Яшь буында милләтара дуслык тәрбияләү, татар телен өйрәтүдә булган төп юнәлешләр буенча тәҗрибә уртаклашу
по теме

Выступление на межрегиональной конференции

Скачать:


Предварительный просмотр:

Самара өлкәсе Камышлы районы Камышлы урта гомуми белем мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 Хисматова Тамара Фанзеловнаның

 фәнни – практик конференциядә ясаган чыгышы

“Яшь буында милләтара дуслык тәрбияләү, татар телен өйрәтүдә булган төп юнәлешләр

 буенча тәҗрибә уртаклашу”

Самара - 2013 ел

Тел – халыкның кадерле хәзинәсе. Ул бу телдә уйлый, сөйли, яза. “Кешенең бөтен аңлы тормышы аның туган теле аша уза, - дип язган Д.С.Лихачев.

Тел -  халыкның, милләтнең иң беренче, иң  әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы,матурлыгы өчен көрәшү һәр кешенең изге бурычы.

Яшь буынны мәгърифәтле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү Россия педагогик традициясенең үзенчәлеге.

        XXI  гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы аның белән хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл – дип бик дөрес язган. Яшь буында гуманлык, патриотизм, интернационализм кебек мәңгелек рухи - әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә тупланган байлыкны югалтмау, киресенчә, аны үстерү, баету, тәрбия эшендә куллану зур әһәмияткә ия. Балаларга белем һәм тәрбия бирү юлы – туган нигезгә, төбәккә, халыкка, аның гореф – гадәтләренә, йолаларына ихтирам тәрбияләү, моның өчен төрле чаралардан киң һәм нәтиҗәле файдалану, шулар ярдәмендә укучыларда югары әхлак сыйфатлары булдыру, белем алуга сәламәт яшәешкә омтылыш уяту, үзара аралаша белү күнекмәләре үстерү.

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә.

Безнең Камышлы урта гомуми мәктәбендә барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла. Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләре 2 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр өйрәнелә.

План буенча бу фәнне өйрәнүгә атнасына бер сәгать бирелә. Мәктәптә барлыгы 515 укучы исәпләнә, 395 бала татар телен өйрәнә.

Ике татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, һәркайсы туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә тырыша.

Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллануның нәтиҗәле булуы бәхәссез. Компьютер белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның  сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм ул, ниһаять, белем алу белән кызыксындыру чарасы булып тора.

Үзебезнең тәҗрибәбездә заманча укытуга, яңа  укыту технологияләренә зур әһәмият бирәбез. Мәктәбебездә берничә ел инде дәресләрдә интерактив тактада эшләү киң таралган.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, проектлар методы укучының иҗади мөмкинлекләрен ачарга, үстерүгә һәм шәхес өчен бик әһәмиятле булган игътибарлылык, максатчанлык, җаваплылык, аралаша белү һәм башка шундый сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.

Безнең мәктәп укучылары белән проект методы буенча эшләү билгеле бер урынны алып тора. Ел саен фәнни конференцияләрдә катнашып мактаулы урыннарга лаек булалар.

Аралашуның, укыту алымнарының күптөрлелеге, мультимедиа, интерактив технологияләрне куллану – болар барысы да дәреснең эчтәлеген баета, аны уздыру темпын тизләтә, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, активлыкны арттыра.

Әдәбият дәресләрендә укучыларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, үз халкыбызның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбыз тарихын җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтү эше алып барыла.

Укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә дәресләрдә генә ирешеп булмый, әлбәттә. Класстан тыш чараларның мөмкин булган барлык төрләрендә кулланырга тырышабыз. Әйтик, әдәби – музыкаль кичәләр әзерләү, концертлар оештыру, экскурсия, очрашу кичәләре, бәйрәм, конкурс, тәрҗемә секцияләре, олимпиадалар, фестивальләрдә катнашу.

Һәрвакытта да якташ язучылар иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирәбез. Камышлы авылында күренекле шагыйрь  Әнвәр Давыдов туып үскән. Татар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән шәхесләрнең берсе. Без җирле шагыйрьләрнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәүне дә максат итеп куйдык һәм материаллар тупларга керештек. Хәзер егерме елдан артык мәктәбебездә Әнвәр Давыдов иҗатына багышланган музей – кабинет эшли.

Әнвәр Давыдовның якты истәлегенә видеофильм язмаларын дәрестә һәм дәрестәң соң чараларда еш кулланабыз. Җирле язучылар иҗаты буенча аудиоязмаларны да укучылар бик яратып тыңлыйлар.

Якташыбыз Рөстәм Мингалим сүзләренә язылган “Йолдызым – Камышлым” җыры авылыбызның гимнына әверелде. Туган як шагыйрьләренең иҗатын өйрәнгәндә слайдлар белән файдалануга зур игътибар бирәбез һәм шушы слайдлар нигезендә презентацияләр ясыйбыз.

Шагыйрьнең иҗат юлына быгышланган әдәби – музыкаль кичәләр үткәребез. Мәктәптә җирле шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу йөзеннән “Шушы җирдән, шушы туфрактан” – дип аталган очрашу кичәләре еш кына үткәрелә.

Мәктәбебездә күп еллар татар телендә түгәрәкләр эшләп килә. Балалар зур кызыксыну белән түгәрәкләргә йөриләр. Бу төркем “Тамчылар” исемен йөртә. Укучылар бик күп эш төрләре белән шөгыльләнәләр, аеруча сәхнә әсәрләре өстендә эшләү зур әһәмияткә ия.

Бик озак еллардан бирле мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать театры эшләп килә. Үткән елны театр үзенең 95 – еллык олы юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилейны котлап мәктәп укучылары Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен сәхнәләштерде. Казан шәһәреннән килгән кунаклар һәм тамашачылар бу комедияне бик яратып карадылар.

9 “А” нчы сыйныф укучысы Сабирова Алина Биби ролен, 11 нче “А” сыйныф укучысы Харразов И. Хәмзә ролен бик зур осталык белән башкардылар.

Район күлемендә 28 апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган акция үткәрелде. Ул акция Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде. Мәктәп укучылары урамда, базарда авылдашларыбыз белән саф татар телендә аралаштылар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча сораулар бирделәр, бик җанлы рәвештә әңгәмә оештырдылар. Яттан шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Акция бик унышлы үтте.

Бу чарадан соң Габдулла Тукай шигырьләре буенча бәйге уздарылды. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп иң оста укучылар: Сабирова Алина

9 “А”  сыйныф укучысы “Эшкә өндәү” шигыре, 10 “А” сыйныф укучысы Ахмадуллина Гүзәлия “Китап” шигыре, 9 “Б” сыйныф укучысы Гилязев Филат “Пар ат”  шигыре.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары оешмасы Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы “ТНВ” телерадиокомпаниясе Г.Тукайның 125 еллыгына, Самара губерниясенең 160 еллыгына багышлап “Халкым минем” иҗат фестивалендә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Һәм бу фестивальдә Загретдинова А, Шакуров Ранил мактаулы урыннарга лаек булдылар.

Халык авыз иҗаты - әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер хәзинәсе ул. Без анда бик ерак гасырлар авазын ишетәбез, безнең чор  бизәкләрен дә күрәбез. Борынгы бабалырыбыз акылы, зирәклеге, моңы, җорлыгы, матур йолалар, гореф – гадәтләр тудырган. Зирәк акыллы, киң күңелле, шаян телле халкыбыз күңелендә яшәгән телгә сак караш уята, туганнарга, авылдашларга, бөтен кешеләргә хөрмәт тәрбияла. Мин аны милли тәрбиянең нигез ташы дип атар идем. Үз милләтенең гореф – гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен, традицияләрен яхшы белүче, аларны үтәүче, рухи байлыкларыбызны яратучы, саклаучы балалар гына тыйнак һәм гадел, кешелекле һәм кунакчыл, ачык йөзле һәм олы җанлы була ала.

Укучылар ел саен мәктәптә, авылда төрле милли бәйрәмнәрдә катнашалар, халык авыз иҗаты үрнәкләре җыялар. Мәктәпкә татар теле һәм әдәбияты атналыгында “Халык күңелендәге җәүһәрләр” дигән акция  оештырылды. Камышлы авылында һәр елны борынгы олы бәйрәм Сабантуе үткәрелә. Авылыбыз тарихында үзенчәлекле урын алып тора. Өлкә күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә укучылар “Аулак өй” дип исемләнгән чыгышлар ясадылар.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика универститеты, Татарстан язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты “Илһамлы каләм” дигән әдәби әсәрләр конкурсы игълан иткән иде. Конкурс, беренче чиратта, татар укучылары арасында сәләтлеләрне барлау, тәрбияләү һәм үстерү максатын күз алдында тотты.

10 “А” сыйныф укучысы Шайдуллина Ләйлә “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

Ел саен өлкә күләмендә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар, иң оста шигырь укучы бәйгеләре үткәрелә.

Безнең мәктәп укучылары олимпиада да һәм бәйгедә катнашып мактаулы урыннар алалар.

Халимова Лилия, Насырова Гөлназ өлкә күләмендә уздырылган олимпиада да беренче һәм икенче урыннарны яулап алып. Казан шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия күләмендәге олимпиада да катнашып “Таныклык” белән бүләкләнделәр.

Тырышлыгыбыз бушка китми. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм һәм дус яши. Саф татар телендә матур итеп аралашучы, шәһәр һәм район күләмендә төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә катнаша алучы укучыларыбыз бар безнең.

Бездә күп төрле милләт балалары белем ала. Балалар үзара дус һәм тату яшиләр. Укытучыларыбыз яңа шартларда яшәргә, эшләргә, сәләтле үз телен яратучы шәхесләр тәрбияләү өчен бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр. Теле барның – иле бар. Телебез булса – киләчәгебез дә булыр.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән “Салават күпере – дуслык күпере” дәресенә технологик карта

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен “Салават күпере – дуслык күпере” (“Балачак – хәтердә мәңге калачак...” циклының йомгаклау дәресеннән соңгы 9 нчы дәресе ) дәресенә технологик карта...

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Дәрес конспекты. Тема: Татарстан- дуслык иле! (6 сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

Милләтара татулык, хөрмәт тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең роле

Мин үзем рус мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныфларның татар төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда татар халкының йолалары, гореф – гадәтл...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

милләтара дуслыкка багышланган тәрбияви чара.

Милләт-тәшләребезгә карата хөрмәт дуслык тәрбияләү....