Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме
рабочая программа (9 класс) на тему

Галиева Зөлфия Шамил кызы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbiyat_9_syynyf_rus_torkeme.doc187 КБ

Предварительный просмотр:

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы

      Эш программасы статусы.

9 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып  төзелде:

"Россия Федерациясендә мәгариф турында" 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законы. 

Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013нче  ел.

“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 нче  ел, 1 нче  июль).

“2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы  Дәүләт программасы” (2013 ел, 25 октябрь).

 Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Ч.М.Харисова, К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина җаваплы]. –Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2011.  (Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы. Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина)

 “52 нче гимназия”гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы

Эш программасы структурасы.

          Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән..

Укыту фәненең  укыту планында тоткан урыны

Гимназиянең 2016-20 17нче уку елына укыту планында 9нчы сыйныфта  татар әдәбиятыннан  атнага 1сәгать исәбеннән елга 34 сәгать каралган.

     РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУНЫҢ  МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

-матур әдәбият текстларын кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

-гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбиятына һәм гатар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

-телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү;

-татар классик әдәбияты, балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү, аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

-татар халкының әдәбияты, тарихы, мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу;

     -татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу.

УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Тыңлап аңлау

өч минутлык текстны тыңлап, аның эчтәлеге турында үз фикерләрен белдереп хәбәр итү;

лексик темага караган яңалыкларны, вакытлы матбугат язмаларын тыңлап, әңгәмәдә катнаша белү.

 Диалогик сөйләм

телдән һәм язмача аралашу күнекмәләренү ия булу;

сөйләм этикеты үрнәкләреннән оста, урынлы файдалану;

әңгәмәдәшеңне игътибар белән тыңлап һәм коммуникатив максатларын аңлап, сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны уникедән ким булмаска тиеш).

 Монологик сөйләм

 Тәкъдим ителәгн аралашу ситуациясе буенча орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап һәм җөмләләрдә сүз тәртибен дөрес кулланып, эзлекле һәм аңлаешлы итеп тасвирлау, хикәяләү, фикер йөртү күнекмәләренә ия булу;

монологик сөйләмдә төрле җөмлә калыпларын кулланып, фикерне җыйнак һәм төгәл белдерә алу.

Уку

 Таныш һәм таныш булмаган фәнни-популяр, публицистик, әдәби текстларны эчтән укып, алардагы әһәмиятле мәгълүматны аңлый белү;

 Текстны өлешләргә бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне ачыклау һәм текстның композицои үзенчәлекләрен күрсәтү.

 Язу  

Язма эшләрне грамоталы башкара белү;

 татарчадан русчага һәм русчадан татарчага текстларны язмача тәрҗемә итү

 рәсми кәгазьләрне (гариза, белдерү, белешмә, эшлекле хат) аңлап укый һәм яза белү.

 УКЫТУ ФӘНЕНЕҢ СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА  ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Тыңлап аңлау

Җанлы сөйләмнең төп фикерен билгели белү;

иң мөһим мәгълүматны сайлап ала белү;

элек үзләштерелгән мәгълүмат белән яңа тыңланганын чагыштыру һәм бәяләү;

тыңлап аңлаган мәгълүматка таянып сөйләшү үткәрү һәм һәм ирекле аралаша алу.

Диалогик сөйләм

Аралашканда, орфоэпик һәм лексик-грамматик нормаларны саклап, сораулар бирә һәм җавап кайтара алу;

әңгәмәдәшнең сүзенә игътибарлы булып, сөйләм яңалыгын дөревс җиткерүгә ирешү;

кирәкле урыннарда киңәйтелгән репликалар кулланып, бәхәсләшә, үз фикерләреңне дәлилли белү.

 Монологик сөйләм

Төрле төзелешле җөмлә калыпларын урынлы кулланып һәм аларны интонацион яктан дөрес әйтеп, вакыйгалар, күренешләр, кызыклы фактлар турында хәбәр итү, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне һәм фикерләреңне эзлекле итеп белдерүгә ирешү;

сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү.

Уку

Карап чыгу, танышу, эзләнү, өйрәнү максаты белән уку төрләреннән уңышлы файдаланып, тексттан кирәкле мәгълүматны таба алу һәм аның эчтәлеген телдән яки язмача логик эзлеклелектә яктырта белү;

текст белән мөстәкыйль эшләү һәм аны анализлау күнекмәләренә ия булу.

Язу һәм язма сөйләм

Тәкъдим ителәгн ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра алу;

өйрәнелгән темага сочинение язу;

укылган яки тыңланган текстның планын төзеп, аның эчтәлеген язмача сөйләп бирү

текстка аннотация язу;

язма формада аралашу тәкъбирләрен гамәли үзләштерү.

  Программа материалының эчтәлеге

1

Атадан улына чын мирас – сүздер.

Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши.

Гөл үссә – җирнең күрке,

Кыз үссә – илнең күрке.

Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.

Театр – яктылыкка, нурга илтә!

Мең шифага ия кулларда

Күпме язмышларның эзе бар...

Укытучым! Синең бөек исмең

Йөрәгемдә мәңге сакланыр...

Авыр эшкә беләк бар,

Кыю эшкә йөрәк бар

24сәг

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

6сәг

3

Сыйныфтан тыш уку

2сәг

4

Контроль тест

2сәг

БАРЛЫГЫ

34сәг

«Үрнәк программа»га кертелгән әдәби әсәрләр минимумы:

1. Г.Тукайның “Татар кызларына” шигыре;

2. Ф.Әмирханның “Хәят” повестеннан өзек;

3. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе;  

4. Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романыннан өзек;  

5. А.Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” повестеннан өзек;

6. Р.Мингалимнең “Сап-сары көзләр” хикәясе;

           7. Р.Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре 

Ятлау өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр:

Рәшит Әхмәтҗановның “Сандугач керде күңелгә” шигыре.

Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасыннан өзек.

Өстәмә  уку өчен тәкъдим ителә торган әсәрләр

(укытучы сайлавы буенча):

Казанда Габдулла Тукай музее.

Сания Әхмәтҗанованың “Сүнмәс балкыш” шигыре.

Рәшит Әхмәтҗановның “Дөнья күрергә китү” шигыре.

Казан театр училищесы.

Казан медицина колледжы.

Казан педагогия колледжы.

Фәнис Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

ПРОГРАММА МАТЕРИАЛЫНЫҢ БҮЛЕНЕШЕ

1 нче чирек

2 нче чирек

3 нче чирек

4 нче чирек

Еллык

Дәрес

9

7

10

8

34

Теманы өйрәнү

5

5

7

5

24

СТУ

1

-

1

2

БСҮ

1

1

2

2

6

Контроль  тест

1

1

2

Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр

Яттан

-

1

-

1

2

УКЫТУ- МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫ

  1. Ә.Р. Мотыйгуллина, Р.Г. Ханнанов, Х.Х. Хөснуллина Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче балалар укучылар өчен)  9нчы сыйныф. 2 кисәктә. Казан “мәгариф – вакыт” нәшрияты, 2016

2. Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре (V-IХ сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан авторлык программасы.

                 Төзүче-авторлары:  Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Х.Х.Хөснуллина

           3.Р.З.Хәйдарова Г.М. Әхмәтҗанова Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу

               буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы, 2014

          4. «Мәгариф»  журналлары, “Ачык дәрес” газеталары

          5.   Интернет ресурслар: https://edu.tatar.ru, nsportal.ru, http://pedsovet.su, belem.ru, завуч инфо

       

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Тема

Дәрес тибы

Сәг

Үткәрү вакыты

Төп төшенчәләр

 

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Конт. төре

9А,В,Г

П

9А,В,Г

Ф

Атадан  улына чын мирас – сүздер...

1

Дастаннар турында белешмә бирү, “Идегәй” дастанын өйрәнү.

  Яңа материалны

өйрәтү

1

7.09/

“Идегәй”, дастанның жанр хасиятләре

Халык авыз иҗаты әсәрен тарих белән бәйләп өйрәтү.

Дастаннар турында белешмә бирү, “Идегәй” дастанын өйрәнү.

2

Шагыйрь күңеле төпсез кое түгел,

Ул күңелдә язмыш язылган.

Яңа материалны

өйрәтү

1

14.09/

Шагыйрь Кол Галинең тормыш сәхифәләре

Шагыйрь яшәгән чор турында тарихи белешмә бирү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты хакында өстәмә мәгълүмат бирү, “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү.

3

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Катнаш дәрес

1

21.09/

Кол Галинең Кыйссаи Йосыф” әсәре; рәдиф төшенчәсе.

“Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү; рәдиф турында теоретик төшенчә.

Эчкерсез мәхәббәт, кеше күңеленең сафлыгы, гаделлек турында аңлату.

Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә  яши

4

Сәйф Сараиның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәре.

Яңа материалны

өйрәтү

1

28.09/

Шагыйрь яшәгән чор.

Әсәргә нигезләнеп, кешеләргә хас сыйфатлар турында сөйләшү.

Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрен өйрәнү.

5

БСҮ.Үлемнән дә көчле мәхәббәт.

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

5.10

Әдәбиятта нәзыйрәчелек  төшенчәсе

Мәхәббәт бер булса да, ике йөрәктә яши” бүлегендә өйрәнгән материалны кабатлау, үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Саф мәхәббәткә тугрылыклы булу турында сөйләшү.

Гөл үссә −  җирнең күрке,

Кыз үссә – илнең күрке

6

Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты. “Сәхибҗамалга” поэмасыннан өзек .

Яңа материалны өйрәтү

1

12.10/

XIX гасыр башындагы тарихи вакыйгалар, хатын-кызларның авыр язмышы.

Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Сәхибҗамалга” әсәрен өйрәнү.

Матурлыкка, мәхәббәткә дан җырлаучы әсәрләргә ихтирам хисләре тәрбияләү

7

Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗаты. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрендә әдипнең мәгърифәтчелек идеяләренең чагылышы.

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

19.10/

XIX гасырда барлыкка килгән мәгърифәтчелек хәрәкәте

Р.Фәхретдиннең тормыш юлы, иҗаты, мәгърифәтче галим, гыйльми хезмәтләр авторы булуы турында мәгълүмат бирү, “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәреннән өзек уку.

Әхлак тәрбиясе бирү.

8

СТУ “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай...”

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

26.10/

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, “Татар кызларына” әсәре

Шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты турында өстәмә мәгълүмат бирү.

Укучыларда аң-белемгә, укуга мәхәббәт тәрбияләү, матурлыкка соклана белергә, әдәп-әхлак, ихтирам итү нормаларына өйрәтү.

9

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге; “Хәят” повесте.

Яңа материалны өйрәтү

1

26.10/

Фатих Әмирханның тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнү; “Хәят” повесте

Фатих Әмирхан яшәгән һәм иҗат иткән чор турында тарихи мәгълүмат бирү.

Татар халкының классик әдипләре иҗатына хөрмәт тәрбияләү; эстетик тәрбия бирү.

Iчирек.   (9 сәгать)

10

Аяз Гыйләҗев иҗаты , “Җомга көн, кич белән...” әсәре.

Яңа материалны өйрәтү

1

9.11/

Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу, “Җомга көн, кич белән...” әсәре

Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышу, “Җомга көн, кич белән...” әсәрен уку.

Өлкән буынга ихтирам, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү

11

Рөстәм Мингалимнең тормыш юлы, иҗаты, “Сап-сары көзләр” хикәясе

Яңа материалны өйрәтү

1

16.11/

Бөек Ватан сугышы чоры, тыл тормышы

Рөстәм Мингалимнең тормыш юлын, иҗатын, “Күңелемдә менә шундый шатлык бар” шигырен өйрәнү.

Бер йөрәктә туган җыр

Икенче йөрәкне кузгата

12

Ркаил Зәйдулланың тормыш юлы, иҗаты, “Буран” шигыре.

Яңа материалны өйрәтү

1

23.11/

Ркаил Зәйдулланың тормыш юлы, иҗаты , “Буран” шигыре, пейзаж лирикасы

Р.Зәйдулланың тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә, “Буран” шигырен өйрәнү.

Табигатькә карата күзәтүчәнлек тәрбияләү, һава торышының үзгәрешен аңлау, милли хис, үзаң булдыру, укучыларга экологик тәрбия бирү, шагыйрьнең эчке халәте турында сөйләргә өйрәнү.

13

Илсөяр Иксанованың тормыш юлы, иҗаты, “Тузганак” шигыре.

Яңа материалны өйрәтү

1

30.11/

Илсөяр Иксанованың тормыш юлы, иҗаты, “Тузганак” шигыре.

Илсөяр Иксанованың тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Тузганак” шигырен уку, туган җир турында мәкальләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү.

14

Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты, “Сандугач керде күңелгә” шигыре.

Белем һәм күнекмәләрнетикшерү дәресе

7.12/

Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты, “Сандугач керде күңелгә” шигыре

“Күңел халәте”, “рух”, “холык” төшенчәләрен аңлау һәм үз шәхесеңә бәйле рәвештә аңлата белү.

Яттан

15

Лирика бүлеген кабатлау.

1яртыеллык материалы буенча контроль тест. (Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,... Татар әдәбияты. 9нчы сыйныф. Методик әсбап. Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2016)

1

14.12/

Р.Зәйдулла, И.Иксанова, С.Әхмәтҗанова, М.Шабаев, М.Мирза, Ф.Җамалетдинова, Р.Әхмәтҗанов иҗатлары.

Гражданлык хисләре тәрбияләү, патриотик тәрбия бирү, матурлыкка соклана белергә өйрәтү, кешенең күңел матурлыгын, хисләрен аңларга төшендерү.

Контроль тест

16

 Хаталар өстендә эш С.Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты, “Татар акылы...” шигыре.

Яңа материалны өйрәтү

1

21.12/

С.Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты, “Татар акылы...” шигыре; гражданлык лирикасы турында төшенчә.

С.Әхмәтҗанованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, “Татар акылы...” шигырен уку, анализлау; гражданлык лирикасы турында төшенчә бирү.

II чирек. (7 сәгать)

Театр яктылыкка, нурга илтә!

17

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты, “Беренче театр” комедиясе.

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

11.01/

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты, “Беренче театр” комедиясе.

Галиәсгар Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, “Беренче театр” әсәрен өйрәнү.

Укучыларда татар театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

18

Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясе,“сүзуйнату”, “монолог” теоретик төшенчәләре.

Яңа материалны өйрәтү

1

18.01/

Галиәсгар Камалның “Беренче театр”, “сүз уйнату”, “монолог” теоретик төшенчәләр.

Татар әдәбиятында җәдидчелек хәрәкәте турында тарихи белешмә бирү.

Төрле ситуацияләрдә үз-үзеңне дөрес тотарга, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтү; югары эрудицияле, мәгърифәтле шәхес тәрбияләү.

19

“Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина...”

Яңа материалны өйрәтү

1

25./ 01

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тормыш юлы һәм иҗаты .

Татар сәнгате үсешендә зур урын тоткан беренче хатын-кызлар турында тарихи белешмә бирү.

Укучыларга эстетик тәрбия бирү, мәдәният-сәнгать учакларында үз-үзеңне тоту нормаларын формалаштыру.

20

Кояш астында һәр кешенең үз урыны бар.Халисә Мөдәррисова

Катнаш дәрес

1

1.02/

Халисә Мөдәррисованың тормыш юлы һәм иҗаты, “Бәйге хакы” повесте

Әсәрдәге вакыйгалар һәм геройлар аша театр сәнгате үзенчәлекләрен ачу; театр сәнгатенә бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.

Тормышта үз урыныңны табу өчен, һөнәрле, белемле, кешелекле булырга кирәклеген аңлату.

Мең шифага ия кулларда

Күпме язмышларның эзе бар...

