Технологическая карта урока "Союзы.Разряды союзов.Свободное время"
план-конспект урока (7 класс)

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

Технологическая карта урока татарского языка в 7 классе на тему "Союзы.Разряды союзов.Свободное время" с использованием технологии смыслового чтения для формирования читательской грамотности обучающихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologicheskaya_karta_uroka.docx44.78 КБ
Файл marshrutnyy_list.docx54.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тимеркаева Гузель Рафаиловна,

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Дәреснең технологик картасы

Тема

Теркәгечләр. Теркәгечләрнең төркемчәләре.Буш вакыт.

Теманың максаты

1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру;

2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;

3.Буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

Универсаль уку эшчәнлеге

1.Предмет нәтиҗәләре

2.Метапредмет нәтиҗәләре

3.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр

1.Теркәгечләр  кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү.

2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү.

Сөйләмдә фикерне ачыклаган сүзләрне тоя белү.

Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив:   Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып – белү: теркәгечләрне күрә, аера белү

Коммуникатив:    сыйныф белән эшләгәндә сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

теркәгечләр, тыныш билгеләре, өтер

Ресурслар

Җиһазлау:

” Татар теле” дәреслеге (Р.З.Хайдарова, Р.Л.Малафеева)

Презентация, таратма материаллар (карточкалар), маршрут бите.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге

1.Мотивлаштыру

Уңай психологик халәт тудыра.

Дәрестә эшләргә әзерлекләрен белдерәләр

2. Актуальләштерү

“Лото” уены оештыра

Укучыларга уен башланыр алдыннан әзер таблицалар таратыла. Аларга тел белеменең терминнары язылган.

Сораулар бирә.

  1. Мостәкыйль сүз төркемнәрен сызыгыз.
  2. Җөмлә кисәкләрен сызыгыз.
  3. Тел турында фән бүлекләрен сызыгыз.
  4. Синтаксис берәмлеген сызыгыз.

Нинди сүзебез калды?

Укучылар сорауга  туры килгән җавапны таблицада сыза баралар.

исем

рәвеш

җөмлә

хәбәр

хәл

фигыль

сыйфат

морфология

сан

фонетика

теркәгечләр

аергыч

3. Дәреснең темасын бурычларын билгеләү

“Сез ышанасызмы?” алымы.

Сез ышанасызмы теркәгечләр ярдәмлек сүз төркеме икәненә?

Сез ышанасызмы теркәгечләрнең төркемчәләре булуына?

Ә сез ышанасызмы буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрергә мөмкин?

Димәк безнең бүгенге темабыз нинди?

Нинди максат сез куер идегез?

( слайд 1)

Сорауларга фаразлар әйтәләр.

Дәреснең темасын һәм максатын билгелиләр.

4. Уку мәсьәләсен кую һәм өлешләп чишү

Уку мәсьәләсен кую.

1.Текстны укып, тәрәзәләрне тутырыгыз, лингвистик хикәя төзегез.

2. Җөмләдә булган теркәгечләрне табып, тиешле баганаларга урнаштырып күчереп языгыз.

Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр  исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

        Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

        Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.

        Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. (Г.Кутуй).  Я егетне бөтенләй тыңламыйлар,  я бер дә күрмәмешкә салышалар.(М.Әмир)

Тезүче

Ияртүче

Җыючы

Каршы куючы

Бүлүче

Текст белән эшлиләр. Маршрут битендә тәрәзәләрне тутыралар, лингвистик хикәя төзиләр

Теркәгечләрне тиешле баганаларга урнаштыралар, парларда бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.

(слайд 2)

5. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту

2. Текст белән эш

Ләйсән исемле кыз «Ялкын» журналына менә нинди фикерләр язып җибәргән.

                               Буш вакыт.

   Буш вакыт... Ул нинди вакыт? Аны ничек файдаланырга?

   Бу сорауларга төрлечә җавап бирәләр. Берәүләр: «Буш вакыт ул минем өчен. Мин үзем теләгәнчә яшим. Я урамда йөрим, я тик ятам», — ди. Икенчеләр: «Мин, буш вакытым булса, бертуктаусыз төрле фильмнар карар идем», — диләр.Өченчеләр: «Буш вакыт ул — дәрестән тыш вакыт, өйдә булышканнан соң калган вакыт. Ул — ирекле вакыт, теләсәң ни эшләргә була», — диләр. Кайберәүләр буш вакытта төрле китаплар укырга яраталар. Ә кемнәрдер театр,концертларга

йөриләр.Шунысы ачык: буш вакытны файдалы яки файдасыз үткәрергә була. Миңа калса, буш вакытны файдалы үткәрсәң, үзеңә яхшы була. Шуңа күрә дә мин, буш вакытым булса,

я китап укыйм, я әтием белән шахмат уйныйм. Әлбәттә, телевизордан кызыклы тапшырулар булса, аларны да онытмыйм. Ләкин урам буйлап бер файдасызга тик йөрүне һич яратмыйм.

Словарь эш

үзем теләгәнчә-  по-своему

тик яту- бездельничать

файдалы- полезно

(слайд 3)

“Сораулык белән эш” ( слайд 4)

1.Буш вакыт ул нинди вакыт?

