Дөньяларны яңгыратырлык бер җыр җырлап китәсе бар! (Мәхтүм Мостафин истәлегенә)
материал

Мөкминова Әлфия Дамировна

М.Мостафин "Йолдызымны эзлим"

Бу йөрәгем, бәйге аты сыман,

Үзен-үзе хәтта аңламый.

Үткәнен дә сизмим кичләремнең –

Күңелемә булды әллә ни.

Гашыйкларның төне нигә икән

Ашкындырмый минем йөрәкне?

Шигырьләрем, сездән башка миңа

Әйтерсең лә, берни кирәкми.

Илаһи төн генә күңелемдә,

Канат сорый күпме фикерләр...

Каләм, кәгазь, сезгә – кайнар хисем,

Мәхәббәтем минем –  шигырьләр.

Төннәр буе шулай ялгыз гына

Хыял белән янам, уйланам.

Үз йолдызым эзләп күк йөзеннән,

Еракларга китеп югалам...

Скачать:


Предварительный просмотр:

C:\Users\User\Desktop\Мәхтүм Мостафин фото\мәхтүм мостафин.jpg

                     ДӨНЬЯЛАРНЫ ЯҢГЫРАТЫРЛЫК

БЕР ҖЫР ҖЫРЛАП КИТӘСЕ БАР!

(Мәхтүм Мостафин истәлегенә)

         Материалны әзерләде:

ТР Бөгелмә муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 7 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөкминова Әлфия Дамир кызы

2017 ел

Гомер чиген беркем белми:

Әле күпме могҗизалар,

Ерак юллар үтәсе бар...

Дөньяларны яңгыратырлык

Бер җыр җырлап китәсе бар!

Татарстанның горурлыгы булырлык, дөньяларны яңгыратырлык җыр җырлап киткән шәхесләр Бөгелмә шәһәрендә бик күп. Шуларның берсе – “Бөгелмә авазы”  газетасының элеккеге баш мөхәррире, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, гаҗәеп кешелекле, йомшак күңелле, тирә-юньгә бер дә кызганмыйча үзеннән бары якты нур сибүче  Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин. Күптән түгел генә минем кулыма аның Бөгелмәдәге тормышына – “Бөгелмә авазы” газетасының беренче мөхәррире буларак та, җәмәгать эшлеклесе һәм шул ук вакытта шагыйрь сыйфатында да 25 ел дәвамындагы эшчәнлегенә багышланган   “Йолдызымны эзлим” дигән бик матур китап килеп керде.

Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин – милләтебез үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Кызганыч, арабыздан бик иртә китеп барды. “Йолдызымны эзлим” китабын аның җәмәгате, шулай ук газета хезмәткәре Әлфия Мостафина тормыш иптәшенең якты истәлегенә һәм аның рухына дога булып барып ирешсен дигән изге теләк белән бастырып чыгарган.

Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин 1949 елда Башкортстан республикасының Краснокама районы Яңа Янҗегет авылында туган. Кечкенәдән үк укуга, әдәбиятка мәхәббәте көчле була, шигырьләр яза, рәсем ясарга ярата. Язмалары вакытлы матбугатта басылып чыга. Белем баскычларыннан югарырак күтәрелергә, аның сукмакларыннан кыюрак атларга ашкына. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә шәһәренә юл тота. Анда педагогия училищесына укырга керә. 1969 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, хезмәт эшчәнлеген Татарстанның Кама Тамагы районында укытучы булып башлый. Шуның белән тормыш биографиясенә яңа битләр өстәлә. Хәрби хезмәткә алына. Алтай краенда Хәрби Һава көчләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Нефтекама шәһәренең Энергетик сигезьеллык мәктәбендә рәсем һәм сызым дәресләре алып бара. Яшьлек хыяллары белән канатланып, Казан Дәүләт университетына укырга керә һәм аны 1977 елда уңышлы тәмамлап чыга. Берничә ел Казанда вакытлы матбугатта журналист булып эшли.

1983 елда Мәхтүм Мостафин обком юлламасы белән  Бөгелмә шәһәренә русча чыга торган “Ленинское знамя” газетасына дубляж буенча мөхәррир урынбасары итеп җибәрелә. Дусты Владимир Николаевич Изергинның чакыруын  да искә алып,  гаиләсе белән Татарстанның иң гүзәл якларына  күчеп киләләр. Бөгелмәгә килеп төшү белән, аның табигате, чисталыгы җәлеп итә аларны. Шулай итеп, Мостафиннар гаиләсе тормышында Бөгелмә чоры башлана.

