Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (7 класс) на тему
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ
РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА
БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_dbiyaty_7_syynyf_rus_torkeme.doc | 215 КБ |
Предварительный просмотр:
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ
РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА
БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ
ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ СТАТУСЫ
7 нче сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1."Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы
2.Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче ел.
3.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче ел, 1 нче июль).
4.“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).
5.. Программа. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар телен һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011. (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары: Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйззәтуллина, Г.Г. Мулласалихова, Казан-2014)
6. “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы
ЭШ ПРОГРАММАСЫ СТРУКТУРАСЫ
Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ УКЫТУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ
Гимназиянең 2016 - 2017 нче уку елына төзелгән уку- укыту планында 6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 1 сәгать исәбеннән елга 35 сәгать каралган.
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ
Татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты : туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;
− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;
− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;
− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;
− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.
УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР
- әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;
- авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;
- әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;
- татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;
- авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;
- 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;
- 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;
- Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;
- төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;
- 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;
- төрле авторларның 3 – 4 шигырен яттан сөйли белү;
- сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;
- төрле темаларга проект эше яклау;
- әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.
- УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
- Тыңлап аңлау
- Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
- сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
- зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
- Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.
- Диалогик сөйләм
- Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
- аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;
- парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;
- терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;
- татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.
- Монологик сөйләм
- Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
- конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;
- монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;
- өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;
- өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
- Уку
- Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;
- текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
- таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ
Эчтәлек | Сәгать саны |
1. Халык әйтсә — хак әйтә | 4 |
2. Аталар сүзе — акылның үзе | 6 |
3. Ил язмышы — ир язмышы | 6 |
4. Һәр чорның үз герое | 4 |
5. Туган җир ул була бер генә, Туган җирнең кадерен бел генә! | 7 |
6. Актыктан хаклык җиңә | 4 |
7. Табигатькә дә табиб кирәк | 5 |
Барысы: | 35 |
УКУЧЫ ҮЗЛӘШТЕРЕРГӘ ТИЕШЛЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР МИНИМУМЫ
Дәреслеккә салынган әдәби әсәрләрнең нигезен “Үрнәк программа»га (төзүчеләре К.С.Фәтхуллова,Ф.Х.Җәүхәрова)кертелгән әдәби әсәрләр минимумы тәшкил итә
1. Г.Тукай «Милли моңнар»
2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек)
3. С.Хәким «Бакчачылар»
4. Һ.Такташ «Алсу»
5. Г.Кутуй «Сагыну»
6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек)
7. М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек)
ЯТЛАУ ӨЧЕН ӘСӘРЛӘР
1.Г.Кутуйның “Сагыну” нәсереннән өзек.
2.М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повестеннән өзек.
3.Һ.Такташның “Алсу” поэмасыннан өзек.
4.Х.Туфанның “Агыла да болыт агыла” шигыреннән өзек.
ДӘРЕСТӘН ТЫШ (ӨСТӘМӘ) УКУ ӨЧЕН ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ӘСӘРЛӘР(УКЫТУЧЫ САЙЛАВЫ БУЕНЧА)
Гөлшат Зәйнашева. Үз илемдә.
Гавриил Троепольский. Акбай Караколак.
ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШЕ
1нче чирек | 2нче чирек | 3нче чирек | 4нче чирек | Еллык | |
Сәгать саны | |||||
Дәрес | 9 | 7 | 10 | 9 | 35 |
Теманы өйрәнү | 8 | 5 | 8 | 6 | 27 |
СТУ |
| 1 | 1 | 2 | |
БСҮ | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
Контроль тест | 1 | 1 | 2 | ||
Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр | |||||
Яттан |
| 2 | 2 | 4 | |
Тест | 1 | 1 | 2 | 1 | 5 |
УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ
1.“Татар әдәбияты” (2кис.). Рус телендә төп белем бирү оешмалары өчен, 7 нче сыйныф. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов, Л.Х.Хисмәтова. –
Казан, “Мәгариф-Вакыт”, 2014 ел .
2. “Татар әдәбияты” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән) эшләүче укытучылар өчен методик әсбәп, 7нче сыйныф, Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Г.Г. Мулласалихова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Казан, “Мәгариф - Казан” нәшрияты, 2014
3. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары
4 . Электрон ресурслар: nsportal.ru, http://pedsovet.su, belem.ru: https://edu.tatar.ru, http://nsportal.ru/, http://matbugat.ru/, http://mon.tatarstan.ru/.
