4 нче сыйныфының татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа по теме

      Программа нигезенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_esh_programmasy_11.docx53.2 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар теленнән эш программасы

4нче сыйныф

(102сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Татар теле укытуның максатлары:

  1. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
  2. Телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
  3. Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
  4. Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.

        

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

4 нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

  1. 4 нче сыйныф ахырында укучыларда төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре булдыру, аларның сүзлек байлыгын арттыру.
  2. Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын табу. Төрле сүз төркемнәрен (исем, сыйфат, фигыльләрне) ясаучы кушымчаларны күрсәтү.
  3. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгеләү. Укытучы тәкъдим иткән сүзләрнең төзелешен тикшерә белү.
  4. Исемнәрне килеш һәм тартым белән төрләндерү. Исемнәргә морфологик анализ ясау күнекмәләре булдыру (уртаклык яки ялгызлык булуы, берлектә яки күплектә килүе, килеше, тартым белән төрләнүе-төрләнмәве, нинди җөмлә кисәге булып килүен күрсәтү).
  5. Сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясау (гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек). Дәреслектәге һәм укытучы тарафыннан бирелгән сыйфатларның төрле дәрәҗә формаларын ясап, алар белән җөмләләр төзү.
  6. Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләү, аларны сөйләмдә дөрес куллану.
  7. Тартым алмашлыкларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
  8. Боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү, хикәя фигыльләрнең барлык заманнарын зат-сан белән төрләндереп, аларны телдән сөйләмдә, изложение һәм сочинение язганда дөрес куллану.

  1. Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүенә мисаллар әйтү, укытучы күрсәткән (яки мөстәкыйль рәвештә укучы үзе тапкан) әдәби тексттан баш кисәкләрне күрсәтү.
  2. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Җөмләнең иярчен кисәкләреннән аергычның сыйфат, сан белән белдерелүен күрсәтү. Тиңдәш кисәкләрне билгеләү, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне куллану. Җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру (ия, хәбәр, аергыч, тиңдәш кисәкләрне күрсәтә алу).

        -  Эндәш сүзләрне иядән аеру, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

60—70 сүздән торган текст буенча изложение язу. Дәрестә өйрәнелгән (яки укытучы тәкъдим иткән) темага 40—55 сүздән торган сочинение язу. Сүзлек диктантының якынча күләме — 12—16 сүз. 50—65 сүздән торган контроль диктантлар яздыру.

Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:

1. Тыңлап аңлау:

        - укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;

  - текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;

  - татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;

  - текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;

  - ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

2. Сөйләү:

- укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;

- диалогта катнашу;

- текстның эчтәлеген сөйләү;

      - рәсем яки план нигезендә сөйләү;

- укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;

- татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.

3. Уку:

- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне)сәнгатьле итеп уку;

- кыска сүзләрне — тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;

- балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журнал-ларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;

- укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;

- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;

- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;

- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;

4. Язу:

- бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ. б. турында) сочинение язу;

- орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;

- план нигезендә изложение язу;

- татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;

- үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.

Үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр

Уку эшчәнлеген оештыра белү

Өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнегүләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

1. Эшчәнлек өчен

1. Дәреслек белән эш

1. Танып белү

1. Телдән сөйләм:

эш урынын әзерләү.

итә белү.

активлыгын үстерү.

кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

2. Эшнең

2. Төрле текстлар

2. Кагыйдәләрне аңлап

сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә

дөреслеген

белән эш итә белү.

кабул итү күнекмәсе

белү күнекмәсе;

тикшерү.

3. Эчтәлекне аңлап.

булдыру.

тәржемә итү күнекмәсе;

3. Эш сыйфатына

дөрес уку.

3. Грамматик анализ

2. Язма сөйләм:

бәя бирү.

4. Сүзлекләрдән

төрләрен үзләштерү:

күчереп язу - 35-40 сүз;

файдалана белү.

Фонетик

сүзлек диктанты - 12-16 сүз;

Лексик

контроль диктант - 45-50 сүз;

сүз ясалышы

изложение язу - 60-70 сүз;

сүз төзелеше

фикер йөртү элементлары

кертеп,

әзер план буенча сочинение язу - 45-50 сүз.

