"Ата- анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган - әрәм булган" ("Сак- Сок"бәете буенча)
презентация к уроку

Гыйзәтова Румия Минһади кызы

5 нче сыйныфта "Сак- Сок бәете " буенча ачык дәрес үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_dres.doc90.5 КБ
Файл achyk_dres.pptx80.9 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе “Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе”

5 сыйныфта татар әдәбиятыннан ачык дәрес планы

Тема: Ана каргышы-йөрәк сагышы

(“Сак-Сок” бәете әсәре буенча)

23.11.2018.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.М.Гыйзәтова

Максат. Сөйләм телен үстерү; халык традицияләренә, йолаларына, иҗатына хөрмәт уяту.  Халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү.

         Предметара бәйләнешләр. Рәсем сәнгате, музыка.,татар теле

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый  белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне  билгеләү, чагыштырып  нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең  мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

Предмет- дәреслек белән эшли белү,

Шәхескә  кагылышлы- Ата-ананы хөрмәт итү , ярату хисе тәрбияләү;

Материал: дәреслек (52- 56 нчы битләр).

Җиһазлау: дәреслек,альбом битләренә язылган бәет тексты,  "Сак-Сок" бәете китабы, "Сак-Сок" бәете көе язылган аудио, презентация.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

 Дәресне оештыру.

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Рәхмәт,  кәефебез бүген кояш кебек.

Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

1.Актуальләштерү

-Укучылар,без сезнең белән моңа кадәр халык авыз иҗатының нинди төрләрен өйрәндек?

-Бәет дип нинди әсәрне атыйбыз?

-Бәетләр эчтәлеге һәм формасы ягыннан халык авыз иҗаты әсәрләренең кайсы төрләренә якын тора?

Укытучы.Укучылар,сез өйдә  әниләр турында мәкаль табып язарга һәм аның мәгънәсен аңлатырга тиеш идегез.

-Без әкият,җыр,мәкаль-әйтемнәрне, табышмак, мәзәк һәм бәетләрне өйрәндек.

-Бәет –гарәп сүзе, ике юллык шигырь дигән сүз.

Лиро-эпик әсәр

-Бәетләр төрле фаҗигале хәлләр,тарихи вакыйгалар уңаеннан чыгарыла.

- көйләп әйтелә.

- эчтәлеге ягыннан фаҗигале,героик,комик төрләргә бүленә

-Әкиятләргә якын,чөнки бәетләрдә,әкиятләрдәге кебек,тормышта булмаган хәлләр турында да сөйләнергә мөмкин.

-җырларга якын торалар,чөнки тезмә формада язылганнар,көйләп укылалар.

Укучылар җавабы тыңлана.

2.Уку мәсьәләсен кую ситуациясен тудыру

Укытучы.

 Ә хәзер тактадагы мәкальне

укып карыйк.Ул- безнең бүгенге дәресебезнең эпиграфы да.

Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

  • -Мәкаль нәрсә турында? Аны үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез әле.
  •  
  • -Укучылар,димәк,әниләренең сүзенә колак салмаган, аларны рәнҗеткән балаларны киләчәктә нәрсә көтә?

-Димәк,балалар, буген дәрестә нәрсә турына сөйләшәчәкбез?

Без бүген өйрәнәчәк“Сак-Сок”бәете дә нәкъ шул хакта язылган.

Дәресебезнең темасы:Ана сагышы-йөрәк сагышы.

Сак-Сок”бәетен ишетмәгән һәм белмәгән кеше сирәктер.Татар халкы яшәгән җирләрдә ул шулкадәр таралыш алган ки, хәтта аның йөздән артык версиясе билгеле. Ни өчен бу бәет халык тарафыннан җырларга салынган да шигъри юлларга һәм тарихларга кереп киткән икән соң?

Шушы сорауга җавап табу өчен,без дәрестә нәрсә эшләрбез?

Укучы.Бу мәкаль әти-әниләр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында

Укучы. Бәхетсезлекләр көтә.

 Укучы. Әти-әниләр,балалар турында.

 Укучы Без дәрестә бәетнең эчтәлеген белергә тиеш булабыз.

Уку мәсьәләсен чишу этабы

  1. .“Сак-Сок бәетен”  укырга әзерлек.
  2. Сүзлек өстендә эш.

Нәфес- артык күпне өмет итү,комсызлык.

Каргыш- бик ачулы,рәнҗүле теләк.

Кыйбла-көньяк, Гәрәбстандагы Мәккә шәһәренә караган як.

Кыямәт-ахырзаман көне.

Тәкъдир-язмыш

Тәдбир –уйлап эшләнгән эш

Гыйбрәт алу- хаталарыңны аңлап нәтиҗә ясау.(слайд)

Укытучы.Ә хәзер бәетне аудиоязмада тыңлыйк һәм бәет буенча презентация карыйк.

“Сак-Сок бәете”н аудиоязмада тыңлау,презентация  карау,аңлау.

Укучылар тактадан кычкырып укыйлар.

2.Эчтәлек буенча сорауларга жавап бирү.

 Укытучы. Әниләре балаларын ни өчен орыша һәм каргый?

Укытучы. Әниләре каргаганнан соң малайлар нинди кыяфәткә керәләр?

Укытучы. Ике туган кайда яшәргә мәҗбүр? Ни өчен кавыша алмый?

Укытучы.  Балалар, бер-берсе белән очраша алмаудан тыш, тагын нинди кайгыга дучар ителгән?

Укучы. Малайлар, әниләреннән сорамыйча гына, тимер укны алалар. Әнкәләренең ачуы шулкадәр көчле була, ул балаларын хәтта каргый да.

Укучы. Малайлар шунда ук Сак белән Сок дигән кошларга әвереләләр.

Укучы.     Кош- малайлар икесе дә бер урманда яши башлыйлар, ләкин алар мәңгегә бер- берсе белән очраша алмыйлар, чөнки каргышның асылы нәкъ менә аларның очраша алмауларында. 

Укучы. Алар, өйгә кайтып, әти- әниләре белән күрешә алмау газабына дучар ителәләр.

- Укытучы. Укучылар, бәет кем авызыннан сөйләнелә?

-Алар нинди хисләр кичерәләр соң?

-Бәет әни,балалар,автор авызыннан сөйләнелә.

Алар кайгы,сагыш, юксыну, кайгыру, юану, үкенү хисләре кичерәләр.

-Укучылар,сезнең алда әсәрнең тексты.Текст өстендә эш үткәрәбез. Әйдәгез, әни хисләре турында сөйләгән икеюллыкларны сары, ә балаларныкын яшел төс белән билгелик . Әни хисләрен сөйләгән юллар бер урында гына бирелмәгән.

А4 битләрендәге текстта әни һәм балалар өлешләрененең астына сызып, я түгәрәкләргә алып, я берәр тамга белән төсле маркерлар ярдәмендә билгеләп куялар.

Укытучы.Укучылар, нинди сорау туа?

Ни өчен әни хисләре турында азрак, ә малайлар хисе турында күбрәк сөйләнелә?

Укытучы.Укучылар, ә сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?

Укучылар әйткән вариантлар тыңланыла.

  1. Балалар әниләренә караганда, күбрәк яраталар, аларның хисләре көчлерәк.
  2. Халык балаларны күбрәк кызгана.
  3. Балалар – бәетнең төп геройлары.

Шулай итеп, без бәет икеюллыкларын “Әни хисе”, “Балалар хисе”, “Автор фикере” дип 3 өлешкә җыйдык. Ә хәзер  өлешләрне аерым-аерым карап китик.

.

Укытучы.Балалар һәм ана хисен белдергән юллардан өзекләр табып укыйк.

Укытучы.Балаларда нинди хис көчле?

Укытучы.Ә анада нинди хис көчлерәк? Анада нинди хисне таба алмыйбыз?

Укучылар чиратлашып укый.

Укучы.Кайгы,сагыну,үпкәләү,рәнҗү,үкенү,юану(язмыш, гыйбрәт алу)

Укучы.Кайгы, сагыш, сагыну,үкенү

  • Юану хисен.

Укытучы.

-Укучылар, ә автор сүзләре турында нәрсә әйтер идегез?

-Ни өчен “ишет” сүзен кабатлый, нәрсә турында ишеттерәсе килә?

Укучы.Ул һаман бер үк сүзләрне кабатлый.(укучы укып күрсәтә)

Укучы. Автор “ишет” сүзен кабатлап,   укучыларны ана һәм улларының фаҗигасе турында тыңларга, гыйбрәт, сабак алырга чакыра.

. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан, мин үз гамәлем белән башкаларга зыян китермимме дип уйларга өйрән. Ашыгып, уйламыйча эшләсәң, малайлар һәм әниләре кебек мәңге хәсрәтле булырсың ди.

 Җавапсызлыгың, сабырсызлыгың белән башкаларны бәхетсез итүдән, төзәтеп булмаслык эшләрдән саклан, ди

Автор сүзләрен укыйлар.

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Укытучы. Ни өчен малайлар белән шундый хәл килеп чыккан? Сәбәп нәрсәдә?

Укучы. Бу хәлнең төп сәбәбе- ана каргышы. Дөньяда ана каргышыннан да аянычлы, үкенечле хәсрәт юк. Ул каргыш төзәтеп булмастай бәхетсезлекләргә китерә. Ана рәнҗешеннән сакланырга кирәк.

 Бер генә ана да үз баласына начарлык теләмәс, әгәр шулай килеп чыккан икән, бу бәла бала башына төшәчәк. Ана каргышы алган бу малайларны бәхетсезләр дияргә генә кала. 

Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз: ни өчен әти- әнинең сүзен тыңларга кирәк?

Укучы. Дөньяга килгән сабый бернәрсә белми һәм ата- анасыннан башка бернәрсә эшләргә дә сәләтле түгел. Аның ашавы- киенүе турында да, хәвефсезлеге турында да ата- анасы кайгырта Алай гына да түгел, әти- әни гомере буе газиз баласы турында кайгыртып, ут йотып яши. Ул бала матурмы, ямьсезме, сау- сәламәтме, авырумы- ата-ана өчен барыбер. Нинди булуына карамастан, ул аларны газизе, кадерлесе, йөрәк парәсе.

Бәет нәрсә турында?

        Бәет әниләрен гафу итәргә теләп тә, кичерә алмыйча, каршылыклы хисләр арасында бәргәләнүче малайлар турында.

Үзен дә, балаларын да, ирен дә бәхетсез итүе өчен үкенүче ананың аянычлы хәле, фаҗигасе турында

-Укучылар, хәзер дәфтәрегезгә бәетнең кыскача планын төзеп карыйк. План 6 пункттан артмасын.

Укучылар план төзи,укып күрсәтәләр.

IV. Рефлексив бәяләү.

  1. Рефлексия

-Бүгенге дәрескә нинди максат куйган идек?

Дәреснең эпиграфы бәетнең эчтәлегенә туры киләме?

Бәет эчтәлеген аңларга тиеш идек.

Туры килә.

-Максатка ирештекме?

-  Ә сезгә әти-әниләрегез нәрсәләр өйрәтәләр, нинди киңәшләр бирәләр?

-  Сез аларның сүзләрен һәрвакытта да тыңлыйсызмы соң?

-Әйе, ирештек.

(Олыларның сүзен тыңларга,өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ялкау булмаска,тырышып укырга)

Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.

Өй эше укучыларга 3 төрле вариантта тәкъдим ителә.

1) туганнарыгыздан, күршеләрдән, танышларыгыздан сорап, хәзерге вакытта чыккан бәетләрне табып килергә;

2) “Сак- Сок” бәетенә карата ясалган  рәсемнең эчтәлеген белеп килергә;

3)”Сак-Сок”бәетенә рәсем ясарга.

-Дәресне Р.Чанышеваның шигыре белән тәмамлыйсы килә.

ГАЗИЗ БАЛАЛАР

Күзгә күренмәс җепләр бәйли,

Бала белән ана арасын

Җепләр бераз куйса тартылып

Ана шул чак уйлый баласын

Балалардан яхшы хәбәр генә

Куанычлар көтә аналар

Нинди олы бурыч йөкләнгәнен

Аңлагыз сез, газиз балалар!

Тәрәзәдән карап теләк тели,

Балама дип кат-кат кабатлый

Эштән арып, ял итәргә ятса

Дога укып сезгә багышлый

Ана күңелендә мәңге сүнмәс,

Бала дигән якты йолдыз бар

Тирән яра салып күңеленә

Түбән атылмагыз, балалар!

Балалардан яхшы хәбәр генә

Куанычлар көтә аналар

Нинди олы бурыч йөкләнгәнен

Аңлагыз сез, газиз балалар!

Рушания Ахмадуллина (Чанышева)

        

. 

     

   


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Бәет - лиро-эпик әсәр -Гарәп теленнән кергән сүз - Көйләп әйтелә -Ике юллык шигъри әсәрдән тора -Эчтәлегенә карап бәетләр фаҗигале, героик һәм комик төрләргә бүленә.

Слайд 2

Әкиятләргә якын тора,чөнки бәетләрдә,әкиятләрдәге кебек,тормышта булмаган хәлләр турында да сөйләнергә мөмкин . - Җ ырларга якын торалар,чөнки тезмә формада язылганнар,көйләп укылалар .

Слайд 3

Дәрес темасы : Ана каргышы-йөрәк сагышы “ Сак-Сок”бәете буенча

Слайд 4

Сүзлек өстендә эш Нәфес- артык күпне өмет итү,комсызлык. Каргыш- бик ачулы,рәнҗүле теләк. Кыйбла- көньяк, Гәрәбстандагы Мәккә шәһәренә караган як. Кыямәт- ахырзаман көне. Тәкъдир- язмыш Тәдбир – уйлап эшләнгән эш Гыйбрәт алу- хаталарыңны аңлап нәтиҗә ясау.

Слайд 5

Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,тыңламаган әрәм булган. Мәкал ь

Слайд 8

Хис-кичерешләр Балалар хисе Кайгы,сагыну, үпкә, рәнҗү,гафу үтенү, юану(язмыш , гыйбрәт алу) Ана хисе Кайгы , сагыш, сагыну,үкенү

Слайд 9

Автор сүзләре Кисәтә,уйланырга,сабак,гыйбрәт алырга чакыра

Слайд 10

Рифмалашкан сүзләр Киштәсе ишек- у к өчен басудан эчерде Ерткандыр исәдер карлыган Ишетәсе ишет юк өчен Ачудан Очырды Тарткандыр Кисәдер каргаган

Слайд 11

Өй эше 1 ) туганнарыгыздан, күршеләрдән, танышларыгыздан сорап, хәзерге вакытта чыккан бәетләрне табып килергә; 2) “Сак- Сок” бәетенә карата ясалган рәсемнең эчтәлеген белеп килергә; 3)”Сак-Сок”бәетенә рәсем ясарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ришвәтчелек күбрәк булган саен, законнар да күбрәк.

Бүгенге көндә ришвәтчелек турында балаларга мәктәпләрдә дә өйрәтәләр, телеведение каналларыннан да бик еш күрсәтеп торалар, шулай булса да, ришвәтчелек чәчәк ата. Соңгы елларда без ришвәтчелек белән е...

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...

Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешненыгыту; тормыш кыйммәтл...

“Һәрбер кеше җирдә бала булган”

«Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – заман таләбе» темасына багышлап уздырылган әти-әниләр конференциясендә чыгышы....

Районыбызның тырыш, булган укытучылары

Бүгенге көндә Яшел Үзән муниципаль районында 103 татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшли...