Рафаэль Мостафин. Балыкчы Муса (дәрестән тыш уку)
план-конспект урока (5 класс) на тему
Татар әдәбияты дәресенә технологик карта
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
rafael_mostafin._balykchy_musa_drestn_tysh_uku.docx | 29.84 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәбият дәресенә технологик карта.
Укытучы: Нәбиуллина Ландыш Наилевна
Класс: 5а
Рафаэль Мостафин. Балыкчы Муса (дәрестән тыш уку)
Максат һәм бурычлар. Муса җәлилгә багышланган Рафаэль Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясен уку.
- Мусаның балалык еллары белән танышу.
- Хикәяне укып анализлау3.
- Муса җәлил турында күбрәк белү теләге уяту.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
М. Төрле чыганаклар-дан язучының иҗатын өйрәнә белү; укылган әсәрнең эчтәлеген сөйли белү; төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү
П. М.Җәлилнең балалык еллары белән танышу; Р.Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясен уку, анализлау
Ш. Балачакның матур чак икәнен аңлау; табигать матурлыгын күрә белү
Предметара бәйләнеш: татар теле, сәнгать.
Кулланылган материал: Төп: Татар әдәбияты (рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларының татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен дәреслек), 2014 ел.
Өстәмә: Муса Җәлилнең балалык елларын чагылдырган рәсемнәр, истәлекләр
Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.
Дәрес этаплары | Укучы эшчәнлеге | Укытучы эшчәнлеге | Һәр этапның белем бирүче үстерешле биремнәре | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | ||
1 этап. Оештыру өлеше. укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру. | Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру. | Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү. | Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Мин сезгә бүгенге дәрестә тел ачкычы, аң-зиһен, акыллы, матур җаваплар бирүегезне, яхшы кәеф телим. Укучылар, дәрестә актив булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз фикерләрегезне матур итеп, каушамыйча әйтерсез, дип ышанам | Коммуникатив эшчәнлек. Шәхси эшчәнлек. | ||
Актуальләштерү Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру. | Дәреснең темасын белү
| Парларда я төркемнәрдә эш оештыру. | Укучылар,бүгенге дәрестә кем турында сөйләшәчегебезне белер өчен сезгә бирелгән хәрефләрдән исем-фамилия җыярга кирәк булачак. (Муса Җәлил) . -Ә хззер мин сезгә битләр таратам. Сез һәрберегз шунда Җәлил турында үз белгәннәрегезне язарга тиеш булачаксыз. Сезгә 1,5 минут вакыт бирелә. ( 1 төркемнең җаваплары тыңлана, икенчеләре ңа мәгълүматлар гына өстәлә ) | Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).
| ||
Яңа материал өйрәнү. укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу. Уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру. Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру. | Дәреснең темасын формалаштыру. Муса Җәлилнең шөгылен белү
Сорауга җавап бирүдә катнашу.
Әсәрне беренче кат уку Информация белән эшләү.
| Укучыларны активлаштыру.
Фронталь эш оештыру.
Сүзләрне хор белән уку, алар белән җөмләләр төзү.
Әсәрне тыңлыйлар, эчтәлегенә төшенәләр
Әсәрне чылбырлап уку
| Укучылар,мин сезгә сүзләр әйтәм, сез шуннан чыгып Муса Җәлилнең яраткан шөгылен әйтергә тиеш буласыз. Кармак, җим, балык, калкавыч. (балыкчы) Димәк, без бүген кем турында сөйләшәбез? -Әйе, укучылар, без бүген Р.Мостафинның “Балыкчы Муса” хикәясен укырбыз Р. Мостафин турында кыскача мәгълүмат бирү
Сүзлек эше: Мутлык, сакау, борын канаты, им-том остасы, тәвәккәл, келәшчә, калкавыч ? Муса нинди кызык хәлгә кала? |
Танып-белү эшчәнлеге.
Коммуникатив эшчәнлек
| ||
Физминутка | Физминутка | Физминутка. |
| |||
Әсәргә анализ ясау | Практик эзләнү эшендә катнашу. Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.
| Практик эзләнү эшен оештыра. Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру. | Муса нинди кызык хәлгә кала? Нинди персонажлар бар? Әсәрнең темасы, идеясы. жанры | Танып- белү эшчәнлеге | ||
Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү. | Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
| Укучыларны активлаштыру. | Муса Җәлилнең балачагы турында сөйләү Бу хикәясе аша язучы нәрсә әйтергә тели? | Коммуникатив эшчәнлек Шәхес буларак эшчәнлек. | ||
8 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция. Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. |
| Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә. | Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
Өй эше. 1.66-67 бит сөйләргә 2.М. Җәлилнең балачагы турында берәр истәлекне укып сөйләргә 3. Үзегез белән булган берәр кызыклы хәл турында сөйләргә | Үз эшен бәяләү. |
Муса Җәлил турында истәлекләр
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгын бөтен дөнья халкы белә. Ул узенең гражданлык һәм шигъри батырлыгына гомере буе әзерләнгән. Муса Җәлил Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа. Кечкенәдән үк тырыш, кыю, ярдәмчел булып үсә. Бу турыда без сезнең белән апасы Хәдичә истәлекләренән укып белдек. Без хәзер Җәлилнең барлык үзебез белгән батырлыкларын санап йолдыз белән билгелэп барырбыз.(Магнит тактада яки ковролинда һәр батырлыкка йолдыз беркетелә).
1 бала. Муса алты яше тулмастан мәдрәсәгә йөри башлаган. Абыйсы Ибраһимга ияреп килеп, бик елагач, укытучы Габдулла хәлфә: “Йөреп торсын, үзе туйгач ташлар әле”, - дип, мәктәпкә йөрергә рөхсәт биргән. Ләкин Муса мәктәпне ташламаган.Ул бер ел эчендэ дурт классны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган.Уку батыры булганы өчен мин Мусага бер йолдыз куям.
2 бала. Инеш аркылы салынган басма малайларның үзенә күрә бер ярыш урыны була: басма уртасына ике малай креп басалар да, терсәкләреннән тотынышып, бер-берсен суга аударырга тырышалар. Иптәшләре яр буенда карап тора. Шаркылдап көлгән, сызгырган, дәрт биргән тавышлар ишетелә. Суга егылган малай урынына яңасы килеп баса. Бу көрәшкә Муса да катнашкалый, бу уен җитезлеккә, нык ихтыярлы булырга тиз бирешмәскә өйрәтә, дип әйтә ул. Моның өчен мин дә бер йолдыз куям.
3 бала. Муса хуҗалыкта кулыннан килгәнчә әнисенә булыша: ишегалларын себерә, коедан су ташый, коймаларны төзәтә. Әнисе Мусаның бер эштән дә баш тартмавына куанып бетә алмый. Тырыш булганы эчен Мусага тагын бер йолдыз.
4 бала. Муса балыкка йөрергә ярата. Дон-Кихот артыннан ияргән Санчо-Панчо кебек, Хәдичә дә аның артыннан йөгерә, селәүчәнле банка, чи камыр кисәкләре алып бара. Елга буена килеп җиткәч, Муса беренче эше итеп, балыкчыларның яр буена кибәргә элгән җәтмәләрен карый: җәтмәгә еш кына кошлар килеп эләкән була. Ычкынырга теләп бәргәләнә-бәргәләнә җәтмәгә уралып бетәләр.
Муса нәни кошларның канатларын имгәтмим дип, сак кына тотып, кошларны берәм-берәм өскә чөеп җибәрә. Иреккә чыккан кошлар, үзләренчә нидер сөйләнеп, шатлана-шатлана очып күздән югалалар.
Муса куанычтан авызын җыя алмый:
_ Рәхмәт әйтәләр, - ди, аларга кул болгап кала.
Аннары үзенең балык хикмәтләренә керешә: су читенә килеп утыра да кармагын суга сала, балык чирткәнен көтеп тынып кала.
Балык эләксә, Муса аны озаклап карап утыра, үзенчә төрле хикәятләр уйлап чыгара: кайдан йөзеп килгән, юлда ниләр күргән һәм хәйләкәр елмаеп, балыкны суга ыргыта, әйдә, йөзә бирсен, янәсе. Мәрхәмәтлелеге өчен Мусага йолдыз куям.
-Әйе, балалар, Муса табигатьне,тереклек ияләрен: кошларны, хайваннарны бик яраткан, үсә төшкәч алар турында баларга матур-матур шигырьләр дә язган.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану.
Ризаэддин Фәхреддин мирасын дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда куллану....
Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгыш
Сез дә ФДББС сыйныфларында эшлисезме? Проектлар эшләү сезнең өчен дә әһәмиятлеме? Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә проект эшчәнлеген куллану тәҗрибәсеннән чыгышымны тәкъдим итәм....
“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” фәнни-эзләнү эше
“Рафаэль Мостафин әдәби музееның тәрбияви әһәмияте” исемле фәнни-эзләнү эше Баулы шәһәренең 1 нче санлы мәктәбендә язучы-эзләнүче, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, журналист Р.Мостафинга әдә...
Асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәре исемлеге
Минең тарафтан 2014 уҡыу йылынан башлап үткәрелгән асыҡ дәрестәр, оҫталыҡ дәрестәренең исемлеге...
Рафаэль Мостафинның иҗаты
Рафаэль Мостафинның иҗаты буенча презентация...
Балыкчы Багай-оол
Торээн чогаал...
Балыкчы Багай-оол (презентация)
Торээн чогаал...