Тема: Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез Түзем hәм сабыр булган өчен, Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез! ( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)
классный час (5 класс) на тему

Умнова Лилия Ивановна

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.

Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне

ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буыга карата ихтирамнарын арттыру.

Җиhазлау: Интерактив такта, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презинтациясе, hәр балага hәм укучыларга ак кәгазь, торна ясау өчен оригами дәресе видео. Укучыларга  күрсәтү өчен чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары.

Җиhазлау: Чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары , алабута күмәче күрсәтелә.)Интерактив такта , презентация материаллары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sugysh_chory_balalary_belen_ochrashu.doc175 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез

             Түзем hәм сабыр булган өчен,

             Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!

( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы. 5 нче сыйныф)

Тукай районы Мәләкәс гомуми урта

белем бирү мәктәбе

Умнова Лилия Ивановна

Кулланылган әдәбият:                                                              

1 «Ачык дәрес» №5 2007ел                                               e-mail  lili-umnova@mail.ru

2 «Сөембикә» № 5 2005 ел

3 «Сөембикә» № 5 1999 ел

4 Р. Миңнуллин сайланма әсәрләр

5 И. Нәбиуллина «Кояш бүләк итәм»

Презентация материаллары hәм оригаминың видеоролигы өчен түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать итәргә була lili-umnova@mail.ru,

Әлеге  класстан тыш чараны  А. Гыйләҗевнеӊ «Язгы кәрваннар» әсәрен  өйрәнгәндә дә берләштереп җибәрергә була.

Максат: Өлкән буын белән яшь буын арасында бәйләнешне

ныгыту; тормыш кыйммәтләрен күрсәтү; балаларда кешелеклелек тәрбияләү, өлкән буыга карата ихтирамнарын арттыру.

Җиhазлау: Интерактив такта, сугыш чоры балаларына багышланган компьютер презинтациясе, hәр балага hәм укучыларга ак кәгазь, торна ясау өчен оригами дәресе видео. Укучыларга  күрсәтү өчен чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары.

Җиhазлау: Чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары , алабута күмәче күрсәтелә.)Интерактив такта , презентация материаллары.

Дәрес барышы.

(Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)

Исәнмесез укучылар hәм килгән кунаклар. Мин сезгә дә,  безгә дә-гомумән барыбызга да  якты кояшлы көннәр hәм уңыш телим.  Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр.Ә аларның яралары нигәдер төзәлми….

Әлеге дәресне үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсем килә.

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

 Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

Р.Гәрәй

______________________________________________________________________

Сез күрәсез укучылар безгә кунаклар да килгән. Алар белән таныштырып үтәм.

-Хәйретдинов Нәзхәт Хәернасович -  озак еллар шушы җирлектә җитәкче органнарда  эшләгән, хәзер авылыбызның ветераннар Советы рәисе. Cугыш башланганда Нәзхәт абыйга нибары 6 яшь була. Шуннан бриле ул hаман әтисен көтеп яши. Ул үзедә күптән бабай иде. Бабай булса да әти сүзен бик әз әйткән , ата назын бик аз татыган.

 -Вуклова  Венера Гурьевна- озак еллар авыл советында бухгалтер булып эшләгән.  Венера апа әтисен бер көн дә күреп кала алмаган.

Алар утлы еллар балалары . Сугыш чоры балаларының көннәре укуда , эштә үтсә, кичләре табышмак , әкият сөйләп китап укып узган. Шуларның берсен сез дә эшләп карагыз әле

«Бер күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз –йә , шуңа җавап яз!»

(әйдәгез әле шушың кем җавапны әйтә? балалар җавапны әйтәләр.)

Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган . Балачакның бала казлары вак-вак адымны шул алар. Шуңа күрә озын- озактыр ул балачаклар… Табышмаклар әйтешеп, казлар санап, яшәргә өйрәнгән ул көннәрдән дә , сугыш гарасаты тынганнан да байтак еллар үтсә дә аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.

Тәпигә басарга тырышып,

Алар монда камылга ябышкан.

Буыннар ныклыгы,

Тазалык-

Учларына уылган арыштан.

