УКУЧЫЛАРНЫҢ АКЫЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА ПРОЕКТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ.
методическая разработка на тему

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни- тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша. Проектлар методы бер яки берничә фән эчтәлегенә нигезләнергә мөмкин. Татар теленнән проект эшләгәндә татар әдәбияты, тарих, экология, география, биология, музыка

белән бәйләнеш була ала. Проектлау укучыларның мөстәкыйль эше булса да, укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый.

   Проект эшләүнең төп этаплары түбәндәгеләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗә ясау, ягьни гомумиләштерү, проектлар яклау.

Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана, эш планы төзелә.

Проект эшен башкару. Эш барышында укытучы укучыларга юнәлеш бирә, эш сыйфатына, вакытында үтәүгә контрольлек итә, тиешле төзәтмәләр кертү зарурлыгын күрсәтүче ситуацияләр тудыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_met_na_sayt.docx26.55 КБ

Предварительный просмотр:

УКУЧЫЛАРНЫҢ АКЫЛ ЭШЧӘНЛЕГЕ МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕГЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА ПРОЕКТ ТЕХНОЛОГИЯСЕ.

Хуснутдинова Гөлия Сөләйман кызы

0502000405@edu.tatar.ru

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Алексеевская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Алексеевского муниципального района Республики Татарстан

(МБОУ «Алексеевская СОШ№2»)

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Проект эшен башкарганда укучылар өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган мәгълүматларны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни- тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша. Проектлар методы бер яки берничә фән эчтәлегенә нигезләнергә мөмкин. Татар теленнән проект эшләгәндә татар әдәбияты, тарих, экология, география, биология, музыка

белән бәйләнеш була ала. Проектлау укучыларның мөстәкыйль эше булса да, укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы була алмый.

   Проект эшләүнең төп этаплары түбәндәгеләр: проектлау биремен эшләү, проект эшен башкару, нәтиҗә ясау, ягьни гомумиләштерү, проектлар яклау.

Проектлау биремен эшләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана, эш планы төзелә.

Проект эшен башкару. Эш барышында укытучы укучыларга юнәлеш бирә, эш сыйфатына, вакытында үтәүгә контрольлек итә, тиешле төзәтмәләр кертү зарурлыгын күрсәтүче ситуацияләр тудыра.

Гомумиләштерү этабы. Бу этапта укучылар фикерләренең дөреслеген, нигезлелеген бәхәсләрдә, әңгәмәләрдә билгелиләр,бергәләп эшлиләр. Берничә төркем булганда, үзара контрольлек итәләр, экспертиза үткәрәләр, рецензия алалар.

     Проектны яклау – төп этап. Бу сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачылырга, сыйфатына бәя бирелергә тиеш.

Проектлау методын кулланганда укытучы һәм укучыларның аралашуы, хезмәттәшлек итүе үзенчәлекле төс ала: укытучы укучыларның эшчәнлеге белән генә түгел, аларның бергәләп эшләве, фикер алышуы, карар кабул итүе белән дә идарә итәргә тиеш. Бу укытучыдан балаларның аралашу культурасына аеруча игътибар итүне таләп итә. Проектлау методы бары тик укытучы һәм укучы эшчәнлеген тиешле бәйләнештә алып барганда гына югары нәтиҗәләр бирә. 

   “Татарстан - минем туган җирем” темасы буенча 6нчы сыйныфта проектлар технологиясен кулланып төзелгән дәрес үрнәге.

Максатлар:

1.Туган ил төшенчәсен аңлап, туган йортыбыз Татарстан белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2. Логик фикерләү һәм бәйләнешле сөйләм үстерү эшен камилләштерү.

3. Үз- үзләренә һәм башкаларга объектив бәя бирү күнекмәсе булдыру өстендә эшләү.

Җиһазлау: Дәреслекләр, сүзлекләр, компьютерда Татарстан турында презентация, тест, туган җир турында мәкальләр, “ Мин яратам, сине Татарстан” җыры язмасы, “Туган авыл”, “Кол Шәриф” мәчете рәсемнәре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укытучы:

- Бүгенге дәресебез Туган җиребезгә багышлана. Без туган илне газиз илем дибез, аны әти- әнигә тиңлибез. Туган илебез турында без нәрсәләр беләбез соң? Чит илләрдән кунаклар килсә, илебез турында сөйли алабызмы?

Дөрестә без бергәләп хыялда “Туган йортыбыз - Татарстан” исемле рәсем ясарбыз. Рәсемебез аңлаешлы һәм матур килеп чыксын өчен проектлар якларбыз.

Актуальләштерү.

1) Текстны тыңлагыз. Текст компьютерда)

Татарстан.

Без Татарстан республикасында яшибез. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда аннан да кечкенә илләр бар. Кечкенә,чөнки аннан да зур илләр бар.

Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да, биек таулар да бар монда. Татарстан җире аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага. Алардан башка тагын 500 ләп вак елга бар.

Татарстан - бай ил. Аның кырларында бодай, арыш, борчак, карабодай, төрле яшелчәләр үсә. Җир астында нефть, газ, ташкүмер һәм башка байлыклар күп.

Татарстан ул - шәһәрләр, фабрикалар, заводлар иле дә. Анда егермедән артык шәһәр бар. Республикабызның башкаласы - Казан шәһәре. Ул бик борынгы һәм тарихи шәһәр.

