Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.
статья на тему
Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
статья | 13.72 КБ |
Предварительный просмотр:
Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.
Зиннатуллина Р.Р.
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
167нче мәктәп, Казан шәһәре
Коммуникатив белем бирү технологиясе- аралашу ярдәмендә өйрәтү- кирәкле нәтиҗәләргә ирешүдә зур роль уйный. Аралашу ярдәмендә укыту бөтен интенсив технологияләрнең нигезен тәшкил итә. Татар телендә сөйләшергә бары тик аралашу ярдәмендә генә ирешеп була. Татар теле бер үк вакытта укытуның максаты да, чарасы да булып тора.Тел ул – аралашу чарасы, шәхесне төрле мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру, социальләштерү чарасы да.
Укытучы һәм укучы телне өйрәнү процессында төп катнашучылар булып торалар. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр хезмәттәшлеккә һәм тигез хокуклы партнерлыкка нигезләнгән булырга тиеш.
Татар телен аралашу аша өйрәтү дәреснең практик юнәлешен билгели.Татар теле турында түгел, ә бары тик татар телендә үткәрелгән дәресләр генә кирәкле нәтиҗәне бирә. Сөйләшеп кенә сөйләшергә өйрәтеп була.Дәрескә сайлаган күнегүләр никадәр реаль аралашуга ошаган булса,шулкадәр эффектлырак була. Бу очракта тормышта очрамый торган бер генә фраза да кулланылырга тиеш түгел.
Сөйләм эшчәнлеге өч юнәлештән тора: лексик, грамматик һәм фонетик. Алар сөйләм процессында бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгәннәр.Димәк, сүзләрне кулланылган формасыннан аерып үзләштерү мөмкин түгел. Күнегүләр ярдәмендә сөйләм берәмлекләрен истә калдырырга кирәк.
Белем бирүнең функциональлеге сүзләрне һәм грамматик формаларны үзләштерү процессында: фикерне дәлилләгәндә, нәрсә турында булса да сораганда, әңгәмәдә катнашканда үзләштерүне күздә тота.
Уку процессында төрле ситуацияләрне куллану мөһим.Укучыларның яшь үзенчәлеген, кызыксынуларын истә тотып сайланган ситуацияләр генә зур әһәмияткә ия.
Телне яхшы белү һәм үзләштерү өчен аның ярдәмендә тирә- юньне өйрәнергә кирәк. Бары тик реаль ситуациядә генә укучыларда сөйләшү теләге туа.
Һәр дәрес яңалык алып килергә тиеш. Бу сөйләм ситуациясенең яңалыгы:аралашу предметының, хәл ителә торган проблеманың, парнерның, аралашу шартларының алмашынуы.Шулай ук дәрес төрләренең, формаларының яңарып, үзгәреп торуы да. Бу очракта кирәкле сүзләрне укучы үзеннән- үзе истә калдыра.
Төрле укучылар бар. Алар бер-берсеннән табигый сәләтләре, характерлары, сөйләм һәм уку процессын тормышка ашыра белүләре, тормыш тәҗрибәләре, билгеле бер хисләре һәм эмоцияләре, кызыксынулары һәм коллективта тоткан урыннары белән аерылып торалар.
Коммуникатив белем бирү технологиясе бу шәхси үзенчәлекләрне истә тотуны таләп итә. Шул очракта гына укытучы һәм укучы, укучы һәм укучы арасында тиешле мөнәсәбәтләр урнаштырып була.
Шул ук вакытта коллективта эшне дәрес оештыру мөһим, чөнки монда укучылар бер-берсе белән актив аралашалар, бер кешенең уңышы башкаларныкы да булып санала.
Белем бирү процессында бөтенесе дә күнегүләргә бәйле. Күнегүләрдә белем бирүнең бөтен концепциясе чагылыш таба. Коммуникатив белем бирү процессында барлык күнегүләр дә характерлары буенча аралашу күнегүләре булырга тиеш.Шартлы сөйләм күнегүләрен һәм сөйләм күнегүләрен аерып карарга була.Шартлы сөйләм күнегүләре- күнекмәләр формалаштыру өчен махсус оештырылган күнегүләр.Аларга бер типтагы лексик берәмлекләрнең гел кабатланып торуы хас.
Сөйләм күнегүләре- төрле текстларның эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйләү, төрле рәсемнәр, кешеләр, предметлар турында сөйләү, комментарийлар бирү.Бу күнегүләр индивидуаль үзенчәлекне исәпкә алып сайланалар.Аралашу,өйрәнү вакытында укучылар тарафыннан хаталар да җибәрелә.
Аларны ничек төзәтергә соң? Бу эш төренә бәйле. Мәсәлән, фонетик хаталарны бөтенесен берьюлы төзәтеп бетереп булмый. Башта бер авазны бер- ике атна дәвамында дөрес әйтергә өйрәтәсең. Соңрак башка авазлар белән дә шулай эш итәсең. Грамматик хаталарга сыйныфның игътибарын юнәлтергә кирәк .Ләкин кагыйдәне озак итеп аңлатып,укучының игътибарын сөйләм процессыннан читкә җибәрергә ярамый.
Шулай итеп, укучының шәхси үзенчәлеген исәпкә алып сайланган реаль аралашуга ошаган күнегүләрне үтәү вакытында булган хаталарны төзәтеп, аңлатып кына укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтеп була.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар телен укытуда заманча технологияләр
татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...
РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.
Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...
Рус телле балаларга татар теле укытуда шәхескә якын килү технологияләрен куллану.
Педагокик киңәшмәгә әзерләнгән чыгыш....
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану
Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...
Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары
Бүгенге көндә халыклар үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр, бер-берсе белән хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...
ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ...