Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Абдуллина Гульнур Ризвановна

Мин "Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы.  Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма" темасына әдәби уку дәресенә технологик карта төзедем. Мин поэманы укып  анализлаганнан соң һәм өстәмә мәгълүматлар ярдәмендә  укучыларда шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышны, тирә-юньдәгеләрне ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләүне бурычым итеп куйдым. Технологик карта Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Шулай ук Сингапур методикасы да кулланылды. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h.taktash_alsu_tehnologik_karta.doc87 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбият дәресенә технологик карта            

         

Класс:        7 “Г”

Предмет: әдәбият

Тема:  Һади Такташ. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.“Алсу” поэмасы. Әдәбият теориясе. Поэма жанры. Лирик һәм эпик поэма.

Максат: 1) белем бирү максаты: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;  сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; 2)фикер сәләтен үстерү: хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру; 3) тәрбияви максат:  шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, тормышны, тирә-юньдәгеләрне ярату кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр :  әдәби әсәрне аңлап, сәнгатьле уку; анализлау.

Төп төшенчәләр: поэма, лирик һәм эпик поэма          

Пространство оештыру:  индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф. 1 кисәк. [Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Н.Сафиуллина] – Казан:   “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2014.

Җиһазлау: Презентация,  аудиоязма,  Һ.Такташның китаплары.

Предметара бәйләнеш: татар теле, физкультура

Дәрес этабы

 Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

        УУГ

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат:дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

Слайд №1

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

- Рәхмәт,  балалар.

 Дежур укучы рапорты

в) хәзер дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.

  • Әдәпле һәм игътибарлы бул!
  • Сүзеңне ачык һәм дөрес әйт!
  • Иптәшләреңне хөрмәт ит!
  • Башкаларны бүлдермә!

-Исәнмесез, саумысез! Хәерле  көн!

 Укучылар укыйлар.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

РУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

  • Мин сезгә әсәрдән өзек укып китәм. Ул сезгә таныш. Ә сез әсәрнең исемен һәм авторын әйтерсез.
  • Белмим,
    Әллә күпкә,
    Әллә бик озакка,
    Ахры, мәңге онта алмамын
    Тамбов урманнары уртасында
    Усак яфраклары шаулавын...
    Алар мәңге минем хыялымда
    Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
    Карт имәннәр, калмый минем арттан,
    Кая барсам, озатып барырлар...
    Бер җирдә юк андый урманнар,
    Бер җирдә юк камыш сабаклары –
    Андагыдай шаулый торганнар...

    Әкияттәге ике бала кебек,
    Каен башларына үрмәләп,
    Ике штансыз малай дөнья белән
    Танышып йөргән идек бергәләп...
    Беребез сары чәчле, беребез – кара:
    Сары чәчлесе – ул мин идем;
    Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
    Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
    Ул, Мокамай бәгърем, син идең...  

 

Укучыларның җавабы тыңлана

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

Слайд  № 2

Без бүген кемнең әсәрен укырбыз?

 -Нәрсәләр эшләрбез?

  • Без бүген Һади Такташның әсәрен укырбыз.

  • Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, әсәрнең эчтәлеген ачарга, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыкларга.

РУУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

 

1. Һ.Такташ турында мәгълүматны уку. Презентация карау.

2. 52 нче биттә бирелгән материалны уку.

3.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

      -Әсәрне аудиоязмада тыңлау, жанрын билгеләү

  1. - Сәнгатьле укуга хәзерлек.
  2. - Чылбырлап  уку.
  3. 4. Шигырь өстендә эш.
  4. -Әсәр  кем исеменнән хикәяләнә?
  5. -Әсәр кем турында?
  6. –Поэманың сюжеты тоташмы? Вакыйгаларны бербөтен итеп сөйләп буламы?

Физкультминут.

  • Ә хәзер басабыз, урындыкларыбызны этеп куябыз. Ял итеп алыйк.
  1. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка астында  бер укучы физик күнегүләр ясый, калганнар  кабатлыйлар.
  2. Музыка яңгырый, укучылар түгәрәк буенча ашыкмыйча гына йөриләр. Музыка туктатыла, укучылар укытучының соравын игътибар белән тыңлый, кычкырмыйча сорауга җавап бирерлек санны барлыкка китерәләр – төркемләп басалар. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы “музыка яңгыраганда боталалар”, “музыка туктагач (селкенмичә) торалар”, “төркемнәргә берләшәләр”)

- кышның ничәнче ае?

  • поэманың исеме ничә сүздән тора? (берәмләп басалар)
  • ничә кеше катнаша?(дүртешәрләп басалар)
  • Сыйныфта ничә укучы бар? (барысы бергә җыелалар)

Рәхмәт! Урыннарыгызга утырыгыз.

Дәреслекнең 47 нче  битен ачалар.

Укыйлар, кирәкле мәгълүматны  дәфтәргә схема рәвешендә язалар.

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

Көтелгән җаваплар:

Әсәрдә лирик герой бар. Ул сөйләүче.

Әсәр Алсу исемле кыз турында.

Сюжеты тоташ түгел.

Сөйләп карау

ТБУУГ: шигырьне аңлап уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:        

яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү;  укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

Слайд №3

1. Поэманы ничә өлешкә бүләр идегез? Ни өчен?

2. 51 нче биттә бирелгән сорауларга җавап бирү.

3. Алсу усалмы?

3. Сез Алсуны нинди итеп күз алдына китерәсез?

4. Әсәрнең темасы нинди?

5. Автор безгә нәрсә әйтергә тели?

Төркемнәрдә эш

 Алсу образына характеристика бирергә.

4 өлешкә

Ул үз тормышыннан канәгать, бәхетле.

Яшьлек, мәхәббәт.

Тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Алсу образына характеристика язалар.

Үзбәя

“5” ле – мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем.

“4” ле – мин сорауларга тулы  итеп җавап бирдем, ләкин 1-2 урында хата җибәрдем.

РУУГ: үз фикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, , нәтиҗәләрне формалаштыру;

ШУУГ: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү

ТБУУГ: геройларның эш-гамәлләренә бәя бирә белүләренә ирешү, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;

КУУГ: бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә алу;күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү

VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Слайд №4

  • -Дәрес сезгә ошадымы?
  • -Аеруча  нәрсә кызыклы булды?
  • -Нинди яңалык белдегез?

  • Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

-Үзбәя

“5”ле – дәрестә үтелгәннәрне бик яхшы аңладым, иптәшләремә дә ярдәм итә алам.

“4”- дәрес материалын яхшы аңладым.

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү.

 

VII. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Слайд №5

1) Поэманы сәнгатьле укырга;

2) Бер өзекне ятларга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к поэме "Мертвые души". Листая страницы поэмы. Образы помещиков.

Презентация к поэме Гоголя "Мертвые души". "Листая страницы поэмы. Образы помещиков в поэме Н.Гоголя "Мертвые души". Презентация составлена к уроку литературы для учащихся 9 классов. Материал можно ис...

Тема "живой" и "мертвой" души в поэме Гоголя. Урок литературы по поэме Н. В. Гоголя "Мертвые души", 9 класс

Работа на уроке преследовала цели: осознать идею гоголевской поэмы как стремление к идеалу через отрицание (через отсутствие положительных оценочных признаков); проецировать проблемы, пост...

Сонет как жанр лирики. Художественные особенности сонета

Сонет как жанр лирики. Художественные особенности сонета...

Сонет как жанр лирики. Художественные особенности сонета

Презентация на тему Сонет как жанр лирики. Художественные особенности сонета...

Поэма «Кому на Руси жить хорошо». Замысел поэмы, жанр, композиция. Сюжет. Нравственная проблематика. Авторская позиция. Многообразие крестьянских типов.

Поэма «Кому на Руси жить хорошо». Замысел поэмы, жанр, композиция. Сюжет. Нравственная проблематика. Авторская позиция. Многообразие крестьянских типов....

Жанры лирики

Урок русского родного языка-11 класс...