Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (8 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_tele_8_syynyf_rus_torkeme_1.doc349.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

рус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы

  ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ СТАТУСЫ

8 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

1. "Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы. 

2. Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

3. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче  ел, 1 нче  июль).

4. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

5. Программа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар” (1-11нче сыйныфлар.Ч.М.Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011). (Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар) Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева, Казан -2014)

6.  “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы

    ЭШ   ПРОГРАММАСЫНЫ  СТРУКТУРАСЫ

        Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

УКЫТУ ФӘНЕНЕҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Гимназиянең 2016-2017нче уку елына укыту планында  8нче  сыйныфта  татар теленнән   атнага 3сәгать исәбеннән елга 105  сәгать каралган.

                                                                                 

 ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУНЫҢ МАКСАТЛАРЫ

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

        Рус теле балаларга татар теле укыту максатлары берничә юнәлешне үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү юнәлешләре.

1.Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш,шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән үзара тыгыз элемтәдә яшәүче башка милләт кешеләре татарларның милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең  иҗади казанышлары белән үзен рухи яктан баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш, дип саныйбыз. Дәреслек эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Программа материалын өйрәнү барышында укучыларның Татарстанның Республикасында яшәүче милләтләр, Татарстанның символлары, республиканың территориясе,  географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе, татар сәнгатенең төрле тармаклары, күренекле шәхесләр турында билгеле бер мәгълүмат алуы максат итеп куела.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты.

Балаларның психик яктан камилләшүен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша  белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатияхисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлыккебексәләтләрне үстерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Тәрбиянең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә, программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теле грамматикасын өйрәнү барышында әхлакый проблемаларны чагылдырган текстлар белән эшләү, ул текстлареы лексик-грамматик яктан анализлау белән генә чикләнмичә, текстта күтерелгән проблема буенча укучыларның үзара фикерләшә, аралаша белүләрен оештыру бик мөһим. Әхлакый проблеманы чагылдырган текстларның эчтәлеге үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан дәрестә аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

4. Белем бирү максатының эчтәлеге:

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашу да кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык итеп өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнү бурычы үтәлә. Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньяда тоткан мөһим урыны турында кузаллау формалаша. Татар мәдәниятенең аерым үрнәкләре белән танышу рус телле укучыларда башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята һәм укучыларга үә халкының мәдәниятен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

                                                                               ҮЗЛӘШТЕРЕЛЕРГӘ  ТИЕШЛЕ ГРАММАТИК МАТЕРИАЛ

  1. Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге ,  үткән, киләчәк) сөйләмдә  куллануны  ныгыту.
  2. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп  кабатлау.
  3. Билгеләү,  билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларыының сөйләмдә еш кулланыла  торган очраклары белән  таныштыру  .
  4. Фигыльнең йөкләтү , уртаклык юнәлешләре белән таныштыру.
  5. Хәл  фигыльләрне  сөйләмдә  куллануТеләк фигыльне (-ыйм/-им,  -ыйк/-ик), теләк белдерүнең  башка формаларын  сөйләмдә  куллану.
  6. Бәйлек һәм  бәйлек сүзләрне  сөйләмдә  куллану.
  7. Җыйнак һәм җәенке  җөмләләрне  сөйләмдә  куллану
  8. Гади  фигыль  хәбәрле (Мин  татарча  беләм), исем хәбәрле (Безнең  гаиләбез  тату) һәм тезмә  фигыль хәбәрле (Мин  укырга  яратам) гади җөмләләрне таный, аера  белү.
  9. Тиңдәш  кисәкле  җөмләләрне  таный, аера  белү.

                                                                           СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР

ТЫҢЛАП  АҢЛАУ

Төрле  төрдәге  тыңлап  аңлау  күнегүләрен  үти  белү;

сүзләрне,  җөмләләрне  аңлап тәрҗемә  итә белү; тәкъдим  ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча  сорау  бирә,  сорауларга  җавап  бирә белү;

аутентик яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, инфомацион характердагы текстларны, газета-журналлардан   мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге  буенча  фикереңне  әйтә, аралашуга  чыга  белү;

сыныфташлпрыңның  сөйләмен  тыңлап  аңлау һәм аларга  үз фикереңне аңлата  белү, алар  белән әңгәмә  кору, әңгәмәдә  катнаша белү.

ДИАЛОГИК  СӨЙЛӘМ

Сорау, җавап , килеш (мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны  дөрес кулланып әңгәмә  кору, сөйләшә  белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый  белү;

парда,  төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли  белү, ситуация  аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация  буенча әңгәмә  кора белү;

татар сөйләм  этикеты үрнәкләреннән  урынлы  файдаланып  әңгәмә  кору, сөйләшә белү.

МОНОЛОГИК  СӨЙЛӘМ

Программада  тәкъдим ителгән темалар  буенча  тиешле  эзлеклелектә  текст  төзи  һәм аның  эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны  саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең  белән  сөйләп бирә  белү;

өйрәнгән шигырьләрне  яттан сәнгатьле сөйли белү.

УКУ

Программада тәкъдим ителгән  текстларны, татар теленең әйтелеше нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның  эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый  белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның  төп фикеорен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

ЯЗУ

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда  булган сүзләрне  дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча  хикәя  төзи  белү;

прагматик  текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.) , эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата фикереңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.  

