“Һәрбер кеше җирдә бала булган”
проект на тему
«Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – заман таләбе» темасына багышлап уздырылган әти-әниләр конференциясендә чыгышы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
doklad._hrber_keshe_zhird_bala_bulgan.docx | 17.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
“Һәрбер кеше җирдә бала булган”
(«Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү – заман таләбе» темасына
багышлап уздырылган әти-әниләр конференциясендә чыгышы)
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сабирҗанова Җәмилә Фатклыгаен кызы-
ның эш тәҗрибәсеннән
2015 ел
Хөрмәтле әти-әниләребез, укытучыларыбыз!
“Һәрбер кеше җирдә бала булган” җөмләсенә тукталыйк әле. Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре - бишек җырларына тукталыйк! Һәрберебез бәгырьдән, йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләре һәм моңнары ягыннан башка бернинди дә чара белән чагыштырып та, алмаштырып та булмый торган бишек җырларын тыңлап үстек бит без. Искә төшерик үзебезнең беренче тапкыр атлап китүебезне,сабый чакларны,балалар бакчасына йөрүебезне, кыңгыраулы мәктәп елларын, тормыш юлына атлап керүебезне...
Чыннан да, һәрберебез дә җирдә бала булган.
Ә бүген биредә утыручы һәрбер әни үзе бала тәрбияли. Димәк, тормыш кабатлана.Баланың шәхес булып формалашуы беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана- төп тәрбиячеләр.Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый.Тәрбиянең төп асылы- балалар бакчасы, мәктәп һәм гаиләнең бердәмлеге.
Гаилә - кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән кебек үк, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп китә. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы.
Ничек баланы төрле яктан үсеш алган, кешеләргә игътибарлы, әдәпле, инсафлы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләргә соң? Иң беренче, без үзебез балалар өчен һәрнәрсәдә үрнәк булырга тиешбез. Күренекле педагог Ш.А.Амонашвили әйткәнчә, “Безнең һәрбер нәрсәбез: елмаю да, җитдилек тә, сабырлык, тыйнаклык та, зәвыклы кием дә, эчкерсезлек, зыялылык, тормышка мәхәббәт тә кешеләрне сокландырсын. Безгә кешеләргә ошый торган барлык уңай сыйфатлар хас булырга тиеш.
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда авырлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.
Р.Фәхреддин хезмәтләрен укыган кеше беркайчан да туры юлдан тайпылмас. Намус белән яшәү, игелеклелек, тырышлык кебек сыйфатларны үзендә булдырырга тырышыр, үзеннән соңгы буыннарга да мирас итеп калдырыр, ягъни балаларны Р.Фәхреддин өйрәткәнчә итеп тәрбияләр, аның тәрбия өлкәсендәге хезмәтләрен үз гаиләсенең өстәл китабы итеп тотар.
Әти-әниләргә киңәшләр:
Балага елмаюлы караш белән карагыз: ул табак-савыты юамы, дәрес хәзерлиме , үзенең уенчыклары белән уйныймы, барыбер. Аны мактагыз, аркасыннан сөегез , башыгызны җилкәсенә куегыз .
Балагызның теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.
Сез үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгышлар, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта , нәфрәтләндерә. Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.
Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз .Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз .Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән ,кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .
Хөрмәтле әти-әниләр! Кулыгызда – уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын, шатлансын, сөйсен, горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз.
Бала – өйдәге кояш. Шуны онытмагыз: туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылылык бирер.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф. Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәре буенча дәрес-конференция план-конспекты,11 класс,татар әдәбияты.Тема. "Һәрбер ятим - җәмгыятьнең күз яше".
укуДәрестә укучыларны күренекле язучы, шагыйрь һәм др аматург Ф. Яруллин иҗаты, балалар йортында тәрбияләнүчеләр язмышы һәм тормышы белән таныштыру; укучыларның әсәргә анализ ясау күнекмәлә...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәрләр темасы буенча презентация...
Хезмәтле кеше-хөрмәтле кеше
Ачык дәрес "Хезмәтле кеше- хөрмәтле кеше" 9 сыйныф (рус балалары өчен)...
Эссе. “Һәрбер кеше күңелендә яшәүче акчарлак”
Кеше барыбер кошлар нәселеннән Төшләремдә очам кош булып... С.Сөләйманованың шушы шигырь юллары белән иҗади эшемне башлавым очраклы гына түгел, чөнки кешелек дөньясына һәрвакыт алга, югарыга омт...
Җирдә тудырылган һәрбер китап, бер могҗиза кебек укылсын!
Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов белән булган очрашуның эшкәртмәсе....
Башкортстан – дуслык иле, Һәрбер милләт аның гөле!
Башкортстанда яшәүче төрле милләт халкының гореф гадәтләренә, хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту ....
"Ата- анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган - әрәм булган" ("Сак- Сок"бәете буенча)
5 нче сыйныфта "Сак- Сок бәете " буенча ачык дәрес үткәрелде....