"XX йөз башы татар мәдәнияте җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәләләрнең Ф.Әмирхан иҗатында чагылышы"
статья по теме
Предварительный просмотр:
XX йөз башы татар мәдәнияте һәм җәмгыяте өчен актуаль булган мәсьәләләрнең Фатих Әмирхан иҗатында чагылышы.
XX гасыр башы – татар әдәбиятында идеализм фәлсәфәсенә нигезләнгән әсәрләр күпләп язылу, дөньяви фәлсәфә формалашу чоры буларак та игътибарга, яңа аспектларда өйрәнүгә лаек вакыт. Чор әдәби барышын тикшергәндә милли әдәбиятта идиализм фәлсәфәсенең төрле алымнары, объектив идеализмнан – субъектив идеализмга кадәр өйрәтүләр чагылыш табу күзгә ташлана. Фатих Әмирхан прозасы да фәлсәфи әсәрләрнең тулы бер катламы хасил булуда әһәмиятле роль уйный.
XX йөз башы әдәби фикерендәге фәлсәфи төрлелек, байлык, фәлсәфи мәсьәләләрнең күпкырлылыгы чын мәгънәсендә өр-яңа әдәбият формалашуга китерә. Фәлсәфи әдәбиятта да милләт мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора. Шул ук вакытта җир тормышының чикләнгәнлегенә, яшәешне танып белә алмауга нисбәтле метафизик сагыш, мәгънәсенә, хакыйкатькә төшенә алмау кайгысы, рухи камилләшүгә омтылыш һәм тормышны үзгәртә алуга ышаныч, яшәешнең чиксезлеге алдында баш ию әдәбиятны буйлап сызып үтә. Үзе дә күчеш баскычында торучы әдәбият кешене дә хакыйкатькә төшенү мизгелендә; яшәешнең төп фәлсәфи кануннарын аңлаган мәлдә сурәтли.
Фатих Әмирхан әсәрләрендә укучысын татар тормышының бик үк күзгә ташланып тормаса да, инде көндәлек гадәтилеге, кабатлануы белән туйдырып бетергән хәлләр, шул иҗтимагый тормышның тынчу һавасын сулап көн итәргә гадәтләнгән, тар фикер-карашлы кешеләр, үзләрен дөньяның тоткасы, яшәешнең үзәге дип санарга күнеккән, мин-минлеккә бирелеп, башкалар тормышын да үзләренең кыска акыллары белән үлчәргә, бәяләргә тырышучылар һәм, икенче яктан, карашлары һәм шәхси характер сыйфатлар белән бер-береннән нык аерылып торучылар арасына алып керә.
Күп әсәрләрендә егерменче гасыр башларында Россиянең милли мәдәни учакларының берсеннән саналган Казанда халыкның кайбер катлаулары вәкилләренең чын зыялыктан бик ерак торулары белдерелә һәм, гомумән, шәхеснең таркалуы, черүе... һәм болар белән һич тә килешергә теләмәү сизелеп тора. Безнең күз алдыбыздан үзенең шәхси бәхетсезлеге аркасында түгел, ә гомумән тормыш тәртипләре, рәсми кабул ителгән тормыш рәвеше нәтиҗәсендә дөньяга карашлары, офыклары соң дәрәҗәдә тарайтылган, чикләнгән, рухи төрмәгә кертеп бикләнгән – хатын-кызлар, яшьләр, балалар галериясе үтә.
Бер гасырга якын элек язылган әсәрләрдә бала психологиясенең чагылышы, “тормыш кыйммәтләре”, үгет-нәсыйхәт, тәрбия нигезләре хәзерге көндә дә актуаль булып кала. Әсәрләрдәге вакыйгалар, геройларның кылган гамәлләре, үз-үзләрен тотышларына бәя бирү аркылы башлангыч сыйныфларда үткәрелгән сынау дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дини йолаларының асылына төшендерү, бер-береңә игътибарлы һә ихтирамлы булырга өйрәтү, дус, бердәм, башкаларга файдаң тиярлек шәхес булып тәрбияләнү мәсьәләләре күтәреләң. Фатих Әмирханның балалар өчен язылган әсәрләре җитезлеге, үткенлеге, хайваннар яратуы, я булмаса көнчелекле булуы белән булса да башкалардан өстенрәк тора.
Фатих Әмирхан үзенең әсәрләрендә сурәтләү объекты итеп шәхес катлаулы эчке дөньясын, тирәлек тәэсирендә психологик халәттә барган уй-фикер көрәшен алды. Геройның рухи дөньясын ачуда психологик анализ, үзанализ. Монолог һәм саташу кебек психологизм алымнары кулланган. Язучы героеның психологик халәтен, дөньяга карашы үзгәрүен тирәлек тәэсиренә бәйләп барган. Әсәрдә вакыйгаларга мөнәсәбәттә персонаж күзлегеннән чыгып бәяләнә.
XX йөз башының унынчы еллар сүз сәнгатендә киң чагылыш тапкан яшәү мәгънәсе турындагы уйлар хикәянең фәлсәфи катламын тәшкил итә. Тормышта шәхеснең рухи ялгызлыгы, үз идеалын эзләү юлында югалтулар кичерүе, яшәешкә мөнәсәбәтнең даими үзгәрештә булуы кебек карашлар, әлбәттә, хикәя авторының да шул еллардагы рухы белән тыгыз бәйләнгән иде.
Фатих Әмирхан хыялында татар халкы мәдәниятен, мәгърифәтен, матбугатын башка милләтләр белән чагыштырганда алда күрергә теләгән. Әсәрләрендә дә шәһәребезне киң урамнардан, биек йортлардан, пыяла, көзгеләрдән торгызган итеп күрә. Фатих Әмирхан татар халкын белемле һәм югары культуралы итеп күрергә тели, бөтен гомерен һәм иҗатын шушы максатка багышлый. Язучының милли мәгариф турындагы уйланулары, дидактик карашлары аның күпсанлы мәкаләләрендә һәм әдәби әсәрләрендә чагылыш таба.
Язучы татар тормышын асылыннан сүтеп төзәтергә кирәк дип чаң суга. Ә иске тормышны үзгәртерлек көчне ул яңа фикерле, дөньяви белемле, зыялы, гайрәтле яшь укытучылардан күрә. Фатих Әмирхан әлеге газетада алга таба да татар мәгарифен үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр белән чыгышлар ясый. Мәдрәсәләрнең саны күп булса да, белем бирүнең сыйфаты түбән булуга пошына. Татар мәгарифен Европа илләрендәге мәгариф системасы белән чагыштырып, алардагы уңышлыякларны мәдрәсәләргә дә кертеп җибәрү турында хыяллана. Мәгарифне үстерү белән нәкъ менә мөгалимнәр үзләре шөгыльләнергә тиеш икәнлекне ассызыклый. Укытучыларның үзара киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләүләре уңышлы нәтиҗәләргә китерер дигән өмет белдерә.
Хатын-кызларны укыту мәсьәләсе дә Фатих Әмирхан иҗатында аерым урын били. Чөнки хатын-кыз ул – беренче чиратта ана буласы кеше. Бала өчен анадан да якын һәм яхшы тәрбия була алмый. Гаилә тәрбиясенең әһәмиятен югары бәяләгән язучы, кыз балаларның кечкенәдән белемгә омтылырга, дин белән бергә дөньяви белемнәрне дә үзләштерергә тиешлекләрен ассызыклый. Аның фикеренчә, тормыштагы бик күп җитешсезлекләр хатын-кызларның белемсезлегенә бәйле.
Фатих Әмирханның тәрбия эстетикасы яшь буынны бар яктан да: белеме белән дә, кылган эшләре белән дә, тышкы кыяфәте һәм күңел дөньясы белән дә матур итеп, һәрьяктан камил итеп тәрбияләүгә корылган. Әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә: “Яшьләр дигәч тә, күзләрем алдына нурлы йөзләре белән булган урыннарын яктырта торган, әхлаклары белән фәкать бәхет, сәгадәт, якты истикъбаль хәтерләтә торган, гайрәт вә куәтләре белән дә башланган эшләрен ахырына кадәр җиткерә торган кешеләрне генә күрәсем килә”.