Укыту планында 4 нче сыйныфта татар теленнән атнага 3 сәгать вакыт бирелә. Татар теленнән тематик план “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Программада 102 сәгать каралган.

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

1

1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау.

20

авазлар һәм хәрефләр; сузык һәм тартык авазлар; татар һәм рус телләренең икесендә дә булган, әмма әйтелеше белән татар телендә аерылып торган авазлар; сүзлекләр турында белешмә, тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләре; исем; фигыль; сыйфат; җөмләнең баш кисәкләре;

2

Морфология.

30

- исем, исемнәрнең килешләр, тартым белән төрләнеше;

сыйфат, дәрәҗә формалары;

- сан, саналмышның кулланылу үзенчәлекләре;

- алмашлыклар, тартым, күрсәтү алмашлыклары;

- фигыль, боерык фигыльләр, үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләр, барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү;

- бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

3

Синтаксис

22

- сүзтезмә һәм җөмлә;

- җөмләнең баш кисәкләре;

- җыйнак һәм җәенке җөмләләр;

- җөмләнең иярчен кисәкләре;

- җөмләнең тиңдәш кисәкләре;

- эндәш сүзләр

7

Бәйләнешле сөйләм үстерү

25

Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. М.Х.Хәсәнова, Л.И.Галиева, Т.Н.Садыйкова. Татар теленнән диктантлар 1-4 кл. Казан. Мәгариф. 2006.

2. «Мәгариф», «Фән һәм мәктәп» журналлары;

Укыту-методик комплекты

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы ”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010);
  2. Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;
  3. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). Казан.Мәгариф. 2009;
  4. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту, 4 сыйныф. Казан. Мәгариф. 2006.

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес тибы

Укучылар яки уку эшчәнлегенә характеристика

Контроль төре

Планлаштырылган материалны үзләштерү нәтиҗәләре

Өй эше

Үткәрү вакыты

План

Факт

1 -3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау - 20 сәгать. 1 чирек - 27 дәрес

1

Авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне   кабатлау. Сузык  авазлар

1

Кабатлау

Татар телендә сузык авазлар ике төркемгә бүленә. Калын сузыклар - [а],   [у],   [о],   [ы]. Нечкә сузыклар - [ә],   [ү],   [ө],   [э/е],   [и]. Татар  һәм  рус  телләрендә  [о],     [ы],     [э] сузыклары бар. Татар сүзләрендә алар кыска авазлар, ә рус теле аша кергән сүзләрдә озын авазлар дип йөртелә.

Хикәя

"Туган телем – иркә гөлем"

Калын һәм нечкә сузык авазларны аерырга өйрәнү, татар телендә генә кулланыла торган сузык авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү  

Кагыйдә, 13 күнегү, исемнәр язарга

2

Тартык авазлар

1

Кабатлау

Татар телендә 28 тартык аваз, 12 сузык аваз бар. Тартык авазлар ике төркемгә    бүленәләр:    яңгырау,    саңгырау тартык  авазлар.   Сузыклар  -  иҗек   ясаучы авазлар.    Тартыклар    үзләре    генә    иҗек барлыкка китерә алмыйлар.

Транскрипция

Тартык авазлар классификациясен искә төшерү, татар телендә генә кулланыла торган тартык авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү  

15 күнегү, тартык авазларның астына сызарга

3

Ъ, ь билгеләре

1

Кабатлау

ъ, ь хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу; аеру билгесе, иҗекне нечкә уку өчен, тартыкның нечкәлеген, катылыгын белдерә.

Сүзлек диктанты №1

Ъ, ь билгеләренең дөрес кулланылышын аңлау

23 күнегү, шигырьне яттан белергә

4

Алфавит

1

Кабатлау

Татар алфавитын искә төшерү, татар теленең үзенчәлекле хәрефләренә игътибар итү

Алфавитны яттан сөйләү

Алфавитны яттан өйрәнү, сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү

27 күнегү, таблица тутырырга

5

Сүзләргә фонетик анализ ясау

1

Кабатлау

Сүзләрне хәреф һәм авазларга таркату, басым кую, иҗекләргә бүлүне камилләштерү

Фнетик анализ

Фонетик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү

2 сүзгә фонетик анализ ясарга

6

Кереш диктант

1

Контроль

Грамоталы  язу күнекмәсен тикшерү.

Диктант №1

Кагыйдәләр кабатларга

7

Хаталар өстендә эш

1

Хаталарга анализ ясау

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

2 сүзгә фонетик анализ ясарга

8

Тәрҗемә итү күнегүләре

1

Сүзлекләр белән эшләүне камилләштерү

Тәрҗемә күнегүләре

Русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре

Татарчага тәрҗемә итәргә

9-10

Тамыр һәм кушымча

2

Кабатлау

"Тамыр"  - сүзнең төп мәгънәсен  белдерә. Кушымчалар   үзләре   генә   мәгънә   белдерә алмыйлар.      Кушымчалар      ясагыч      һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларга бүленә. Сүз    ясагыч    кушымчалар   сүзнең   лексик мәгънәсен үзгәртәләр. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар     сүзнең     лексик     мәгънәсен үзгәртмичә,   эш-хәл,   күренешләр   арасында төрле   мөнәсәбәтләр   белдерәләр.   Тамырга башта ясагыч, аннары мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар ялгана.

Сүзләрнең тамырын билгеләү

Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга дөрес таркату күнекмәләре

43 күнегү, рәсем буенча хикәя төзергә,

Дуслык турында 4 мәкаль язарга, яттан белергә

11

Исем  ясаучы кушымчалар

1

Кабатлау

Тамырга       ясагыч       кушымча       ялганып (авылдаш),   берничә   сүздән   (аккош),   ике тамыр теркәлеп (ата-ана),    берничә сүздән (драма   түгәрәге),   тезмә   сүзнең   беренче хәрефләреннән (КДУ) исемнәр ясала. Исем ясаучы кушымчаларны күрсәтә белү.

Исем ясаучы кушымчаларны дөрес куллану

37 күнегү, яңа сүзләр ясарга, 4 җөмлә төзергә

12

Сыйфат ясаучы кушымчалар

1

Сүзнең   нигезенә   ясагыч   кушымча   ялгау ярдәмендә (күңелле), ике тамырны кушу юлы белән (беркатлы), ике сүзне тезү юлы белән (аклы-кызыллы), сүзләрне кушу юлы белән (күз    ачкысыз    буран)    сыйфатлар    ясала. Сыйфат ясаучы кушымчаларны күрсәтә белү

Сыйфат ясаучы кушымчаларны дөрес куллану

Ясалма сыйфатлар кулланып, җөмләләр төзергә

13

Фигыль ясаучы кушымчалар

1

Кабатлау

Ла-,   лә-,   лаш-,  ләш-,   лан-,   лән-,   -а,   -ә кушымчалары исем, сыйфатлардан фигыльләр ясыйлар: ташла, батырлан.

Фигыль ясаучы кушымчаларны күрсәтә белү

39 күнегүдәге фигыльләр белән 5 җөмлә төзергә

14

Монологик сөйләм үстерү "Яхшы сүз жанга рәхәт”

1

Кабатлау

"Яхшы сүз жанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт" темасына сөйләшү

Хикәя төзү

Лексик күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллану, хикәя төзи белү

Хикәя төзергә

15

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

1

Кабатлау

Исемнәрдә - күплек сан, килеш; фигыльләрдә - юклык, заман, зат - сан кушымчалары.

Күплек сан, килеш, юклык, зат-сан кушымчаларын дөрес куллана белү

Сүзләрнең кушымчаларын билгеләргә

16

Кушма һәм парлы сүзләр

1

Кабатлау

Ике   сүз   кушылып   ясалган  сүзләр   кушма сүзләр дип атала: аккош. Кушма сүзләрне, кушма   сүзләр   арасында   аеру   билгеләрен дөрес язу. Парлы    сүзләр    мәгънәдәш,    капма-каршы мәгънәле   сүзләрдән   ясала,     сызыкча   аша языла.  

Сүзлек диктанты

№2

Парлы  сүзләрнең ясалу ысылларын үзләштерү,  куллану  күнекмәсен формалаштыру

57 күнегү, кушма сүзләрне табарга

17

Синоним һәм антонимнар

1

Кабатлау

Мәгънәләре бер үк яки бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр синонимнар дип атала. Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Синоним һәм антонимнарны аерырга өйрәнү, әһәмиятен аңлау, сүзлек запасын баету

Кагыйдә, 65 күнегү, антонимнар сайлап язарга

18

Омонимнар. Сүзлекләр

1

Кабатлау

Әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр омонимнар дип атала.

Сүзлекләр, аларнын төрләре, төзелү принциплары. Төрле типтагы сүзләр белән эшләү.

Омонимнарны сөйләмдә куллану, сүзлекләрнең төрләре турында мәгълүмат бирү

78,79 күнегүләр, тәрҗемә итәргә

19

Исем. Сыйфат.

1

Кабатлау

Исемнең сорауларын, килеш, сан белән төрләнүен, сыйфат сүз төркемен искә төшерү

Сүзлек диктанты №3

Исем турында белемнәрне камилләштерү

Кагыйдәләрне кабатларга, 86 күнегү, сүзтезмәләр төзергә

20

Алмашлыклар.

1

Кабатлау

Зат һәм сорау алмашлыклары турында белемнәрне камилләштерү

Зат, сорау алмашлыкларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү

90 күнегү, алмашлыклар өстәп язарга, телдән тәрҗемә

21

Фигыль

1

Кабатлау

Фигыль турында белемнәрне камилләштерү

Боерык, хикәя фигыльләрне аырырга, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү

92 күнегүдәге фигыльләргә сораулар куярга

22

Сүзтезмә һәм җөмлә

1

Кабатлау

Сүзтезмә һәм җөмлә турында белемнәрне камилләштерү

Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү, җөмлә чикләрен күрсәтә белү

95 күнегү, җөмләләр төзергә

23

Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр

1

Кабатлау

Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре турындагы белемнәрне камилләштерү

Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, җөмлә азагына тиешле тыныш билгесен кую күнекмәләре

98 күнегү, рәсемнәр буенча сораулар төзергә

24

Җөмләнең баш кисәкләре

1

Кабатлау

Җөмләнең баш кисәкләрен табып, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау.

Җөмләдә ия белән хәбәрне дөрес билгеләү

103 күнегү, рәсемнәр буенча хикәя төзергә

25

Контроль диктант

1

Контроль

Укучыларның белем дәрәҗәләренә күзәтү

Диктант №2

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Кагыйдәләр кабатларга

26

Хаталар өстендә эш

1

Кабатлау

Хаталарга анализ ясау

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Кагыйдәләр кабатларга

27

Монологик сөйләм үстерү.  "Гөлләр - тормыш яме"

1

БСҮ

"Гөлләр - тормыш яме" темасына сөйләшү

Лексик күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллану, хикәя төзи белү

Хикәя төзергә

II чирек – 21 дәрес

Морфология – 30 сәгать

28

Исем

1

Катнаш

Исемнәрнең   сан,   килеш,   тартым      белән төрләнүе. Ялгызлык, уртаклык исемнәр.

Исем турында гомуми мәгълүмат

108 күнегү, күчереп язарга, исемнәрнең астына сызарга

29-30

Янгырау, саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

2

Яңа тема

Янгырау,      саңгырау      тартыкка      беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -га -гә, -ка -кә, чыгыш килешендә -дан -дән, -тан -тән, урын-вакыт килешендә -да -дә, -та -тә кушымчалары ялгана.

Исемнәрне килешләр белән төрләндерү

Янгырау,      саңгырау      тартыкка      беткән исемнәргә тиешле кушымчалар ялгый белү күнекмәләре

2 исемне килешләр белән төрләндерергә

31

Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1

Яңа тема

Борын авазларына беткән исемнәргә   чыгыш килешендә -нан -нән кушымчасы ялгана.

Борын авазларына беткән исемнәргә тишле кушымчалар ялгый белү

131 күнегү, хикәя төзергә

32

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше, сөйләмдә дөрес кулланылышы

1

Яңа тема

Исемнәрнең берлектә Һәм күплектә килешләр белән калын Һәм нечкә төрләнеше.

Сүзлек

диктанты №4

Килешләрне яттан белү, кушымчаларны сөйләмдә дөрес куллану

137 күнегү, 2нче бирем

33-34

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

2

Яңа тема

Тартым           кушымчалары           ярдәмендә предметның      нинди      дә      булса      затка караганлыгы белдерелә. Тартымның берлек һәм күплек формасын тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше.

Карточкаларда эш

Тартым кушымчаларын дөрес куллану, кушымчаларның ялганыш үзенчәлекләре

Кагыйдәләр, 2 исемне тартым белән төрләндерергә

35-36

Исемгә морфологик анализ ясау

2

Яңа тема

Исемнәргә морфологик анализ ясау тәртибе белән таныштыру

Морфолгик анализ ясау күнекмәләре формалаштыру

3 исемгә, морфологик анализ ясарга

37

Сыйфат.

1

Катнаш

Сыйфат - сүз төркеме, предметның билгесен белдереп,       нинди?       кайсы?       кайдагы? сорауларына  җавап  бирә.  Исемне  ачыклап килә. Сыйфат ачыклаган исем сыйфатланмыш була. Сыйфат җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә. Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе бар.

Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану, сыйфатланмышны билгеләү, җөмләдә бирелеше.

Кагыйдә, 173 күнегү, бишәр сыйфат язарга

38

Сыйфатның дәрәҗә формалары. Гади дәрәҗә

1

Яңа тема

Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның төп билгесен белдерәләр

Гади дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану

180 күнегү, сүзтезмәләр белән җөмләләр төзергә

39

Чагыштыру дәрәҗәсе

1

Яңа тема

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар    бер предметтагы   билгенең  икенче  предметтагы шундый ук билгегә караганда чагыштырмача артыграк булуын белдерәләр. Бу дәрәҗә -рак -рак кушымчалары белән белдерелә.

Чагыштыру дәрәҗәсе кушымчаларын кулланып, җөмләләр төзү

184 күнегү, сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп, исемнәр белән язарга

40

Артыклык дәрәҗәсе

1

Яңа тема

Артыклык  дәрәҗәсендәге     сыйфатлар  бер предметтагы   билгенең   башка  шундый   ук предметлардагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерәләр.

Артыклык дәрәҗәсенең ясалыш юлларын өйрәнү

188 күнегү, сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләргә

41

Кимлек дәрәҗәсе

1

Яңа тема

Кимлек  дәрәҗәсендәге  сыйфатлар предмет . билгесенең    гадәттәгедән    кимрәк    булуын белдерәләр. Кимлек дәрәҗәсе -гылт, -гелт, -кылт, -келт, -сыл, -сел, -су кушымчалары ярдәмендә ясала.

Кимлек дәрәҗәсенә дөрес кую, сыйфатлар кулланып, җөмләләр төзү.

Рәсем буенча хикәя төзергә

42

Сыйфатларны кабатлау

1

Кабатлау

Сыйфат дәрәҗәләре

таблица

Сыйфат турында белемнәрне камилләштерү, гомумиләштереп кабатлау

Морфологик анализ ясарга

43

Сан. Микъдар саны

1

Яңа тема

Предметның санын, исәбен белдерүче сүзләр сан дип атала.  Микъдар саны предметның төгәл   исәбен   белдерә   һәм   ничә?   күпме? никадәр? сорауларына җавап бирә: өч дәрес.

Сан турында гомуми белешмә, исемнәрнең саннар белән берлек санда кулланылуы

Кагыйдәләр, 207 күнегү

44

Тәртип саны

1

Яңа тема

Тәртип саннары предметның саналу тәртибен белдерәләр,    ничәнече?    соравына    җавап бирәләр. Алар микъдар санына -ынчы, -енче, -нчы, -нче, кушымчалары ясалып ясалалар: икенче.

Тәртип саннарының белдерелүе, кушымчаларның дөрес ялганышы

Кагыйдәләр, 217 күнегү

45

Татар телендә саналмыш

1

Яңа тема

Сан белән ачыкланган исем саналмыш дип йөртелә. Сан янында килгән исем (саналмыш) берлек санда була.

