5 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе."Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше."
план-конспект урока (5 класс) по теме

Ибраева Ләйсән Расих кызы

5 нче сыйныфның рус төркемендә укучы укучылар өчен дәрес эшкәртмәсе(технологик карта)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres.docx266.88 КБ

Предварительный просмотр:

Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше.

 (5 нче  сыйныф. Рус төркемендә укучылар өчен)

Ләйсән Ибраева,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

–бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше турында белем һәм күнекмәләр бирү;

– тартымлы бәйлек сүзләрне куллану нигезендә, укучыларның сөйләм телләрен камилләштерү;

–мөстәкыйльлеккә ирешү һәм әхлак тәрбиясе бирү

Дәреснең төре (тибы): грамматик күнекмәләрне формалаштыру

Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: дәреслек, карточкалар белән эшләү; сорауларга җавап бирү, диалог төзү.

Предметара бәйләнеш: рус теле,әхлак тәрбиясе

Җиһазлау: компьютер, презентация, биремле карточкалар,  ял итү өчен җыр”Хәерле иртә”.

Дәреслек: Татарча да яхшы бел.V сыйныф. Рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы // Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С.Фәизова ,2015

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;

дөрес сөйләм формалаштырырга омтылыш булдыру;

сүз запасын баету.

Метапредмет нәтиҗәләре:

телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;

гамәлдә аралашканда бәйлек сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре булдыру;

рус һәм татар телендәге бәйләү чараларын чагыштырып дөрес куллана белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

сөйләмдә бәйлек сүзләрне урынлы куллану;

үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;

укуга җитди караш тәрбияләү.

Дәрес этаплары

Интерактив такта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше

Дәрескә уңай психологик халәт тудыру.

- Кәефләрегез ничек?

–Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? Әйдәгез әле, бер-беребезне иртәнге кояш кебек елмаеп сәламлик.

– Исәнмесез, укучылар!

– Хәерле көн сезгә.

– Барыгызга да сәламәтлек телим.

– Рәхмәт, укытучы апа!

Диалог

– Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

– Сез нинди дәрескә килдегез?

– Ә дәресебез кайчан башланды?

.

– Димәк, кыңгырау безне дәрескә чакыра.

- Исәнмесез, укытучы апа!

– Сезгә дә хәерле көн!

– Рәхмәт, укытучы апа!

– Без V сыйныфта укыйбыз.

-Без татар теле дәресенә килдек.

– Дәрескә кыңгырау шалтырагач

Шәхси эшчәнлек:укуга мотивация булдыру.

Регулятив эшчәнлек:

Уку эшчәнлегенең максатын билгеләү;эшне эзлекле рәвештә башкарырга өйрәтү;төрле алымнар ярдәмендә эшне башкару;үзбәя бирү.

Коммуникатив эшчәнлек:

Тыңлый белү, төркемнәрдә, парларда аралашу күнекмәләре булдыру, үз фикереңне әйтә белү.

2.Өй эшен тикшерү.

Максат:

дәрестә алган белемнәрне мөстәкыйль куллану.

Көтелгән нәтиҗә:

Логик фикерләүне үстерү.

Укучылар, өйдә чишеп килгән башваткычның җавапларын бергәләп тикшерик әле.

Безнең башвакычтагы кызыл шакмаклар эчендә нинди сүз барлыкка килде? (Бәйлек.)

Башваткычтагы сүзләр: бияләй, әни, йолдыз, класс, елга, китап.

1) Кыш көне салкында кулга кияләр. (Бияләй)

2) Һәркем өчен кадерле, газиз кеше. (Әни)

3) Төнге айлы күктә якты янучы. (Йолдыз)

4) Үлчәү әсбабы. (линейка)

5) Ага торган сулык. (Елга)

6) Яратып укый торган әсбаб. (Китап)

Өй эшен тикшерү.Дәфтәрләрне бер-берсе белән алмашу.Җавапларны тактадагы җаваплар ярдәмендә тикшерү.

Укучылар бер-берсенең җавапларын тикшерәләр, бәялиләр һәм тактадагы җавап белән чагыштыралар.

Шәхси эшчәнлек:үзбәя бирү.

Регулятив эшчәнлек:

укытучы һәм укучылар белән хезмәттәшлек булдыру.

Коммуникатив эшчәнлек:

тыңлый белү, үз фикереңне әйтә белү.

3.Актуальләштерү

Максат:текстны тыңлап аңларга өйрәнү.

Көтелгән нәтиҗә: тыңлап аңлау күнекмәләрен формалаштыру.

– Ә хәзер мин сезгә кызыклы язма тәкъдим итәм. Тыңлагыз. (Аудио язма)

-Укучылар, шигырь cезгә ошадымы?

-Укучылар бу сыйныфка ни булган?

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы,фикереңне әйтә белү.

Танып-белү эшчәнлеге:

сорауларга дөрес җавап бирү.

Регулятив эшчәнлек:

Белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

4.Яңа тема буенча эш.Максат:

чагыштыру һәм охшашлыкны таба белү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә: бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеш үзенчәлекләрен әйтә белү.

Яңа сүзләр белән танышу

- әвәли-валяет         (бергә кабатлыйлар)

 -тавыш-гауга купкан-поднялся шум-гам

-давыл купкан-поднялась буря

 -янгын чыккан-начался пожар

(4 нче слайд-рәсем буенча)

            Ас(т)-вниз

  • Өс(т)-верх
  • Урта-середина
  • Ара-между
  • Каршы-напротив

Они обычно присоединяют аффиксы принадлежности III лица-     -ы,-е, -сы, -се

Аст…., өст...., урта..., ара..., каршы..

C:\Users\Гульсинур\Desktop\бәйлек\сканирование0003.jpg

Китап белән эш.

– Тыңлаган шигырьне 60 нчы биттән табып укыгыз. (чылбырлап укыйлар.)

Укытучы сораулар бирә:  (4 нче слайд-рәсем буенча)

-Бу сүзләр рәсемгә туры киләме?

-Аларны кайсы очракта кулланалар?

-Рәсемдә ничә малай? Шигырьдә ничә малай?

-Рәсем белән шигырьдә нинди аерма бар?

-Ни өчен сыйныфта тәртипсезлек? 

-Сезнеңчә укытучы бер минуттан сыйныфка кергәнме?

-Ничек уйлыйсыз, кызлар сугышамы?

-Шигырьдә кемнәр кайда сугышкан? (Кто и где дрался?)

-Вәли кайда булган?

-Ә Гали?

– Шәвәли?

– Җавабыгызда нинди сүзләр кулландыгыз? 

– Болар нинди сүзләр?  

– Димәк, дәресебезнең темасы – «Бәйлек сүзләрнең тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнеше».                                                       

Укучылар,әйдәгез, элеге сүзләр белән танышып китик.

Бу сүзләргә нинди сорау куеп була?

Тартым кушымчасыннан соң нинди килеш кушымчасы ялганган?

Сорауларга җавап бирәләр, дәреснең темасын үзләре чыгаралар

Астында, өстендә.

Бәйлек сүзләр.

Нәтиҗәне укучылар үзләре ясыйлар: Димәк, бәйлек сүзләр тартым белән төрләнәләр. 

Нәтиҗәне укучылар үзләре ясыйлар: Димәк, бәйлек сүзләр тартым һәм урын-вакыт килеше белән төрләнәләр. 

Регулятив эшчәнлек:

алдан фаразлау,контроль.

 

Танып-белү эшчәнлеге:

төшенчәләрне формалаштыру, проблема кую, чишү.

Коммуникатив эшчәнлек:

иптәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, фикереңне әйтә белү, тикшерү.

5.Ныгыту Максат: алган белемнәрне ныгыту.Көтелгән нәтиҗә:күнегүләр эшли алу.

Мәктәп каршы...... ашамлыклар кибете бар. Өстәл өст… чәчәк бәйләме тора. Такта алд… укучы сәнгатьле итеп шигырь укый. Укытучы ян… балалар дәрес әзерлиләр. Машаның дәфтәр тыш… матур рәсем бар. Пенал эч… бетергеч бар. Укытучы алд....Аня утырмый, яна утыра.

Дәфтәрләрдә числоны,дәреснең темасын яздыру.Дәреслектәге 8 нче күнегүне язмача эшлиләр.

Бәйлекләрнең куллану аермасына  игътибар итегез әле.Алар ничек язылалар?

Төркемнәрдә карточкалар белән эш. Төшеп калган кушымчаларны куеп язарга һәм нинди кушымчалар ялгануын аңлатырга.

Татар телендә -исемнән соң, рус телендә исем алдыннан килә,татар телендә исемнең килеше үзгәрми

укучылар бер –берсенең эшен тикшерәләр, билгеләр куялар

Танып белү эшчәнлеге:проблеманы мөстәкыйль чишү.

Регулятив эшчәнлек:бәя бирү

6.Ял минуты

 “Хәерле  иртә” җырын башкаралар.

7.Тикшерү (коммуникатив)

күнегүләр

Максат:үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

Бездә бүген кунакта- Шәвәли.Шәвәли нинди малай? Ул безгә   биремнәр алып килгән.Әйдәгез, аңа булышыйк әле.(экранда-Шәвәли рәсеме)

– Кем алдында, артында, янында, каршысында кем утыра?

1.Скажи другу, перед Машей сидит Юля.

Скажи, на столе лежит тетрадь.

Скажи, под столом моя сумка

Спроси у друга, есть ли в пенале стёрка.

Скажи, что за Артемом сидит Маша.

Скажи, что около доски стоит учитель.

Скажи, что около Маши никто не сидит.(тактада биремнәр язылган)

2.Бәйлек сүзләрне кулланып диалог төзергә.

Используя эти послелоги, составьте диолог о своем классе.

3. Бәйлекләрне кулланып сыйныф бүлмәсе турында сөйләү.

Укучылар эшне башкаралар.

Танып белү эшчәнлеге:проблеманы мөстәкыйль чишү.

Регулятив эшчәнлек:контроль,билге кую

8.Өй эше бирү.

1) Үз бүлмәгез турында бәйлек сүзләр кертеп җөмләләр төзегез.

2) 10 нчы күнегү (61 нче бит): 56 нчы биттәге рәсем буенча эшләргә, туры килгән җөмләләрне генә дәфтәргә язарга.

Өй эше бирү.

Өй эшен язалар.

Танып белү эшчәнлеге:логик фикерләү чылбырын булдыру.

Коммуникатив эшчәнлек:укытучыны тыңлау, сораулар бирү. 

9. Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау. Укучыларның үз уку эшчәнлеген, сәләтләрен дөрес бәяләү, башкаларның эшчәнлеген күрә һәм дөрес анализлый белүе

Көтелгән нәтиҗә:

дәрестәге эшчәнлеккә объектив бәя бирә белү; алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

-Димәк, укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек? Нәрсә белдек?

  Нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? Ничек? Нәтиҗәләр нинди?

Бүгенге белемне тормышта кайда һәм ничек кулланырга мөмкин? Синең бигрәк тә кайсы эшең уңышлы килеп чыкты?  Кайсы кагыйдә  авыррак тоелды? Дәрестә  кайсы укучының  эше, җаваплары сезгә күбрәк ошады?

Укытучы дәрескә нәтиҗә ясый, укучыларның эшенә бәя бирә.

Үз фикерләрен әйтәләр.

Үзбәя, бер-береңне бәяләү, укытучы бәяләве.

Шәхси эшчәнлек: активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

Коммуникатив эшчәнлек: сораулар бирә белү;

Регулятив эшчәнлек: мөстәкыйль эшли белү;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең шәhәр" рус төркемендә үткәрелгән дәрескә презентация

3нче сыйныфның Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән дәрес эшкәртмәсенә презентация....

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик план Дәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина

3нче сыйныфларның рус төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән календарь-тематик планДәреслек авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанов, Л.Ә.Гыйниятуллина...

Чын дуслык ул – зур хәзинә (6 нчы сыйныфларның татар төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе, проект эше эшләү )

Дәрестә укучылар төркемнәрдә проект эше эшлиләр. Проект эшенең нәтиҗәсе - дуслык турында стена газетасы чыгару....

Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда”

Юнәлеш, урын-вакыт, чыгыш килеше. “Шәһәрдә һәм авылда&rdquo...