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

 

                                                                                 

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Сәг. саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

1

Күп  укыган- күп белер

27

Укытучыларны, иптәшләреңне Белем көне  белән котлый   белү. Мәктәбең  турында  сөйлә  белү.Атна  көннәре атамаларын  кулланып, нишләгәнеңне, нишләячәгеңне, расписание буенча нинди фәннәр керәчәген  сөйли белү. Беренче  сентябрь турында  сөйли  белү.  Шигырь эчтәлеге  буенча  сөйләшү, фикер  алышу.Геройларга  киңәшләр  бирә  белү.Текстны  аңлап  уку , кирәкле  мәгълүматны  таба  белү.

2

Мин  һәм  минем иптәшләрем

32

Дусларның тышкы һәм характер сыйфатларын сурәтләп сөйли  белергә  өйрәнү.Дуслашу  серләре  турында  фикер алышуда  актив  катнашү. Тесктны аңлап  уку, китерелгән фикерләр белән килешүеңне  яисә  килешмәвеңне әйтә 1әм  дәлилли белү, киңәшләр  бирү.Әдиплелеккә карата томыштан  мисаллар  китереп үз  фикереңне белдереп, сөйләшүдә  катнашу.Әдәпле  сөйләшү  турында  куелган сорауларга  җавап  бирергә  өйрәнү. Тормыштан  алынган  ситуацияләр  буенча  сөйләшә  белү, киңәшләр  бирү.Шахмат  уенын яратканыңны , шахмат  түгәрәгенә язылырга теләвеңне  әйтә  белү. Хикәя  героеның эшенә бәя бирү, җавабыңны дәлилләү, хикәянең  эчтәлеген  сөйли  белү. Герой әйткән фикер  белән килешүеңне  яисә  килешмәвеңне әйтә  алу. Дус  кызлар (егетләр), апа-абыйларның  тышкы  кыяфәтләрен, аларга  ничә яшь икәнен  әйтә, характер сыйфатларын сурәтли белү. Үзеңә  нинди  төс ошаганны яисә  нинди төстәге  киемнәр килешкәнең  әйтә белү, дусларыңа комплиментлар әйтү. Яраткан  шөгылең, музыкаль төркемнәрең, җырчыларың  турында  әйтә, дусларыңнан сорый  белү.    

3

Табигать һәм кеше

21

Нәрсә  ул табигать дигән  сорауга фикер йөртеп җавап бирә  алу.Тектны  аңлап  уку, төп  фикерне  саклап, текстны  сөйләргә  өйрәнү. Урманга, елга  буена  барырга  теләк  белдерү, дусларыңны  табигатьнең  чисталыгы өчен  көрәшергә  чакыру. Табигатькә сакчыл  караш  турында  әйтә  белү, табигатьне  саклаучыларны  мактау, пычратучыларга  киңәш  бирү. Урманның файдасы, матурлыгы  турында  сөйли  белү.Яраткан  ел  фасылын  образлы  сурәтләргә  өйрәнү.Дару  үләннәре атамаларын истә  калдыру, сәламәтлек  өчен файдалары турында сөйли  белү. Туган як  табигатен  саклау  турында  әңгәмә кора  белү ( чакыру, теләк  белдерү)      

4

Туган җирем- Татарстан

25

Татарстан табигате, байлыклары, киләчәге турында әңгәмә  кора, туган  ягыңны ни өчен яратканлыгыңны  , горурлануың  турында  әйтә  белү. Казан шәһәре, Казанда  яшәгән күренекле  шәхесләр, истәлекле  урыннар  турында  әңгәмә  кора  белү. Казандагы  спорт  корылмалары, спорт төрләре турында  әңгәмә  кора  белү. Казандагы  ял  урыннары  турында  сөйли  белү.  

ТАТАР ТЕЛЕННӘН  ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ БҮЛЕНЕШЕ

1нче  чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

        Еллык    

Сәгать саны

Дәрес

27

21

30

27

105

Теманы өйрәнү

22

15

21

20

78

Бәйләнешле сөйләм үстерү (телдән)

2

4

7

5

18

БСҮ Изложение

1

 

1

БСҮ Диктант

1

1

2

БСҮ Сочинение

1

1

Контроль эш

2

1

1

1

5

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Сүзлек диктанты

1

1

1

1

4

Гамәли эш

1

1

2

Мөстәкыйль эш

1

1

 УКЫТУ – МЕТОДИК  КОМПЛЕКТЫ

1.    Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева “Татар теле.  8 нче сыйныф” рус телендә  гомуми белем бирү оешмалары  өчен дәреслек ( татар  телен өйрәнүче  укучылар өчен) ,  Казан,   “Татармультфильм”, 2015 ел .

                2.    Р.З Хәйдәрова, Л.Ә.Гиниятуллина  “Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында  татар теле укыту. 8 нче сыйныф”  укытучылар  

                        өчен  методик  кулланма Казан “ Татармультфильм” , 2015

                3.     Р.З.Хәйдарова Г.М. Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу

                        буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы, 2014

                4.    “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”  журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

                5 . Электрон ресурслар  http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.  

                                                                                                            КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК  ПЛАН

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес  тибы

Үтәлү  вакыты

Төп төшенчәләр

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Контроль төре

лексик

грамматик

П

Ф

  КҮП  УКЫГАН- КҮП БЕЛЕР

1

Мәктәптә  укулар  башланды.

1

Д/МС

1.09

 

 

Котлыйм  уңышлар сәламәтлек

кәеф

өйрәнә тарата

таныша

бурычлы

Укытучыларны, иптәшләреңне Белем  көне белән  котлый белү

2

Исемнәрнең килеш,сан белән  төрләнеше.