Күренекле шәхесләр иҗаты белән танышканда-очрашканда, галимме ул, әдип яки сәхнә остасымы, үзеннән –үзе табигый бер сорау туа: бу олуг зат үзе эшчәнлек иткән өлкәгә нинди яңалыклар алып килгән дә, аны нинди яңа мәгълүматлар белән баеткан? Ул яшь буынның рухи яктан бай шәхес буларак үсеп китүенә ничек һәм кайсы яклап ярдәм итә ала? Мирасын яшҗләргә тәкъдим итүдән җәмгыятькә берәр файда булырмы икән? Фатих Әмирханның мирасы бу сорауларның барысына да уңай җавап бирер иде. Үзе кызыксынган һәр өлкәне ул эзләнүләр, ачышлар, рухи казанышлар, темалар төрлелеге. Образлар белән баеткан, үзе сәнгатҗчә осталык мәктәбен тудырган. Бүгенге сәяси, икътисадый, бигрәк тә әхлакый каршылыклархакимлек иткән, зәвыксызлык күзгә бәрелеп торган заманда Фатих Әмирхан мирасын барлау, аны укучыбалаларга ачып бирү – безнең мөһим бурычыбыз булып тора.
Фатих Әмирхан милли, әхлакый тәрбияне үзгәртүгә, яңартуга да зур игътибар биргән һәм бөтен иҗатын шуңа багышлаган, әмма кайбер әсәрләрен укыганнан соң, дини-милли тәрбияне бөтенләй инкарь итү, көнбатыш һәм рус әдәбиятын, алар мәдәниятын үзебезгә өлге итеп алып, аларча яшәү рәвешенә генә өстенлек бирергә тырышу, авторның төп максаты булмаганмы? – дигән фикер дә туарга мөмкин кебек. Ләкин Әмирханны күңел биреп укыган кеше андый нәтиҗәгә килмәс. Ул бары тик искелекне яклаучы руханиларга, искергән йола-гадәтләргә кискен каршы чыга. Чөнки үзенең туган халкын өзелеп яратканга күрә, аның киләчәге, аң үсеше, дөнья халыклары арасында лаеклы урын алуын тели.
Язучы-педагог бөтен гомере буе халык массасын, бигрәк яшҗ буынны халыкның уңай традицияләре, гореф-гадәтләрендә тәрбияләүгә өлеш кертү огмтылышыбелән янды, туган халкыарасында башка халыклар йогынтысынды килеп туа башлаган кайбер ямьсез гадәтләргә, күренешләргә ихлас күңелдән борчылган.
Хайруллина Айгөл Рәдиф кызы
II квалификацион категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.
Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...
XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча темасы.
Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим. Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле кирәкле сыйфатлар. Бала җанының м...
Драматург М. Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы
Мингалиева Л. Драматург М.Гыйләҗев иҗатында җәмгыятебездәге актуаль мәсьәләләрнең яктыртылышы (Злободневные проблемы современного общества в произведениях драматурга М.Гилязова) / Мингалиева Л. // Рол...
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсендә ясаган чыгыш. "Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....
Педагогика фәне алдына куелган бүгенге таләпләрнең ГабдуллаТукай иҗатында чагылышы.
Бүгенге көндә җәмгыятьтә барган үзгәрешләр шәхес тәрбияләүгә тискәре тәэсир ясыйлар. Кешеләрдә мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек хисләре баш калка. Шуңа күрә балалар бакчаларында, гаиләдә, мәктәпләрдә бал...
«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре»
ФДБС кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытуның кайбер мәсьәләләре...
Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9 сыйныф Җитәкчесе Хәйруллина С. И.
Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында дөнья сурәтенең чагылышы Хабибуллаева Айгөл , Алабуга, 5 нче урта мәктәп, 9...