мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"
презентация к уроку по теме

Габдулвалиева Розалия Зуферовна

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тема: « Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар » .

Слайд 2

МАКСАТ: 1. Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турындагы белемнәрне ныгыту , тирәнәйтү . 2 . Укучыларның сөйләм телен , логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү . 3 . Халык авыз иҗаты булган табышмакларга карата мәхәббәт , соклану хисе тәрбияләү .

Слайд 3

Т абышмаклар Халык авыз иҗаты- халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә

Слайд 4

Беренче бәйге “Бу мин” уены 1. Озын идем-киселдем, Юан идем-ярылдым, Инде утка тарыдым. 2 . Башы тауда, аягы диңгездә . 3. Кечкенә сары карт Кигән туны тугыз кат. 4 . Мин кечкенә, миңа тимә, Тисәң , авыртты димә. 5 . Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк. 6. Бәләкәй генә олан, Биленә каеш буган.

Слайд 5

ҖАВАПЛАР 1) Утын 2) Елга 3) Суган 4) Балкорты 5) Урындык 6) Себерке

Слайд 6

Икенче бәйге К өч сынашу- тапкыр җаваплы табышмаклар чишү Каз судан чыккач нишли? Кәҗә җидене тутыргач нишли ? Урманга нәрсә белән баралар? Су кайда коры була ? Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый ? Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма, ничә алма була ? Мәче нинди ишектән керә?

Слайд 7

ҖАВАПЛАР 1. (Коры җиргә баса ) 2. (Улак үзе килмәгәнгә ) 3. (Сигезгә чыга ) 4. (Юл белән ) 5. (Картада) 6 . (Күләгәсен) 7 . (Имәндә алма булмый) 8 . (Ачык )

Слайд 8

Дүртенче бәйге

Слайд 9

Бишенче бәйге. “Кем җитез?” уены -кырык сүзен ике шакмакка сыйдыр. -алтын сүзен ике шакмакка сыйдыр. - ө терге сүзен өч шакмакка сыйдыр

Слайд 10

Алтынчы бәйге. ” Иң оста рәссам” Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була? (кояш)

Слайд 11

Җиденче бәйге. Кроссворд чишү .

Слайд 12

Т Е Л Е Ф О Н Я Ф Р А К Б У Р А Н Я Ң Г Ы Р К И Ш Е Р Г А Р М У Н К А Й Т А В А З К У Р А Й

Слайд 13

Сигезенче бәйге . “ТАБЫШМАК” сүзеннән кайсы команда күп сүз ясый?

Слайд 14

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!



Предварительный просмотр:

“Туган тел” мастер-класс бәйгесен оештыру

комитетына Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы МБГББМ

«З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге Карасу

төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең

I квалификацион категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Габделвәлиева Розалия Зөфәр  кызыннан

гариза.

Мин, Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашырга ризалык бирәм һәм үзем турындагы персональ мәгълүматны эшкәртергә рөхсәт итәм.

5 нче март, 2015 нче ел.



Предварительный просмотр:

Заместителю Премьер-министра

Республики Татарстан –

Министру образования и науки

Республики Татарстан Э.Н. Фаттахову

учителя татарского языка и литературы

 МБОУ «Карасинская  ООШ им.

 Шарафутдинова Зиннура Талгатовича»

 Аксубаевского муниципального района

Габдулвалиевой  Розалии Зуферовны

СОГЛАСИЕ

на обработку персональных данных

Я, Габдулвалиева Розалия Зуферовна ,         

(фамилия, имя, отчество участника Конкурса)

в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных» даю согласие

Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.

Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.

Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.

Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.

Габдулвалиева Розалия Зуферовна________________________________

(Ф.И.О. полностью, подпись)

« 05   » марта 2015 г.



Предварительный просмотр:

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия

күләмендә үткәрелә торган  “Туган тел” мастер-класс бәйгесендә катнашучы Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

“З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп  гомуми белем бирү мәктәбе”нең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызының педагогик эшчәнлегенә

                                                            бәяләмә

      Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче, заман сулышын тоеп, алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче кешеләр кирәк. Заман мәктәпләр алдына түбәндәге    социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы максаттан чыгып, танылган әдип Галимҗан Ибраһимовның  “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләрен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”.дигән сүзләрне мөгаллимлек юлында шигарь итеп алган беренче категорияле татар теле һәм әдәбияту укытучысы Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызы З. Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу төп  мәктәбендә 16 ел эшли. Гомуми стажы  - 25 ел. 1990 нчы елда Чистай педагогия училищесын, 2001 нче елда читтән торып Яр Чаллы  дәүләт педагогия институтын тәмамлый.

              Укытучының педагогик сандыгына күз салсаң, анда энҗе – мәрҗән, алтын-    

           көмеш тулып ятканын күрәсең. Ул сандык һәрчак ачык, чөнки ул эш  

            тәҗрибәсе турында газеталарда, фәнни җыентыкларда мәкаләләр, ачык

дәресләрен     бастырып чыгара.Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  Н.Думавига багышланган “Нәҗип Думавиның дини-фәлсәфи, мәдәни-педагогик  карашлары һәм 21 гасыр”,(2013), бөтенрәссәй күләмендә оештырылган   педагогик семинар”Инновации и традиции в современном школьном образовании:теория и практика”,(2014),  һәм башка фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, фәнни эшләре шул исемдәге җыентыкларда дөнья күрә. “Ачык дәрес”  газетасында  дәрес планнары чыкты. Аның  укытучыларның   белемнәрен  күтәрү курсларында(2011,2014) һәм район, мәктәп семинарларында күрсәткән ачык дәресләре, мастер-класслары  дәлил булып тора(2012,2013).    

             Дәресләре, беренчедән, үстерешле укыту технологиясенә нигезләнгән эзләнү  

          һәм тикшеренү һәм, икенчедән, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлеш тоткан      

          дәресләр буларак кабул ителде. Дәресләре  татар теле “Сообщество”сында    

          урнаштырылган.

             «Наш лучший учитель» (2011) ТР проекттында  җиңүче буларак таныла.

          Розалия Зөфәр кызы бөтенрәссәй күләмендә оештырылган“Минем портфолио”

          конкурсында катнашып  (2013,2014) җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.

             Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул    

          исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлыларын сайлап    

          ала  белергә тиешләр. Розалия Зөфәр кызы  әдәбият укытуда  Ә.З. Рәхимовның    

        “Үстерешле укыту” технологиясенә өстенлек бирә.

         2007елдан башлап мультимедиа технологияләрен дә кулланышка кертә.  Бу    

          өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән гамәли конференцияләрдә “Татар әдәбияты    

        дәресләрендә мультимедиа технологияләрен куллану” һәм “Үстерешле укыту    

        технологиясен куллану  тәҗрибәсе”темаларына ясаган чыгышлары аша

        уртаклашты.

            “Ана теле”проектының 9 дәрәҗәсен дә уңышлы үтте.(2013).

        9 сыйныфларның имтихан эшен тикшерү буенча республика комиссиясе      

       әзерләү укуында булды (2015).  

            2012-2015 еллар аралыгында укучылары  республика күләмендә үткәрелгән  

        Гаяз Исхакыйга(2014), Ватан  сугышында Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган  

        Муса Җәлил  исемендәге III республика(2015) фәнни- гамәли  

        конференцияләрдә,конкурсларда актив катнаштылар, җиңү яуладылар.  

         Укучылары регионара һәм бөтенрәссәй  буенча үткәрелгән татар теле онлайн-  

       олимпиада да катнашып призлы урыннар алдылар.Республика    

       олимпиадаларында (2011елда – татар теленнән, 2015 ел - татар теле һәм

       әдәбияты) катнаштылар. Ул бөтенрәссәй  күләмендә татар  теленнән    

       олимпиада призерлары әзерләгән өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

          Эш  тәҗрибәсендә өйрәнелә торган  темага һәм укучыларның яшь үзенчәлек-

       ләренә бәйле рәвештә эшчәнлекле, проблемалы-эзләнү,информацион-

        коммуникатив, сәламәтлекне саклау технологияләрен куллана. Кабинеты    

        интернет челтәренә тоташтырылган, компьютер, интерактив такта, проектор  

        белән җиһазландырылган. Укучыларының белем сыйфаты югары.

Аксубай муниципаль районы

Башкарма комитетының

“Мәгариф бүлеге” башлыгы                                                 Ә.К. Вәлиуллина



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ  МӘГАРИФ  ҺӘМ  ФӘН  МИНИСТРЛЫГЫ

АКСУБАЙ МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы муниципаль  бюджет гомуми

белем бирү учреждениесе  “Шәрәфетдинов З.Т.  исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе”

    “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына эссе

                                                             

                                                             Татарстан Республикасы

                                                              Аксубай  муниципаль районы

                                                              муниципаль бюджет гомуми белем

                                                              бирү учреждениесе

                                                              “З.Т. Шәрәфетдинов исемендәге Карасу                          

                                                              төп гомуми  белем бирү мәктәбе”нең  

                                                              I квалификацион категорияле

                                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Габделвәлиева  Розалия Зөфәр кызы

Аксубай,  2015нче ел

     Мин, Габделвәлиева Розалия Зөфәр кызы, Аксубай муниципаль районы «Шәрәфетдинов  З.Т.  исемендәге Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбенең  

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

   Хәерле көн, хөрмәтле жюри әгъзалары, хөрмәтле коллегалар, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Бүгенге бәйге – тамашага һәрберебез үз хезмәтебезне хөрмәтләп, ана теле укытучысы буларак тәҗрибә уртаклашырга дип конкурска килдек.

    Бүгенге конкурс бәйге генә булып калмасын, күңелләребездә бәйрәм – истәлек булып та саклансын иде.

     Республикабызның әдәбият һәм сәнгать тарихына кергән якташларыбыз Хәсән Туфан, Нәҗип Думави,Әнвәр Хәйри , Газиз Кашапов-Үзиленең авылдашым , язучы Нәбирә Гыйматдинова һәм укучым, драматург Илгиз Зәйниев  кебек шәхесләребез белән горурланам.

     Мин Аксубай районының иң матур авылларының берсе булган, матур табигать  кочагына сыенып утырган Иске Татар Адәмсуы авылында туганмын.

    Әйе, һәркемгә үзенең кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи атлап киткән, канат куеп еракларга очырган туган җиреннән дә матуррак, кадерлерәк , изгерәк җир юктыр.

    Мәктәп еллары... Аның якты хатирәсе җанымны җылыта. Истә, барысы да истә...

   Әле кайчан гына әтием белән әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Ул еллар инде еракта бик еракта калдылар…

  Төпле белем һәм тәрбия биргән , укуга мәхәббәт уяткан беренче укытучым мәрхүмә Әлфия апа Садыйкованың мавыктыргыч дәресләре, соңыннан Чистай  педагогия училищесында белем алган яшьлек елларым...

   Тирән, ныклы белемле остазларым класс җитәкчем  Галина Михайловна Ислямова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы мәрхүмә  Фәйзуллина Мәрьям апа  үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да тирәнрәк мәхәббәт уяттылар.

    Балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты,минем педагогик эшчәнлегемә  25 ел.

    Педагогик эшчәнлегемне 1990 нчы елны Аксубай районы Иске татар Адәмсуы  урта мәктәбендә  башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрдем.  

    Тынгысыз, эзләнүчән күңелем, югары белемгә омтылыш 1996 нчы елны

 Яр Чаллы  дәүләт педагогия институтының татар теле һәм  әдәбият  бүлегенә алып барды.

   1999 нчы елдан  алып бүгенге кадәр Аксубай районы «З.Т.Шәрәфетдинов исемендәге  Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә  балаларга  туган телем нечкәлекләрен өйрәтәм. Үземне  мәктәптән,балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм.Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам.

Заманында  Г.Ибраһимов:”Күп белдерүгә караганда,аз белдереп,эзләнү

орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү- укытучы бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе,иң зурысы"-дигән.Шушы принциптан чыгып эш итәм.

    Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка  омтылам.Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм , методик яңалыклар белән танышып барам.

   Укытучы хезмәтенең никадәр авыр, җаваплы, шул ук вакытта серле, мавыктыргыч . Әгәр дә синдә балаҗанлылык һәм гыйлемлелек, тәрбиялелек һәм фидакарьлек, намуслылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатлар булмаса, мәктәптән, укучылардан ерак тор.

