Татар теленнән эш программасы
рабочая программа (9 класс) на тему

Нуриева Лейсан Закариевна

Татар теленнән эш программасы рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен каралган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9a_t.t.doc272 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

“ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЛЕ №33 НЧЕ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

МБ утырышында каралды

МБ җитәкчесе

Нуриева Л.З.

Беркетмә № _______

« ____» ______2015нче ел

«Килешенде»

Укыту эшләре буенча

директор урынбасары                                 Ч.М.Җәләева_______

« ___» ____2015нче ел

«Раслыйм»

Мәктәп директоры

___________  Л.Г. Салихҗанова

Боерык  №____ «__»_________2015нче ел

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

предмет татар теле (рус төркеме)

сыйныф   9А

сәгать саны  68

укытучы Нуриева Ләйсән Зәкәрия  кызы

                  РАСЛЫЙМ

“____” _______2015 нче ел ___№лы

педагогик киңәшмә карары

Педагогик киңәшмә рәисе

________Л.Г.Салихҗанова

2015-2016 нчы уку елы

 Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде

1.Россия Федерациясенең  “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральныйзаконот 29.12.2012 273-ФЗ “Обобразованиив Российской Федерации”).

2.Татарстан Республикасының “Мәгарифтурында”гыЗаконы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” №68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3.Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халык телләре турында”гы126-ФЗ нчы номерлы Законы(24.07.1998).

4.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30нчы август,2013нче ел№115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам–начального общего, основного общего и среднего общего образования”).

5.“Татарстан Республикасының халык телләре турында”Законы(Зако нРеспублики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред.от03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).

6.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.

7.“2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү буенчаТатарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794нче карар.

8. 2014-2018 нче уку елларына төп гомуми белем бирү учреждениесенең төп белем бирү программасы

9. Белем бирү  учреждениесенең  2015-2016 нчы уку елына  уку-укыту планы                                                                  10. Белем бирү  учреждениесенең  «Эш программасы турында» нигезләмәсе;

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты:

  • укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү;
  • тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү;
  • татар телен халыкның рухи, әхмакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү;
  • алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү;
  • укучыларның орфографик, пунктацион граматолылык дәрәҗәсен камилләштерү
  • татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;
  • укучыларда тел сиземләү күнекмәләре булдыру;
  • татар теленең башка телләр арасындагы урыны турында мәгълүмат бирү;
  • укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру;
  • татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү  аша татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүнең сыйфатын яхшырту;
  • әдәби әсәрләрне йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап уку;
  • әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирү;
  • укучыларның телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;
  • авторлар иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү, сәнгать вәкилләре белән танышу;

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

  • татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
  • татар этикеты тәгъбирләрен кертеп,  бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;


  • программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;
  • татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, төрле жанрдагы текстларны йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
  • өйрәнелгән фонетик,  лексик, грамматик  күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
  • татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итү;
  • төрле халыклар арасында тату яшәүгә омтылыш тәрбияләү

Укыту-методик комплекты

Программа:.”Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” 1 -11нче сыйныфлар  Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, Казан, 2011

Дәреслек: тәкъдим ителгән үрнәк программаны тормышка ашыруда: “Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаһгалиева - Казан: Мәгариф, 2008.

Укыту предметының эчтәлеге

Исем.Исемнәрнең тартым, килеш белән төрләнеше. Исемнәрнең ясалышы (тамыр, парлы, тезмә, кушма, кыкартылма). Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

Исемнең сан, тартым, килеш кушымчаларын сөйләмдә урынлы куллану.

Сыйфат. Сыйфатның гади, чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре. Ясалма сыфатлар.

Сан. Микъдар саннары (1000 гә кадәр), тәртип саннары (100 гә кадәр).  Микъдар саны белән исем рәттән торганда, исемнең берлек санда гына кулланылуы.

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләреннән саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.), күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.).

Алмашлык.  Зат, сорау, күрсәтү (бу, әнә, менә), билгеләү (барлык, бөтен, үз, һәр), билгесезлек (әллә кем, әллә нинди, кайбер), юклык (беркем дә, бернәрсә дә, һич) алмашлыклары.

Фигыль. Фигыль төркемчәләре:

 1)Хикәя фигыль. Хикәя фигыльнең хәзерге, билгеле һәм  билгесез үткән заман, билгеле һм билгесез киләчәк   заман формалары. Барлыкта һәм юклыктазат-сан белән төрләнеше.

2)Боерык фигыль. Боерык фигыльнең 2, 3 зат берлек һәм күплек сан формалары Боерык фигыльләрдә басым үзенчәлеге.

3)Теләк фигыль.  Теләк фигыльнең 1 нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

4)Шарт фигыль. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше. Кире шарт фигыль.

5)Инфинитив.Инфинитив формасының модаль сүзләр белән (кирәк (түгел), тиеш (түгел), ярый (ярамый) сөйләмдә кулланылышы.

6)Сыйфат фигыль. Хәзерге һәм үткән заман сыйфат фигыльнең -учы/-үче; -а/-ә,-ый/-и торган; -ган/-гән,-кан/-кән  формалары.

7)Хәл фигыль. Хәл фигыльнең -ып/-еп/-п; -гач/-гәч, -кач/-кәч; -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче формалары.

Аналитик фигыльләр. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын (укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм)  белдерә торганмодаль мәгънәлеаналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Бәйлекләр: белән, турында, өчен, кебек кадәр, соң, аша. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

Бәйлек сүзләр: алдында, артында, астында, өстендә, эчендә, янында. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең җөмләдә кулланылышы.

Кереш сүзләр.Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы.

Теркәгечләр. Җыючы теркәгечләр: һәм, да – дә, та – тә,; каршы куючы теркәгечләр: ләкин, тик, әмма, ә; ияртүче теркәгечләр: чөнки, әгәр.

Кисәкчәләр: -мы/-ме, бик, түгел, тагын, әле. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы, сөйләмдә кулланылышы.

Җөмләнең төп коммуникатив төрләре: хикәя, сорау, боеру җөмләләр.  Татар җөмләсендә сүз тәртибе. Раслау һәм инкарь җөмләләр. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмлә. Гади җәенке җөмләләр. Тиңдәш кисәкле җөмләләр. Һәм, ә, ләкин, чөнки теркәгечләренең җөмлә төзүдә  кулланылышы.

Кушма җөмлә. Тезмә кушма җөмләләр: теркәгечле, теркәгечсез төрләре. Иярчен кушма җөмләләрнең киң кулланылышта йөргән аналитик һәм синтетик төрләре:  вакыт,  урын, максат,  сәбәп, шарт, кире җөмләләр.

Сыйфат дәрәҗәләрен аера алу,   чагыштыру, артыклык дәрәҗәләренә куя белү, сөйләмдә куллана белү.

Микъдар, тәртип, җыю, чама, бүлем саннарын аера белү;  татар һәм рус телләрендә микъдар саны + исем  төзелмәсе кулланышы аермасын белү.

Актив кулланылыштагы саф (тиз, акрын, җәяү һ.б.),  күләм-чама (күп, аз, бераз), охшату-чагыштыру (татарча, русча, зурларча һ.б.), вакыт (иртәгә, бүген, җәен, кичен һ.б.), урын (анда, монда, якында, еракта, уңга, сулга һ.б.) рәвешләрен сөйләмдә дөрес куллану.

Зат, сорау, күрсәтү, билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

Сөйләм барышында программага кертелгәнхикәя фигыль,  боерык фигыль, шарт фигыль,  инфинитив,  сыйфат фигыль,  хәл фигыль формаларын тану, аңлап куллану:

1) хикәя  фигыльнең заман формаларын аеру; барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен белү;

2) боерык  фигыльләрне дөрес басым белән әйтү; 2 нче зат боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта куллана белү; 3 нче зат боерык фигыльне сөйләмдә аера белү;

3)сөйләмдә теләк фигыль формасын урынлы куллану;

4)инфинитив формасын модаль сүзләр белән актив сөйләмдә куллану;

5)сыйфат фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану;

6) хәл фигыльнең программада күрсәтелгән формаларын сөйләмдә тану, аңлап куллану.

Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын белдерә торган аналитик фигыльләрне; теләк, мөмкинлек/мөмкин түгеллек, кирәклек/кирәк түгеллекне белдерә торганмодаль мәгънәлеаналитик  фигыльләрне тану һәм гамәли куллану.

Бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне,  кереш сүзләрне, теркәгечләрне, кисәкчәләрне  сөйләмдә урынлы куллану.

Сөйләм нормаларын саклап,  хикәя, сорау, боеру җөмләләр,  раслау һәм инкарь җөмләләр төзү.

Тиңдәш кисәкле гади җөмләләр.

Теркәгечле, теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең түбәндәге аналитик һәм синтетик төрләрен сөйләмдә куллану:

иярчен вакыт җөмләнең кайчан-шунда (шул вакытта, шул чагында) парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;

иярчен вакыт җөмләнең хәл фигыльнең -гач/-гәч, -ганчы/-гәнче формалары ярдәмендә ясалган  синтетик төре;

 иярчен урын җөмләнең  кайда-шунда, кая-шунда, кайдан-шуннан  парлы мөнәсәбәтле сүзләре ярдәмендә ясалган аналитик төре;

иярчен максат җөмләнең  шуның өчен ялгызакмөнәсәбәтле сүзе белән бәйләнгән аналитик төре;

иярчен максат җөмләнең  өчен  бәйлеге белән ясалган синтетик формасы;

ярчен сәбәп җөмләнең  шуңа күрә, шул сәбәпле ялгызак мөнәсәбәтле сүзләре белән ясалган  аналитик төре;

иярчен  шарт җөмләнең  шарт фигыль кушымчасы ярдәмендә ясалган синтетик төре;

иярчен кире җөмләнең  кире шарт фигыль формасы ярдәмендә ясалган синтетик төре.

 Эш программасында түбәндәге үзгәрешләр планлаштырылды:

Үрнәк программа тәкъдим иткән тема исеме

Эш  программасында планлаштырылган

тема исеме

Без Татарстанда яшибез.

Без Татарстанда яшибез.

Китап-киңәшчем,дустым минем.

Белем һәм китап

Һөнәр сайлау.

Һөнәр сайлау.

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

Ата-анага хөрмәт мәңгелек

Мин һәм минем яшьтәшләрем.

Тирәбездә яхшы кешеләр

Буш вакыт.

Табигать һәм кеше.

Кеше һәм мөхит

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Беренче хисләр

Уку фәненең укыту планында тоткан урыны

 Мәктәп программасында татар теле укытуга атнага 2 сәгатьтән 68 сәгать (34 атна) каралган.

Белемнәрне тикшерү формалары:

I чирек

II чирек

III чирек

IV чирек

Контроль эш

2

1

1

1

Сүзлек диктанты

1

1

1

Сочинение

1

Изложение

1

Тест

1

1

Укучының әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

1.Татар теленең һәм әдәбиятының дөньякүләм тоткан урыны турында мәгълүмат бирү;

2.Татар һәм рус телләрендәге аерым грамматик категорияләрнең тәңгәл килү-килмәвен белү;

3.Татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик, пунктицион нормаларын белү һәм, аларга нигезләнеп, телдән яки язма сөйләм күнекмәләрен булдыру;

4.Аралашу ситуацияләренә бәйле лексик берәмлекләрне, аларның синонимнарын һәм антонимнарын төгәл һәм урынлы куллана белү;

5.Татар теленең фразеологик берәмлекләрен таный һәм сөйләмдә куллана белү;

6. Гади һәм кушма җөмләләрнең төрен белү;

7.Татар җөмләсендә сөйләм яңалыгының хәбәр алдында урнашуын белеп, оештыру осталыгына ия булу;

8.Татар һәм рус телләре арасындагы тарихи, мәдәни бәйләнешләр турында белү;

9.Төрле чыгаганаклардан ( фәнни-популяр текстлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б.) файдаланып, кирәкле мәгълүматны таба һәм башкаларга телдән яки язмача җиткерә алу;

10.Мәдәниара аралашу ситуацияләрендә әңгәмә кора алу;

11.Тиешле (3500 - 4000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белеп, аларны телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллана белү.

Программа материалын үзләштерүдә  коммуникатив технология нигезендә  укыту    принциплары кулланыла.

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белергә;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белергә; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирергә, сорауларга җавап бирә белергә;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңларга,эчтәлеге буенча фикереңне әйтергә, аралашуга чыга белергә;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңларга һәм аларга үз фикереңне аңлата белергә, алар белән әңгәмә корырга, әңгәмәдә катнаша белергә.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә корырга, сөйләшә белергә;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белергә;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлатырга, расларга, дәлилли белергә, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белергә;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенчаәңгәмә кора белергә;татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә корырга, сөйләшә белергә.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белергә;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтергә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белергә;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белергә;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белергә;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белергә.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап укырга;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белергә;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белергә;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белергә.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белергә;

Конкрет бер тема буенча хикәя төзи белергә; прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлауларһ.б.) яза белергә;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белергә;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белергә.


Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Үзләштереләчәк белем һәм күнекмәләр

Тикшерү  төре

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ЛГКК

Исемнәрдә тартым категориясен белү.

Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясау.

2.09

2

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

ГКК

Исемнәрдә килеш категориясен белү.

Җөмләгә өлешчә синтаксик анализ ясау.

7.09

3

Алынма исемнәрнең язылышы.

ГКК

Алынма исемнәрнең язылышын белү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

7.09

4

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр.

ЛГКК

Берлек һәм күплек сандагы исемнәр

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

9.09

5

Кереш контроль  эш

Контр.

Кереш  контроль эш язу.

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

14.09

6

Хаталар өстендә эш. Затланышлы фигыльләр.

ГКФ

Исем фигыльнең килеш, тартым белән төр.белү.

16.09

7

Затланышсыз фигыльләр.

ГКК

Затланышсыз фигыльләрнең үзенчәлекләрен белү

Ситуатив күнегүләр аша теләк белдерү формаларын гамәли үзләштерү.

21.09

8

Боерык, теләк фигыльләр.

ЛГКК

Теләк белдерү формаларын белү

23.09

9

Фигыльнең барлык һәм юклык формасы.

ГКК

Фигыльнең барлык һәм юклык формасын белү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

28/09

10

Исем фигыль. Сүзлек диктанты. “Без Татарстанда яшибез”

Контр.

Исем фигыль кушымчаларын белү

Фигыль формаларын кабатлау.

30/09

11

Алмашлык. Зат, күрсәтү алмаш-ры.

ГКФ

Зат, күрсәтү алмаш-рын килеш б-н төр-ә белү

Таблица белән эш.

5.10

12

Сорау, билгеләү, билгесезлек алмашлыклары.

ГКК

Алмашлык төрләрен белү, сөйләмдә кулана алу.

Таблица белән эш. Морфология курсын кабатлау.

7.10

13

Сан

ГКФ

Саннарны  сөйләмдә кулана алу

12.10

14

Сан  төркемчәләре.

ГКК

Сан төркемчәләр-ен белү, аларны сөйләмдә кулана алу

Таблица белән эш. Морфо-логия курсын кабатлау.

14/10

15

 Контроль эш №1

Контр.

Тест  язу.

Белемнәрне тикшерү

21.10

16

Җөмләнең коммуни-катив төрләре: раслау, сорау, инкяр, тойгылы

ГКК

Җөмләнең коммуни-катив төрләре: раслау, сорау, инкяр, тойгылы җөләләрне аера белү.

19.10

17

Хаталар өстендә эш. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

ГКК

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне белү

26.10

18

Гади һәм кушма җөмләләр.

ГКК

Гади һәм кушма җөмлә төрләрен аера белү

28.10

19

Җөмләнең  баш  кисәкләре. Ия

ГКФ

Җөмләне баш кисәкләрен белү.

Таблица белән эш. Морфология курсын кабатлау.  

9.11

20

Хәбәр.

ГКК

Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә белү.

Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.

11.11

21

Җөмләнең  иярчен кисәкләре. Аергыч

ГКФ

Җөмләне баш һәм иярчен кисәкләрен белү.

Белемнәрне гамәли куллануга нигезләнгән күнегүләр эшләү

16.11

22

Тәмамлык

ГКФ

 Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә белү.

Тест

18.11

23

Хәл.

ГКК

Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерә белү.

Карточкалар

23.11

24

Тест №2

Контр.

Тест  язу.

Белемнәрне тикшерү

25.11

25

Кушма җөмлә төрләре. Хаталар өстендә эш.

ГКФ

Кушма җөмләне гади җөмләдән аера белү.

Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү  

30/11

26

Тезмә кушма җөмлә

ГКК

Тезмә кушма җөмлә төрләрен белү

Тезмә кушма җөмлә төрләре.

2.12

27

Өйрәнү характерындагы сочинение “Кышкы яллар” (хат)

ЛГКК

Сочинениене мөстәкыйль язу.

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстә-кыйль язу күнек-ре булу.

11.12

28

Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмлә төрләре.

ГКК

Иярченле кушма җөмлә төрләрен белү

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

9.12

29

Хикәя фигыльнең заман формалары.

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү

Хикәя фигыльнең заман формаларының төрләнеш-ләрен кабатл. Күн-р эшләү  

14.12

30

Контроль эш “Һөнәр сайлау”

Контр.

Белемнәрне тикшерү. Кагы-йдәләрне гамәли үзләштерү

16.12

31

Хаталар өстендә эш.Сыйфат фигыль.

ГКФ

Сыйфат фигыль заман формаларын белү.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү

21.12

32

Сыйфат фигыльдә заман  категориясе

ГКК

Сыйфат фигыльдә заман  категориясен белү

23.12

33

Теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр.

ГКФ

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне аера, алар белән җөм-р төзи белү. ТКҖне таба белү.

Җөмлә төрләрен кабатлауга күнегүләр аша белемнәрне гомумиләштерү

11.01

34

Ияртүче теркәгечләр.

ГКФ

13.01

35

Иярченле кушма җөмләләр

ГКК

Иярченле кушма җөмләләрне  тезмә кушма җөмләләрдән аера белү.

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү  

18.01

36

Аналитик, синтетик кушма җөмлә төрләре Сүзлек диктанты “Һөнәр сайлау”.

ГКК

Иярченле кушма җөмләләрне  тезмә кушма җөмләләрдән аера белү. Сүзлек диктанты язу.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

20.01

37

Иярчен ия, хәбәр җөмләләр.  Хаталар өстендә эш.

ГКК

Иярченле кушма җөмләләрне  тезмә кушма җөмләләрдән аера белү.

Сүзлек белән эш итә белү, танып белү активлыгын үстерү  

25.01

38

Татар телендә кисәкчәләр.

ГКФ

Татар телендә кисәкчәләрне тану, куллана белү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

27/01

39

Кисәкчәләрнең  роле.

ГКК

Кисәкчәләрнең  ролен белү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

1.02

40

Шарт фигыль, зат-сан белән төрләнеше.

ЛГКК

Рус теле белән чагыштырып иярченле к.җ. арасындагы уртак һәм аермалы якларны табу  

3.02

41

Модаль сүзләр.

ГКК

Куллану

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү                

8.02

42

Ымлыклар, аваз ияртемнәре. 101б.

ГКФ

Аваз ияртемнәре, ымлыклар белән җөмләләр төзи белү.

Рус теле белән чагыштыру: уртак һәм аермалы якларны мөстәкыйль билгеләү

10.02

43

Өйрәнү характерындагы изложение “Дустыма хат”

ЛГКК

Изложениене мөстәкыйль язу.

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстә-кыйль язу күнекмәләре булу.

15.02

44

Сыйфат, асыл, нисби сыйфатлар.

ГКФ

Сыйфат, асыл, нисби сыйфатларны таба һәм аера белү.

Эзләнү, өлешчә эзләнү, тикшеренү методларын кулланып мөстәкыйль эшчәнлекне оештыру

17.02

45

Асыл сыйфат дәрәҗәләре.

ГКК

Асыл сыйфат дәрәҗәләрен куллана белү

Асыл сыйфат дәрәҗәләрен куллана белү

22.02

46

Рәвеш. Рәвеш төркемчәләре.

ГКК

Рәвеш, рәвеш төркемчәләрен белү

Рәвеш төркемчәләрен текстта аера белү.

24/02

47

Иярчен сәбәп җөмлә

ГКФ

Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмләләрне таба һәм аера белү.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

29/02

48

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре.

ГКФ

Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен таба белү

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

2.03

49

Контроль эш “Кушма җөмләләр”

Контр.дәрес.

Кагыйдәләрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

7.03

50

Хаталар өстендә эш. Фигыльнең заман формаларын кабатлау.  

ГКФ

Фигыль юнәлешләрен аера белү.

Ситуатив күнегүләр эшли белү.

9.03

51

Фигыль юнәлешләре

ЛГКК

Хәзерге, үткән, киләчәк заман хикәя фиг-р.

Фигыльнең заман формаларын белү.

14.03

52

Иярчен шарт җөмлә

ГКК

Иярчен шарт җөмләле кушма җөмләләрне

таба һәм аера белү

Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

16.03

53

Җөмләдә сүз тәртибе.

ЛКФ

Татар телендә җөмләдә сүз тәртибен белү

Информацион техн-я кулланып, танып-белү активлыгын үстерү

5.04

54

Татар телендә бәйлекләр.

ГКК

Татар телендә бәйлекләрне куллана белү

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

9.04

55

Бәйлек сүзләрнең роле.

ГКК

Бәйлек сүзләрне куллана белү

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

12.04

56

Татар телендә алынмалар. Сүзлек диктанты

ЛГКК

Татар телендә алынмаларны куллана белү

Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнек-ре булу.

16.04

57

Антонимнар, синонимнар

ГКФ

Антонимнар, синонимнарны куллана белү

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

19.04

58

Омонимнар

ГКК

Омонимнарны куллана белү

Ситуатив күнегүләр эшли белү.

23.04

59

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау.

ЛГКК

Исемнәрнең килеш белән төрләнешен белү

Фигыльнең заман формаларын белү.

26.04

60

Нисби сыйфатларның ясалышын кабатлау. Тест.

ГКК

Нисби сыйфатларның ясалышын белү.

Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

30.04

61

Котлау, шәхси хат язу үрнәкләре.

ЛГКК

Татар телендә котлый һәм сәламли алу күнекмәләре булдыру.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

3.05

62

Сүз  ясалышы. 133б.

ГКК

Сүз ясалышы төрләрен белү.

Фонетика, лексика, лексикология бүлекләрен кабатлауга күнегүләр эшләү

7.05

63

Фигыль төркемчәләрен кабатлау.

ГКФ

Фигыль төркемчәләрен аера, куллана белү

Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күн-н камил-ү

10.05

64

Контроль эш “Кеше һәм мохит”

Контр.

Аңлау

Кагыйдәләрне гамәли үзләштерү

14.05

65

Затланышлы хикәя фигыльне кабатлау.

ГКК

17.05

66

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

ЛГКК

Иярчен кире җөмләле кушма җөмләләрне  таба һәм аера белү

Өстәмә чыганаклар белән эшли белү күн-н камил-ү

21.05

67

Аналитик иярчен кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

ГКК

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

24.05

68

Йомгаклау. Имтиханга әзерләнү.

ЛГКК

Ситуатив күнегүләр эшли белү.

Белемнәрне гамәли дөрес куллануга ирешү

25.05


Укучыларныңбелем  һәм  күнекмәләрен тикшерү һәм  бәяләү нормалары

    Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек барышында агымдагы, тематик һәм йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә. Алар укытучыга чирек билгесен дөрес чыгарырга ярдәм итә.

Тыңлап ацлау күнекмәләрен тикшерү биремнәре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү; бирелгән җөмләләр арасыннан тыңланган текстның эчтәлегенә туры килгәннәрен билгеләү; тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; сорауларга җавап бирү; лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзеп сөйләү; дәреслектәге диалогларны яттан сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрү.

Монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: предметны (табигатьне, шәһәрне, кешеләрне) тасвирлау; лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләп бирү.

Уку күнекмәләрен тикшерү биремнәре: текстны тулысынча аңлап,  һәм сәнгатьле итеп кычкырып яки эчтән уку; төрле жанрлардагы текстларны укып, кирәкле мәгълүматны табу; әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне уку һәм эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү биремнәре: аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез яки үзгәрешләр кертеп күчереп язу; нокталар урынына кирәкле сүзләрне куеп, җөмләләрне (текстны) күчереп язу; сүзләрне хәтердән язу, сорауларга язмача җавап бирү, темаларга караган кечкенә хикәяләр язу.

Санап чыккан алымнардан тыш, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен, тестлар куллану файдалы. Тест  куелган сорауга бирелгән җаваплар арасыннан дөресен сайлап алудан гыйбарәт.

Телдән җавап бирүне тикшерү. Рус телле балаларның телдән сөйләм күнекмәләрен, аралашу осталыкларын тикшерү— иң мөһим эшләрнең берсе. Телдән җавап бирүне тикшергәндә, укытучы турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем һәм сөйләм күнекмәләренең ни дәрәҗәдә үсеш алуын, өйрәнелгән тел берәмлекләреннән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүен күзалларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта телдән җавап бирүне  тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүе белән бәйле, чөнки укучылар белән сөйләшү үткәрү телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы, алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп, сораулар бирергә тиеш. Болай эшләгәндә, укучылар алда үткәннәрне кабатларга өйрәнәләр.

       Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, сорауның укучыга аңлаешлы булуы мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра, шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан ук уйланылырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылар белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1) сөйләмнең орфоэпик, лексик һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;

2) сөйләмнең эчтәлеге ягыннан тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4) сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.

Укучының җавабын бәяләгәндә, укытучы, аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген дә ассызыкларга тиеш.

Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен, татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау  (минут)

0,5—0,7

0,8—0,9

1 минут

1,2

1,5

2.

Диалогик сөйләм  (реплика)

5—6

6—7

7—8

9—10

11—12

3.

Монологиксөйләм  (фраза)

7—8

8—10

8—10

10—12

10—12

4.

һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

5.

Уку  (сүз)

55—60

60—70

70—80

80—90

90—95

6.

Язу:

сүзлек диктанты  (сүз)

    8—10

10—15

15—18

18—22

22—25

сочинение  (җөмлә)

5—7

7—8

8—9

9—10

10—12

  Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела. 

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле  монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хаталы монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4—7 хаталы монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

Укуны бәяләү

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп  укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп укыганда, әмма 2—3 орфоэпик хата булганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап укыганда, 4—6 тупас орфоэпик хата булганда, «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып укыганда, «2»ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Язма эшләрне тикшергәндә, укытучы аларның эчтәлеген бәяли, укучыларның орфографик һәм пунктуацион хаталарын төзәтә. Күп эшләрдә бер үк төрле хата кабатланса, укытучы бу материалны тагын бер тапкыр аңлатырга  тиеш. Әгәр хаталар индивидуаль характерда булса, укучылар белән шәхси эш алып барырга кирәк. Сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

Сүзлек диктантын  бәяләү

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»лекуела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

 Сочинениеләрне бәяләү

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.

Чит телләр укыту методикасында  балаларның белемнәрен контрольгә алу процессында “аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Ку = а : р, кайда Ку – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 сүздә хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5= 75 %. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен, 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8=80% була. Ул “4”ле билгесе ала.

Кушымта 1    

Кереш контроль эш

  1)Казан- зур шәһәр. 2)Ул-Татарстанның башкаласы.3) Анда бер миллионнан артык кеше яши.

   4) Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл- Кремль урнашкан.5) Аның каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. 6)Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан. 7) Аның каршында-Казан университеты. 8) Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. 9)Университет республикабызның шәһәребезнең горурлыгы.

  10) Башкалабызда тарихи һәм истәлекле урыннар шактый күп. 11) Алар арасында-Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете бар. 12) Кол Шәриф мәчетенә сокланмаган кеше юк. 13) Кайсы яктан карасаң да, аның 4 манарасы балкып тора. 14)Мәчетнең исеме атаклы шәхес Кол Шәриф белән бәйле. 15)Ул күренекле дин башлыгы, илче, шагыйрь булган.

1.Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

а) Казан

б) мәчет

в) каршында

2.Хаталы сүзне табыгыз:

а) Шәриф

б) истәллекле

в)галимнәр

3)Туры килгән кушымчаны табыгыз:

Минем дустым Казан... яши.

а) -нан

б) -да

в) –дан

4.О чем говориться в тексте:

а) Татарстанның Милли китапханәсе турында.

б) Кол Шәриф турында.

в)  Казанның истәлекле урыннары турында.

5.Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми:

а) Казан шәһәрендә университет бар.

б) Сөембикә манарасы Казан шәһәрендә урнашкан.

в) Кремль  янындагы мәйданда Салих Сәйдәшевка һәйкәл куелган.

6. Посоветуйте другу:

- поехать в Казань и посмотреть исторические места;

-побывать в Кремле, посмотреть башню Сююмбике, мечеть Кул Шариф.

7. Вставьте знаки препинания в 9-ом предложении.

8. Определите падежи существительных в 4-ом предложении.

9. Определите грамматическую основу  в 13-ом предложении.

                             

Еллык  контроль эш

  1. Ясалма сыйфатларны табыгыз, аффиксларын күрсәтегез :

Гадел, үпкәчел, җылы, таләпчән, түземле, горур, әләкче, кыю .

  1. Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәләрен  күрсәтегез:

            а ) тимер –              ... чар                        ... птицы

б) төс –                   ... корт                       ... железо

в) чүп –                   ... кыяфәт                 ... внешность

г) кош –                  ... ярак                       ... мусор

д) кирәк -                ... томыр                   ... нужные вещи

  1. Тиешлекушымчанытабыгыз:

Вытирает –сөрт .....

Вытирается (сам)  - сөрт....

Вытирается (кем-нибудь) – сөрт...

Помогает вытирать – сөрт....

Заставляет вытирать – сөрт....

Кушымчалар:  -ешә, -елә, -терә, -енә, -ә .

  1. Җавап репликасы языгыз

- Беләсеңме,  соңгы вакытта Наилә, нигәдер, дәресләрдә игътибарсыз утыра, начар билгеләр дә ала башлады .

- ....

       5.  Үзегез турында языгыз.

            - Син кайсы фәннәрдән “5” леләр аласың?  Башка фәннәрдән яхшы билгеләр алу өчен, сиңа нишләргә кирәк ?

  1.   Познокомьте бабушку и дедушку со своим одноклассником.
  2. Уточните у прохожего, где находится дом №  153.
  3. Поинтересуйтесь у сестры.
  4. Спросите, у кого есть сборник стихов Г.Тукая?
  5. Пожелайте родным счастливого Нового года.
  6. Скажите, в котором часу начинается урок татарской литературы.
  7. Спросите у одноклассника, нет ли у него новой тетради?
  8. Поинтересуйтесь у друга, произведения какого писателя он (она) любит читать?
  9. Скажите, какие виды спорта вам нравятся?
  10. Уточните у прохожего, где находится театр имени Карима Тинчурина?

  1. Познокомьте бабушку и дедушку со своим одноклассником.
  2. Уточните у прохожего, где находится дом №  153.
  3. Поинтересуйтесь у сестры.
  4. Спросите, у кого есть сборник стихов Г.Тукая?
  5. Пожелайте родным счастливого Нового года.
  6. Скажите, в котором часу начинается урок татарской литературы.
  7. Спросите у одноклассника, нет ли у него новой тетради?
  8. Поинтересуйтесь у друга, произведения какого писателя он (она) любит читать?
  9. Скажите, какие виды спорта вам нравятся?
  10. Уточните у прохожего, где находится театр имени Карима Тинчурина?

  1. Подтвердите, что вам нравиться активно участвовать в школьной жизни
  2. .
  3. Поинтересуйтесь у старшего брата, почему он выбрал профессию строителя.
  4. .
  5. Посоветуйте друзьям, которые интересуются живописью, посетить выставку в Национальном музее.
  6. .
  7. Спросите у одноклассника, какое стихотворение надо выучить по русской литературе
  8. .
  9. Уточните у старшой сестры, где можно приобрести татарско-русско-английский словарь.
  10. .
  11. Подтвердите, что в вашем классе есть три новых ученика.
  12. .
  13. Поинтересуйтесь у младшего брата, какие  мультфильмы ему нравятся.
  14. .
  15. Посоветуйте другу, заболевшему гриппом, пить теплый чай с медом.
  16. .
  17. Спросите у учителя математики, какие примеры надо решать дома.
  18. .
  19. Уточните у прохожего, где находится магазин «Татарские книги»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...