Демократия җилләре исә башлагач, Бөгелмә татарларына, татар җәмәгатьчелегенә үз сүзен ишеттерер өчен үз басмасы – татар газетасы кирәклеге кабыргасы белән килеп баса. Инде ул вакытта җирле хакимият тә халык сүзенә колак сала башлый. Бик күп киртәләрне җиңеп, 1991 ел башыннан татар телендә “Бөгелмә авазы” газетасы чыга башлый.        

Элек-электән үк татар басмасы, татар китабы, татар журналлары кыенлык белән чыккан. Шундый вакытта һәрвакыт мәрхәмәтле кешеләр, меценатлар, химаячеләр ярдәмгә килгән. “Бөгелмә авазы” газетасын чыгаруда да ярдәм күрсәтүчеләр күп булган.

Мәхтүм Мостафин Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының Бөгелмә бүлекчәсе рәисе һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы да булып тора. 1993 елда мәдәният һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

Шәһәрдә һәм районда татар дөньясының җанланып китүендә, Шигърият бәйрәмнәре үткәрүдә дә Мәхтүм аганың роле зур була. Әлмәт Язучылар берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә тора. Ул,  Бөгелмәдә җирле авторларны туплап, “Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсе белән дә җитәкчелек итә.

 Җирле шагыйрьләребез, язучыларыбыз, милләтпәрвәр кешеләребез, гомумән, каләм ияләренең язмалары республика матбугатында күпләп басыла башлый. Рәшит Мозаффаров, Радмил Зыятдинов, Габдрахман Низамов, Мөбәширә Шәрәфетдинова, Сәлах Шәрипов, Рифкать Сәлимов, Фәһимә Авзалова, Әмир Садыйков, Сәяф Шәйдуллин һәм башкаларның язмаларын халык кызыксынып укый.

 Мәхтүм ага “Төркия – гүзәл ил” сәяхәтнамәсен, Бөек Болгар, Бөгелмә тарихы, Төркиядә яшәгән күренекле галим, якташыбыз Әхмәт Тимер, балалар шагыйре, педагог Сәхаутдин Миңлекәй, төрле язучылар, татар халкы турында һәм башка тематикага тирән эчтәлекле публицистик язмалар язып калдыра. Урыслашып бетә язган Бөгелмә шәһәренә җан өрә, яңадан иман нуры кайтаргандай була.

Мәхтүм Мостафин турында каләмдәшләре

Мәхтүм ага турында якыннары, дуслары, каләмдәшләре бик җылы сүзләр язып калдыралар һәм аның татар халкы өчен җан атып эшләвенә, татарларны “уятуына” югары бәя бирәләр.

2003 елның апрелендә Казанда журналистлар өчен үткәрелгән матбугат  конференциясендә ясаган чыгышында Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Бөгелмә төбәгендә иҗат рухы хөкем сөрә, татар телендә иҗат итү югары дәрәҗәдә куелган дип белдерә. “Бөгелмәдә уңай күренешләрнең күп булуы күренде”, - ди.

Танылган шагыйрь Госман Садә: “Бу тормышта күп нәрсәләрне көрәшеп, яулап алырга туры килә. Бигрәк тә Бөгелмә кебек шәһәрдә көрәшмичә яшәү мөмкин түгел. Шигырьләр дә – шул көрәш авазы”, - дип яза.

Кызганыч, Мәхтүм ага арабыздан иртә китте. Үзләренең араларыннан иртә китүе белән килешә алмыйча, каләмдәшләре аны юксыналар.

Мәхтүм аганың күпме язылмаган шигыре, эшләнмәгән эше, күпме хыяллары, сөйгән халкы, балалары калды. Аны бөгелмәлеләр, иҗатташ дуслары, каләмдәшләре һәм барлык татар халкы сагыналар, юксыналар.

Мәхтүм Мостафин шигырьләренең тематикасы

Мәхтүм ага бик матур, тирән эчтәлекле шигырьләр яза. Ул шигырьләрнең беренче тәнкыйтьчесе дә, мактаучысы да тормыш иптәше Әлфия апа Мостафина була. Бик күп шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Аның сүзләренә язылган “Унсигез яшь сиңа бүген”, “Умырзая”, “Саумысез, авылдашлар” җырлары Техниклар йортында эшләп килүче “Наз” халык ансамбле репертуарының бизәге булып тора.

Аның шигъри мирасы тема һәм жанр ягыннан бик бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Мәхтүм аганың шигырьләрендә Бөек Ватан сугышының фаҗигале күренешләре, гади сугышчыларның батырлык үрнәге, әниләргә һәм хатын-кызларга дан җырлау, бөек шәхесләрнең төрле өлкәдәге эшчәнлеге алдында баш ию, туган авылны һәм яшьлекне сагыну, табигатьнең матурлыгына соклану, мәхәббәткә мәдхия һәм башка темалар чагыла.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына да битараф түгел М.Мостафин.

Милләтемнең күңел түрендә син,

Могҗизалы татар баласы.

Шигъриятнең мәшһүр остасы син,

Ничек синнән үрнәк аласы?! –

дип шагыйрьнең бөеклеге алдында баш ия Мәхтүм ага үзенең “Тукай исеме белән...” шигырендә. Шигърияткә яшь талантлар килүенә сөенә:

Менә тагын матур язлар җитте,

Тукай рухы белән яңарып.

Шигърияткә килә яшь талантлар

Тукай мирасыннан көч алып.

Утызынчы елларда ил күләмендә барган репрессия афәте  Мәхтүм аганы да борчый. Борчымаслыкмыни, күпме зыялы кеше, нахакка гаепләнеп, хөкем ителгән. “Кайтарыгыз безне, кешеләр!” шигырендә шагыйрь мондый сәясәт белән килешмәвен күрсәтә.

Кая гына китеп югалмаган

Башкайлары газиз җаннарның,

Каберләре хәтта билгесез

Тинчуриннар... Галимҗаннарның...

Гомерләре зинданнарда үткән

Никадәрле зыялыларның!

Тарих бүген аклый алырмы соң

Туфаннарның ул януларын?!

Мәхтүм ага Мостафин – иҗат кешесе. Ул эш белән иҗатны бергә үреп бара. Аның шигърияткә гашыйклыгы шигырьләрендә дә күренә.          

Каләмдәшләр калын томнар яза,

Үҗәтлек бар алар холкында.

Ә мин менә шигырьләргә гашыйк,

Һаман янам  шигырь утында.

                                            ( “Шигырь уты” )

Мәхтүм ага Мостафинны дөньяларны яңгыратырлык җыр җырлап китте дип һич тә икеләнмичә әйтергә була. Ул – милләтебез үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. М.Мостафин – күпкырлы талант иясе. Ул – “Моңсар” шәһәр шигърият клубы оештыручы, Тукай көннәренә багышланган Туган тел бәйрәме үткәрүне башлап җибәрүче, татар гимназиясен, татар-төрек лицеен, татар мәдәнияте үзәген барлыкка китерүдә ярдәм күрсәтүче. Үзенең кыска гына гомере эчендә публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе һәм шагыйрь булып таныла. Милли җанлы кешеләргә, тормыш иптәшенә һәм иҗатташ дусларына аның рәхмәте бик зур.

Без Мәхтүм ага турында турында онытмыйбыз, ул Бөгелмә халкының күңелендә бүген дә исән, бүген дә яши. Аның җырлары үлемсез.

Илаһи төн генә күңелемдә,

Канат сорый күпме фикерләр...

Каләм, кәгазь, сезгә – кайнар хисем,

Мәхәббәтем минем –  шигырьләр.

Төннәр буе шулай ялгыз гына

Хыял белән янам, уйланам.

Үз йолдызым эзләп күк йөзеннән,

Еракларга китеп югалам...

Мәхтүм ага гүя бүген дә исән, үз йолдызын табып, безгә һәр эшкә хәер-фатыйха биреп, иҗатка илһамландырып, югарыдан – ерактан карап торадыр кебек...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Лексикология бүлеген йомгаклау"

5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес үткәрү өчен методик эшкәртмә. Фән укытучысына файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм. Укучыларны эшләтә, уйлата торган дәрес....

Җырлап яшик

Җырлап яшик...

Рафаэль Мостафин. Балыкчы Муса (дәрестән тыш уку)

Татар әдәбияты дәресенә технологик карта...

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше

“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...

Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы

Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк.                                            ...

"М.Мостафин-Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”

laquo;Морат Мостафин – Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы&rdquo...

Рафаэль Мостафинның иҗаты

Рафаэль Мостафинның иҗаты буенча презентация...