында сөйләшәбез | 1 | Д/МС | 4.04 | 3.04 | 4.04 | Көтмәгәндә, тәмамлана, Җиңү көне | Бөек Ватан сугышы башлануы, тәмамлануы, Җиңү көне, сугыш барышы, сугышта катнашучы ветераннар турында әңгәмә кора белү | ||
3 | Шарт фигыль ,,Әсирлектә туган дуслык” текстындагы лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКФ | 5.04 | 7.04 | 7.04 | Әсирлек, иҗат, сәяси, яшерен, тоткын, көрәштәш, һәлак булды, җәза, хөкем, хөкем ителә | Шарт фигыльнең зат- сан белән төрләнеше. Иярчен шарт җөмләләр | Иярчен шарт җөмләләрне сөйләмдә куллану ,,Әсирлектә туган дуслык” текстындагы лексик- грамматик материалны үзләштерү | М.эш |
4 | БСҮ ,,Әсирлектә туган дуслык | 1 | Д/МС | 11.04 | 10.04 | 11.04 | М.Җәлилнең төрмәдә А.Тиммерманс белән очрашуы турында әңгәмә кора белү | |||
5 | Фронтовик татар язучылары | 1 | ЛГКК | 12.04 | 14.04 | 14.04 | Баш киеме, үлгәннәр, танылган, уч төбе, зурайткыч пыяла, тугры дус, бастырып чыгара, көрәштәшләр | Фронтовик татар язучылары турында белешмә бирә белү. | ||
6 | БСҮ ,Муса Җәлилнең ,,Моабит дәфтәрләре” | 1 | Д/МС | 18.04 | 17.04 | 18.04 | Муса Җәлилнең ,,Моабит дәфтәрләре” турында сөйли белү. Муса Җәлил тормышын өйрәнүчеләр турында әңгәмә кора белү | |||
7 | Җәлилчеләр | 1 | ЛГКК | 19.04 | 21.04 | 21.04 | Һәлак булу, кайгыра | М.Җәлилнең Моабит төрмәсендәге көрәштәшләре турында әңгәмә кора белү | ||
8 | БСҮ М.Җәлил һәм А.Алиш дуслыгы Сочинение язарга әзерләнү | 1 | Д/МС | 25.04 | 24.04 | 25.04 | Ил гомере, сүнү, яктылык, батырлык | М.Җәлилнең героик тормышын гомумиләштереп кабатлау. ,,Дуска” шигыренең фәлсәфи мәгънәсе турында әңгәмә кора белү | ||
9 | БСҮСочинение ,,Татар халкының батыр уллары” | 1 | Д/МС | 26.04 | 28.04 | 28.04 | Сочинение язарга өйрәнү | Сочинение | ||
10 | Советлар Союзы герое М.Сыртланова турындагы тексттагы лексик- грамматик материал Сүзлек диктантына әзерләнү | 1 | ЛКФ | 2.05 | 1.05 | 2.05 | Сугышчан юл, очучы, очыш, батырлык, җаваплы, бомбага тоту | Җөмлә кисәкләре | Советлар Союзы герое М.Сыртланова турындагы тексттагы лексик- грамматик материалны үзләштерү | |
11 | БСҮ Советлар Союзы герое М.Сыртланованың батырлыгы Сүзлек диктанты | 1 | Д/МС | 3.05 | 5.05 | 5.05 | Тәмам була, Җиңү парады, ата, күзгә-күз | Советлар Союзы герое М.Сыртланованың батырлыгы турында әңгәмә кора белү | С.дикт | |
12 | Контроль эшкә әзерләнү
| 1 | ЛГКК | 10.05 | 8.05 | 9.05 | Алган белемнәрне куллана белү күнекмәләрен камилләштерү | |||
13 | Еллык контроль эш | 1 | ЛГКК | 16.05 | 12.05 | 12.05 | Алган белемнәрне куллана белү | К.эш | ||
14 | Хаталр өстендә эш Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин турындагы тексттагы лексик- грамматик материал | 1 | ЛКФ | 17.05 | 15.05 | 16.05 | Явыз, җимерек өй, егылалар, шуыша, чокыр, каплый, ыргытты, хәрәкәтсез, үткәрә | Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин турындагы тексттагы лексик- грамматик материалны үзләштерү | ||
15 | Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин турындагы тексттагы лексик- грамматик материал | 1 | ЛГКК | 23.05 | 19.05 | 19.05 | Алга барырга, мәңгелек, икеләнү | Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин турындагы тексттагы лексик- грамматик материалны үзләштерү | ||
16 | БСҮ Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы | 1 | Д/МС | 24.05 | 22.05 | 23.05 | Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллин батырлыгы турында әңгәмә кору |
| ||
IV чирек 16 дәрес БСҮ- 9 , шул исәптән : К.эш-1 Сочинение-1 С.дикт-1 М.эш-1 |
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:
тыңлап аңлау (минутларда) –1,5
диалогик сөйләм (репликалар саны) –11-12
монологик сөйләм (фразалар саны) –10-12
Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү – 5 күнегү
Уку - 80-90 сүз
Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 22-25
№ | Бәяләү критерийлары | “5”ле | “4”ле | “3 ле | “2”ле |
1 | Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү. | Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар. | Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар. | Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар. | Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар. |
2 | Диалогик сөйләм | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи. | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи. | Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи. | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый. |
3 | Монологик сөйләм | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый. |
4 | Уку | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый. |
5 | Сүзлек диктанты | Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган. | Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар. | Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар. | Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар. |
6 | Сочинение | Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар. | Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар. | Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар. | Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар. |
9 нчы сыйныфларның рус төркемнәрендә
белем алучы укучылар өчен татар теленнән
контроль бәяләү материаллары
2016-2017 нче уку елы
Контроль эш 9-1 (каб)
I в
- Сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз
Государственные языки, многонациональная республика, богатая природа, родной край, национальный праздник, черное золото
- Бирелгән сүзләрне таблицага урнаштырыгыз
основа | +аффикс мн. числа | + аффикс принадлежности | +аффикс падежа | Перевод слов |
Сүзләр : шәһәремә, истәлекләрен , тарихыбызны, китапханәсеннән.
- Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләгез
Бу дөньяда китаптан да яхшырак юлдаш юк. Китапны иң кадерле урында саклаганнар. Минем бик кызыклы китабым бар. Китапның битен бөкләмә.
- Сообщите другу о том, что
- Татарстан – суверенное государство,
- Татарстан имеет государственные символы.
- ,,Без Татарстанда яшибез” темасына 10 җөмлә языгыз
Контроль эш 9-1 (каб)
II в
- Сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен языгыз
4 большие реки, дружба народов, столица Татарстан, государственные языки, многонациональная республика, , национальный праздник.
- Бирелгән сүзләрне таблицага урнаштырыгыз
основа | +аффикс мн. числа | + аффикс принадлежности | +аффикс падежа | Перевод слов |
Сүзләр : урыны, Татарстаныбызның, язучыларга, театрына
- Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләгез
Татарстанда нефть күп табыла. Түбән Камада нефть эшкәртү заводлары эшли. Анда нефтьтән мазут , бензин җитештерелә. Нефтьче- авыр һәм мактаулы һөнәр.
- Сообщите другу о том, что
- Татарстан богат на нефть.
- Татарстан имеет государственные символы.
- ,,Без Татарстанда яшибез” темасына 10 җөмлә языгыз
Контроль эш 9-2
- Сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен табызыз
Историк, переводчик, языковед, ученый, нужная профессия, рабочий, хлебороб, повар, продавец, швея, строитель, водительработает инженером, работает на заводе, выбор профессии
- Напиши, как скажешь в следующих ситуациях?
Выбор профессии- ответственное дело.
Сообщи о том, что ты интересуешься математикой.
Поинтересуйся у друга, где и кем работают его родители
Вырази желание стать учителем
- Мәкальләрне дәвам ит
- Һөнәрле үлмәс,...
- Егет кешегә....Тырышлык- зур байлык,Кем эшләми, шул
4.,,Мин кем булырга телим?” темасына 10 җөмлә языгыз
Контроль эш 9-3
- Сүзләр һәм сүзтезмәләрнең тәрҗемәсен табыгыз
Великая Отечественная война, воины, военные действия , бомбить, подвиг, участник, День Победы, сражаться за родину, Герой Советского района,участник войны
- Бирелгзн сүзтезмәләрдәге саннарны таблицага урнаштырыгыз.
Микъдар | Тәртип | Җыю | Бүлү | Чама |
Бишәр алма, утызлап кеше, егерме өченче июнь, җидәү эшләгәннәр, меңнәрчә каһарман, кырыгар хәрби, меңләгән солдат.
- Иярченле кушма җөмләләр төзегез.
Әсирлектә дуслашкач, ...
Шигырьләрем туган илгә кайтсын дип, ...
- Герой –шагыйрь М.Җәлил һәм аның иптәшләре турында языгыз (10 җөмлә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...
УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...
Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр
УкытучыШәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызыПредметТатар теле, 3 сыйныф (рус төркеме)ТемаӘдәпле сүзләрМаксат 1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, сөйлә...
Татар теле. 5нче сыйныф, рус төркеме
5нче сыйныф, рус төркеме өчен туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе....