ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ
проект

Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

                                                           Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                                               

  1. . Шәрәфетдинова Ләйлә Миргалим кызы, 139нчы гимназия, Идел буе районы, югары квалификацияле укытучы
  2. Госманова Салиха Миргалим кызы, 94нче гимназия, Мәскәү районы, югары квалификацияле укытучы
  3.  Алиева Фәния Нургали кызы, 94нче гимназия, Мәскәү районы, беренче квалификацияле укытучы

                                                             

Казан – 2023

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ..................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕН УКЫТУНЫ ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ АЛЫП БАРУНЫҢ ТЕОРЕТИК АСПЕКТЛАРЫ.......................................................................6

  1. Татар телен укытуда заман таләпләре......................................................6
  2. Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру............................................................................................................7

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ (ЭШ ТӘҖРИБӘСЕННӘН)...............11

2.1. Татар телен укытуның интерактив ысуллары............................................11

2.2. Интерактив белем бирү технологияләре....................................................13 

ЙОМГАК..............................................................................................................17

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ....................................................................................19

КЕРЕШ

Заманча технологияләр кулланып эшләү ул – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуга, аның танып белү активлыгын үстерүгә, укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүгә зур ярдәм итә.

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, укучыларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә.

Бөтендөнья белем бирү процессының мөхим һәм тотрыклы тармагы – белем бирүдә заманча информацион технологияләр куллану. Соңгы елларда илебезнең мәктәпләрендә күп кенә предметлардан белем бирүдә  компьютер техникасы һәм башка информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады.

Информатизация белем бирү процессына сизелерлек йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә.

Хәзерге заман таләпләренә туры килә   торган   белем   бирү   шәхесне   җәмгыятьтәге   төрле   үзгәрешләргә,   тормыш ситуацияләренә,   фән   нигезләрен   ныклы   үзләштерүгә   әзерләүне   күздә   тота. Соңгылары   исә,   яңа   технологияләрне   файдаланып,   иҗади   мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда  каралган. Интерактив   технологияләрне   кулланганда,   өйрәтү   процессы   буларак   дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә. Татар теленә өйрәткәндә,   интерактив   технологияләрне   файдалану укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уята; укучының танып белү активлыгын арттыра; тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыра, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыра; укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ача, алган белемнәрен тирәнәйтә, инициативасын тагын да үстерә.  Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

Максат һәм бурычлар. Проект эшебезнең төп максаты булып татар теле укытучыларын интерактив технологияләр белән таныштыру, аларны дәресләрдә куллану ысулларын күрсәтеп һөнәри компетентлыгын үстерү.  

Әлеге фәнни хезмәт мәктәптә балаларга белем бирүнең бер элементы буларак интерактив технологияләрне кулланы педагогик эшчәнлекнең үсүен тәэмин итүче өч аспектны бурыч итеп куя:

1. Татар теле һәм әдәбияты укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй интерактив технологияләрне куллану осталыгын үстерү;

2. Укытучылар белән иҗади элемтәләр булдыру, нәтиҗәле һөнәри аралашуны оештыру,  

3. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлвштыру.

Тикшеренү объекты – мәктәптә интерактив технологияләрне куллану.

Тикшеренү предметы – мәктәптә укытучы эшчәнлегндә  интерактив технологияләрне куллану.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып практик эш методы сайланды. Әлеге метод үз эченә материалны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибә белән уртаклашу кебек эш алымнарын берләштерә.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте. Проект эшендә мәктәптә интерактив технологияләрне куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен дәрестә кулланма булырга мөмкин.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: проект эше интерактив технологияләрне актив кулланып татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле, кызык, креатив,иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлтелгән.


 БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛЕН УКЫТУНЫ ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР ЯРДӘМЕНДӘ АЛЫП БАРУНЫҢ ТЕОРЕТИК АСПЕКТЛАРЫ

1.1. Татар телен укытуда заман таләпләре

 “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” -  дигән мәгърифәтче һәм галим Г.Ибраһимов. Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә заманча технологияләрнең асылын шушы фикер тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү ул – укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уятуга, аның танып белү активлыгын үстерүгә, укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтүгә зур ярдәм итә.

        Заманча технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы.Аны бары тик урынлы һәм нәтиҗәле кулланырга гына кирәк.