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
Дә- рес № | Дәрес темасы | Дәрес тибы | Сәг. саны | Үткәрү вакыты | Төп төшенчәләр | Планлаштырыла торган нәтиҗәләр | Конт роль төре | ||||||||||
7а п/ф | 7б п/ф | 7в п/ф | 7г п/ф | ||||||||||||||
ХАЛЫК ӘЙТСӘ- ХАК ӘЙТӘ | |||||||||||||||||
1 | Йола .фольклоры | Яңа белемнәрне үзләш-терү | 1 | 2.09 | 3.09 | 3.09 | 1.09 | Йола фольклоры. Туй. Бәби туе. | Йола фольклоры турында теорияне белү. Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү. Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау. | ||||||||
2 | Фәтхи Бурнашның ,,Яшь йөрәкләр” драмасы. | Яңа белемнәрне үзләш-терү | 1 | 9.09 | 10.09 | 10.09 | 8.09 | Фәтхи Бурнаш – татар драматургы. ,,Яшь йөрәкләр” драмасы. | Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, «Яшь йөрәкләр» әсәрен өйрәнү; балаларда гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләү | ||||||||
3 | Бәетләр. Сак-Сок» бәете. Мөнәҗәтләр. | Яңа белемнәрне үзләш-терү | 1 | 16.09 | 17.09 | 17.09 | 15.09 | Бәетләр, мөнәҗәтләр-халкымның күңел бизәкләре. | Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү. Бәетләр, мөнәҗәтләр турында белешмә бирү, «Сак-Сок» бәетен өйрәнү борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү. | ||||||||
4 | Г.Тукай иҗаты «Милли моңнар» шигыре. "Халык әйтсә- хак әйтә" бүлеген йом-гаклау, кабатлау. | Белем һ. күнекмә-ләрне актуаль-ләштерү | 1 | 23.09 | 24.09 | 24.09 | 22.09 | Тукай- татар халкының яңа реалистик әдәбиятына нигез салучы. | Шагыйрь яшәгән чор турында белешмә бирү. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, ,,Милли моңнар “ әсәрен өйрәнү татар халкының бөек әдипләре иҗатын өйрәнү аша тормышка караш тәрбияләү. | ТЕСТ | |||||||
АТАЛАР СҮЗЕ – АКЫЛНЫҢ ҮЗЕ |
УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:
тыңлап аңлау (минутларда) – 3
диалогик сөйләм (репликалар саны) – 9
монологик сөйләм (фразалар саны) – 10
Кычкырып уку (сүзләр саны) – 75-80
№ | Бәяләү критерийлары | “5”ле | “4”ле | “3 ле | “2”ле |
1 | Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү. | Эчтәлекне тулаем аңлап, барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы бар. | Эчтәлекне аңлап, сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы бар. | Эчтәлекне өлешчә генә аңлап, сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы бар. | Сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес түгел, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы бар. |
2 | Диалогик сөйләм | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи. | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи. | Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи. | Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый. |
3 | Монологик сөйләм | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый. | Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый. |
4 | Уку | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укый. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозып, басымны дөрес куймыйча, синтагмаларның бүленешендә ялгышып) укый. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укый, уку тизлеге акрын. | Укучы тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укый. |
7 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә
белем алучы укучылар өчен татар әдәбиятыннан
контроль бәяләү материаллары
2015-2016 нчы уку елы
7 нче сыйныф ( рус төркеме).Әдәбияттан 1 яртыеллыкка контроль тест
1 вариант | 2 вариант |
1.Халык йолалары ничә төркемгә бүленә? А)2 Ә)5 Б)3 2.Бәби тугач, аны кая алып барганнар? А)уенчыклар кибетенә Ә)мунчага Б)туганнарына 3.Бәетләрне кем иҗат иткән? А)язучылар Ә)шагыйрьләр Б)халык 4.Ф.Әмирхан кайда туган? А)Арча районы Кушлавыч авылында Ә)Казанда Б)Оренбургта 5.Г.Кутуйның “Сагыну” әсәре нинди жанрда язылган? А)хикәя Ә)повесть Б)нәсер 6.М.Мәһдиевның “Без-кырык беренче ел балалары” повестендә вакыйгалар кайда бара? А)сугышта Ә)мәктәптә Б)педучилищеда 7.Берәр язучы яки шагыйрь турында үзегез белгәннәрне языгыз. | 1.Бәетләр ничә төркемгә бүленә? А)3 Ә)4 Б)5 2.Гаилә йолалары кайсылар? А)каз өмәсе Ә)туй йоласы Б)Нәүрүз 3.”Алмачуар” әсәрендәге малайның исеме ничек?. А)Хафиз Ә)Сафа Б)Закир 4.Г.Кутуй “Сагыну” нәсерендә лирик герой кем? А) сугышчы Ә)ана Б)бала 5.Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы: А)Ф.Әмирхан Ә)С.Хәким Б)Р.Миңнуллин 6.Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? А)Сәгъди Ә)Мөхәммәтвәли Б)Зиннәтулла 6.Берәр язучы яки шагыйрь турында үзегез белгәннәрне языгыз. |
7 нче сыйныф ( рус төркеме).Әдәбияттан еллык контроль тест
1 вариант | 2 вариант |
1.Һ,Такташ ничәнче елда туган? А)1901 Ә)1902 Б)1903 2.”Ак төнбоек” әсәрен кем язган? А)Роза Хафизова Ә)Рафис Корбан Б)Фәнис Яруллин 3.М.Галиевның “Нигез” әсәре кайсы жанрга керә ? А)роман Ә)хикәя Б)повесть 4.Х.Туфан озак еллар кайда яши? А)чит илдә Ә)Себердә Б)Мәскәүдә 5.М.Әгъләмов кем ул? А)скульптор Ә)композитор Б)шагыйрь 6.Быел яттан өйрәнелгән әсәрне дәфтәрегезгә языгыз | 1.Һ.Такташ кайсы авылда туган? А)Кызылъяр Ә)Сыркыды Б)Иске Кармәт 2.Х.Ибраһимның “Карач” әсәрендәге малайның исеме ничек? А)Фатих Ә)Айрат Б)Шәяхмәт 3.”Нигез”повестендә әсирлектә булган геройның исеме: А)Давыт Ә)Хикмәтулла Б)Байтирәк 4. Гадиләнең әтисе Шөһрәткә нәрсә бүләк итә? А) велосипед Ә)фотоаппарат Б)костюм-чалбар 5.М.Мәһдиев– ул А)шагыйрь Ә)язучы Б)драматург 6.Быел яттан өйрәнелгән әсәрне дәфтәрегезгә языгыз |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме
Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...
Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме
6 нчы сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...
Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме
8 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...
Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ ...
Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...