Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле
материал (9 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Кеше шәхесен формалаштыруда әдәбиятның роле чиксез зур. Аның ярдәмендә без баланы тормышка әзерлибез. К.Д.Ушинский “үле булмаган, максатсыз булмаган һәртөрле укыту баланы тормышка әзерләүне күздә тота”, - дип язган.
Әдәбият фәне - иң тормышчан фән. Ул үлә алмый. Аны тормышның бернинди фаҗигасе дә яшәүдән туктата алмый. Шулай булгач, әдәбият – мәңгелек.
Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз – үзен ничек тотарга өйрәтүче башка фән, минемчә, юктыр. Моңа бары тик әдәбият кына өйрәтә ала. Бары тик ул гына тормыш – чынбарлыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз – үзен тотышын күрсәтә, әдәби геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә – тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүләрен аңлата. Бары тик әдәбият кына кешене сәнгатьле итеп сөйләргә, киң итеп фикер йөртергә, үз карашын төгәл итеп әйтеп бирергә өйрәтә.Безнең татар әдәбияты – бай, күпкырлы әдәбият.
Яшь буынны тәрбияләүгә әдәбиятыбыз зур өлеш кертә. Ул укучыны игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урынын табарга өйрәтә.Әдәби әсәрләрдә кешелекнең тормыш тәҗрибәсе, рухи эзләнүләре, фикер, акыл байлыгы саклана. Әсәргә тиешле бәя биреп, нәтиҗә ясарга өйрәтү – безнең бурыч. Без, үз чиратыбызда, матур әдәбиятның яхшылыкны расларга, игелеккә юл салырга, явызлыкны, яманлыкны җиңәргә булышуын онытмаска тиешбез. Бүгенге көндә яшьләрне кешелексезлектә, битарафлыкта гаепләргә яратабыз. Бу фикер белән бик үк килешәсе дә килми. Мәсәлән, К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектаклен караган кыз һәм егетләрнең күзләрендә яшь булу – моның киресен сөйли түгелме? Лый – елый спектакль караган кыз һәм егет җинаятьче була да алмыйдыр ул?!
Бәхәссез: без һәммәбез дә, кем генә булмыйк, нинди генә тормыш юлларын үтмик, тәрбия җимеше. Тәрбиянең бөтен дөньяга, барлык халыкларга хас принциплары була. Бу безнең татар халык аыз иҗатында да чагылыш таба. Камыр батырларыбыз булса да, юләрләребез (Иван – Дурак) юк. Без бервакытта да “Эш юләрләрне генә ярата” (работа любит дураков) дип әйтмибез. Мич башында утырган килеш кенә урманга утынга барып килмибез. Киресенчә, “Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп” Баштагыча булса, татар халкы күптән юкка чыгар иде. Безнең халык тырыш. Аны шул яшәтә. Ф.Хөснинең “Җәяүле кеше сукмагы”, И.Газинең “Онытылмас еллар”, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”, “Намус” романнары халкыбызның иң авыр елларда да үз намусына тугры калуы, тырышлыгы нәтиҗәсендә менә дигән балалар үстерүе турында сөйлиләр.
Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән һәм анализланган мәкаль, әйтем, табышмак, әкият, мәзәк, миф, легенда, дастаннар укучыга халкыбызның бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, аның иксез – чиксез акыл – зиһен, тел – сүз хәзинәләрен, күп гасырлар буена тудырып, туплап килгән югары әдәп - әхлак нормаларын, күркәм гореф – гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр.
Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә кайбер уйланулар һәм биремнәр укучыларга билгеле бер нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Мәсәлән, Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү барышында, без, гадәттә, балаларда хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куябыз. Ә менә башкорт Әлемгол образына аз игътибар итәбез. Шушы образ балаларда иман, кыйбла тәрбияләүдә зур урын алып торыр иде. Вакытында явызлык эшләгән, көрәшкәндә сиздерми генә Хафизны аяк чалып егуга ирешкән бу башкорт гомере буе үз – үзен битәрли. Аңа намусы тынычлык бирми. Кылган гамәлләре өчен ул Ходайдан кичерү сорый. Күрәсең, ул шәфкатьлелек, игелек дигән бөек көч алдында баш ия. Әнә шундый кылган эшләребез алдында җаваплылык хисе тою, үзанализ ясау җитми кешеләргә.
Минемчә, хәзерге тәрбиянең төп кимчелеге – аның сүзгә корылуында, ягъни тәрбияне сүз белән аңлатып чикләүдә. Ә әдәби әсәр сүздән генә торса да, кешегә турыдан – туры “болай бул, алай эшләмә” дип әйтми: аның үзенә уйланырга, нәтиҗә ясарга, карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Дөньяда матурлык белән бергә ямьсезлек тә яши гадел булмаган сугышлар бара, кеше үтерүче бәндәләр, исерек кешеләрне күрәбез. Сәнгать матурлыгының могҗизалы көче шунда ки, әнә шул ямьсезлекне күрсәтү аша да кешеләрне матурлыкка, яхшылыкка этәрә. Мондый әсәрләр кеше күңелендәге матурлыкны арттыра, ямьсез хисләрдән чистарта. Әдәбият менә шушы вазифаны башкара.
Шулай итеп әдәбият укучыларга рухи тәрбия бирә, Ватанга, туганнарына мөнәсәбәтне дә, төрле яктан белемле булуны да, милли хәзинәләргә сак карашны да, дини һәм милли йолаларны хөрмәт итүне, өйрәтүне һәм башкаларны да күздә тота.
Әдәбият – сәнгатьтәге матурлык чыганагы.
Гөләндәм Хәлиуллина
Илексаз мәктәбенең татар теле укытучысы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балада сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда мәктәп һәм гаиләнең роле
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын”...
Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбиятның роле
Мәкаләдә яшь буынга патриотик тәрбия бирү юнәлешләре күрсәтелә. Патриотик тәрбия бирүдә матур әдәбият әсәрләрен куллануның әһәмияте бирелә...
ФГОС шартларында патриот шәхес тәрбияләүдә матур әдәбиятның роле. Мәкалә.
ФГОС ШАРТЛАРЫНДА ПАТРИОТ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮДӘ МАТУР ӘДӘБИЯТНЫҢ РОЛЕАхтямова ГМ, Казан шәһәре Совет районы 175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче квалификацион категорияле татар ...
Әхлаклылык – рухи саулык (Әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә әдәбиятның роле)
Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Электән үк үз кагыйдәләре белән яшәгән татар авылына да чор үзенең әхлаксызлыгы чирен йоктырды. Шуңа күрә дә табигать канунн...
Укытучы һәм укучы шәхесен тәрбияләүдә халык педагогикасының роле
Безнең карашыбызча, җәмгыятьтәге үзгәрешләр һәрвакытта да «кешенең аң-фикерен үзгәртүдән, реформалаудан», аның рухи – интеллектуаль, әхлакый сыйфатларын уңай якка үзгәртүдән башланыр...
"Укучыларның шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләрен куллану". -статья
Инде менә күп еллар укыту-тәрбия барышында укучы шәхесен формалаштыруда татар халкының уңай традицияләреннән файдалану...
Укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруда фәнни-эзләнү эшенең роле.
Роль научно-исследовательской деятельности в формировании коммуникативной компетенции учащихся....