Саналмышларны дөрес билгеләргә өйрәнү

Җөмләләр төзергә

46

Сан буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Ныгыту

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Тест

Сан турында белемнәрне камилләштерү, гомумиләштереп кабатлау

Саннарны сүзләр белән язарга

47

Контроль диктант

1

Контроль

Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Диктант №3

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Кагыйдәләр кабатларга

48

Хаталар өстендә эш

1

Нытыту

Хаталарга анализ ясау

Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау

Кагыйдәләр кабатларга

III чирек – 30 дәрес

49

Алмашлык. Зат алмашлыклары

1

Яңа тема

Зат  алмашлыклары  җөмләдә исемнәрне алмаштырып киләләр. Килеш белән төрләнәләр

Килешләрне кабатлау, зат алмашлыкларын килеш белән дөрес төрләндерү, сөйләмдә куллану

Килешләр таблицасын белергә, 224 күнегү

50

Тартым алмашлыклары

1

Яңа тема

Тартым  алмашлыклары  предметның  кайсы затныкы икәнен белдерәләр. Алар -ныкы, -неке    кушымчалары    ярдәмендә    ясалалар. Килеш, сан белән төрләнәләр

Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану

236 күнегү, хикәя төзергә

51

Күрсәтү алмашлыклары

1

Яңа тема

Күрсәтү алмашлыклары, затка яки предметка, аларның    билгеләренә    күрсәтәләр    (теге, андый, алай)

Предметка һәм затка күрсәтә торган алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану

239 күнегү, сорау һәм күрсәтү алмашлыкларын билгеләргә

52

Алмашлык буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Яңа тема

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Тест

Алмашлыкларны кабатлау, күнегүләр эшләү

Кагыйдәләр кабатларга

53

Фигыль. Боерык фигыльләр

1

Яңа тема

Фигыль - сүз төркеме. Алар нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирәләр, предметның эшен, хәлен, хәрәкәтен белдерәләр. Фигыль заман белән төрләнә. Боерык фигыль заман белән төрләнми. Боерык фигыльләр эш кушу, үтенү, өндәү, чакыру һәм боеруны белдерәләр: яз, укы. Боерык фигыльнең юклык  төре -ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала: эшләмә, җырлама.

Фигыль турында белемнәрне камилләштерү; боерык фигыльләрнең белдерелүе, юклык формасы

245 күнегү, кушымчалар өстәргә, тәрҗемә итәргә

54-55

Боерык фигыльнең зат - сан белән төрләнеше

2

Яңа тема

Боерык фигыль зат-сан белән төрләнә.

Диалог төзү

Боерык фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү, сөйләмдә дөрес куллану

252 күнегү, тиешле кушымчалар куеп язарга

56

Хәзерге заман хикәя фигыль

1

Катнаш

Хәзерге заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытта үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерәләр. Алар нишли? нишләми? сорауларына җавап бирәләр.

Хәзерге заман хикәя фигыльләр -а, -ә, -ый, -и, кушымчалары ялганып ясала. Бу фигыльләрнең юклык формасы -мый, -ми кушымчалары белән белдерелә.

Хәзерге заман кушымчаларын дөрес кулланып, җөмләләр төзү.

263 күнегү, хикәя төзергә

57

Үткән заман хикәя фигыль

1

Катнаш

Үткән заман хикәя фигыльләр сөйләгән вакытка кадәр үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерәләр. Алар нишләде? нишләмәде? нишләгән? нишләмәгән? сорауларына җавап бирәләр.

Үткән заман хикәя фигыльләр -ды, -де, -ты, -те, -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала. Бу фигыльләрнең юклык формасы -ма, -мә кушымчалары белән белдерелә.

“Мин яшәгән урам” исемле хикәя төзү

Үткән заман  кушымчаларын дөрес куллана белү

3 фигыльне зат-сан белән төрләндерергә

58

Киләчәк заман хикәя фигыль

1

Яңа тема

Киләчәк заман хикәя фигыльләр киләчәктә үтәләчәк яки үтәлмәячәк эшне белдерәләр. Алар нишләячәк? нишләмәячәк? нишләр? нишләмәс? сорауларына җавап бирәләр. Киләчәк заман хикәя фигыйльләр -ачак, -эчәк, -ячак, -ячәк, -ар, -әр, -ыр, -ер, -р кушымчалары ялганып ясала.