    Бүгенге көндә мин “:”Татар теле , әдәбияты дәресләрендә укучыларның проект һәм эзләнү эшчәнлеге” дигән методик тема өстендә эшлим.

Әйе, мин - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Академик Индус Таһировның “Милли горурлыгы булмаган халыкның киләчәге юк”, - дигән сүзләрен истә тотып, мин укучыларымда ана теленә мәхәббәт тәрбияли алам икән, димәк, алар киләчәктә башка халыклар арасында үз кадерләрен белеп, тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтләп, дин-иманын саклап яшәячәкләр.

   Шул традицияләрне дәвам итеп, “Йомшак керпе ”, “Зирәк тиен”, патриот шагыйрь Муса Җәлилгә  багышлап уздырылган  республика күләм фәнни-гамәли конференция , Россия һәм чит ил укучылары өчен татар теленнән халыкара олимпиада  конкурсларында, Халыкара туган телләр атналыкларына багышланган район чараларында катнашып укучыларым җиңүче һәм призлы урыннарга лаек булдылар.

Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам.

     Туган телебезне үстерүгә без – татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзебездән лаеклы өлеш кертәбез. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда туган ягыбыз язучыларының иҗатларын өйрәнәбез, алар белән очрашулар үткәрәбез, һәр табадан төшкән китапларына күзәтүләр ясыйбыз.

     Тәҗрибә уртаклашу уңаеннан мәктәп белән балалар бакчасы арасында дәвамчанлык алып барам. Шул уңайдан табигатьне саклау, сәламәт яшәү рәвеше, дуслык турында спектакльләр күрсәттек.

    Укучыларда өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам, Ватан пәрвәрлек тәрбияләү максатыннан “Өлкәннәр көне” нә багышланган кичәләр, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар үткәрәбез.

    Хезмәтемдәге уңышлар өчен «Безнең яхшы укытучы”грантына ия булдым(2011ел)Район Мәгариф бүлеге һәм Татарстан , Россия буенча Мактау грамотасы, Рәхмәт хатларына лаек булдым.

     Минемчә, кеше бары туган җирендә генә үзе теләгән биеклеккә күтәрелә ала, чөнки аның һавасы да, суы да, туфрагы да тәңгә һәм җаңга көч-куәт бирә. Әллә никадәр читтә яшәсәң дә, туган җирдән кендек җебе мәңге өзелми. Юкса, чит җирләрдә гомер кичерүче әдипләр туган яклары турында искиткеч әсәрләр иҗат итә алмас иде!  

    Әйтергә теләгән фикерләремне  аңлатып  бетерә  алдыммы,белмим.Бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле дип саныйм:яраткан гаиләм, эшем,ярдәмчел хезмәттәшләрем,мине хөрмәт итүче укучыларым һәм ата-аналар булу-ул үзе зур бәхет.Димәк,укытучы булып ялгышмаганмын.Тумыштан ук укытучы булганмын.

    Хезмәт көнем тәмамлангач,көн дә бер үк сукмактан ашкынып яраткан гаиләмә кайту,үземне бик күпләр өчен кирәк итеп санау-бу бәхет түгелме?!”Кешеләргә кирәклегеңне тою- зур бәхет ул”,-дигән бер акыл иясе.Хак сүзләр ул.

Дөнья гизеп,чит илләрдә булмасам да,

                                 Һәрбер көнем минем хезмәттә.

  Мин бит беләм:бары тырыш булса гына

                                 Лаек була кеше хөрмәткә.

                                 Бәхетле мин, һич арттырып әйтмим.

                                 Алда әле күпме юллар.

 Эшнең тәмен белеп,кулга кул тотынып,

                                 Хезмәттәшләр белән эшләр өчен

                                 Алда әле күпме еллар бар.

                                Укытучы булу-зур бәхет ул.

                                Ул –яраткан минем хезмәтем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмаклар кичәсе.

 Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...

табышмаклар кичәсе.

Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

"Ата- анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган - әрәм булган" ("Сак- Сок"бәете буенча)

5 нче сыйныфта "Сак- Сок бәете " буенча ачык дәрес үткәрелде....