21

Габдрахман Әпсәләмов.

 “Ак чәчәкләр”

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

8.02/

Медицина хезмәткәрләре лексикасы, медицина терминнары

Г.Әпсәләмовның тормышын, иҗатын кабатлау, сорауларга җавап бирү, “Ак чәчәкләр” әсәрен өйрәнүне дәвам итү.

Кешенең үз-үзен тотышын, авыру кешенең халәтен аңлата белү.

22

БСҮ Авыл табибы.

Г.Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр” романы.

Катнаш дәрес

1

15.02/

Г.Әпсәләмовның  “Ак чәчәкләр” романы.

“Ак чәчәкләр” романын уку, йомгаклау; “роман”, “хронотоп” төшенчәләрен аңлату.

Балаларда мәрхәмәтлелек,  миһербанлылык хисләре тәрбияләү

23

Остазның дәвамчысы...

Саҗидә Сөләйманова

Яңа материалны өйрәтү

1

22.02/

Саҗидә Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты , “Гөлбадран” повестеның “Дөнья бу...” өзеге

Әдәбиятта хирургларлар һәм башка медицина хезмәткәрләренең образларын һәм эшчәнлеген гәүдәләндерү.

Укучыларда хирург хезмәтенә кызыксыну уяту, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

24

СТУ Казан медицина колледжы

Яңа материалны өйрәтү

1

1.03/

“Мең шифага ия кулларда күпме язмышларның эзе бар...” бүлеге

Кешенең халәтенә керә белергә өйрәтү, шәфкатьлелек, миһербанлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү

Укытучым! Синең бөек исемең

Йөрәгемдә мәңге сакланыр...

25

Мөхәммәт Мәһдиев. “Фронтовиклар” романы.

Яңа материалны өйрәтү

1

15.03/

Мөхәммәт Мәһдиевнең тормыш юлы, иҗаты. “Фронтовиклар” романы.

Бөек Ватан сугышыннан соңгы еллар турында тарихи мәгълүмат.

Укытучы хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.

26

БСҮ  Яхшы укытучы хакыйкатьне табарга өйрәтә.

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

22.03/

Катлаулы әсәр

Әхлак тәрбиясе бирү.

“Фронтовиклар” романыннан өзекләр белән танышу.

III чирек. (10 сәгать)

           Авыр эшкә беләк бар,

            Кыю эшкә йөрәк бар

27

Ата-бабадан килгән һөнәр җиде буынны туйдыра.

Яңа материалны өйрәтү

1

5.04/

Хәсән Сарьянның тормыш юлы һәм иҗаты. “Әткәм һөнәре”повесте.

Язучы яшәгән чорга бәя бирү.

Ата-баба һөнәренә ихтирам хисләре тәрбияләү.

28

Гариф Ахунов, “Хәзинә” романы.

Яңа материалны өйрәтү

1

12.04/

Гариф Ахуновның тормыш юлы һәм иҗаты, “Хәзинә” романы.

Нефть табу белән бәйле һөнәрләр турында мәгълүмат бирү.

Укучыларда туган җиргә, туган төбәккә, Татарстанның табигый байлыкларына ихтирам тәрбияләү

29

Илдар Юзеев, “Таныш моңнар”поэмасы.

Яңа материалны өйрәтү

1

19.04/

Илдар Юзеевның тормыш юлы,,“Таныш моңнар” поэмасы.

1950 – 1960 нчы еллар турында тарихи мәгълүмат бирү.

Саф күңеллелек,  мәхәббәткә тугрылык турында тәрбия бирү.

30

Мәдинә Маликова, “Казан каласы − таш кала” повесте.

Яңа материалны өйрәтү

1

26.04/

Мәдинә Маликованың тормыш юлы һәм иҗаты, “Казан каласы − таш кала” повесте.

Шәһәр төзелеше турында мәгълүмат, архитекторлар турында сөйләү

Татарстанның башкаласы Казан турында сөйләү, аның төзелеш үзенчәлекләрен аңлату, шәһәргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

31

Казан, Казан, син – башкалам!