1

ЛГКК

2.09

 

 

Исемнәрнең килеш,сан белән төрләнеше.

Төрле  килештәге , сандагы  исемнәрне  сөйләмдә дөрес куллану

3

Исемнәрнең  тартым  белән  төрләнеше.

1

ЛГКК

5.09

 

 

Тартык  һәм сузык авазларга беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше, -мы/-ме сорау кисәкчәсе, хикәя һәм сорау җөмләләрдә  сүз  тәртибе

Тартымлы  исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану. ,,Мәктәбем”  шигырен сәнгатьле уку, мәктәбең  турында  сөйли  белү.

4

Атна  көннәрендә  дәресләр  расписаниесе.

1

ЛГКК

8.09

 

 

Дүшәмбе сишәмбе чәршәмбе пәнҗешәмбе җомга шимбә инглиз теле фән

Мөстәкыйль сүз  төркемнәре

Атна  көннәре атамаларын  кулланып, нишләгәнеңне, нишләячәгеңне, расписание буенча нинди фәннәр керәчәген  сөйли белү.

5

Хикәя фигыльнең  3 заман формасы .

1

ГКК

9.09

 

 

әлбәттә хөрмәтле

Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыль формалары

Хикәя фигыльнең заман формаларын дөрес кулланып, Беренче  сентябрь турында  сөйли  белү.  

6

БСҮ Ш.Галиев ,,Безнең  йорт  малайлары”.

1

Д/МС

12.09

 

 

Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фигыль формалары

Шигырь эчтәлеге буенча сөйләшү, фикер алышу

7

Билгесез үткән заман хикәя  фигыль.

1

ГКК

15.09

 

 

Билгесез үткән заман хикәя  фигыль

Үткән заман хикәя фигыльнең билгеле һәм билгесез төрләрен аера, җөмлә эчендә билгели белү, мәгънә төсмерләренә төшенү (билгесезлек төсмере)

8

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләзнеше.

1

ЛГКК

16.09

 

 

Йоклый йоклап китә соңга кала оныта әзерләнә шалтырата арый башлана чишә

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләзнеше

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләндерә  белү, мәгънә  төсмерләренә төшенеп сөйләмдә урынлы куллану

9

Исемнәрнең  төрләнеше, хикәя фигыльнең   заман формаларын   кабатлау  буенча  контроль эшкә  әзерләнү.

1

ГКК

19.09

 

 

Исемнәрнең  төрләнеше, хикәя фигыльнең  3 заман формасы

Килеш,сан, тартым белән  төрләнгән  исемнәрнең,хикәя  фигыльнең   заман формаларын   дөрес  куллану

10

Контроль  эш  кабатлау  буенча (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы.)  

1

контроль

22.09

 

 

Алган  белемнәрне  куллана  белү. Эшкә  җаваплы  караш  булдыру.

КОНТРОЛЬ ЭШ

11

Хаталар өстендә  эш.

Билгеле һәм билгесез  киләчәк  заман хикәя  фигыль.

1

ГКК

23.09

 

 

Билгеле һәм билгесез  киләчәк  заман хикәя  фигыль

Киләчәк  заман хикәя  фигыльнең  билгеле һәм билгесез төрләрен  аера белү. Җөмлә  эчендә билгели белү, мәгънә төсмерләренә төшенү (билгесезлек, икеләнү тусмерләре)

12

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән  төрләнеше.

1

Д/МС

26.09

 

 

Ята

Тора

Иртәрәк

күчерә

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән  төрләнеше

Билгесез  киләчәк заман хикәя фигыльне  зат-сан белән  төрләндерә белү, мәгънә төсмерләренә төшенеп, сөйләмдә урынлы куллану

13

Хәл  фигыль.

1

ГКК

29.09

 

 

Хәл фигыльнең  4  төре

Хәл  фигыль төрләре  белән  катлауландырылган  җөмләләрне  аңлап  уку.

14

Хәл  фигыльне сөйләмдә куллану.

1

ГКК

30.09

 

Хәл фигыльнең  4  төре

Хәл  фигыль төрләре  белән  катлауландырылган  җөмләләрне  аңлап  уку, сөйләмдә  дөрес  куллану

 15

 ,,Өлгерәм  әле...”  хикәясендәге лексик- грамматик материал (беренче  өлеше).

1

ЛГКК

3.10

 

Яраткан  аш

Аннары (аннан  соң)

Караңгы  төшкәч

Өлгерәм

Күзләр  йомыла

Хикәя  фигыльнең  заман  формалары.

Хәл  фигыль

Тексттагы  лексик- грамматик  материалны  истә  калдыру. Текстны  аңлап  уку, кирәкле  мәгълүматны  таба  белү

16

,,Өлгерәм  әле...”  хикәясе.

Изложение язуга әзерлек.

1

Д/МC

6.10

 

,,Өлгерәм  әле...”  хикәясендәге  геройга  киңәшләр  бирә  белү

 17

БСҮ Изложение язу.

,,Өлгерәм  әле...” (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы.  86 бит)

1

МСҮ

7.10

 

Язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү

ИЗЛОЖЕНИЕ

18

Хаталар өстендә эш.

Шарт  фигыль.

1

ЛГКК

10.10

 

Шарт  фигыльнең  зат  сан  белән  төрләнеше

Шарт  фигыльле  җөмләләрне  аңлап  укырга, охшаш җөмләләр  төзергә өйрәнү, рус  телендәге  кулланылышы  белән  чагыштырып  өйрәнү.

19

Шарт  фигыль.

1

ЛГКК

13.10

 

Шарт  фигыльнең  зат  сан  белән  төрләнеше

Шарт  фигыльле  җөмләләрне  аңлап  укырга, охшаш җөмләләр  төзергә өйрәнү, рус  телендәге  кулланылышы  белән  чагыштырып  өйрәнү.

20

Шарт  фигыльне сөйләмдә  куллану.

1

Д/МС

13.10

 

Шарт  фигыльнең  зат  сан  белән  төрләнеше

Шарт  фигыльле  җөмләләрне  аңлап  укырга, охшаш җөмләләр  төзергә өйрәнү, рус  телендәге  кулланылышы  белән  чагыштырып  өйрәнү.Диалогик  сөйләмдә  куллану

21

Инфинитив + модаль  сүзләр.

1

ЛГКК

14.10

 

 

Зыян

 мәзәк  ризык  күчерә сөйли  чакыра аңлый

Инфинитив + модаль  сүзләр, хикәя  фигыльнең  заман  формалары, хәл  фигыль

Җөмлә  төзелешендә  инфинитив  формасын  дөрес  куллану.

22

Инфинитив + модаль  сүзләр формасын сөйләмдә куллану.

1

Д/МС

17.10

 

 

Инфинитив + модаль  сүзләр, хикәя  фигыльнең  заман  формалары, хәл  фигыль

Җөмлә  төзелешендә  инфинитив  формасын  дөрес  куллану.Рус  телендәге кулланылышы  белән  чагыштырырга  өйрәнү

СҮЗЛЕК  ДИКТ

23

1 чирек нәтиҗәләре буенча контроь эшкә  әзерләнү (хәл фигыль, шарт  фигыль, инфинитив)

1

ЛГКК

20.10

 

 

Хәл фигыль, шарт  фигыль, инфинитив + модаль сүзләр   формалары

Хәл фигыль, шарт  фигыль, инфинитив + модаль сүзләр   формаларын дөрес  куллану. Рус  телендәге кулланылышлары  белән  чагыштырырга  өйрәнү

24

1 чирек нәтиҗәләре буенча контроь эш. (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы.  

1

контроль

21.10

 

 

Алган  белемнәрне  куллана  белү. Эшкә  җаваплы  караш  булдыру.

КОНТРОЛЬ ЭШ

25  

Хаталар өстендә  эш.

,,Өлгерәм  әле...”  хикәясендәге лексик- грамматик материал (дәвамы)

1

ЛГКК

24.10

 

 

Зыян

 мәзәк  ризык  күчерә сөйли  чакыра аңлый

Теркәгечләр, кисәкчәләр, өйрәнелгән  фигыль формалары

Тексттагы  лексик- грамматик  материалны  истә  калдыру. Текстны  аңлап  уку, кирәкле  мәгълүматны  таба  белү.

26

БСҮ Без  хикәя  язабыз.

1

Д/МС

27.10

 

 

,,Өлгерәм  әле”  хикәясен үзгәртеп  язу. Р.Вәлиеваның ,,Барый  телевизор  карый” шигырендәге  герой белән чагыштырып  сөйли белү

27

1 чирек  материалын  гомумиләштереп  кабатлау.

1

ГКК

28.10

 

 

Хикәя фигыль нең заман  формалары, хәл  фигыль, шарт  фигыль, инфинитив

Хикәя фигыльнең заман  формалары, хәл  фигыль, шарт  фигыль, инфинитив формаларын  сөйләмдә  дөрес куллану.

1 чирек - 27 сәг.

МИН ҺӘМ МИНЕМ ЯШЬТӘШЛӘРЕМ

 

7.11

 

1

,,Аралашу  серләре” текстына караган лексик-грамматик материал

1

ЛГКК

Берәүләр оялу кайбер киресенчә тупас аралашу фикер килешәм килешмим дуслашу ябык рәнҗү таза искечә

–лы/-ле, -сыз/-сез- сыйфат  ясагыч кушымчалар

Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формасы

,,Аралашу  серләре” текстына караган лексик-грамматик материалны истә  калдыру. Дусларның  тышкы һәм характер  сыйфатларын сурәтләп сөйли белергә өйрәнү.

2

БСҮ  Дуслашу  серләре

1

Д/МС

10.11

 

//-//

Өйрәнелгән  лексик- грамматик материалны кулланып, дуслашу  серләре  турында  фикер алышуда  актив  катнашу.

3

,,Аралашу  серләре” тексты.

Шәхси  хат  язу  калыбын өйрәнү.

1

ЛГКК

11.11

 

 

Кереш сүзләр

Шәхси  хат язу  калыбы

,,Аралашу  серләре” текстын  аңлап уку. Кереш сүзләрне  куллану.

 

4

БСҮ ,,Аралашу  серләре” тексты.

1

Д/МС

14.11

 

 

,,Аралашу  серләре” текстын  аңлап уку. Хат авторының сораулары буенча фикер алышуда катнашу.

Фикер белдергәндә, кереш сүзләр куллану.  

  

5

,,Әдәп  кагыйдәләре” текстына  караган лексик  материал

1

ЛКФ

17.11

 

 

Кагыйдә таныш игътибар һаман канәгать гаеп мәгънә үз-үзен тота  белә (белми)

,,Әдәп  кагыйдәләре” текстына  караган лексик  материалны истә  калдыру. Текстны  аңлап уку.