Хәзер без тормышыбызны интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Интернет тормышыбызга ныграк үтеп кергән саен, укучыларыбыз да аның мөмкинлекләреннән тулырак файдаланырга тырыша. Үзара мәгълүмат алмашу (текст формасында гына түгел, аудио, фото, видеофайллар һ.б.), дуслар, туганнар белән даими арадашлык, хезмәттәшлекне ныгыту, элемтәләр урнаштыру, реаль вакытта аралашу, теге яки бу күренеш-фактларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү максатында да кулланыла ул хәзер.

Без үзебез дә Интернет челтәрен актив кулланучы булып торабыз. Татар тел укытучысы, сыйныф җитәкчесе, әни кеше буларак, безнең өчен укучыларыбызның, шул исәптән үз балаларыбызның да глобаль челтәрдә аралашу өлкәсе кызыклы. Кайбер күзәтүләр безгә эшебездә дә ярдәм итәләр, яңа заман тудырган проблемаларны уртага салып сөйләшерлек җирлек булып та торалар, чөнки Интернет – ул тормышыбызның виртуаль көзгедәге чагылышы. Күзәтүләрдән күренгән иң актуаль мәсьәлә - балаларыбызның үз ана телендә аралашырга теләмәве – барыбызны да уйландырырга тиеш. Татар телен бик яхшы белгән, үз туган телендә белем алучы укучылар арасында күзәтелә бит бу хәл! Бик популяр булган Одноклассники.ру, Вконтакте.ру сайтларында бер үк мәктәп укучыларының әллә ничә берләшмә-клубы эшли, әмма аларның күпчелегендә аралашу рус телендә бара. Форумнар, кунак китапларындагы язмалар белән дә шул ук хәл.

Эш кәгазьләрен язарга өйрәнү дәресләрендә электрон хатлар, спам, “бәхет хатлары”, SMS-хәбәрләргә куела торган әдәп кагыйдәләре турында аңлату зарур. “Сөйләм культурасы” темасы астында үтүче дәресләрнең берсен Интернет челтәрендә аралашу культурасын өйрәнүгә багышларга була хәтта. Моны укучыларга кечкенә тикшеренү-эзләнү эше итеп бирергә, дәрес вакытында төркемнәрдә анализлау рәвешендә дә, гамәли дәрес формасында үткәреп тә эшләргә мөмкин. Без, укытучылар, итагатьлелек, әңгәмәдәшеңнең фикерләрен хөрмәт итү, аның шәхесенә ихтирам белән карау, вакытын санлау, яшерен мәгълүматларны саклау, сабырлык, игелеклелек, рәхмәт әйтә белү сыйфатларның, нинди милләттән булуына карамастан, аноним рәвештә аралашса да, глобаль челтәрдә һәр кешене бизи торган күренеш булуына даими басым ясарга тиешбез. Бу – сыйныф сәгатьләрендә тикшерү өчен дә бик яхшы тема була ала.

1.2. Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә эшмәкәрлек тулысынча ачылырга ирек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк.  Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә укучыга юнәлдерелгән яңа педагогик технологияләр куллану ярдәм итә.

Нәрсә соң ул информацион технология?

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы.

        Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шундый сорауларга җавап биреп карыйк.

Беренчедән, укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның да роле зур. Шулай ук:

-шәхес тәрбияләү;

-фикерләү сәләтен үстерү;

-эстетик тәрбия бирү;

-информацион культура тәрбияләү;

-укытуның сыйфатын күтәрү;

-предметара бәйләнеш булдыру;

-укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә соң?

-дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

-төрле модельләр, таблицалар төзү. Компьютер программасы мөмкинлекләрен файдаланып төрле модель һәм таблицалар төзергә була.

Мәсәлән, морфология бүлеген кабатлаганда Блум  чәчкәсе формасындагы модельне кулланабыз. Чәчәкнең таҗлары ачылган саен, сүз төркемен кабатлыйбыз. Күргәнегезчә, мөстәкыйль сүз төремнәре бер чәчәккә җыелган, модельне дәвам итеп ярдәмче сүз төркемнәрен чәчәкнең яфраклары итеп эшләргә мөмкин.

-үз-үзеңне тикшерү булдыру. Без тест формасындагы бирем эшләтәбез. Аннан соң укучылар экранга карап үз-үзләрен тикшерәләр һәм үз эшләрен бәялиләр.  

Шулай ук информацион технологияләр укытучыга

-индивидуаль белем бирү;

-дифференциаль белем бирү;

-эзмә-эзлекле процессның барышын күзәтү мөмкинчелеге;

-мультимедиа һәм интернет аша зур күләмле мәгълүмат алырга өйрәтү;

-мәгълүматны каталоглар һәм белешмәләр кулланып эшкәртергә өйрәтү;

-укыту процессында кирәк булган материалларны тупларга өйрәтү;

-үзаллы эшне булдыруда ярдәм итә.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.

Электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар. Без андагы элементларны дәресләрдә кулланабыз. Укучылар дискка яздырып алып өйдә үзләре шөгыльләнәләр.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә мөмкинлекләргә ия булган интерактив такталар җиһазландырылган компьютер сыйныфлары бар. Без бу өлкәдә булган яңалыклар белән танышып, аларны үз эшебездә кулланырга тырышабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, мондый дәрескә әзерлек укытучыдан күп вакыт та таләп итә.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәбез. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.        

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА ИНТЕРАКТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

2.1. Татар телен укытуның интерактив ысуллары

Интерактив укыту ысуллары (ингл. "Интерактив"- үзара тәэсир итешү) бу уку процессы аралашу (аралашу) процессына әверелә, ә укучыларның активлыгы укытучының активлыгыннан югарырак була, әлеге процес  төркем эчендә үзара эш итүгә һәм укучының белем бирү мәсьәләләрен хәл итүгә нигезләнгән белем бирү технологиясе.

Интерактив ысуллар нинди мөмкинлек бирә соң?

1. Бергәләп чишү өчен реаль тормыш ситуацияләрен һәм проблемаларын модельләштерү;

2.Озак вакытлы күнекмәләр формалаштыруга, уртак кыйммәтләр булдыруга ярдәм итү.

3. Хезмәттәшлек, үзара бәйләнеш атмосферасын булдыру,

4. Уку эчтәлеген мәгълүмат аша гына түгел, ә хисләр һәм гамәлләр аша да үзләштерү.

Интерактив өйрәнүнең максаты укучының үз уңышын, үзенең интеллектуаль камиллеген тоеп, белем бирү процессын нәтиҗәле итә торган уңайлы уку шартлары булдыру.

Интерактив укуның асылы шунда ки, уку процессы барлык укучыларның даими, актив үзара бәйләнеше шартларында бара. Бу хезмәттәшлеккә, үзара өйрәнүгә нигезләнә: укытучы – укучы, укучы – укучы. Шул ук вакытта укытучы һәм укучы тигез хокуклы, тигез мәгънәле уку субъектлары. Интерактив аралашу уку процессында бер катнашучының икенчесе өстеннән, бер фикернең икенчесе өстеннән өстенлеген булдырмаска ярдәм итә. Мондый аралашу вакытында укучылар демократик булырга, башка кешеләр белән аралашырга, тәнкыйди фикер йөртергә, нигезле карарлар кабул итәргә өйрәнәләр.

Интерактив ысулларның өстенлекләре:

1. Үз тәҗрибәңдә хис-тойгылар аша кабул итү үзенчәлекләрен аңларга һәм фикер алышырга, әйләнә-тирә мохитне кабул итүдә үз күзаллауны контрольдә тотарга мөмкинлек бирәләр;

2. Аралашу күнекмәләрен үстерә, төркемдә эшләүнең әһәмиятен аңларга ярдәм итә;

3. Алар төркем эшендә катнашырга һәм контрольдә тотарга, төркем кабул иткән кагыйдәнең кыйммәтләрен хөрмәт итәргә, үз фикерләрен дәлилләргә һәм үз позицияләрен якларга ярдәм итәләр. Проблеманы хәл иткәндә үз гамәлләрен килештерергә ярдәм итәләр;

4. Әзер белемнәрне түгел, бәлки туры тәҗрибә ярдәмендә алынган белемнәрне кулланырга өйрәтә.

Интерактив ысуллар кулланып укытуның төп стратегияләре:

- танышуга, төркем эчендә тупланганлыкка һәм хезмәттәшлеккә төрле психологик күнегүләр;

- баш мие штурмы;

- имитацияләр;

- дискуссияләр һәм диспуталар;

- рольле, дидактик һәм имитацион уеннар.

Интерактив укытуны куллану уку эшчәнлеген оештыруның фронталь һәм кооператив формаларын, интерактив уеннарны һәм фикер алышу күнекмәләрен өйрәтүгә ярдәм итүче ысулларны куллану юлы белән башкарыла. Татар теле дәресләрендә иң күп кулланыла торганнары:

  1. Фронталь эш формасында түбәндәге технологияләр: микрофон, баш мие штурмы, тәмамланмаган җөмлә;
  2. Кооператив эш формасында: парларда эшләү (Йөзгә-йөз, бер -икебез- барысы бергә), кече төркемнәрдә эшләү;
  3. Интерактив уеннар: “рольле уен”, “Драматизация”;
  4. Бәхәс аша укыту технологияләре: позицияне сайлагыз.

Татар теле дәресләре өчен проект дәресләре, дәресләр-бәхәсләр, дискуссияләр, эшлекле уеннар һ. б. кулланырга мөмкин.

Татар теле дәресләрен үткәргәндә төркемнәрдә (парлар, алмаш состав төркемнәре һ. б.) эшләү технологияләрен нәтиҗәле технологияләр санына кертергә мөмкин. Сингапур методы буенча укыту бик нәтиҗәле булып чыкты. Укыту структуралары коннерс, релли робин, раунд тейбл, клок БАДДИС, пэа шэа, микс-фриз-төркемнәр, микс ПЭА шэа, ей аргайд нәтиҗәлелекне күтәрә.

Төркемнәрдә укыту технологиясе дәрестә билгеле бер сөйләм ситуацияләре булдырырга, татар телен яхшы белгән укучыларны төркемдә эш оештыруга җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, бу укучыларның коммуникатив компетенциясен формалаштыруга ярдәм итә.

Алда әйтелгәнчә, телне өйрәнү ысуллары төрле. Аларны бала өчен иң уңайлы һәм кызыклы юл белән куелган бурычларны хәл итү өчен укытучы кулланырга тиеш . Методларны сайлау балаларның яше һәм хәл итү өчен куелган бурычлар белән бәйле. Татар теле өйрәнүне шулай итеп төзергә кирәк ки, куллана алырлык итеп балаларда тирә-юнь турында беренче элементар белемнәрен формалаштырырга.

2.2. Интерактив белем бирү технологияләре

Дискуссия интерактив белем бирү технологияләренең бер төре булып тора. Ул белем бирү процессында катнашучыларның барысы арасында конкрет теманы, бурычларны һәм күренешләрне уртак тикшерү, фикер алышудан гыйбарәт. Дәрес-дискуссияләр үткәрү укучыларның танып белү активлыгын стимуллаштыра, аргументлар әзерләү һәм фикер алышу темасына үз позицияләрен яклау аша аларның яңа белемнәрне мәгънәлерәк үзләштерүенә ярдәм итә.

Компьютер симуляцияләре интерактив белем бирү технологияләренең бер төре булып тора. Алар укучыларның өйрәнелә торган объектның виртуаль моделе, компьютер ярдәмендә күренеш белән эшләвен күрсәтә. Компьютер симуляцияләре технологиясен куллану укучыларга һөнәри эшчәнлектә кирәкле программа пакетлары белән эшләргә өйрәнергә, реаль объектлар, күренешләр булмаган шартларда төрле сәбәпләр (икътисади, вакытлыча, куркынычсызлык сәбәпләре аркасында һ.б.) буенча теоретик белемнәрне, практик (һөнәри) күнекмәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Эшлекле уен интерактив белем бирү технологияләренең бер төре булып тора. Ул проблемалы профессиональ ситуацияне модельләштерү булып тора, аны хәл итү катнашучыларның рольле үзара эш итү процессында, кагыйдәләр урнаштыру, сюжет эшләү, уенчы һәм "экспертлар төркеме" командаларын формалаштыру, билгеле бер сценарий буенча һәм кабул ителгән карарны бәяләү белән ирешелә. Эшлекле уенны үткәрү, укучыларның һөнәри белем һәм күнекмәләр алу, команда карарларын бергәләп әзерләү процессында стандарт булмаган һөнәри мәсьәләләрне хәл итү буенча мөстәкыйль эшен оештырырга ярдәм итә.

Кейс-технологиясе – интерактив белем бирү технологияләренең бер төре. Бу проблемалы ситуацияне тасвирлау рәвешендә мәсьәләне чишү буенча укучыларның эше. Кейс-технологияне гамәлгә ашыру укучыларда һөнәри, гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә комплекслы алым куллану күнекмәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә, укучыларда тәнкыйди, аналитик, иҗади фикерләү, soft skills үсешен стимуллаштыра.

Хаталы Лекция – интерактив белем бирү технологияләренең бер төре.  Ул укытучының  дәрес  эчтәлегендә планлаштырылган хаталарны ачыклауга юнәлдерелгән дәрес вакытында укучыларның аналитик эшчәнлеген күздә тота. Лекциядә хаталар табу, аларны алга таба тикшерү һәм төзәтү укучыларның белемнәрен ныгытуга, аларның уку материалын тирәнрәк үзләштерүенә, аның иң авыр аспектларын ныгытуга ярдәм итә.

Баш мие штурмы (ингл. brainstorming) интерактив белем бирү технологиясе, ул укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыруны күздә тота, ул укучыларда барлыкка килгән саен ирекле алмашу шартларында төрле вариантларны/идеяләрне эзләү һәм үстерү аша проблемалы мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән. Технология укытучының берсүзсез чишелеше булмаган проблемалы мәсьәләне сайлавында тора. Укучыларга билгеләнгән вакытта мөмкин кадәр күбрәк чишелеш вариантларын әйтергә, аларны анализларга, фикер алышырга һәм куелган бурыч шартларында иң оптимал җавапны сайларга тәкъдим ителә.

Баш мие штурмын гамәлгә ашыруда һәм куелган максатларга ирешүдә укытучыга уңайлы эш атмосферасын булдыру һәм саклау, тәнкыйть һәм бәяләүнең теләсә нинди күренешләрен булдырмау, укучыларның активлыгын, интенсив эшне (озак паузалар, тоткарлыкларсыз) идеяләр тудыру һәм аларны анализлау һәм фикер алышу вакытында саклау мөһим.

Видеоконференция – тәҗрибә уртаклашуга, вакыйгалар, күренешләр турында актуаль мәгълүмат алуга, аларны төрле күзлектән тикшерүгә, шулай ук куелган бурычларны бергәләп  реаль вакыт режимында хәл итүгә ярдәм итә торган укыту чараларын уздыру өчен видеоконференцэлемтә нигезендә интерактив белем бирү технологиясе.

Видеоконференцэлемтә-ике яки аннан да күбрәк нокта (студия) арасында тиешле аппарат-программа комплекслары белән җиһазландырылган видеосурәт, тавыш һәм мәгълүмат алмашу ысулы. Анда  катнашучылары бер-берсен реаль вакытта күрә һәм ишетә ала, шулай ук мәгълүмат белән алмаша һәм аларны бергәләп эшкәртә ала.

Вебинар (ингл. «web-based seminar» – челтәр технологияләренә нигезләнгән семинар, интернет-семинар) – Интернет челтәренә тоташтырылган компьютерларны кулланып, һәм махсус программа  ярдәмендә катнашучылардан online режимында  кире элемтә алу мөмкинлеге  булган интерактив уку дәресен үткәрүнең белем бирү технологиясе.

Вебинар технологиясе нигезендә - виртуаль сыйныф, анда укытучы дәрес үткәрә, ә калган читтән торып катнашучылар бу виртуаль класстан видеосурәт, тавыш һәм мәгълүматлар алалар.

Тренинг – һәр укучының актив һәм тигез хокуклы катнашында психологик яктан уңайлы мохиттә һөнәри һәм шәхси әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү барышында алгоритмнарны, эш итү ысулларын эшләү нигезендә укучыларның шәхси һәм һөнәри үсешенә юнәлдерелгән төркемләп укытуның интерактив технологиясе.

Һәрбер укучының актив һәм тигез хокуклы катнашуы вакытында психологик яктан уңайлы мохиттә һөнәри һәм шәхси әһәмиятле бурычларны хәл итү барышында белем алучыларның алгоритмнарын эшкәртү нигезендә белем алучыларның шәхси һәм һөнәри үсешенә юнәлтелгән төркемле укытуның интерактив технологиясе.

Проект. Әлеге белем бирү технологиясе мөһим теоретик яки практик проблемалар булуны күздә тота, аны хәл итү генә түгел, бәлки теге яки бу эшчәнлек продуктында алынган нәтиҗәләрне дә (макет, бизнес-план, рекомендацияләр һ.б.) тормышка ашырырга кирәк.

Проектлар методы укучыларның (парлы, төркемле) уртак эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, тикшеренү күнекмәләрен камилләштерергә, белем бирүне мөстәкыйль конструкцияләргә һәм мәгълүмати киңлектә ориентлаштырырга ярдәм итә, шулай ук тәнкыйть һәм иҗади фикерләүне, креативлыкны, soft skills: командада эшли белү, сыгылмалы күрсәтү.

ЙОМГАК

Заманча технологияләрне куллану татар телен укыту процессын тагын да нәтиҗәлерәк итә. Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту – тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр шактый. Укытучының  бурычы – яңалыклар  агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытучының һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Дәресләрдә укытучы   укучыларны  мөстәкыйль эшчәнлеккә тарта ала икән, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята икән – димәк ул дөрес юлда. Балаларның эшчәнлеген активлаштыру максатында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу – чынбарлык һәм замана таләбе.

Әйтергә кирәк: интерактив технологияләр кулланып җентекләп планлаштырылган һәм яхшы оештырылган эш – укучыларның сүзлек запасын баета, орфографик грамоталылыкны үстерә, сөйләмен үстерергә ярдәм итә, ә гомумән, тел культурасын үстерергә, балада игътибар, туган телгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт формалаштырырга ярдәм итә. Һәр эшнең уңай ягы булган кебек кимчелекле яклары да очрый. Интерактив технологияләр кулланылган эш барышында шуңа игътибар иттек, дәрес укытучы әзерләгән план буенча бармаска мөмкин, чөнки бу эш укучыларда ирекле фикер йөртү мөмкинчелеге булдыра.  

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, гомумән практикада интерактив формаларны, яки билгеле бер элементны гына сыйныфның эзерлек дәрәҗәсеннән чыгып кулланырга кирәк. Нәкъ менә интерактив ысуллар теория һәм практиканы бер үк вакытта үзләштерә торган уку мохитен булдырырга мөмкинлек бирә, ә бу укучыларга характер формалаштырырга, дөньяга караш, логик фикерләү, бәйләнешле сөйләм үстерергә; тәнкыйди фикерләүне формалаштырырга; индивидуаль мөмкинлекләрне ачыкларга һәм тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта уку-тәрбия процессында укучылар яңа һәм инде алынган белемнәр арасында бәйләнеш эзлиләр; альтернатив карарлар кабул итәләр, «ачыш» ясый алалар, төрле чаралар ярдәмендә үз идеяләрен һәм фикерләрен формалаштыралар; хезмәттәшлеккә өйрәнәләр.

В.А. Сухомлинскийның әйткән сүзләрен искә төшерсәк: «Дәрес — укытучының гомуми һәм педагогик культурасының көзгесе, аның интеллектуаль байлыгы, аның күзаллаулары һәм эрудициясе күрсәткече ул». Әлбәттә, укытучылар да, укучылар да замана таләпләреннән читләшмиләр, яңа технологияләрне, шул исәптән интерактив технологияләрне дә үз эшчәнлекләрендә һәрдаим кулланалар. 

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар:

1. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы Законы (2012 нче елның 29 нчы декабрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан имзаланган 273 нче ФЗ; 2013 нче елның 1нче сентябреннән гамәлдә) / Федеральный Закон от 29.12.2012 №273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”.

2. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы Законы / Закон Российской Федерации №1807-1 от 25.10.1991г. “О языках народов Российкой Федерации”, ред. от 12.03.2014.

3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы / Закон Республики Татарстан “Об образовании”, №68-ЗРТ от 22.07.2013.

4. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 2010 нчы ел, 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция министрлыгында 19644 нче регистрация номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

5. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 30 августындагы 1015 нче номерлы боерыгы / Приказ МОиН РФ №1015 от 30.08.2013 г. “Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”.

6. “2014 – 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 794 нче карар, 25.10.2013;

7. Татарстан Республикасында 2012 – 2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында “Дәүләт программасы”;

8. 2010 – 2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе “Киләчәк” программасы;

9. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елның 19 августындагы хаты / Письмо МОиН РТ от 19.08.2015 “Об утверждении методических рекомендаций по разработке учебного плана основного общего и среднего общего образования общеобразовательных организаций Республики Татарстан”.

Фәнни-методик әдәбият:

1. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2012. – 151 б.

2. Бордовская Н.В. Современные образовательные технологии [Текст]: учеб. пособие / Н.В. Бордовская, Н.В. Бродская, И.М. Дандарова. – М.: Кно Рус, 2011. – 432 с.

3. Желдаков М. И. Внедрения информационных технологий в учебный процесс.  – Мн.: Новое знание, 2003. – 152 с

4. Ибрагимов И.М. “Информационные технологии и средства дистанционного обучения”. – М.: Изд-во «Академия», 2017. – 336 с.

5. Новые педагогические и информационные технологии в системе образования: Учеб. пособие для студ. пед. Кадров / Е.С. Полат, М.Ю.Бухаркина, М.В.Моисеева, А.Е.Петров; Под ред. Е.С.Полат. – М.; Издательский центр «Академия», 2012. – 272 с.

6. Нурова Л.А., Харисов Ф.Ф. Особенности использования информационных и коммуникационных технологий на уроках татарского языка в начальной школе // Филологические науки. Вопросы теории и практики. Тула, 2014. № 8- 2 (38). С. 110-112.

7. Переломова Н.А. Интерактивные технологии и проблемы социализации личности. – Иркутск: ИПКРО, 2008. – 67 с.

8. Соломин В. П. Гуманитарные технологии как инновация в образовании // Вестник ТГПУ. – 2011. – №4 – с. 124-127.

9. Шәйхин А. Татар теле укытучысына Интернет ничек булыша ала? // “Мәгариф. Татар теле” журналы. – 2016. – №4. – Б. 40-43.

Интернет ресурслар:

1.        belem.ru/resources-белем бирү ресурслары үзәге

2.        www.edu.tatar.ru - электронное образование РТ

3.        http://mon.tatar.ru/ - Министерство образования и науки РТ

4.        http://kitaphane.tatar.ru – национальная библиотека РТ

5.        http://shigriyat.ru– сайт для учителей татарского языка

6.        http://www.tugan-tel.com/

7.        http://tatartile.org/

8.        http//www.web-learn.ru/biblioteka-online/

9.        vk.com/tugan_tel/

10. https://edu.itmo.ru/ru/edutech_iteractiv/

11.https://prezi.com/ozjgynox7bpz/1/?frame=1f935e6ae81e6e090467f6725f4ffd5

12. Имаева Г.М. Татар теле дәресләрендә мәгълүмати технологияләрне куллану [Электронный ресурс] // conf.knitu.ru: VШ респуб. Научно-методическая конференция педагогов общеобразовательных учреждений, преподавателей учреждений среднего и высшего профессионального образования «Интеграция школы и вуза как эффективный инструмент формирования актуальных компетенций учащихся» Казань, 2015.URL:http://www.conf.knitu.ru/confkgtu/ru/conf_tez.jsp?id_conf=21&idm=3354&ff=%D0%E5%E3%E8%F1%F2%F0%E0%F 6%E8%FF (дата обращения: 11.04.2023).

13. ШәмсетдиноваГ.Я. Яңа педагогик технологияләр, укыту эшчәнлегенең яңа формалары аша укучыларның коммуникативкомпетенциясен күтәрү [Электронныйресурс] //teacher-rt.ru: Интернет-порталучителейРТ, 2014. URL://http://www.teacher-rt.ru/index.php/biblioteka/tatar-tele/354-tatar_telen_ukytuda_ja_a_pedagogik_tekhnologijal_r (дата обращения: 10.04.2023)

14. Юзмиева С.Г. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану. Методик семинар [Электронный ресурс] //nsportal.ru: социальная сеть работников образования, 2015. URL: //http://nsportal.ru/shkola/obshchepedagogicheskie-tekhnologii/library/2015/01/10/tatar-tele-hm-dbiyaty-dreslrend (дата обращения: 12.04.2023)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар телен укытуда яңа технологияләр куллану

Белем бирүдә информацион технология– компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. ...

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр

Татар телен укытуда яңа педагогик технологияләр...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Об использовании проектной методики в обучении татарского языка....

Татар телен укытуда проектлар методын куллану.

Использование проектной методики....

РУС ТЕЛЛЕ АУДИТОРИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУДА КОММУНИКАТИВ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

Мәкаләм 1 нче сыйныфта белем алучы рус телле укучыларыбызга татар телен өйрәтүдә бик тә отышлы һәм нәтиҗәле кулланылган, тулысынча  комуникатив технологияләргә нигезләнгән Валерия Николаевн...