Сөйләм үстерү һәм белемнәрне системалаштыру

1

 

3.05/

“Казан каласы – таш кала” повесте

Балаларда хезмәт кешеләренә, аларның эшенә хөрмәт тәрбияләү; әсәргә таянып, Татарстан төбәгеннән чыккан танылган архитекторлар, төзүчеләр булуы турында аңлату.

32

Уңган кеше кулында туфрак алтынга әйләнә.Салисә Гәрәева. Еллык контроль тестка әзерлек

Катнаш дәрес

1

10.05/

Салисә Гәрәеваның биографиясе.

Тырышлык тәрбияләү, хезмәт яратырга өйрәтү.

33

Еллык контроль тест.

 (Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов,... Татар әдәбияты. 9нчы сыйныф. Методик әсбап. Казан. “Мәгариф-вакыт” нәшрияты 2016)

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

17.05/

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр

Алган белемнәрне гамәлдә куллану.

Конт. тест

34

Хаталар өстендә эш. Үткән  материалны  кабатлау.

Белемнәрне кабатлау һәм ныгыту

1

24.05/

Соңгы бүлектә үтелгәннәр + ел дәвамында өйрәнелгән әсәрләр

Алган белемнәрне гамәлдә куллану.

IV чирек. (8 сәгать)                      

ГОМУМБЕЛЕМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮНЕҢ КРИТЕРИЙЛАРЫ ҺӘМ НОРМАЛАРЫ

      Тыңлап аңлау (минутларда) – 3

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

    Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик,3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5        пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6        орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә «2»ле куела.

        Диалогик сөйләм (репликалар саны) - 12

   Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан    дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.

       Монологик сөйләм (фразалар саны) - 14

       Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела.

Өрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.

      Укуны бәяләү

Кычкырып уку (сүзләр саны) – 80-85

Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда — 20—30%, ә 8—9 нчы сыйныфларда 30—40% ка югарырак була.

Тәкъдим  ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле Һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, 5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле  һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленеиештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела.

  Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча,, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, «2» ле куела.

Сочинениеләрне бәяләү

    Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2—3 эчтәлек ялгышы, 2—3 орфографик, 2—3 пунктуацион хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4—5 орфографик, 4—5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә «3»ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә «2»ле куела.

 Йомгаклау билгесе

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела. Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

 

9 нчы сыйныфларның рус  төркемнәрендә

 белем алучы укучылар өчен  татар әдәбиятыннан

контроль бәяләү материаллары

2015-2016 нчы уку елы

Тест № 1

1.Устное народное творчество төшенчәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз                                       

а) Авыз халык иҗаты

б) Татар халык авыз иҗаты                                                                        

в) Халык авыз иҗаты                                                                                        

2. “Кимчелеге бер генә” шигырендә әтисе малайга нәрсә алган?

 а) калькулятор                                                                      

           б) планшет

          в) айфон                                                                          

  3. “Күрше әби ” текстындагы әбинең ничә улы булган?                                                       

 а) бер                                                                                                  

 б) ике        

 в) өч                                                                                                                          

    4. “Беренче театр”әсәренең геройларын  күрсәтегез.                                                                       

   а) Вәли, Гафифә, Биби

 б) Биби, Хәбибрахман, Шәрәфи                                                                  

 в)  Гафифә, Хәбибрахман, Бибинур                                                                      

  5. “Беренче театр” әсәрен кем   язган?                                                             

  а) Кәрим Тинчурин                                                                                                  

  б) Галиәсгар Камал                                                                                                

 в)  Аяз Гыйләҗев                                                                                        

 6. Бу өзек кайсы әсәрдән?

     “Тоткынлыкта хәзер мин... Һәр көнне

       Көн чыгышын комсыз күзәтәм.

      Шигырь булып чыга үч ялкыны

       Яраланган лачын йөрәктән.”                                                       

  а) “Туган ил”                                                                                

 б)  “Кичер, илем!”                

 в) “Исемдә калганнар”                                                                                                      

7. “Кичер, илем” шигыренең  авторы кем??                                                                       

 а) Абдулла Алиш                                                                                

б) Фатих Кәрим                        

 в) Муса Җәлил

8. Фатих Әмирханның  “Хәят”әсәренең жанры:

а) Хикәя                                

б)Роман                                                                                                              

  в) Повесть        

9.Кайсы әсәр герое театрга барырга ашыга?

а) “Беренче театр”

б) “Сагыну”

в) “Хәят”

10.  М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры кайчан ачылган?

а) 1858нче елда

б) 1939нчы елда

в) 1927нче елда?

11.Муса Җәлилнең беренче шигырьләр җыентыгының исеме ничек?

а) “Кечкенә иптәшләр”

 б) “Барабыз”

 в) “Моабит дәфтәре”

12. Муса Җәлил кайчан үлә?

 а) 1943 елның 25 августында;

 б) 1944 елның 25 августында;

 в) 1945 елның 15 маенда.

13.  1956 елның 2 февралендә М.Җәлилгә нинди исем бирелә?

 а) Советлар Союзы Герое

 б) Советлар Союзы шагыйре

  в) татар халык шагыйре .

            14. Шамил Рәкыйпов  “Рейхстагка байракны кем кадаган?” мәкаләсендә кем турында сүз бара?

а) Муса Җәлил

б) Гази Заһитов

в) Газинур Гафиятуллин

15. «Муса  Җәлил- патриот- шагыйрь» дигән темага хикәя языгыз

Тест 2

1.Габдулла Тукай туган авылның исеме ничек?

а) Кушлавыч

б) Өчиле

в) Кырлай

2.Габдулла Тукайның Казанга килүе турында кайсы шигырендә әйтелә?

а) “Китмибез”

б) “Пар ат”

в) “Шүрәле”

  3.Галимҗан Ибраһимов  ничек  үлә?

а) Сталин репрессиясенең корбаны булды

б) Бөек Ватан сугышында  һәлак булды

в) Авырып  үлде

4.Г.Ибраһимовка кайсы раслау хас  түгел?

а)Композитор

б) Галим-филолог

в) Язучы

5.Г.Ибраһимовның  әсәрен  билгеләгез.

а) “Хәят”

б) “Беренче театр”

в) “Әйтелмәгән васыять”

6.Рөстәм Мингалим кем ул?

а)Татар шагыйре, драматург

б) Тарихчы, драматург

в) Галим, драматург

7.Кайсы раслау дөрес түгел?

а)Гөлсем Сөләйманова- матур хикәяләр авторы

б) Гөлсем Сөләйманова- мәшһүр җырчы

в) Гөлсем Сөләйманова- бөек композитор

8.Театрга гашыйк шәхесне билгеләгез.

а)Галимҗан Ибраһимов

б) Гөлсем Сөләйманова

в) Шаһсәнәм Әсфәндиярова

9. “Ак чәчәкләр” әсәренең жанры

а)хикәя

б)роман

д)драма

10. Әбүзәр Гиреевич Таһиров һөнәре буенча кем?

а) мөгаллим

б) табиб

в)рәссам

11.Бу әсәрнең кайсысын Габдрахман Әпсәләмов язмаган?

а) “Ак чәчәкләр”

б) “Алтын йолдыз”

в) “Кичер, илем!”

12 Бу юллар кайсы әсәрдән?

“Балаларның көлүләре

Тынычлыкның җыры сыман”

а)  “Балам көлүе”

б) “Балаларның көлүе”

в) “Җырларым”

13. “Яраткан әдәби әсәрем” дигән темага хикәя төзегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбияты, 9 сыйныф, рус төркеме

Аңлатма язуыЭш программасы статусы. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә урта (тулы) гомуми бел...

Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф рус төркеме

6 нчы сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы татар теле 8 нче сыйныф рус төркеме

8 нче сыйныфның рус төркемнәре  өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елн...

Эш программасы Татар әдәбияты 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар әдәбияты 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6  НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ   ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ   ...

Эш программасы Татар әдәбияты 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ  ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ  БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар әдәбияты 8нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...