6

,,Әдәп  кагыйдәләре” текстына  караган лексик-грамматик   материал

1

ЛГКК

18.11

 

 

 //-//

Шарт фигыль, инфинитив+ модаль  сүзләр

,,Әдәп  кагыйдәләре” текстына  караган лексик  материалны истә  калдыру. Текстны  аңлап уку, китерелгән фикерләр белән килешүеңне  яисә  килешмәвеңне  әйтә  һәм дәлилли  белү. Киңәшләр  бирү.

7

Әдәп  кагыйдәләрен  үтәү  кирәкме?

1

ЛГКК

21.11

 

 

 //-//

Әдәплелеккә карата  тормыштан  мисаллар  китерү.

8

"Әдәп  кагыйдәләре" тексты буенча хат язу.  

1

Д/МС

24.11

 

 

Әдәплелеккә карата  тормыштан  мисаллар  китереп, үз фикереңне белдереп, сөйләшүдә  катнашу, җавап хаты язу

ГАМӘЛИ ЭШ

9

,,Психолог киңәшләре” текстына караган лексик материал

1

ЛКФ

25.11

 

 

Аралашу аралашучан ялгышны(хатаны) тану ялгыш адым кимчелекне төзәтү бәяләргә әңгәмәдәш әһәмиятле иркен тоту уртак тел табу мөнәсәбәт

Өйрәнелгән лексик  материалны  истә  калдыру.

10

,,Психолог киңәшләре” текстына караган лексик материал.

Әхлак нәрсәдән  башлан? Исем фигыль.

Диктант язуга әзерлек.

1

ЛГКК

28.11

 

 

 //-//

Исем фигыльнең  барлык һәм юклык формалары

Текстны  аңлап  уку, өйрәнелгән лексик -грамматик материалны  кулланып, әдәпле сыйләшү турында  куелган  сорауларга  җавап  бирергә  өйрәнү.

11

БСҮ Диктант.  ,,Психолог  киңәшләре” (Дәреслек. Р.З.Хәйдәрова, 38 бит)

1

ЛГКК

1.12

 

 

Исем фигыль

Татар телендә диктант  язу  күнекмәләрен булдыру.  

Исем фигыль формаларын  танып белү күнекмәләрен  тикшерү.  

ДИКТАНТ

12

Хаталар  өстендә  эш.

Әдәп  төбе- матур  гадәт.

1

Д/МС

2.12

 

 

Әдәпле  сүзләрне куллану.

13

БСҮ Әдәп  төбе- матур  гадәт.

1

Д/МС

5.12

 

 

Әдәпле  сүзләрне кулланып, тормыштан алынган ситуацияләр  буенча сөйләшә  белү, киңәшләр  бирү.

 14

,,Җиңәсем  килде” хикәясендәге лексик материал.

1

 ЛКФ

8.12

 

 

Шахмат  түгәрәге һәвәскәр җиңә җиңелү оялу кызару

Хикәя  эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен  белү. Шахмат  уенын яратканыңны, шахмат түгәрәгенә  язылырга  теләвеңне  әйтә  белү .

15

Сыйфат  фигыль.

1

ГКК

9.12

 

 

Сыйфат  фигыль

Сыйфат  фигыль  формаларын сөйләмдә  куллану.

СҮЗЛЕК  ДИКТ

16

Сыйфат  фигыльне  сөйләмдә  куллану.

1

ГКК

12.12

 

 

Сыйфат  фигыль

Сыйфат  фигыль  формаларын сөйләмдә  куллану.

17

I яртыеллык  материалы  буенча  контроль эшкә  әзерләнү.

1

ЛГКК

15.12

 

 

Хикәя фигыль, шарт фигыль, исем  фигыль, инфинитив+ модаль  сүзләр, сыйфат фигыль

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен  камилләштерү.

18

Контроль  эш.

(I яртыеллык  материалы  буенча)

(Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы.)  

1

контроль

 16.12

Хикәя фигыль, шарт фигыль, исем  фигыль, инфинитив+ модаль  сүзләр, сыйфат  фигыль

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен тикшерү.

КОНТРОЛЬ  ЭШ

19

Хаталар өстендә эш.

,,Җиңәсем килде “ текстына  караган лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

 19.12

Шахмат  түгәрәге һәвәскәр җиңә җиңелү оялу кызару

Сыйфат  фигыль

Хикәяне  аңлап  уку, эчтәлектән   чыгып , фикер  алышуда  катнашу.  

20

БСҮ ,,Җиңәсем килде" тексты.

Без  хикәя  сөйлибез.  

1

Д/МС

 22.12

Хикәя героеның эшенә бәя бирү, җавабыңны дәлилләү, хикәянең  эчтәлеген  сөйли  белү.

21

2 чирек  материалын  гомумиләштереп  кабатлау.

1

Кабатлау

23.12

Хикәя фигыль, шарт фигыль, исем  фигыль, инфинитив+ модаль  сүзләр, сыйфат  фигыль

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен  камилләштерү.

2  чирек -21сәг.

1

,,Ал кирәк, гөл  кирәк, безгә  нинди  кыз  кирәк? “ текстындагы  лексик  материал.

1

ЛКФ

9.01

Тырыш уңган тыйнак саф күңелле чибәр ямьле тәмле телле сөйкемле тормыш ризык оекбаш ямьләнә яктыра

Текст эчтәлегенә  караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес  язылышын, әйтелешен белү. Тектстны  аңлап  уку, герой  әйткән  фикер  белән килешүнңне  яисә  килешмәвеңне  әйтә  белү.

2

,,Ал кирәк, гөл  кирәк, безгә  нинди  кыз  кирәк? “ тексты.