                                       И. Нәбиуллина.

____________________________________________________________________

Сүзне кунагыбыз Венера апага бирәбез

1 укучы

Чабатада, тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан,

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авлдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Кырык- илле чакрым язгы суда-

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

hәр йорт саен көтә ач бала.

________________________________________________________________

 Сугыш беткәнгә дә 64 ел узып бара, әмма аның дәhшәте – көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир- егетләр , әти- бабалар каберлегендә. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскәнАлар утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык  алар.

Сүзне кунагыбыз Нәсхәт Хәернасовичка бирәбез

2 нче укучы

Әтиләре сугышып йөргән чакта,

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер- йөрмәс бала- чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә- икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

( Укучыларга чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута hәм аның орлыклары , алабута күмәче күрсәтелә.)

________________________________________________________

Ә кызыксындырган сорауларыгызны бирегез.

Сез мәктәтә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?

Класста балалар күп идеме?

Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?

Сезнең бүгенге көндә бертуганнарыгыз исәнме.

Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?

Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз.

ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме.

Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?

  Сугыш беткәнне хәтерлисезме?

_____________________________________________________________________(( (берничә бала үзләренең әби- бабалары турында язмаларын укыйлар.)

Алевтина

-Минем әбием  Татьяна исемле иде.Ул 1939 нчы елны Җәйләү авылында дүрт баланың беренчесе булып дөньяга килгән. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 4 яшь булган. Башлангыч өч классны авылында алган, ә дүртенчегә Борды авылына барырга кирәк булган. Өстенә дә кияргә киеме начар булгач ул укый алмаган. Шуннан соң аны 12 яшендә бала карарга  асрамага бирәләр.Ә 14 яшендә инде ул Урал якларына урман кисәргә китә. Шулай бер вакыт туган якларына җәйге ялга кайткач, ул авыл егете Александр белән танышалар hәм тормыш корып җибәрәләр. Билгеле инде, әбием кабат Урал якларына китеп бармый. Алар Мәләкәстә төпләнеп калалар.

    Әбием колхозда  төрле эщләрдә эшли башлый. Ул чакларда күп эшләр кул очыннан үткәнгә, бик авыр була аларга. Гектары белән чөгендер эшлиләр, чүп утыйлар, кыскасы , кайда  кушсалар шунда эшлиләр. Ә нормаларын үтәгән өчен аларга бер сызык сызып барганнар. Шул сызыкларны санап көз көне бодай биргәннәр.

       Минем әбием җырларга яраткан, чишмәләрне чистартып алар белән хәтта сөйләшкән. Минем әбием безнең араларда күптән юк инде. Мин боларны әнием сөйләгәннәдән генә яздым.

Тимур

-Минем карт әбием Пермь өлкәсенең Октябрь районы Ишем авылында крестьян гаиләсендә 1938 елда туган.Аңа Тәгъзимә дип исем кушканнар. Карт әбиемнең балалык еллары сугыш вакытына туры килгән, ачлык, өс-баш киемнәре җитмәгән.Алар алабута күмәче, бәрәңге кәлҗемәсе ашап үскәннәр. Мәктәптә өч класс белем алгач, 12 яшеннән ындыр табагында арыш аралый, кибән өя, 15 яшьтән фермада сыер сава башлаган. Лаеклы ялга чыкканчы сыер сава. Эшен дәүләтебез югары бәяли hәм «Ленин ордены » белән бүләкли.

Игорь

Минем әбием- Асанова Валентина Ивановна. Ул 1940 елның 5 нче июнендә Яңа Гәрдәле авылында туган. Аңа бәләкәй чакта бик авыр булган. Әбием – сугыш чоры балаларының берсе. Әҗмәкәй авылына йөреп 7 класс белем алган. Аннан соң колхоз фермасында эшли башлаган. Кияүгә чыкканнан соң төрле эшләргә күчә.Кирәк икән сыер сава, гомумән, бригадирлар нинди эшкә кушса, шунда эшләгән. КамАЗ төзелеп, аларның авылларын күчергәч, заводның кою цехына эшкә керә. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Алар бабай белән бергә 46 ел инде бергә яшиләр. Өч баланы үстереп олы тормышка чыгардылар.

Ильзира

Минем әбием Аглиуллина Гөлфируз Әхмәтгәрәй кызы 1953 елны Буа районы Яңа Суыксу авылында дөньяга килгән.Алар гаиләдә 3 малай hәм 5 кыз. Алар алабута күмәче ашамасалар да безнең кебек ак ипи ашап утырмаганнар,ә кукуруз ипие ашаганнар, анысын да җан башыннан граммлап кына биргәннәр.

    Кешене тәкъдир  йөртә дигәндәй, язмыш җилләре аларны Үзбәкстан якларына китереп чыгара. Шунда пешекчелек hөнәрен алып, пешекче булып эшли башлый, гилә кора , 4 бала үстерәләр.1991 елны әлеге язмыш җилләре аларны кабат туган якларына кайтара.

____________________________________________________________________

 Сугыш алар өчен төзәлмәс яра. Балалары өчен бер авыр булса аналары өчен 5 авыр булган. Шулай шул,  матур затларның, бала- чаганың куллары ул елларда тупасланды, җир тырмашып сабан- сука тарттылар, алыштырып атларны. Бар авырлыкка иреннәрен тешләп канатып түзделәр.

Ә хәзер без сезнең белән ак кәгазьдән торна ясарбыз . ( Торна ясау үрнәге интерактив тактада күрсәтелә)Кәгазьдән кләйсез hәм кайчысыз  төрле  әйберләр ясау сәнгатен оригами дип атыйлар.  Бу сәнгать төре безгә Япониядән килгән. Анда ак кәгазьдән ясалган торна сәламәтлек символы булып тора. Бер легенда бар, әгәр дә 1000 торна ясасаң уйланганың чынга ашачак. Бөтен мәгънә әлеге торналарны ясап , бүтәннәргә бүләк итүдә. Шул ук вакытта ак кәгазьдән ясалган торна – халыкара оригами символы да. Ояда утыручы торна

( балалар да кунаклар шул торнаны ясыйлар hәм аңа теләк язып кунакларга

бүләк итәләр)

- Димәк, укучылар яшәебездә алыштыргысыз шартлар hәм нәрсәләр була. hәм менә шул бәhасез нәрсәләрнең берсе булып нәрсә тора.

 ( укучылар җавап бирәләр)

3нче укучы

Сугышларны туктатыгыз,

Танкларны сүтегез!

Берән-сәрән калганнарын

Экспонатлар итегез!

Без тынычлык телибез!

___________________________________________________________________

Талгын музыка астында.

 Сынаган аларны бу дөнья ! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да , сындырмаган, шөкер бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья!

Ә бит сындырырдай итеп сынаган…

 hәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе , Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны- ач калган hәм дә ятим балаларның ул чактагы хәлен – халәтен аңлавы кыен.

Шулай   сугыштан соң да аталы балалар ата- ананың тигез канаты астында  җылыга коенганда, алар  сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән.   Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисем килә.

«…. күркә, унике аккош, илле ике ана каз, өч йөз алтмыш биш бала каз…» Җиңү язын алып килгәннән соң бала казлар тезелешеп, җир шарын тагын 63 мәртәбә урадылар инде. Тагын , тагын урарлар, әмма каурыйларын гына сугыш ялкыны өтмәсен дә, сугыш сөреме тапламасын иде.

      Хөрмәтле кунаклар килгәнегез өчен зур рәхмәт . Тагын күп еллар безне дә якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты

.           Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык белән сугарылган шигырьләрен...

Сугыш чоры балалары

Презентация...

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р.

Сугыш чоры баласы - Әхмәтсафин Р....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Сугыш чоры балалары.

Сугыш вакытында әти - әниләреннән, якыннарыннан аерылган балаларның ятимнәр йортындагы тормышы сурәтләнелә....

БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН “СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАЛАРЫ” СПЕКТАКЛЕ

Сугыш вакытында әти - әниләрсез, якыннарсыз калган балалар язмышы сурәтләнә....