Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.
статья

Зиннатуллина Роза Равхатовна

Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx22.73 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның коммуникатив компетенциясен  формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле. 

Зиннәтуллина Роза Рәвхәт кызы,

Казан шәһәре Совет районы, 167нче мәктәпнең югары  категорияле туган тел һәм әдәбият укытучысы

 “Укымак-фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк.

Укымак- үз яныңда булып торган нәрсәләрдән бигрәк,

фикерләрне булачакларга сузмак.”

Г.Тукай.

Балаларның акыл үсеше, фикерләү дәрәҗәсе, психологик һәм рухи дөньясы төрле-төрле. Шуңа күрә һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, аның үзенә генә хас булган үсеш дәрәҗәсе үзенчәлекләрен, табигый мөмкинлекләрен һәм сәләтен ачарга мөмкин. Мәктәптә эшләү дәверендә мин шуңа инандым:һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була. Бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә генә кирәк.

         Бүгенге көндә баланың табигатьтән бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз. Табигать биргән мөмкинлекләрне  ачу һәм үз-үзеңне тәрбияләргә өйрәтү- сәләтле бала белән индивидуаль эшнең төп шарты.

Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә җәлеп итү максаттан чыгып, мәктәбебездә “Варис” исемле укучыларның фәнни оешмасы эшләп килә. Бу оешма татар теле һәм әдәбияты өлкәсендә үз белемнәрен арттырырга теләкләре булган сәләтле укучыларны берләштерә. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә әдәби әсәргә, язучылар иҗатына анализ ясау төрләрен, фәнни-эзләнү  эшен башкарырга өйрәнәләр.

Тикшеренү эшенең максаты- чынбарлыкны үзләштерүнең универсаль алымы буларак, укучыларда функциональ тикшеренү күнекмәләрен булдыру.

Тикшеренү эшенең бурычлары:

  • укучыларда фәнни иҗатка карата кызыксыну формалаштыру, фәнни-тикшеренү эшенең методикасын өйрәтү;
  • укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү, булган белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү;
  • укучыларны иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрне чишкәндә кулланырга өйрәтү.

Тикшеренү эше белән шөгыльләнү укучыларга түбәндәгеләрне бирә:

-укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм тикшеренү күнекмәләре булдыра;

-фикерләү сәләтен формалаштыра;

- укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруга ярдәм итә;

-максатка омтылучанлык тәрбияли;

-уку һәм хезмәт эшчәнлеген системалаштыра;

- куйган максатларга ирешү һәм ирешелгән нәтиҗәләрне күз алдына китерү ярдәмендә укучының үзүсешенә этәргеч ясый.

Фәнни-эзләнү эшенең төп критерийлары:

-актуальлек;

-проблеманы анализлау;

-мәктәп программасыннан тыш белемнәрне куллана белү;

-үз фикереңне булдыру һәм аны әйтеп бирү;

-тикшеренүнең практик әһәмияте;

-мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясау;

-тикшеренү эшен дөрес  тәкъдим итә белү.

Фәнни-эзләнү эше билгеле бер тәртиптә башкарыла.Аның түбәндәге этапларын күрсәтергә була:

1.Мотивация(укучыда кызыксыну уяту).

2.Тема сайлау.

3.Тема буенча әдәбият эзләү, табу, аны өйрәнү.

4.Булган фикерләрне өйрәнеп, үз фикереңне булдыру.

5.Тикшеренү эшенең эчтәлеген язу.

6.Материалны тиешле тәртиптә урнаштыру.

7.Яклау, чыгыш ясау.

Материалны туплау, аны системага  алу һәм анализлау барышында укучыга тикшерүнең төп бурычларын ачыкларга, проблемаларны билгеләргә өйрәтәбез. Аннары болар барысы да эшенең кереш өлешендә чагылыш таба.Төп өлештә тема буенча анализ ясыйбыз, әдәби әсәрләрдән мисаллар китерәбез. Ә инде йомгаклау өлешендә гомумиләштереп нәтиҗәләр ясыйбыз. Шулай итеп,  фәнни-тикшеренү эшебез барлыкка килә.

Соңыннан материалны тәртипкә салып, кәгазь битләренә теркәп кую да зур тырышлык һәм осталык сорый.

Шуны өстәп әйтәсем килә, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнә башлагач, укучылар әдәби әсәрләрне күбрәк укый башлыйлар.Чөнки әдәби әсәр эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Бу авторның башка хезмәтләрен алып уку, чагыштыру, бу темага язылган башка авторларның хезмәтләрен табу теләге туа. Әле тагын төрле сүзлекләр, тәнкыйди материаллар белән эшләү дә укучыларга бик  кызыклы.

Укучыларны төрле конференцияләрдә көрәшкә һәм җиңүгә психологик яктан әзерләргә кирәк. Шуңа күрә тикшеренү эше белән  башта кечкенә коллектив алдында чыгыш ясаудан башлыйбыз. Мәктәп  фәнни-гамәли конференциясендә югары сыйныф укучылары белән беррәттән башлангыч һәм урта звено укучылары да чыгыш ясыйлар. Алар кечкенәдән фәнни-тикшеренү эшенә тартылалар.