Безгә  нинди  кызлар  кирәк?

1

ЛГКК

 12.01

 

Сыйфат+ исем төзелмәсе

Тектстны  аңлап  уку, Герой  әйткән  фикер  белән килешүнңне  яисә  килешмәвеңне  әйтә  белү.

3

БСҮ  "Безнең  дуслар  нинди?"

1

Д/МС

 13.01

Дус  кызлар (егетләр), апа-абыйларның  тышкы  кыяфәтләрен, аларга  ничә яшь икәнен  әйтә, характер сыйфатларын сурәтли белү.

4

Билгеләү  алмашлыклары.

1

ГКФ

 16.01

Билгеләү алмашлыклары

Билгеләү алмашлыкларын  тану, тәрҗемәләрен һәм  ике  телдә дә  кулланылыш үзенчәлекләрен  белү. Сөйләмдә дөрес  куллану.

5

,,Минем  төс - яшел. Ә синеке?” текстындагы  лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

 19.01

Төс

яраткан төс үз итә бизәк чалбар каеш өр-яңа игътибар үзәге күңелне күтәрә ышанычны арттыра

 Билгеләү алмашлыклары

Текст эчтәлегенә  караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны  аңлап уку, үзнңә ошаган өлешне  сөйләргә өйрәнү.

6

БСҮ "Миңа  нинди  төс ошый?"

1

Д/МС

 20.01

Үзеңә  нинди  төс ошаганны  яисә  нинди  төстәге  киемнәр  килешкәнен  әйтә белү.

7

Дусларыма  комплиментлар.

1

МС

ГКК

 23.01

 Билгеләү алмашлыклары

Дусларыңа  комплиментлар  әйтү.

Билгеләү алмашлыкларын дөрес  куллану күнекмәләрен  камилләштерү

 

8

,,Музыка  дөньясында” тексты.

1

ЛГКК

 26.01

Классик музыка халык  көйләре кызыксына яшьләр  арасында  төркем

Билгеләү алмашлыклары

Тексттагы  мәгъләматны аңлый, кирәклесен аерып ала  белү, аларга  карата үз  фикереңне  әйтү.

 9

Минем яраткан  музыкам.

1

Д/МС

 27.01

Яраткан шөгылең, музыкаль  төркемнәрең, җырчыларың турында  әйтә белү

СҮЗЛЕК ДИКТ

10

БСҮ "Минем  яраткан  музыкам"

1

Д/МС

 30.01

Яраткан шөгылең, музыкаль  төркемнәрең, җырчыларың турында  әйтә, дусларыңнан сорый  белү

11

,,Мин һәм  минем  яшьтәшләрем “  темасын  кабатлау.

1

кабатлау

 2.02

Тема  буенча өйрәнелгән лексик- грамматик  материалны  кабатлау.

МӨСТ.ЭШ

Табигать һәм кеше

12

 Нәрсә  ул  табигать? ,,Табигать”темасына  караган лексика.

1

ЛКФ

 3.02

тереклек

казылма байлыклар буыннар кайгыртырга сакларга пычратмаска файдалы Җир  шары гасыр кими бурыч

,,Табигать” темасына  караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Нәрсә ул табигать дигән  сорауга фикер йөртеп җавап бирә белү.

13

Җөмләнең  баш  кисәкләре.

1

ГКК

 6.02

Җөмләнең  баш һәм иярчен кисәкләре. Баш  кисәкләре  арасында сызык куелу очрагы

Җөмләнең баш  кисәкләрен билгели  белү. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп язу. Тыныш билгеләрен дөрес урнаштыру.

14

,,Табигать” темасына караган лексик- грамматик материал. Табигать- безнең әйләнә- тирә.

1

ЛГКК

 9.02

Гасыр агулы зарарлы бурыч пычрана үстерә үрчетә әйләнә-тирә киләчәк буын куркыныч гаепле

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Ия белән хәбәр  арасында сызык

Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны  аңлап  уку, төп  фикерне саклап, текстны сөйләргә өйрәнү..

15

Табигать -безнең әйләнә- тирә. Диктант язуга әзерлек.

1

Д/МС

 10.02

Текстны  аңлап  уку, төп  фикерне саклап, текстны сөйләргә өйрәнү.

16

БСҮ Диктант ,,Без  табигать балалары” (дәреслек Р.З.Хәйдәрова  60 бит)

1

ЛГКК

 13.02

Җөмләнең  баш  һәм иярчен  кисәкләре

Татар телендә диктант  язу  күнекмәләрен булдыру  

Исем фигыль формаларын  танып белү күнекмәләрен  тикшерү  

ДИКТАНТ

17

Хаталар өстендә эш.

Теләк фигыль.

Теләк белдерү формаларының сөйләмдә кулланылышы.

1

ГКФ

 16.02

Теләк фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Теләк белдерүнең башка  төрләре.

Яңа  форманы  кулланып, урманга, елга буена  барырга  теләк белдерү.

18

БСҮ Теләк белдерү формаларының сөйләмдә кулланылышы.

1

Д/МС

 17.02

Дусларыңны табигатьнең чисталыгы  өчен көрәшергә чакыру.

19

Теркәгечләр.

Төзүче һәм ияртүче төркәгечләр.

1

ГКФ

 20.02

Тезүче һәм ияртүче  теркәгечләр

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, табигатькә сакчыл караш турында җөмләләр төзеп әйтә белү. бирү

20

БСҮ "Табигатьне  саклау- һәркемнең  изге  бурычы"

1

Д/МС

 24.02

Дусларыңны табигатьне сакларга чакыру. Табигатьне  саклаучыларны мактау, пычратучыларга  киңәш  

21

Табигатьне  саклау- һәркемнең  изге  бурычы.

