"Лексикология бүлеген йомгаклау"
методическая разработка (5 класс) на тему

Валеева Гульнара Габдулахатовна

5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес үткәрү өчен методик эшкәртмә. Фән укытучысына файдалы һәм кызыклы булыр дип уйлыйм. Укучыларны эшләтә, уйлата торган дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word_4.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                               Әлмәт районы Яңа Кәшер урта мәктәбе

Лексикология бүлеген йомгаклау

( Мәктәп  күләмендә күрсәтелгән ачык дәрес эшкәртмәсе)

                                       

                                          Татар теле һәм әдәбияты

                                          укытучысы Вәлиева Г.Г.

        2010  -  2011 нче уку елы

Тема:    Лексикология бүлеген йомгаклау.

Максат: 1. Татар әдәби теленең сүз байлыгы турындагы төшенчәне өйрәнү;

              2. Омонимнар, синонимнар, туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны укучылар үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре бирү;

              3. Сүзлекләр, аларның төрләре белән танышуны дәвам итү, сүзлекләрдән файдалана белү күнекмәләре бирү.

Җиһазлау: дәреслек, сүзлекләр, бирем-конверт.

Дәрескә эпиграф:

 “Туган телеңнең серләрен өйрәнү – бөек эш ул”  К.Насыйри.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Укучылар, бүген безнең татар теле дәресе. Сез туган телегезне яратасыз. Тел турында нинди мәкальләр беләсез?

“Яхшы тел  яз кебек,

Яман тел көз кебек”.

“Гыйлемлелек – нур, наданлык - хур” һ.б.

      Укучылар, телне яхшы белү өчен, аның лексик хәзинәсен өйрәнергә кирәк.

      Татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе гаять бай. Сүзләрнең күп төрле мәгънәләргә ия булуы, синонимнарның, фразеологик әйтелмәләрнең иң нечкә тәэсирле төсмерләрне дә төгәл бирә алуы, антонимнарның, омонимнарның урынлы кулланылуы татар теленең зур мөмкинлекләре турында сөйли.

      Туган тел байлыгыннан, шул исәптән аның сүзлек хәзинәсеннән тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.

     Сүздән башка, телдән башка әдәбият, әдәби әсәрләр була алмый. Язучы образларны сүзләр ярдәмендә тудыра. Шуңа күрә матур әдәбиятны сүз сәнгате дип йөртәләр.

    Бүгенге дәрестә инде без сезнең белән алган белемнәребезне ныгытырга, үзебезнең сүзлек запасы белән дөрес файдалана белергә тиешбез.  Эшне башлыйбыз.

  1. Һәр төркем конверттан карточка ала, язылган сүзнең күп мәгънәле булуын раслый:

  1). Тамыр – агач тамыры, сүзнең тамыры, кан тамыры, тамыр алу....

  2). Басу – су басу, басу юлы, итек басу....

  3). Баш – кеше башы, баш инженер, суган башы, агач башы, җиде баш сарык, эш башы, гектор башы....

  4). Күз – күрү органы, күзәнәк, элмәк, бәрәңге күзе, күзәтүче, караш...

   Шулай итеп, сөйләмнең эчтәлегенә карап, сүзләр берничә мәгънәдә йөри. Мондый сүзләрне күп мәгънәле сүзләр дип атыйлар. Икенче төрле бу күренеш полисемия күренеше дип атала.

  1. Хәзер мин сезгә бер әкият укыйм, тыңлап карагыз әле:

Борын-борын заманда

Ерак түгел Казаннан

Яшәгән ди кешеләр –

Бары да бер ишеләр.

Сәер булган ди алар:

Тумаган-үлмәгәннәр,

Еламый-көлмәгәннәр,

Йокламый – тормаганнар.

Мәктәпкә бармаганнар,

Өйгә дә кайтмаганнар,

Бик күңелсез ди монда:

Көн дә юк ди, төне дә

Гел бер төрле гомергә,

Шуңа күрә бу кешеләр

Яшь тә, карт та түгел ди,

Бу җирдә күптәннән инде

Яз да, көз дә булмый ди.

Кар да юк ди, чирәм дә,

Эссе дә, салкын да түгел.

Уйлап карыйкмы бергә-

Ниләр җитми бу илгә?

    Укучылар, бу ил кешеләренә яшәве ни өчен кызык түгел икән?

Игътибар итегез әле, бу сүзләрнең мәгънәләре бер-берләренә мөнәсәбәттә нинди? (капма-каршы)

(көн-төн, яшь-карт, яз-көз, эссе-салкын сүзләре тактага языла)

   Антонимнарны өйрәнгәндә, иң беренче чиратта татар халык мәкальләренә һәм табышмакларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

  1. Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.
  2. Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.
  3. Иртә килер, кич китәр (кояш).
  4. Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала.
  5. Эче куыш – тышы таш (чүлмәк).

Шулай итеп, капма-каршы мәгънәле сүзләр – антонимнар дип атала.

3.Ә хәзер мин сезне “омоним урманы”на чакырам. Омоним дип дәрсәгә әйтәбез әле?

  Мин сезгә омонимнарның аңлатмасын әйтәм, сез бер сүз белән омоним сүзне атарга тиеш буласыз:

1). Печән өстендә чалгы белән, сабантуйда ат белән, мунчада себерке белән эш итү  - (чабу);

2). Ул сүз белән кеше битен һәм хәрефле аңлатманы атыйлар, суда хәрәкәт итәргә кушканда шул сүзне әйтәләр – (йөз);

3). Алмашлыкның берсе ул, аның белән итек ямыйлар – (без);

4). Ул – кышны алмаштыра, тимерне турайтырга, май атларга кушканда әйтелә - (яз);

5). Бәйрәм мәҗлесен дә, татлы ризыкны да атыйлар – (бал).

 

  Тактага ОМОНИМИЯ сүзе языла, шул сүздән яңа сүзләр уйлап язарга.

4. “Фразеологизмнар  күпере”. Тактага фразеологизмның 1 өлеше языла, икенчесен укучылар яза.      

  1. Йомгаклау. Дәреснең эпиграфы буенча нәтиҗә ясау.  Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр

Лексикология бүлеген кабатлау өчен биремнәр...

“Туган җирем – Татарстан” бүлеген йомгаклау.

Татар теленнән 6нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрес конспекты (Сингапур методы кулланып үткәрелгән дәрес)...

Туган (татар) теле дәресе. Тема : Лексикология бүлеген кабатлау

Туган (татар) теле дәресе.            Тема :  Лексикология  бүлеген кабатлау...