2.Ләйсән буш вакытын ничек үткәрә?

3. Буш вакытны ничек файдалы үткәрергә мөмкин?

Как спросишь о том,  как он проводит свободное время. Җавапларны  чылбыр буенча тыңлыйк.

Текстны сәнгатьле итеп укыйлар

Сүзләрне аңлаталар

Сорауларга җаваплар бирәләр

Чылбыр буенча бер-беренә сорау бирәләр, сорауга җавап бирәләр

Рефлексия

Җөмләләрне дәвам итегез  (слайд 5)

1.Бүгенге дәрестә мин белдем...........................................

2.Мин өйрәндем..................................................................

3.Миңа авыр булды............................................................

Балалар фикерләре белән уртаклашалар

Өй эше бирү

(слайд 6)

1. 42 бит, Күнегү 3.

2. “Яңарыш” газетасыннан тезүче һәм

ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап

 язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

3. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Минем буш вакытым» темасына хикәя язарга.



Предварительный просмотр:

                     http://klubmama.ru/uploads/posts/2022-08/1660694785_7-klubmama-ru-p-svobodnoe-vremya-s-detmi-podelki-foto-7.jpg              Маршрут бите              https://detkisuper.ru/wp-content/uploads/a/2/6/a266e6b9af1bc6b5cfffa55ed2111949.jpeg

ФИ__________________________________________________________

Тема:________________________________________________________

Максат:______________________________________________________

1 бирем. Текстны укып, тәрәзәләрне тутыр, лингвистик хикәя төзе.( текст 1 карточкада).

Т е р к ә г е ч –                           сүз төркеме, ул                                һәм

                                үзара бәйли һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. 

                                       һәм                                          теркәгечләр була.

Тезүче теркәгечләр:

1)                                     : һәм, да/дә, та/тә, янә, ни һ.б.

2)                                           : ләкин, ә, тик, әмма һ.б.

3)                                      :я, яки, яисә, әле, әллә һ.б.

Ияртүче теркәгечләр:

Чөнки, әгәр, гүя, ягъни, ки, гәрчә һ.б.

5-8 тәрәзә тутырылса 2 балл

2-4 тәрәзә тутырылса 1 балл

0-1 тәрәзә тутырылса 0 балл

2 бирем.  Җөмләдә булган теркәгечләрне табып, тиешле баганаларга урнаштырып күчереп языгыз.

Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр  исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

        Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!

        Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.

        Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. (Г.Кутуй).  Я егетне бөтенләй тыңламыйлар,  я бер дә күрмәмешкә салышалар.(М.Әмир)

Тезүче

Ияртүче

Җыючы

Каршы куючы

Бүлүче

Дөрес урнаштырылса 2 балл

2 хата белән урнаштырылса 1 балл

Ялгыш урнаштырылса 0 балл

3 бирем. Ләйсән исемле кыз «Ялкын» журналына менә нинди мәкәлә

язып җибәргән. Текстны укы һәм түбәндәге сорауларга җавап бир (текст 2 карточкада).

Сораулык

1.Буш вакыт ул нинди вакыт?

2.Ләйсән буш вакытын ничек үткәрә?

3. Ләйсан нәрсәне яратмый?

3. Буш вакытны ничек файдалы үткәрергә мөмкин?

Сорауларга җавап бирелсә – 2 балл

Бирелмәсә – 0 балл

4. бирем Җөмләләрне дәвам итегез.

1. Минем буш вакытым аз, чөнки ... .

2. Буш вакытым күп, шуңа күрә ... .

3. Буш вакытта нишләргә белмим, чөнки ... .

4. Буш вакытны файдалы үткәрәм, ләкин ... .

Сорауларга җавап бирелсә – 2 балл

Бирелмәсә – 0 балл

Рефлексия

Җөмләләрне дәвам итегез

1.Бүгенге дәрестә мин белдем.............................................................................

2.Мин өйрәндем....................................................................................................

3.Миңа авыр булды..............................................................................................

Бәяләү:

7-8 балл-  «5»

5-6 балл- «4»

3-4 балл- «3»

 Билге  ____

Өй эше.

1. Дәреслекнең 42 бит, Күнегү 3.

2. “Яңарыш” газетасыннан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап  язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.

3. Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Минем буш вакытым» темасына хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта открытого урока по теме : "Время покупок"

Учебно-методический комплекс Spotlight. Модуль 9....

Технологическая карта урока по теме "Свободное время. Каникулы" (6 класс). Технологическая карта урока "Еда. Кафе"

В технологической карте урока представлена разработка урока по теме"Свободное время. Каникулы." и разработка урока по теме "Еда.Кафе" для 6 класса....

Технологическая карта урока "Парки. Настоящее совершенное время"

Представлена технологическая карта урока...

Технологическая карта и презентация урока "Свободное время".

Разработка урока для 6 класса по учебнику Спотлайт 6....

Технологическая карта к уроку. 6 класс, "Время праздников".

Это технологическая карта урока-открытия нового знания по теме "Праздники" ( 6 класс, модуль 5)....

Технологическая карта урока по теме "Свободное время" (Spotlight 6 класс)

Технологическая карта урока по теме "Свободное время" (Spotlight 6 класс)...