"Укучыларның шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләрен куллану". -статья
статья на тему
Инде менә күп еллар укыту-тәрбия барышында укучы шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләреннән файдалану юнәлешендә эшлим. Бу исә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда балаларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә.
Мәктәптә балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көнгә кадәр халык традицияләрендә, гореф-гадәтләрендә сакланып калган әхлакый кыйммәтләрен, тәрбия мөмкинлекләрен куллану мөһим . Кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүнең эш алымнарын укыту -тәрбия эшендә кулланып , балаларны чын шәхес итеп тәрбияләү-һәрберебезнең изге бурычы булса иде.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rabota.docx | 18.11 КБ |
Предварительный просмотр:
Укучыларның шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләрен куллану.
Шәхеснең камилләшү һәм үсешендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап килгән. Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны киләчәктә таяныч булырдай итеп тәрбияләү бурычы тора. Балаларда кешелек сыйфатларын формалаштыру бик мөһим проблема. Культура һәм әхлаклылык дигән мөһим сыйфатларның какшавы бүгенге көндә нык чагыла. Балага мәктәпкә килгән көннән үк әдәплелеккә өйрәтүне башлау мөһим. Җәмгыятьтә әдәплелекнең юкка чыга баруы нык сизелгән чорда балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, борынгыдан килгән традицияләрен куллануның роле зур булуы һәркемгә мәгълүм. Кешенең акыл-зиһенен үстерүдә, уй-фикерләрен хәрәкәткә китерүдә халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Алар бер үк вакытта ике бурычны үти. Бер яктан ми эшчәнлеген , уй-фикер , хыялны активлаштарса, икенчедән, алар әдәп-әхлак тәрбиясенең яшәеш, тормыш-көнкүрешенең һәрьягын колачлаган әзер кануннар, тормыш итү кагыйдәләре дә. Болардан кала, бу рухи хәзинә сөйләмне дә кыска җыйнак матур итүдә алыштыргысыз чара. Инде менә күп еллар укыту-тәрбия барышында укучы шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләреннән файдалану юнәлешендә эшлим. Бу исә дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда балаларда халкыбызның рухи хәзинәсенә, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлек бирә. Тел һәм әдәбият дәресләрендә табышмаклар куллану укучыларның акыл-зиһенен үстерә, аның йөгереклеген тәэмин итә. Чыннан да, халкыбыз әйткәнчә, мәзәк-күңел ачкычы,т абышмак –зиһен ачкычы. Алар логик фикерләү , тапкырлык , зирәклек сәләтен арттыра. Укучыларның халкыбызның җырлы- биюле уеннарын өйрәнеп чыгыш ясавы бик күңелле уза. 7-9 нчы сыйныфлар арасында үткәрелгән “Халкымның күңел мизгелләре” дип исемләнгән, татар халкының борынгыдан ук кереп урнашкан тормыш-көнкүреш традицияләрен , гореф-гадәтләрен үз эченә алган әдәби музыкаль кичә үткәрү бу өлкәдә аеруча әһәмиятле. Анда нәкъ менә борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр: аулак өй күренеше, анда җырланган төртмешле кыска җырлар, табышмак, мәкальләр әйтешү, парлы, өчле, бишле биюләр күрсәтелә. Дәресләр уздырганда халык авыз иҗаты әсәрләренә аңлатма бирелә. 5нче сыйныфларда ул әкиятләрне өйрәнүдән башлана. Укучылар әкиятләрне сөйләргә яраталар, чөнки аларда кызыклы, гыйбрәтле хәлләр сурәтләнә. Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда халык хезмәткә, тырышлыкка, күңел сафлыгына дан җырлый, гаделлек, зирәклек һәрвакыт җиңә; ялкау, комсыз , әдәпсез кешеләр көлкеле хәлләрдә кала. Мәсәлән, балалар “Үги кыз” әкиятен бик яратып укыйлар, аның эчтәлеген сөйлиләр, кызның гадел һәм турылыклы булуына сокланалар.Мин укучыларга шундый хакыйкатьне төшендерергә тырышам: хаклык үзеннән-үзе җиңми. Кыз тырыш булуы, эш сөюе, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торуы нәтиҗәсендә һәлакәттән котылып кала. Ә менә үги ананың үз кызы ялкау, кире, үзсүзле, шуңа күрә ул һәлак була. Балалар үзләре үк нәтиҗә ясыйлар: гаделлек, эш сөю, сүздә тору –уңай сыйфатлар, аларны һәркем үзендә булдыру өчен тырышырга тиеш. Халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре булган мәзәкләрнең тәрбияви әһәмияте зур. Дәреслектә мәзәкләр аз бирелә. Шуңа күрә дәресләр вакытында “Балалар фольклоры”, Гөлбакча” дигән китапларга, интернет чыганакларына мөрәҗәгать итәм. Халкыбызда мәкальләр һәм әйтемнәр дә акыл- зиһен үстерү, гыйлем өстәү, әйләнә-тирәне танып белү, аеруча әдәп, акыл тәрбиясе чарасы буларак иҗат ителгән. Алар-фольклорның иң таралган жанры. Халык элек-электән укуның, белем алуның әһәмиятен аңлаган, шуңа күрә дә бу темага багышлап бик күп мәкальләр уйлап чыгарган. Дәрестә өйрәнгәннәрдән тыш, балалар өйләрендә үзләре эзләнәләр, олылардан ишеткәннәрен язып алалар, белемнәрен тагын да тулыландыралар. Мәзәкләрдә күбрәк диалог өстенлек итә, тапкырлык белән наданлык арасында фикерләр бәрелеше килеп чыга. Кешегә хас сыйфатлар күптөрле. Аларның кайберләре турында укучылар белән фикер алышабыз. Кеше эшчән, көчле, көчсез , акыллы ,тәртипле һ. б. сыйфатлар да булырга мөмкин. Кадерле кешеләребезгә мәхәббәт, туган илне ярату хисе кешене һәрвакыт рухландырып тора. Без балаларда хисне тәрбияләргә, ата-ананы яратырга, туган илгә тугрылыклы булырга өйрәтергә тиешбез. Әдәплелек сыйфатларына элек-электән игътибар ителгән. Һәр сыйныф өчен дәреслектә бу темага әдәби әсәрләрдән матур үрнәкләр бар. Әдәбиятыбызның аксакалы Кол галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә төп-нигез проблемалар булып -гаделлек, сабырлык, белемлелек ,зыялылык, ниһаять, гүзәл кеше проблемасы тора. Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә без гаделлек сыйфаты белән танышабыз. Мәсәлән, Кара бай Хафизның улын нахакка төрмәгә утырта ,бай үзенең гаебен танымый һәм үлә. Закир старостаның битенә камчы белән суга . Нәтиҗәдә, аның аты үлә. Закир тагын бер җәза ала, ул дөньяны ярату хисен югалта. 7нче сыйныфта Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәрен өйрәнгәндә халыкның рухи байлыгына , гореф-гадәтләренә, теленә, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт , өлкәннәрне хөрмәтләү, киң күңеллелек мәсьәләләре куела. Бу повесть Акъәбинең гүзәллеге, чын мәгънәсендә илаһи матурлыгы хакында. Акъәби образында халык рухы, борынгыдан килгән гореф-гадәтләре чагылган.Бу повесть- татар җаны, татар рухы белән сугарылган әдәби әсәр. 8нче сыйныфта Г. Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен тикшергәндә халыкның тирән тарихтан килә торган яшәү рәвеше , рухи байлыгы, әхлак нормалары , гореф-гадәтләре бирелеше аңлатыла. Г. Исхакый “Сөннәтче бабай” повестендә милли гореф-гадәтләрне гаҗәеп дәрәҗәдә матур итеп сурәтләгән. Ул сөннәтче картның рухи кичерешләрен, горурлыгын, милли йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавын , кешене кеше итеп яшәтүен шәхес буларак күтәрүен сурәтли. 9 нчы сыйныфта үтелгән Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең язмышы” повестендә кешеләрнең ярдәмчеллеге, шәфкатьлелеге зур. Гыйльми, Лотфулла карт ярлы яшәсәләр дә, аларның күңелләре киң. Йөрәкләре шәфкать- мәрхәмәт белән тулган. Әдәби әсәрләрне уку, аларда сурәтләнгән гореф-гадәт , йолаларны өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларның әхлак сыйфатлары үсә, алар матурлыкны аңларга һәм игелекле булырга тырышалар. Шулай итеп мәктәптә балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә бүгенге көнгә кадәр халык традицияләрендә, гореф-гадәтләрендә сакланып калган әхлакый кыйммәтләрен, тәрбия мөмкинлекләрен куллану мөһим . Кешелеклек сыйфатлары тәрбияләүнең эш алымнарын укыту -тәрбия эшендә кулланып , балаларны чын шәхес итеп тәрбияләү-һәрберебезнең изге бурычы булса иде. Әлбәттә, әдәплелеккә өйрәтү югарыда санап кителгән дәресләр белән генә чикләнми . Әдәплелек кагыйдәләре һәм күнекмәләре гаиләдә , мәктәптән тыш эшләрдә , гомумән, балаларның бөтен эшчәнлегендә үзләштерелергә тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле
татар теле укытучылары өчен педагогик доклад...
Татар теле дәресләрендә уеннар куллану-рухи физик яктан сәламәт булу ул.
Асылова Л.Т. “Азнакай шәһәре 4нче лицее”ның...
Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.
Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....
РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.
Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...
УКУЧЫЛАРНЫҢ АКЫЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА ПРОЕКТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ.
Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүм...
Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.
Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....
ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...