Мәктәп этабы-бик мөһим этап.Ул тренировка гына түгел, ә чыгыш ясаучыларда ышаныч булдыру этабы.

Ел саен укучыларыбыз шәһәр күләмендә үткәрелгән И.Хәлфин, Ушинский, В.Вилькеев исемендәге, Ломоносов укуларында, яшүсмерләрнең  К.Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында һәм башка бик күп конференцияләрдә  актив катнашалар һәм уңышларга да ирешәләр.

Мисал өчен, бер укучым белән  “Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш темасының чагылышы” темасы буенча фәнни-тикшеренү эше алып бардык.Эшнең башында ул үз алдына Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасенең яктыртылуын тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйды. Шул максаттан чыгып бурычлар билгеләнде. Cугыш турында  язылган шигырьләрне өйрәнү  һәрвакыт актуаль булып кала.Укучы Сибгат Хәкимнең сугыш темасына язылган әсәрләрен укып, аларны анализлады.Әлбәттә, аның иҗаты турында үз фикерләрен язган берничә әдипнең хезмәтләрен дә өйрәнергә һәм бу эштә кулланырга туры килде. Кирәкле мәкалә һәм әсәрләрне эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары зур ярдәм итә.Әлбәттә, нинди чыганаклар белән эшләргә кирәклеген укучыларга без- укытучылар күрсәтәбез.Интернетта татар теле һәм әдәбияты буенча фәнни эшләр, тәнкыйть мәкаләләре юк диярлек.Шуңа күрә балаларга китапханәгә барырга туры килә.

Ә инде икенче башка укучы белән аның якташы ,киләчәк буынга бай һәм затлы мирас калдыручы зыялы, укымышлы һәм тырыш кеше,ләкин бүгенге көндә  исеме киң катлам укучысына бик үк билгеле булмаган гыйлем иясе, тарихчы, язучы һәм педагог Касыйм Җамалетдин улы Бикколов турында өйрәндек.

        Укучы үз алдына аның тормыш юлын, иҗатын, күпкырлы эшчәнлеген тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйды.

Бу теманың өйрәнелү дәрәҗәсенә килгәндә, бу шәхеснең тормыш юлы турында материал бик аз, тәнкыйть мәкаләләре дә күп түгел.

Эш барышында Касыйм Бикколовның Каюм Насыйрилар, Шиһабеддин Мәрҗаниләр кебек ХХ гасыр татар мәгърифәтчелегенең бер вәкиле булуын күрсәтергә тырыштык.

        Гомумән, фәнни-эзләнү эше барышында өйрәнгәннәр башка фән нигезләрен үзләштергәндә дә ярдәм итә. Балалар бигрәк тә балалар фикерләрен башкаларга курыкмыйча әйтеп бирергә, исбатларга өйрәнәләр. Кешеләр алдында чыгыш ясаудан курыкмый башлыйлар.

        Аннан соң төрле шәһәр, республика  күләмендә үткәрелгән конференцияләрдә  эшне төрле галимнәр бәяләве дә бик мөһим. Без катнашкан  Ломоносов укуларында Роза Асылгәрәева, К.Насыйри укуларында  Хатыйп Миңнегулов  тарафыннан фикерләр ишетү дә укучылар  өчен бик файдалы булды.

        Укучыларга мәктәпне бетереп, югары уку йортында укый башлагач, фәнни хезмәтләр: докладлар, курс эшләре, проектлар  язарга туры киләчәк. Фәнни-тикшеренү эшен язганда өйрәнгәннәре- чыганакларны эзләп табу, иң кирәкле мәгълүматларны туплау, аннан соң нәтиҗәләр ясау бу укучыларга күпкә җиңелрәк  була.

Шулай итеп, укучыларга фәнни-эзләнү эше белән шөгыльләнергә шартлар тудыру – аларның аларның коммуникаив компетенциясен формалаштыруга һәм югары сыйфатлы һәм бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган белем алуга хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәбебезне тәмамлаган укучылар үзләре теләгән уку йортларына укырга кергәндә көндәшлеккә сәләтләрен кулланып, максатларына ирешәчәкләр. Иң мөһиме: аларның күңелләре , хисләре байый, ә инде күңеле бай кешенең фикерләү сәләте дә югары була.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерләнгәндә өй эшенең роле.

Бердәм дәүләт имтиханы  - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Математикадан  бердәм дәүләт имтиханын кертү укучыларның уку эшчәнлегендә билгеле бер акцент алмашынуын ...

ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...

Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү юллары

Әлеге мәкаләдә автор туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив  компетенцияләрен үстерү юллары ачып бирелә...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...

В.Н.Мещерякова системасын кулланып, туган тел дәресләрендә укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү. Презентация.

Бүгенге көн таләпләре тел укытучыларыннан яңача укыту алымнарын кулланырга өнди. Шуңа күрә бер төркем укытучылар 2016 нчы елдан башлап уен технологиясенә нигезләнеп төзелгән  В.Н.Мещерякова систе...