Татарстан күп милләтле ил. Республикабызда татарлар, руслар, башкортлар, чуашлар, марилар, украиннар, белоруслар һәм башка милләт кешеләре дус яшиләр.

Татарстан дәүләтенең үз флагы, гербы, гимны бар.

Татарстанда барлык кешеләр тигез хокуклы. Татар һәм рус телләре - дәүләт теле.

Без барабыз да республикабызны яратабыз, аның белән горурланабыз.

2) Сорауларга җавап бирегез:

  1. Без нинди республикада яшибез?
  2. Татарстанның табигате нинди?
  3. Татарстанда нинди зур елгалар бар?
  4. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

4. Диалогик сөйләмне үстерү.

Укытучы:

- Балалар, бүген дәресебезгә Англиядән кунак килде. Таныш булыгыз.Үзебезне Казанның Дәүләт музеенда дип уйлыйк.

Мери: Исәнмесез! Минем исемем Мери. Ә сезнең исемегез ничек?

Настя: Ә мин Настя. Сез кайдан килдегез?

Мери: Мин Лондоннан килдем. Ә сез кайдан килдегез?

Настя: Мин Казаннан  килдем.

Мери: О, ул нинди шәһәр соң?

Настя: Казан- тарихи шәһәр. 2005 нче елда аңа 1000 ел булды. Мери,

әйтегез әле, сез нинди телләрдә сөйләшә аласыз?

Мери: Азрак русча һәм татарча сөйләшә беләм.

Настя: Әйдәгез, татарча сөйләшик әле.

Мери: Татарстанда тагын нинди тарихи шәһәрләр бар?

Настя: Болгар, Казан - тарихи шәһәрләр.

Мери: Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

Настя: Әлмәт, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама, Азнакай.

Мери: Татарстанның территориясе зурмы?

Настя: 68000 км2

Мери: Ә халкы күпме?

Настя: 3 800 600 кеше яши.

Мери: Информация өчен рәхмәт.

Настя:Казанга кунакка килегез.

Мери: Рәхмәт. Килермен.

Туган илебез турында беләбез. Кунаклар алдында югалып калмадык: аларның соаруларына җавап бирә алдык.

6. Физкультминут. ( “Мин яратам сине Татарстан” җырын тыңлап ял итү )

  1. Проектлар яклау.

Укытучы:

- Әйдәгез, хәзер Татарстанга, туган җиргә хөрмәт, ярату билгесе итеп рәсем проектын яклыйбыз.

Рәсемнең исеме “Татарстан - туган йортыбыз” дип атала.

1 нче проектны яклау

Рәсемнең өске планында Татарстан картасы рәсеме һәм карта уртасында йөрәк. Йөрәк эчендә Казан кремле һәм Сөембикә манарасы рәсемнәре булырга тиеш дип уйлыйм. Йөрәк кеше өчен бик кадерле. Казан шәһәре дә безгә шулай бик якын һәм кадерле.

Казан - борынгы шәһәрләрнең берсе. 2005 нче елда Казан шәһәренең 1000 еллык бәйрәме булды. Хәзер Казанның мәйданы 290 квадрат километрдан артык. Казанда миллионнан артык кеше яши.

2 нче проектны яклау

Б у рәсемне Алабугада администрация бинасы каршында урнаштырырга кирәк, чөнки анда матур зәңгәр чыршылар һәм чәчәкләр үсә.

Алабуга –  Татарстан шәһәрләре арасында иң үзенчәлекле шәһәрләрнең берсе. Тылсымлы табигатьле, бай тарихлы шәһәргә 2007 нче елда 1000 яшь тулды.

Алабуга шәһәре XVIII гасырның 2 нче яртысында барлыкка килә. 1780 нче елның 11 нче сентябрендә Екатерина II карары нигезендә Трехсвятское авылы Алабуга исемен ала һәм өяз шәһәре булып китә. Шәһәрнең гербы да бу якларның табигатенә туры килеп тора...

10. Йомгаклау.

11. Өйгә эш. Роберт Рәкыйповның “Мин яратам сине, Татарстан” шигырен яттан өйрәнергә.

Мин  үземнең эшчәнлегемдә проектлар технологиясен рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуда  уңышлы кулланам. Үз тәҗрибәмнән чыгып,  мин шуны әйтә алам: проектлар технологиясен куллану – укучыларда сөйләм телен үстерү белән беррәттән укучыларны мөстәкыйль эшчәнлеккә өйрәтүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә дә нәтиҗәле алым булып тора.

 

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән идарә итү.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фәнни-эзләнү эшчәнлеге белән идарә итү....

ТАТАР ТЕЛЕН ЧИТ ТЕЛ БУЛАРАК УКЫТУДА «УКУЧЫЛАРНЫҢ УҢЫШЛАР ПОРТФЕЛЕ» ТЕХНОЛОГИЯСЕ

Татар телен чит тел буларак укытуда "Укучыларның уңышлар портфеле" технологиясе....

Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"

Иҗат проекты"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"...

"Укучыларның шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләрен куллану". -статья

Инде  менә  күп  еллар  укыту-тәрбия  барышында  укучы  шәхесен формалаштыруда  татар  халкының   уңай  традицияләреннән  файдалану...

Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.

Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....

Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге

Укучыларны тәрбияләүдә проект эшчәнлеге...

Татар теле дәресләрендә проект технологиясе

Татар теле дәресләрендә проект технологиясе...