Карточкалар

Киләчәк заман, зат-сан кушымчаларын дөрес куллану

Кагыйдәләр, 2 фигыльне зат-сан белән төрләндерергә, 279 күнегү

59

Хикәя фигыльнен барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү

1

Яңа тема

Хикәя фигыльнең барлык заман формалары зат-сан белән төрләнә.

Зат-сан кушымчаларын дөрес куллану, җөмләләр төзү

115 күнегү, хикәя төзергә

60

Фигыль буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Яңа тема

Мөстәкыйль эш

Грамматик күнекмәләрне камиләштерү

Кагыйдәләр кабатларга, 2 фигыльне зат-сан белән төрләндерергә

61

Изложение

1

Контроль

Ишетеп аңлау сәләтен үстерү

Изложение №1

Лексик күнекмәләрне дөрес куллану

62

Бәйлекләр. Бәйлек сүзләр

1

Яңа тема

Бәйлекләр - ярдәмче сүз төркемнәре. Алар сүзләрне һәм җөмләләрне бәйләп киләләр. Исемне фигыльгә бәйләү өчен кулланыла торган ярдәмче исемнәр бәйлек сүзләр дип атала. Бәйлек сүзләрдә III зат тартым һәм юнәлеш килеше, чыгыш килеше, урын-вакыт килеше кушымчалары була.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аерырга өйрәнү, сөйләмдә дөрес куллану

Кагыйдә,

286 күнегү

63

Тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү

1

Ныгыту

Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү

Тәрҗемә

Ике яклы тәрҗемә күнегүләре

Кагыйдәләр кабатларга, тестка әзерләнергә

64

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау

Тест

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

294 күнегү

Синтаксис - 22 сәгать

65-66

Сүзтезмә һәм җөмлә

2

Яңа тема

Ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең, үзара мөнәсәбәткә кереп, бер төшенчә белдерүе сүзтезмә дип атала. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмләдә сүзләр бер-берсенә бәйләнеп килә.

Җөмлә баш хәрефтән языла, азагында нокта, өндәү, сорау билгесе куела. Әйтелү максаты буенча җөмләләр өч төркемгә бүленә: хикәя, сорау, өндәү җөмләләр.

Иярүче һәм ияртүче сүзләрне аера белү, җөмлә чикләрен билгели белү

304 күнегү, хаталарны төзәтергә

67

Сочинение язу

1

Сочинение язу

"Язның иң күңелле көне" темасына сочинение язу.

Сочинение №1

Иҗади сәләтләрне үстерү өстендә эшләү

Язып бетерергә

68

Сочинениеләрне анализлау

1

Ныгыту

Хаталарга анализ ясау

Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау

Кагыйдәләр кабатларга

69

Җөмләнең баш кисәкләре.

Ия.

1

Яңа тема

Ия - җөмләнең баш кисәге. Ул баш килештәге исем белән белдерелә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ия астына бер сызык сызыла. Җөмләнең ия турында хәбәр ителә торган баш кисәге хәбәр дип атала.

Җөмләләрдән ияләрне табу

310 күнегү, нокталар урынына исемнәр язарга

70-71

Исемнәр һәм зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе

2

Яңа тема

Ия баш килештәге зат алмашлыклары, исем белән белдерелә.

Күнегүләр эшләү

316 күнегү, хикәя төзергә

72

Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр.

1

Яңа тема

Хәбәр нишлә? нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. Хәбәрнең астына ике сызык сызыла. Татар телендә ия, гадәттә, хәбәрдән алда, ә хәбәр җөмлә ахырында килә.

Хәбәрләрне дөрес билгеләү

Кагыйдәләр, 321 күнегү, хәбәрләр өстәп язарга

73-74

Боерык һәм хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе

2

Яңа тема

Боерык  һәм хикәя фигыльләр җөмләдә хәбәр булып киләләр.

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү, җөмләләр төзи белү

326 күнегү, тәрҗемә итәргә

75

Монологик сөйләм үстерү

1

БСҮ

"Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең" мәкаленең эчтәлеген ачыклый торган хикәя төзү.

Хикәя төзү

Лексик күнекмәләрне куллану

Хикәя төзергә

76

Контроль диктант

1

Контроль

Белемнәргә күзәтү ясау

Диктант № 4

Грамматик күнекмәләр формалаштыру

Кагыйдәләр кабатларга

77

Хаталар өстендә эш

1

Ныгыту

Хаталарга анализ ясау

Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау

Боерык фигыльләр кулланып, диалог төзергә

78

Монологик сөйләм үстерү

1

БСҮ

Укылган өзек буенча  телдән рәсем ясау ("Ике дус" Нур Әхмәдиевтән).

Хикәя төзү

Лексик күнекмәләрне куллану

IV чирек - 24 дәрес

79-80

Җыйнак җөмләләр

2

Яңа тема

Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

Җыйнак җөмләләр төзи белү

Кагыйдә,

334 күнегү, җөмләләр төзергә,

81-82

Җәенке җөмләләр

2

Яңа тема

Җәенке җөмләләрдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә була.

Җәенке җөмләләр төзү, җыйнак җөмләне җәенке җөмләгә әйләндерү

Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерергә

83-84

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

2

Яңа тема

Җөмләнең ия белән хәбәрдән башка сүзләре иярчен кисәкләр дип атала. Аергыч нинди? кайсы? ничәнче? сорауларына җавап' бирә.

Җөмләдә аергычларны билгели белү, җөмләләр төзү

Кагыйдә, 342 күнегү,

344 күнегү, план буенча хикәя төзергә

85-86

Аергычның сыйфат, сан  белән белдерелүе

2

Яңа тема

Сыйфатлар һәм тәртип саннары, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булалар.

Сыйфат, сан төркемнәрен аергыч булырлык итеп җөмләләр төзү

Җөмләләр төзергә

87-88

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре

2

Яңа тема

Җөмләдә бер үк сорауга җавап биргән, бер үк сүзне ачыклаган сүзләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

Тиңдәш кисәкләрне таба белү

Кагыйдә, 347 күнегү, сорауларга җавап

89-90

Җөмләнең иярчен кисәкләре янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр

2

Яңа тема

Ике тиңдәш кисәк арасында һәм сүзе булса, өтер куелмый. Тиңдәш кисәкләр арасында ләкин, тик, ә, әмма сүзләре булганда, алар алдына өтер куела.

Теркәгечләрне дөрес кулланып, җөмләләр төзү

1)газеталардан тиңдәш кисәкләр булган 5 җөмлә язарга,  2)355 күнегү

91-92

Эндәш сүзләр. Алар янында тыныш билгеләре

2

Яңа тема

Эндәш сүз сөйләм төбәп әйтелгән предмет һәм затны белдерә. Эндәш сүзләр янында өтер яки өндәү билгесе куела

Эндәш сүзләрне дөрес куллану, алар янына тиешле тыныш билгеләрен куя белү

359 күнегү, тәрҗемә; 364 күнегү, диалог төзергә

93-94

Җөмләгә синтаксик анализ ясау

2

Яңа тема

Җөмләләрнең баш, иярчен кисәкләрен дөрес билгеләргә өйрәнү

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Җөмлә кисәкләренең астына сызарга

95

Бүлекне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау

Синтаксис бүлеген гмумиләштереп кабатлау

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатларга

96

Контроль диктант

1

Контроль

Белем дәрәҗәләренә күзәтү

Диктант №5

Грамматик биремле диктант язу

Кагыйдәләр кабатларга

97

Хаталар өстендә эш

1

Ныгыту

Хаталарга анализ ясау

Хаталарны төзәтү, эчтәлеген аңлау

98

Кабатлау. Исем, сыйфат, сан.

1

Кабатлау

Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау

Карточка

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

372 күнегү, тиешле сүзләр өстәп язарга

99

Кабатлау. Алмашлык, фигыль.

1

Кабатлау

Алмашлык, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау

Тест

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Алмашлыклар кулланып, җөмләләр төзергә

100

Кабатлау . Сүзтезмә һәм җөмлә.

1

Кабатлау

Сүзтезмә һәм җөмлә турында белемнәрне камилләштерү

карточка

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

376 күнегү, хикәя төзергә

101

Кабатлау. Җөмлә кисәкләре.

1

Кабатлау

Мөстәкыйль эш

Грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Җөмлә кисәкләренең астына сызарга

102

Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

Кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча 5нче сыйныф өчен  татар теле һәм әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

6 нчы сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы. Бухарова М.Р....

2 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы...