Вакыт һәм урын хәле
план-конспект урока (7 класс) на тему

Тижанкина Лилия Фазгат кызы

Вакыт хәле һәм урын хәле темалары буенча дәрес эшкәртмәләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dreslr.docx44.18 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Вакыт хәле.

Максат: 1. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәлләрне кабатлау.

2. Вакыт хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә вакыт хәлләрен таба белү, сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану; сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

3. Туган якның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Дәреслек, таблица, карточкалар, тест биремнәре, якташлар иҗатына күргәзмә

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, тестка җавап бирү, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рәсем сәнгате.

Яңа педагогик технология: Тестлар белән эш.

Дәрес төре: Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

а) Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар.

Хәерле иртә сезгә

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

б) Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

- Укучылар, бүгенге дәрестә хәл төркемчәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән хәлләрне кабатларбыз, вакыт хәле белән танышырбыз, җөмләдә вакыт хәлләрен табарга, сөйләмдә дөрес һәм урынлы кулланырга да өйрәнербез.

  1. Актуальләштерү.

а) Тест биремнәрен үтәү.

«5»ле – хатасыз

«4»ле – 1 хата

«3»ле – 2 хата

«2»ле – 3 хата

Җаваплар:

  1. Б
  2. Г
  3. А
  4. В
  5. Г

б) Өй эшен тикшерү. (78 нче күнегүнең беренче биреме. 1 укучы терәк сүзләрне урын хәле буларак файдаланып, язган җөмләләрне укый. 2 нче укучы астына сызылган урын хәлләрен генә укый.)

в) Н.Дәүлинең «Сорау» шигыре буенча биремнең үтәлешен тикшерү.

Яхшы сүзне  җаның тели синең

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтмәссеңме башка кешегә.

(Шигырьне сәнгатьле уку, «Н.Дәүли бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?» соравына җавап бирү, шигырьне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү)

  1. Яңа төшенчәләрне үзләштерүгә әзерлек.

а) Вакыт рәвеше, хәл фигыльне искә төшерү.

- Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк әле, бу сүзләр рәвешнең кайсы төркемчәсеннән?


Кичә

бүген

элек

былтыр

тиздән

башка

күптән

язгач

килгәнче

укыгач

- Алар нинди сорауга җавап була?

- Сорауларны төгәлрәк кую өчен бирелгән рәвешләр белән җөмлә төзик.

- Бу сүзләр җөмләдә кайсы сүзгә иярә, нинди сүз төркемен ачыклый?

- Язгач, килгәнче – нинди фигыльләр? Әйдәгез, бу сүзләр белән дә җөмләләр төзик. Кайсы сүзгә ияргәнен дә билгелик.

( Рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый һәм җөмләдә хәл була).

- Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирделәр?

- Укучылар, узган дәрестә төзегән таблицага карыйк әле. Без куйгән сораулар анда юкмы?

- Әйе, дөрес, сораулар таблицада бар һәм алар хәлнең кайсы төркемчәсенә карыйлар?

Әйе, вакыт хәле. Качан? соравына җавап бирә һәм без бүгенге дәрестә вакыт хәлен өйрәнербез.

  1. Яңа тема өстендә эш. Белем һәм күнекмәләр үзләштерү.

а) Тактадагы җөмләләрне тикшерү.        

Бүген кайтканда, Суфия ханым кибеткә кереп чыкты.

Кайткач, бераз ял итеп алды.

Декабрьдә көннәр кыска.

Син кичкә кадәр торма, кайткан чакта безгә кереп чык.

б) Вакыт хәленә билгеләмә бирү.        

в) Модельләштерү.

Вакыт хәле

        

- җөмләнең иярчен кисәге

- эш яки хәлнең вакытын белдерә

- сораулары: кайчан? кайчанга чаклы? кайчаннан бирле?

- белдерелә

Рәвеш        сыйф. фиг.   хәл фиг.   исем у.в.к.       фиг. һәм б.сүз       исем һәм бәйлек

г) кагыйдәне укыту.

5. Физкультминутка.

Гөл.

Гөл сабагы күренде,

Һәм кояшка үрелде.

Тибрәнде талгын җилдә

Сокланды гүзәл җиргә.

Буй-сыннарын турайтты,

Бик матур чәчәк атты.

Җәеп ефәк таҗларын,

Сипте хуш ис, назларын.

6. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, камилләштерү.

а) 79 нчы күнегү.

(әңгәмә)

- Исеме җырларга күчкән Питрәч районы Татарстан төбәгенең иң ямьле җиренә урнашкан. Балыкка бай Мишә, Үшнә елгалары, тоташ урманнары; горур, көчле сугыш ветераннары, мәртәбәле якташлары белән дан тота ул.

Якташыбыз Сергей Осипович Лывин – Питрәч районы Чирмеш авылыннан чыккан күренекле рәссам, пейзажист. Ул 1923 нче елның 29 сентябрендә туган. Татарстанның халык рәссамы Лывин С.О. 1978 нче елда Тукай ис. Дәүләт бүләгенә лаек булды. Картиналары республикабыз музейлары тупламаларында саклана. 2000 елның 19 нчы апрелендә вафат(Картиналарын карау).

«Кышкы күренеш»

«Татарстан киңлегендә»

б) Күнегүдә бирелгән текстны уку, вакыт хәлләрен табу,сорау кую, үзләре ачыклаган  җөмлә кисәген дә күрсәтү, үзенчәлекле билгеләрен күрсәтү.

Элек, хәзер, моннан соң булачак.

язар алдыннан, керешкәнче йөреп чыктым

хәзерге вакытта күзгә ташлана.

җәен очыра

ярты гасырдан бирле чагылдыра

һаман очрый

киләчәктә булмасын

в) Якташ шагыйрьләребез шигырләреннән вакыт хәлләрен табу, үзенчәлекле билгеләрен ачыклау.

г) 80 нче күнегүне вариантлап мөстәкыйль эшләү.

I в. – урын хәлләрен

II в. – вакыт хәлләрен үзләре ачыклап килгән  сүз белән язу

  1. Нәтиҗә ясау.

- Нинди хәлгә вакыт хәле дип әйтәләр?

- Вакыт хәле нинди сорауларга җавап бирә?

- Вакыт хәле белән урын хәле арасындагы аерманы әйтегез.

- Вакыт хәлен куллану ни өчен кирәк?

  1. Өйгә эш бирү.

81 нче күнегү.

 

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле

.

Максат: укучыларның күзәтүчәлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү

               сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

1. Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2. Укучыларга  хәлләр, хәлләрнең бирелешен аңлату, аларның

    төркемчәләргә бүленешен ачыклау.

3. Урын хәле. Укучыларга урын хәлен таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне

    таный белергә өйрәнү өчен ярдәм итү.

Җиһазлау. Дәреслек, ИТК: компьютер, интерактив такта, карточкалар, тест сораулары.

Дәрес барышы.

1.         Дәресне оештыру.

2.         Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

(Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү)

2 слайд. (Җөмлә кисәкләренең шәҗәрә агачы.)

Укучылар , уйлап карагыз әле, һәр кешенең үз шәҗәрә агачы була. Һәм алар гомер буена ничек тирән итеп тамыр җәя. Сезнең каршыгыздагы олы шәҗәрә агачы да тамырларын бик тирән җәйгән.  Бу агач “Җөмлә кисәкләре” дигән горур атама йөртә. Карап китик әле. Менә аның тамыры ике олы тармакка аерылган – ике бертуган дисәк тә була.  

1.Аларны ничек дип атар идек?

Көтелгән җавап: баш кисәкләр, иярчен кисәкләр.

2. Баш кисәкләрнең тармаклары ничә?  Алар ничек дип атала?

Көтелгән җавап: ия һәм хәбәр.

3. Иянең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: гади ия, тезмә ия.

4. Иянең бертуганы хәбәрнең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавапфигыль хәбәр, исем хәбәр.

5. Карагыз әле, иябезнең тармаклары тукталса да, хәбәребез тагын да тамыр җәйгән? Болары кемнәр?

Көтелгән җавап.

  1. Гади фигыль хәбәр, тезмә фигыль хәбәр, кушма фигыль хәбәр

 2.  Гади исем хәбәр, тезмә исем хәбәр, кушма исем хәбәр.

   

  Алга таба шәҗәрәбезнең икенче тармагына әйләнеп кайтыйк. Баш кисәкләрнең икенче бертуганы иярчен кисәкләр дидек.

1. Иярчен кисәкнең туганнары кемнәр икән?

Көтелгән җавап: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, модаль кисәкләр.

2. Әйе, тәмамлык та ике тамыр җәйгән бит. Болары кемнәр?

 Көтелгән җавап: туры һәм кыек тәмамлыклар.

3. Ә аергычның нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: тиңдәш аергыч, тиңдәш түгел аергычлар.

4. Никтер аныклагыч бер тамыр да җәймәгән, модаль кисәкләр җәйгән, алар кемнәр дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап. Эндәш сүзләр, кереш сүзләр.

5. Һәм инде менә иң күп тармаклысы – хәл. Карагыз әле, бик күп балалы зур гаилә башлыгы булып чыкты бит әле хәл. Бу гаиләгә аерым тукталып китик.

3.Өй эшен тикшерү.

3 слайд. Хәлләр гаиләсе. (Хәл билгеләмәсе язылган)

      Менә бу безнең хәл исемле гаилә башлыгы. Аның кырында сигез  баласы. Әмма алар үз исемнәрен әйтергә теләмиләр. Әйдәгез әле, исемнәрен әйттерик. Менә күрәсезме алар кырыенда мин сезгә өйгә тикшерегә биргән җөмләләр бирелгән. Шушы җөмләләрдән дөрес сорау куеп, хәлләрне табыйк. Һәм алар исемнәрен үзләре үк әйтерләр.

  1. Балаларым! Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)

Көтелгән җавап:  Хәзинә кайда?-  Эчендә.  Кая күмелгән? –Җиренә.

Димәк, кайда? кая? кайдан? кебек сораулар эш яки хәлнең нәрсәсен белдерә?

 Көтелгән җава: Урынын. Димәк бу хәлнең исеме – урын хәле.  

  1. Хәзер миңа элеккегә караганда иртәрәк торырга туры килә. (Абдулла Алиш) Көтелгән җавапКайчан торырга туры килә? – Хәзер. Кайчан? Кайчанга чаклы?  кайчанга кадәр? Кебек сораулар эш яки хәлнең вакытын белдерә. Икенче хәлебезнең атамасы – вакыт хәле.
  1. Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак булып,

Энҗе мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып. (Шәехзадә Бабич)

Көтелгән җавап. Җәелгән ничек? – Ялтырап, ап-ак булып.

                             Чәчелгән ничек? – Вак-вак булып.

Ничек? ни рәвешле ? кебек сораулар эш яки хәлнең рәвешен белдерә. Өченче  хәлебезнең атамасы – рәвеш  хәле.

  1. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып-йому кадәрле дә тоелмады. (Г. Ибраһимов)

Көтелгән җавапТоелмады никадәрле? – Күз ачып йому кадәрле дә.

Никадәрле? күпме? ни дәрәҗәдә? ничә тапкы? кебек сораулар эш яки хәлнең күләмен белдерә. Дүртенче  хәлебезнең атамасы – күләм  хәле.

  1. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар. (Ф. яруллин)

Көтелгән җавап.  Ни өчен кулланала? – Ясар өчен.

Ни өчен? ник? нигә? кебек сораулар эш яки хәлнең сәбәбен белдерә. Бишенче  хәлебезнең исемен дә белдек. Ул – сәбәп  хәле.

6. Ял итәргә,  тамакны туйдырырга туктаган идек. (Г. Әпсәләмов)

Көтелгән җавап. Ни өчен яки нинди максат белән туктаган идек? – Ял итәргә, туйдырырга туктаган идек.

Ни өчен?  нигә? нинди максат белән? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди максат белән эшләнүен белдерә. Алтынчы   хәлебезнең исеме  – максат  хәле.

  1. Җиргә бассам, арта егәрлегем,

     Күккә баксам, иркен тын алам. (Э. Мөэминова)

Көтелгән җавап. Нишләсәм арта? – Бассам.

                            Нишләсәм тын алам? – Баксам.

Нишләсә? нинди шартта? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди шарт белән эшләнүен белдерә. Җиденче   хәлебезнең исеме  – шарт  хәле.

  1. Көн, кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х. Хәйруллин)

Көтелгән җавап. Нишләсә дә матурланып китте? – Авышса да.

Нишләсә дә? нсәгә карамастан? кебек сораулар эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә. Димәк, сигезенче   хәлебезнең исеме  – кире  хәл.

4. Яңа теманы аңлату.

   Әйе, хәлләр безгә үз исемнәрен әйттеләр. Әмма исемнәрен белү генә җитәме икән соң? Әйдәгез әле, без алар белән якыннанрак танышып, дуслашырга тырышып карыйк әле. Беренче булып Урын хәленә кунакка барыйк.

Дәфтәрләрне ачып бүгенге теманы язып куыйк.

4 слайд. Тема.

5 слайд. Урын хәлендә кунакта.

   Эш яки хәлнең  урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? Сорауларының берсенә җавап була торган хәл урын хәлебула.

 Без моны инде хәлләрнең исемнәрен әйттергәндә ишеткән идек. 

6 слайд. (Рәсемнәр ярдәмендә урын хәленең үзенчәлекле билгеләрен танып белү.)

    Слайдта биш   рәсем күрсәтелгән:  түбәнтен очкан кошлар рәсеме; урмандагы кош оясы; торналар; кырдан кайтып килүче малай; каядыр юнәлеп баручы кешеләр.

   Рәсемнәр буенча җөмләләр төзелә.  Анда урын хәлләре кертелергә тиеш. Җөмләләрдән чыгып хәлләрнең үзенчәлекләре ачыклана:

  1. Урын хәленең соравы.
  2. Эш яки хәлне кайсы яктан ачыклый?
  3. Ничек белдерелә?

7 слайд. (Укучылар таблицаны интерактив тактада үзләре тутыралар.)

1. Кошлар, никтер, түбәннән очалар.

Кайдан? Урынын ачыклый. Рәвеш ярдәмендә белдерелә.

2. Урманда кошларга игътибарлы бул!

Кайда? Урынын ачыклый. Урын-вакыт килешендәге исем белән белдерелә.

3. Торналар көньякка китә башладылар.

Кая? Юнәлешен ачыклый. Юнәлеш килешендәге исем белән белдерелә.

4. Машиналар кырдан ашлык ташыйлар.

Кайдан? Урынын ачыклый. Исем, чыгыш килеше кушымчасы алган.

5. Батыр диңгезчеләр маякка таба юл тоттылар.

Кая? Юнәлү урынын ачыклый. Бәйлек белән килгән исем.

   

Бер баладан нәтиҗә әйттерелә.

8 слайд.  Урын хәле юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр, урын рәвеше, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

5. Үзконтроль һәм контроль.

     Карточкалар белән эш. Эшли алу сәләтләренә карап, индивидуаль биремнәр тарату (көчле, уртача һәм белеме түбән укучыларга).

Карточка №1.

Схемалар белән эш.

Бирем. Игътибар белән җөмләләрне укып чыгыгыз, схемаларны күзәтегез. Схемалар кайсы җөмләләргә туры килә икән? Урын хәлләрен күрсәтергә.

1.        _._._._._ һәммәсе: ______, _____ һәм _____ _._._._._ =======.

2. _._._._._ , __________ _._._._._ =======.

3.                                   ___________ .

4.        ======= _________                            _._._._._ !

5.         _______          _._._._._                     _ _ _ _ _ _ =======.

1.         Диплом алгач, кыз туган авылына кайтыр.

2.         Кичке тынлык.

3.         Бармыйм мин ул шәһәргә !

4.                Гөлзифа китапханәдән кызыклы китап алды.

5.         Иртә белән һәммәсе : бала-чага, яше һәм карты тау буена ашыктылар.

Карточка №2

Бирем. Урын хәлләрен табарга. Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

1.        Тышта җир туңмаган әле.

2.        Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

3.        Алдыбызда зур урман. Сукмактан эчкәрәк үтсәң катнаш урманга барып чыгарга мөмкин.

4.        Бераз баргач Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

5. Сабантуй көнне һәммәсе яше-карты олысы-кечесе мәйданга агылды.

Карточка №3

Бирем. Калын хәреф белән бирелгән хәлләрнең сорауларын күрсәтергә.

1.        Тышта җир туңмаган әле.

2.        Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

3.        Алдыбызда зур урман. Сукмактан эчкәрәк үтсәң катнаш урманга барып чыгарга мөмкин.

4.        Бераз баргач Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

5. Сабантуй көнне һәммәсе яше-карты олысы-кечесе мәйданга агылды.

9 слайд. Тест.

      Менә укучылар без урын хәле белән якыннан таныштык. Аның белән дуслашырсыз дип уйлыйм һәм җөмләдән тиз генә таба алугызга ышанып калам.

6. Өйгә эш бирү. 78 күнегү, язмача (52 бит). Урын хәле турында сөйләргә әзерләнергә.

7. Йомгаклау.

   Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлләр. Урын хәле.

разработка урока 7 класс по татарскому языку...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

Буш вакыт-алтын вакыт.( сыйныфтан тыш чара )

МАКСАТ:1. “Буш вакыт” тексты буенча өйрәнелгән лексиканы ныгыту, монологик һәм диалогик сөйләмгә чыгу, лексиканы актив кулланышка кертү;2.Аралаша белү сәләтен, компетентлылыкны үстерү, лог...

5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе."Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше."

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы укучылар өчен дәрес эшкәртмәсе(технологик карта)...

Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда”

Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда&rdquo...

"Буш вакыт-ул нинди вакыт?" дәрес эшкәртмәсе.

Бу тема  7нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелә. Дәрес укучыларда татар теленә һәм әдәбиятына кызыксыну  уята, вакытны дөрес үткәрә белергә юнәлеш бирә....