Нуриева Лейсан Закариевна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару! Оноре де Бальзак

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Стремление знать больше в профессии педагога

Увлечения: Литература, театр, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Нижнекамск

Место работы: МБОУ "СОШ №33 с углубленным изучением английского языка"

Звание, ученая степень: учитель первой квалификационной категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nurieva
Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла
Фәнис Яруллин

 

 

   Мин - укытучы

 

    Укытучы…Үзенең йөрәк җылысын балаларга бирүче изге зат. Дөньяда әлеге һөнәрдән дә күркәмрәк һөнәр бармы икән? Мәктәп бусагасын атлап керү белән, укытучы  бала өчен иң кадерле кешегә әйләнә. Ул аның өчен икенче әни дә, психолог та, табиб та.... Шул ук вакытта укытучы  үзенең шәкертләре өчен  үрнәк шәхес тә булып кала белергә тиеш. Иртән мәктәпкә килгәндә, сине укучыларың ишек төбендә елмаеп каршы алалар, кайберсе каршыңа йөгерә, синең белән ике телдә дә матур итеп исәнләшәләр, хәлләрең белән кызыксыналар... Менә шушы мизгелләрдә син үзеңнең дөрес һөнәр сайлаганыңны аңлыйсың.  Өстәлдә калдырып киткән беренче язгы чәчәкләрне күргәч, яисә балалар кулы белән язылган рәхмәт хатларын укыгач, дөрес һөнәр сайлавыңа, дөньяда тикмәгә яшәмәвеңә инанасың.

     Балалар бакчасына йөргәндә үк,  үземнең укытучы булачагымны белә идем инде. Кечкенә энем белән сеңлемне каршыма утыртып, укытучылы уйнаганымны хаман да хәтерлим. “Кызым, безнең малайны да ал әле үзеңә, бераз ярдәме тимәсме,” - дип әбисе күрше малаен да  алып керә иде. Аларны укытып кына калмый, бергәләп  концертлар, спектакльләр әзерли идек. Капка төбенә җыелган әбиләргә, кычкырып, газеталар укуымны авыл халкы әле дә сагынып искә ала. Бу үзенә күрә бер мәдәни агарту эшләре булган инде.

    Бала чактагы хыял канатлары мине туп-туры педагогия институтына алып килделәр. Факультетларның да ниндие бит эле... Яңа гына ачылган татар филологиясе факультеты! Әнвәр Мәгъдәнурович Шәрипов, Рәвия Саматовна Абдуллина, Рәзинә апа Мөхиярова кебек зыялы укытучылар,  тирән белем генә биреп калмыйча, бездә милли горурлык хисләре дә тәрбияли алдылар. Ә институт елларының иң зур горурлыгы – ул Мөхәммәт Мәһдиев дәресләре. Аның салмак кына тавыш белән лекция укуы, бер тапкыр да кәгазьгә карамыйча, дәрес алып баруы миңа үрнәк булды. Семинарларда үз фикерен  көчләп такмыйча, һәрбер студентны сабыр гына тыңлый иде ул, шул ук вакытта, җайлап кына, шәкертләрен дөрес юлга да кертеп җибәрә белә иде. Мөхәммәт ага минем гомерлек кумирым булып калды.

    Кулыма филолог дигән юлламаны тотып, тәүге  тапкыр эшкә килгән көнемнән инде 21 ел вакыт үтеп тә киткән. Беренче хезмәт елларында укучыларның югары белемле укытучыны дәрестә  тиз генә аңлап җиткермәүләренә аптырый идем. Фәнемне  гади итеп аңлатам, үз остазларым өйрәткән барлык метод һәм алымнарны кулланам да кебек. Эшли-эшли шуны аңладым: укучы сине аңласын дисәң, син аның белән бер тигезлектә булырга тиешсең икән. Шул вакытта гына синең дәресләрең кызыклы үтә, бала  синең предметың белән кызыксына башлый, үзе дә яңалыклар алып килә, ачышлар ясый. Укучыларың белән бергә түбәннән югарыга күтәрелә алсаң, аларга биеклеккә  менәргә ярдәм итә алсаң гына, син - чын укытучы! Эш дәверендә менә шундый ачышлар ясарга туры килде миңа.

    Һәр бала да талантлы, үзенчә талантлы! Бу - минем икенче ачышым. Укучыларга мактау сүзләрен кызганмыйм. Мактар ягы булмаган бер генә дә бала юк. Барлык тәртипсезлекләре, уңышсызлыклары арасыннан кечкенә генә уңай ягын, сәләтен  табып мактап җибәрсәң, аңа ярдәм кулы сузсаң, укучының үз-үзенә булган  ышанычы арта. Алай гына да түгел, ул дәрестә синең ярдәмчеңә әйләнә. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә тиеш укытучы. Чыннан да, тәрбия бирүнең төп максаты – югары әхлаклы, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы һәм җәмгыятькә файда китерүче шәхесне тәрбияләү.

     Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын яңача оештыру зарурлыгы артты. Дәресләрдә моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод һәм алымнар яңара, камилләшә. Шуңа күрә дә мәктәпләргә үз предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә торган, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә кирәк. Минемчә, искелеккә ябышып, бер урында таптанучы укытучы хәзерге буын балалары өчен кызыклы шәхес була алмый. “Кем алга бармый, шул артка тарта”, - дигәннәр. Чынлыкта исә, татар теле дәресләрен көтеп алынган дәресләр исемлегенә кертерлек итеп укытырга була. Дәресләрне  квест, тест, мини-спектакль формасында уздырып, баланы кызыксындырырга, фәнгә иҗади якын килеп, авыр темаларны да җиңеләйтергә мөмкин. Әйе, мондый дәресләр бик күп көч таләп итә. Чын укытучы  үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелен биреп эшли, эзләнә, яңалыкларны өйрәнә. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була ала.

   Укытучы-сыйныф җитәкчесе – Ана исеме белән тиңләшердәй, тормышта бар нәрсәне җиңеп, алга барырга өйрәтүче, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямаучы, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше ул. Сыйныфындагы укучылар белемле һәм тәрбияле булып үссеннәр өчен, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора, һәр балага иҗади якын килә. Төрле яктан яудырылган меңләгән сорауга җавап таба алуы, түзем булуы, проблемаларны бергәләп хәл итә белүе белән ул укучыларда һәм ата-аналарда үзенә карата ихтирам уята. Сыйныф җитәкчесе – универсаль кеше, аңа  кайвакыт психолог та, юрист та, юморист та булырга туры килә.  Әйе... укытучы хезмәте минутлар, сәгатьләр белән генә чикләнми шул.

      Татар теленә мәхәббәт уятуда  безнең өлешебез бик зур. Үсеп килүче яшь буынга ана телебезнең мөһим урын алып торуын аңлатырга, горурланып үсәр өчен җирлек тә тудырырга тиешбез.  Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – туган телгә, милли йолаларга хөрмәтне торгызуда, саклап калуда, ә иң әһәмиятлесе-  татарча фикер йөртергә, уйларга һәм дөрес, төгәл, саф татарча сөйләргә өйрәтүдә. Бүгенге көндә, сөйләмне генә түгел, милли үзаңны торгызу проблемасы килеп туганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысының җәмгыятьтәге роле тагын да үсә. Бу проблеманы хәл итү - безнең җилкәләргә салынган зур йөк. Балаларыбызның киләчәге бүген хәл ителә. Иртәгәге көнне алар төзи бит. Димәк, минем алдагы көнем дә алар кулында. Аларны киләчәк тормыш өчен әзерләргә кирәк. "Балаларыгызны  үзегезнең заманыгыздан башка бер заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр,” - дип әйтеп калдырган бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин.

       Мин укучыларыма ышанычлы терәк, яхшы мөгамәлә белән, эшемә иҗади якын килеп эшләргә тырышам. Ләкин бу гына аз. Үзеңнең куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү өчен бик сабыр, иң катлаулы ситуацияләрдә дә оптимист булып калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәк. Мин ышанам: мине алга таба да бик кызыклы педагогик тормыш көтә. Мәктәп тормышына кагылышлы хыялларым мине алга таба этәрә. Хыялсыз кеше- канатсыз кош ул! Хыял кешене яшәтә! Хыял - матурлыкка, яктылыкка, сафлыкка чакырган йолдыз ул!

 

 

 

О себе

Мин, Нуриева Ләйсән Зәкәрия кызы, Минзәлә районы Бикбау авылында туып үстем. Анда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетында белем алдым. Югары уку йортыннан юллама белән Түбән Кама шәһәренә килдем. Шул көннән алып "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 33 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап - белем чишмәсе",-  дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Ул сине үз дөньясына алып кереп китә, дөньяга булган карашыңны үзгәртә. Яратып укый торган китапларым:

 Х.Сарьян "Бер ананың биш улы", М.Мәһдиев " Фронтовиклар", Р.Батулла "Юл буенда зәңгәр чәчәк", В.Нуруллин "Җавап бир, кеше", Н.Фәттах "Сызгыра торган уклар" һ.б.

Мой взгляд на мир

Сабыр булырга кирәк...

Мои достижения

Грамота школы (2005год);

Почетная грамота управления образования исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ и организации профсоюза работников образования 2014(год);

Почетная грамота Исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района РТ (2017 год)

Моё портфолио

Выступление на муниципальном  мероприятии  «Моң тулган минем  җанга» (встреча с поэтессой Р. Валеевой)(2013г.); выступление на муниципальном  мероприятии «Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай» для учащихся школ города, организованное на базе детской библиотеки №37 г.Нижнекамска (2014г.);  выступление на муниципальном мероприятии «Һәрвакыт булсын тынычлык!» (встреча с детьми войны), организованное в рамках Всероссийской общественной акции Открытый урок «Мир без нацизма», проведенное в библиотеке №37 г. Нижнекамска (2014г.); мастер-класс в рамках Всероссийского научно-методического семинара «Инновации и традиции в современном школьном образовании: теория и практика» (2014г.); открытый урок в рамках предметной недели в школе для учителей татарского языка «Хәл фигыль» (2015г.); открытый классный час для молодых специалистов «Тукай безнең йөрәкләрдә» (2016г.); выступление  в рамках  регионального круглого стола на базе ФГБОУ ВО «Набережночелнинский государственный педагогический университет» по теме «Татар теле дәресләрендә метапредмет нәтиҗәсен тикшерү биремнәре» (2017г.);выступление на IV форуме педагогических работников РТ «Я реализую ФГОС» Образовательные стандарты 21 века: вызовы и решения» по теме: «ФДББС күчү шартларында татар теле дәресләрендә аралашу технологиясе» (2017г.); прияняла участие  в вебинаре «Системно-деятельностный подход как механизм реализации требовании ФГОС общего образования и формирования метапредметных образовательных результатов учащихся» (2017г.); публикации: публикация методической разработки «Татар телен укытуда фәнара бәйләнеш» на сайте «Завуч.Инфо.» (2013г.),  публикация методической разроботки «Татар телен һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологиялщр куллану»  на сайте «Infourok» (2014г.), публикация статьи «Бәллүр кыңгырау күк чыңлап тора шушы исем-Кәрим Тинчурин...» в электронном педагогическом журнале  МАГАРИФ.РФ(2014г.); являлась членом жюри  в Республиканском энергетическом конкурсе (2016г.); принимаю активное участие в проектировании уроков по ФГОС в рамках работы городской педагогической мастерской, провожу открытые уроки и мероприятия в рамках предметной недели и декады родного языка; вхожу в состав комиссии по проверке предметных олимпиадных работ муниципального уровня, пробных работ  ОГЭ по татарскому языку; участник муниципальной педагогической мастерской «Подготовка учащихся 9-х классов к единому республиканскому тестированию»; участник муниципальной творческой группы учителей татарского языка и литературы по разроботке содержания основной образовательной программы НОО, ООО;  личного вклада в повышения качества образования, совершенствование методов обучения: владею современными образовательными технологиями, эффективно применяю проблемное обучение, проектные, исследовательские и информационно-коммуникативные технологии, активно использую интерактивное оборудование, принимаю активное участие в работе муниципального объединения учителей татарского языка и литературы, в рамках предметной муниципальной мастерской участвую в разработке уроков в соответствии с требованиями ФГОС, с 2008 года по 2016 год являлась руководителем ШМО учителей татарского языка и литературы, дипломант  общероссийского проекта «Школа цифрового века» ( 2013г.); участник III республиканской научно-исследовательской конференции «Гамил Афзал укулары» (2014г.); стабильные положительные результаты освоения обучающимися образовательных программ: качество и успеваемость:2014-2015 учебный год – татарский язык – 62%/100%, татарская литература – 75%/100%; 2015-2016 учебный год – татарский язык -65% 100%, татарская литература-79% 100%;2016-2017 учебный год – татарский язык-70% 100%,татарская литература -82% 100%; единое республиканское тестирование по татарскому языку учащихся 9-х классов в 2015 году – 100%/100%; в 2016 году-79% 100%; в 2017году-88% 100%; выявления развития у обучающихся способностей к интеллектуальной, творческой деятельности: призер Всероссийского заочного конкурса «Познание и творчество» (2013г.); победитель Всероссийской конкурс-игры «Зирәк тиен»(2014г.), Мартынова Е., 4 класс-победитель международной дистанционной олимпиады по татарскому языку на портале «ТатарТеле.ИНФО»(2014г.); участник XII открытой юношеской научно-исследовательской конференции имени С. С. Молодцова (2014г.); победитель Всероссийской олимпиады по татарскому языкознанию «Йомшак керпе» (2015г.); победитель I Республиканского литературного конкурса «Җиңү җыры» (2015г.); призер муниципального этапа республиканской предметной олимпиады школьников по татарскому языку (2015г.); призер муниципального этапа республиканской предметной олимпиады школьников по татарской литературе (2015г.); победитель XIII межрегионального юношеского научно-исследовательского чтения имени Каюма Насыйри (2015г.); участник XV республиканской открытой научно-исследовательской конференции имени С.С.Молодцова (2017г.); победитель республиканского конкурса сочинений «Мы патриоты России!» (2017г.)

               

       

 

 

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: