Рафаэль Мостафинның әнисе Фатыйма апа турында истәлекләрем
статья по краеведению

Журналист булып эшләгәндә Рафаэль Мостафинның әнисе Фатыйма апа белән танышырга туры килде. Аңа бу вакытта 100 яшь иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rafael_mostafinnyn_nise_fatyyma_apa_turynda_istleklrem.docx16.18 КБ

Предварительный просмотр:

Рафаэль Мостафинның әнисе Фатыйма Шиһабетдиновна турында истәлекләрем

Хөрмәтле кунакларыбыз, безнең  укучылар тиккә генә сезнең алда әниләр турында шигырь-җырларын башкармады. Минем сүзем Рафаэль Әхмәтович Мостафинның әнисе – Фатыйма ханым турында. Чөнки Рафаэль ага Мостафинның белем юлына китеп, укымышлы булуында, иҗат юлын коруында, искиткеч әдәпле  кеше булуында әнисенең роле зур. Аның һәр әсәрендә, һәр китабында Фатыйма апа чәчкән орлыклар ята.

Мин Рафаэль ага Мостафин белән Баулы телевиденисендә эшләгән чакта таныштым. Без – журналистлар аның Баулыга кайткан бер генә чагын да кулдан ычкындырмаска тырыша идек. Шул рәвешле республикада, илдә генә түгел, дөньякүләм танылган иҗади шәхес белән интервьюларны тамашачыларга даими җиткереп тордык.

Һәм менә шундый бер чираттагы очрашуыбыз (2004 нче ел) Рафаэль аганың сеңлесе Светлана ханымның йортында узды. Бу көнне аларның әниләре – Фатыйма Шиһабетдиновнаның туган көне иде. Гади генә туган көн түгел, ә бер гасырлык юбилей. Йортка йөзьяшәр әбинең балалары, оныклары, туганнары, якыннары җыелган иде. Һәм миңа менә шул көнне күркәм юбилейның катнашучылары белән дә, Рафаэль Мостафинның әнисе белән дә аралашырга туры килде.

Очрашу бик кызыклы иде. Ни өченме? Чөнки минем моңа кадәр дә йөз яшьлек кешеләрне төшерергә барганым бар иде. Әмма бу көнне мин тулысынча үз зиһенендә булган, үткәннәренең барысын да яхшы хәтерләгән һәм шуларны рәхәтләндереп сөйләп бирә торган, үз аягында йөри торган әби белән очраштым! Ул үзе:  “Мин үз гомеремдә дурт сугышны, әллә ничә патшаны кичердем”, -  дип сөйләде. Фатыйма апа һәр чорның шатлыкларын да, авырлыкларын да йөрәге аша уздырган. Иң авыр көннәре, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы вакытында булган. Ул бу сугышта ирен – Әхмәт Төхвәтулловичны югалткан. Шушы елларда балалары белән Ленинградтан биатасы-бианасы янына Оренбург өлкәсенә күчеп кайтырга мәҗбүр була. Ә Ленинградта бит инде алар иренең хәрби эше буенча килеп урнашкан булалар. Әмма язмыш җилләре Мостафиннарны Баулыга китерә:  Рафаэль ага, университет тәмамлап, бирегә эшкә кайткач, үзе янына әнисен, сеңлесен дә күчертә.

Тапшыру төшергән көнне мин үземне кызыксындырган сорауны ике баласына да бирдем: “Әниегезнең озын гомерле булуының сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?” Тапшыруны карап, җавапларны сез үзегез дә ишетә алырсыз (“Балаларда – тормыш дәвамы” тапшыруын карау. Автор: Лениза Гарифуллина (Гәрәева).

Бүген безнең очрашуда Рафаэль Мостафинның сеңлесе Светлана Әхмәтовна үзе дә бар. Ул минем үтенечем буенча менә шушы фотосурәтләрне һәм альбом алып килде (фотоларны карарга бирәм). Бу альбом тарихи кыйммәткә ия. Фатыйма әби Ленинградтан өстебездә нинди кием булды, шуның белән чыгып киттек, дип сөйләде бит. Блокадага кадәр хәрбиләрнең гаиләләрен эвакуацияләгәннәр. Мостафиннар гаиләсе - алар арасында. Китүчеләр барлык әйберләрен фатирларында калдырып киткәннәр. Сугыш тәмамлангач, Фатыйма апа Ленинградка бара. Фатирларында инде бүтән кешеләр яши. Ә сакланып калган бердәнбер нәрсә шушы альбом була. Күрәсең, тияргә беркем дә җөрьәт итмәгән.

Фатыйма әби 104 яшендә вафат була. Аның озын гомерле булуының сере - тормыштан риза була белү, кешеләрне ярату, тыныч, сабыр булу, матур яшәргә тырышуда булгандыр. Ә бу үз-үзең белән гармониядә яшәү дигән сүз. Аннан соң барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, диләр бит. Фатыйма әби динле булган. Һәм, сез ишеткәнчә, из зур теләге – балаларын укымышлы итү булган. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер биреп, балаларының абруйлыгын, иҗади дәрәҗәсен күреп, куанып яшәргә мөмкинлек насыйп иткәндер диясем килә.

Тапшыруымның исеме “Балаларда – тормыш дәвамы” дигән кебек Фатыйма Шиһабетдиновнаның тормышы Светлана Әхмәтовнада, оныкларында дәвам итә. Ә Рафаэль Әхмәтовичныкы әле тагын китапларында да.

 

 

 

Гәрәева Лениза Әзһәр кызы