1

ЛГКК

 24.02

 

Теләк фигыльнең барлык һәм юклык формалары. Теләк белдерүнең башка  төрләре

Өйрәнелгән лексик-грамматик  материалны куллану.

22

,,Урман”  текстына  караган лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

 27.02

Матурлык гүзәллек ямь кислород чишмәсе ягулык төзү материалы

Теләк  белдерү формалары, теркәгечләр, инфинитив+ кирәк

Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Тектны  аңлап уку.

23

БСҮ "Серле  урман"

1

Д/МС

 2.03

Төп  фикерне  саклап, текстны сөйләргә  өйрәнү. Урманның файдасы, матурлыгы  турында сөйли  белү.

24

3 чирек  материалы  буенча контроль эшкә әзерләнү

1

ЛГКК

 3.03

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен камилләштерү

25

3  чирек материалы буенча контроль эш.

(Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемнәрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы).

1

контроль

 6.03

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен  тикшерү

КОНТРОЛЬ ЭШ

26

Хаталар өстендә эш.

,,И ямьле дә соң дөнья!” текстына  караган лексик- грамматик материал.

1

ЛГФ

ГКК

 9.03

Ел фасылы дуамал бураннар ләйсән яңгырлар ябалак-ябалак карлар сусыл җиләеләр хәтфә үләннәр исәпсез-хисапсыз чәчәкләр шифалы яңгырлар алтынсу умырзая гөрләвекләр дөнья

Ясалма исемнәр

Сыйфат дәрәҗәләре

Текст эчтәлегенә караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү.

27

,,И ямьле дә соң дөнья!” текстына  караган лексик- грамматик материал.

1

ЛГКК

 10.03

Ясалма исемнәр

Сыйфат дәрәҗәләре

Текстны  аңлап уку.

28

БСҮ ,,И ямьле дә соң дөнья!”

1

МСҮ

 13.03

Яраткан  ел фасылын, текстка якынайтып, образлы сурәтләргә өйрәнү

29

,,Табигать һәм кеше!” темасын кабатлау

1

ЛГКК

 16.03

Өйрәнелгән лексик –грамматик материалны куллану

30

Йомгаклау дәресе.

1

ГКК

 17.03

Өйрәнелгән  лексик- грамматик материалны куллану

3 чирек -30 сәг.

1

,,Табигать һәм  без” темасына  караган лексик- грамматик материал.

1

ЛГКК

 30.03

Гөлҗимеш кычыткан бака яфрагы әрем мәтрүшкә үги ана яфрагы

Теләк белдерү формалары

Текстны  аңлап  уку. Дару үләннәре атамаларын истә  калдыру, сәламәтлек өчен файдалары турында сөйли белү.

2

БСҮ  "Табигать һәм без"

1

Д/МС

 31.03

Туган як  табигатен  саклау турында әңгәмә  кора  белү (чакыру, теләк белдерү)

Туган  җиребез- Татарстан

3

И.Юзеевның ,,Татарстаным” шигырендәге лексик- грамматик материал

1

ЛГКК

 3.04

Көмеш якын батыр ачык якты туган як таң дәүләт

Исемнәрнең тартым  белән  төрләнеше

Шигырь эчтәлегеннән  чыгып, Татарстан табигате, байлыклары, киләчәге турында әңгәмә  кору

4

Минем  туган ягым.Сочинение язуга әзерлек.

1

Д/МС

 6.04

Туган  ягыңны  ни өчен яратканлыгыңны, горурлануың турында  әйтә белү

5

БСҮ.Сочинение язу. “Туган җирем-Татарстан” (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы).  

1

ЛГКК

7.04

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны дөрес  куллану  күнекмәләрен  тикшерү

Сочинение

6

Хаталар өстендә эш. ,,Казан- борынгы шәһәр”  текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛГКК

 10.04

Борынгы башкала искиткеч истәлек мәчет манара мәйдан

Бәйлек сүзләр ,,исем+исем “ сүзтезмәләр

Казан шәһәре, Казанда  яшәгән күренекле шәхесләр, истәлекле  урыннар турында мәгълүматны истә калдыру.

7

 ,,Казан- борынгы шәһәр” тексты.Казанның истәлекле урыннары.

1

Д/МС

13.04

Бәйлек сүзләр ,,исем+исем “ сүзтезмәләр

Казан шәһәре, Казанда  яшәгән күренекле шәхесләр, истәлекле  урыннар турында мәгълүматны истә калдыру.

8

БСҮ ,,Казан- борынгы шәһәр”  

1

Д/МС

 14.04

Казан шәһәре, Казанда  яшәгән күренекле шәхесләр, истәлекле  урыннар турында әңгәмә  кора  белү

9

 ,,Казан- музейлар шәһәре”

Исемнәрнең  төрләнеше (кабатлау).

1

ЛГКК

 17.04

Әдәби музей

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее

,,исем+исем “ сүзтезмәләр

Исемнәрнең  төрләнеше

Казандагы  музейларның  исемнәрен  истә  калдыру.

10

,,Казан- спорт  шәһәре”текстындагы  лексик-грамматик материал.

Сан төркемчәләре (кабатлау).

1

ЛГКК

 20.04

Үзгәреш спорт төрләре спорт корылмалары

Җыйнак һәм  җәенке җөмләләр

Саннар

Укылган  текст эчтәлегеннән  чыгып, Казандагы  спорт корылмалары, спорт төрләре  турындагы  мәгълүматны  истә калдыру.

11

БСҮ ,,Казан- спорт  шәһәре”

1

Д/МС

 21.04

Өйрәнелгән  лексик-грамматик  материалны әңгәмәдә  куллану

12

,,Казандагы  ял  итү  урыннары” текстындагы  лексик-грамматик  материал

Җыйнак һәм  җәенке җөмләләр (кабатлау).

1

ЛГКК

 24.04

кунакчыл кунакханә заманча

Җыйнак һәм  җәенке җөмләләр

Укылган  текст эчтәлегеннән  чыгып, Казандагы  ял  итү  урыннары турындагы  мәгълүматны  истә калдыру, сөйли белү. Хат  язарга өйрәнү

13

БСҮ  ,,Туган  җирем- Татарстан “

1

ЛГКК

 27.04

Өйрәнелгән  лексик-грамматик  материалны  куллану.

14

,,Туган  җирем- Татарстан “ темасы.

Хат язу.

1

МСҮ

 28.04

Өйрәнелгән  лексик-грамматик  материалны  куллану. Хат   язарга  өйрәнү

ГАМӘЛИ ЭШ

15

,,Сөембикә  манарасы” текстындагы  лексик-грамматик  материал.

1

ЛГКК

 4.05

Башкала күренекле истәлек үзенчәлекле биеклек катлы  алтынланган шәхес бәйле тарихи күңел

,,исем+исем “ сүзтезмәләр

Текст  эчтәлегенә  караган сүзләрнең тәрҗемәсен, дөрес язылышын, әйтелешен белү. Текстны аңлап  уку. Тексттагы  мәгълүматны  сөйли  белү.

16

БСҮ ,,Сөембикә  манарасы”

1

Д/МС

 5.05

Тема  буенча  өстәмә  мәгълүмат  туплау, сөйләү.

17

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр   (кабатлау).

1

ГКК

 5.05

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне  куллану

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау.

18

Затланышлы  фигыль  формаларын  кабатлау.

1

ГКК

 8.05

Затланышлы  фигыль  формалары

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау, куллану.

СҮЗЛЕК ДИКТ

19

Затланышсыз фигыль

формаларын кабатлау.

1

ГКК

 11.05

Затланышсыз фигыль формалары

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау, куллану.

20

Теләк  белдерү  формаларын  кабатлау.  

 Еллык арадаш аттестация эшенә     әзерләнү.

1

ГКК

 12.05

Теләк  белдерү формалары

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау, куллану.

21

Еллык арадаш аттестация эше (контроль эш). (Р.З.Хәйдәрова , Г.М.Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус  телле балаларның татар  теленнән белемншрен контрольгә  алу  буенча биремнәр  җыентыгы.  

1

контроль

 15.05

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны куллану  күнекмәләрен  тикшерү.

КОНТРОЛЬ ЭШ

22

Хаталар өстендә эш.

Җөмлә баш һәм иярчен  кисәкләре. (кабатлау).

1

ГКК

 18.05

Җөмлә кисәкләре

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау, куллану.

23

Тиңдәш  кисәкләр (кабатлау).

1

ЛГКК

 19.05

Тиңдәш  кисәкләр

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кулланып, коммуникатив  репликалар  төзү.

24

Хикәя һәм сорау җөмләләрдә  сүз  тәртибе.

 

1

МСҮ

 22.05

,,Туган җирем –Татарстан” темасына  караган сүзләр

Хикәя һәм сорау җөмләләрдә  сүз  тәртибе

Өйрәнелгән лексик- грамматик   материалны кабатлау, куллану.  

25

Гади фигыль хәбәрле,исем хәбәрле,тезмә фигыль хәбәрле җөмләләр.

1

ГКК

 25.05

Гади фигыль хәбәрле,исем хәбәрле,тезмә фигыль хәбәрле җөмләләр

Гади фигыль хәбәрле, исем хәбәрле,тезмә фигыль хәбәрле җөмләләрне  таный, аера белү.

26

Еллык үткән материалны кабатлау, ныгыту.

1

кабатлау

 26.05

8 нче сыйныфта алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерү .

27

Йомгаклау дәресе. Грамматик материалны кабатлау.

1

кабатлау

 29.05

8 нче сыйныфта алган белемнәрне гамәлдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

тыңлап аңлау (минутларда) –1,2

диалогик сөйләм (репликалар саны) –9-10

монологик сөйләм (фразалар саны) –10-12

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү – 4 күнегү

Уку -   80-90  сүз

Сүзлек диктанты (сүзләр саны) – 18-22

Бәяләү критерийлары

“5”ле

“4”ле

“3 ле

“2”ле

1

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү.

Эчтәлекне тулаем аңлап,  барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар.

Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар.

Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле  4-5 хатасы бар.

Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар.

2

Диалогик сөйләм

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

3

Монологик сөйләм

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый.

4

Уку

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын.

Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый.

5

Сүзлек диктанты

Эш пөхтә, төгәл һәм орфографик хаталарсыз язылган.

Эш пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы бар.

Эш пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки аннан артыграк хатасы бар.

6

Сочинение

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр

УкытучыШәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызыПредметТатар теле, 3 сыйныф (рус  төркеме)ТемаӘдәпле сүзләрМаксат   1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны  гомумиләштерү,  сөйлә...

Татар теле. 5нче сыйныф, рус төркеме

5нче сыйныф, рус төркеме өчен туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе....