"М.Мостафин-Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”
материал по истории
«Морат Мостафин – Украина һәм Татарстанның уртак горурлыгы”
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
m.m._prezentatsiya.pptx | 1.25 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
“ Ул, Алтын йолдызы булмаса да, чын Герой иде! ” дип аталган эшебезнең максаты: Авылдашым Морат Мостафинның тормыш юлын өйрәнү; Үземдә чорны тоемлау хисе формалаштыру , шәхси тормыш белән тарихи үсеш арасындагы бәйләнешне аңлату; Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрне барлау, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуын күрсәтү; Эзләнү- тикшеренү аша үземнең интеллектуал ь , иҗади , коммуникатив һәм оештыру сәләтләремне үстерү; бурычлары: Бөек Ватан сугышы сугышчыларының каһарманлыгын бик ачык күрсәтүче дистәләрчә, йөзләрчә һәм меңнәрчә үлемсез батырлыкларның берсе булган Морат абый батырлыгын күрсәтү; Вакытлар һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклау; Өстәмә чыганаклардан файдаланып, фәнни эш язу күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү, фәнни фикерләү, фикерне исбат итү аша нәтиҗә чыгару.
Олы Кибәхуҗа Кече Кибәхуҗа Казаклар Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөн ь я тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге. Ш. Рәкыйпов . Безнең Кече Кибәхуҗа авылы җирлегенә Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә. Бөек Ватан сугышына шушы бәләкәй генә авыллардан 291 кеше китә. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, - дип китсәләр дә, 148 якташыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Шундыйларның берсе - якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылында туган, шунда мөгаллим булып эшләгән МОРАТ МОСТАФИН.
Морат Мостафин 1916 елда Олы Кибәхуҗа авылында укытучы Әхмәтсафа Мостафин гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне, аннары Алабуга техникумын уңышлы гына тәмамланганнан соң, Теләче районындагы Олы Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Саурыш мәктәпләрендә мөгаллим булып эшли. Эшләгән вакытында газетага мәкаләләр, хәбәрләр җибәреп тора. Язуга осталыгын күреп, аны Теләче район газетасына эшкә чакыралар.
Эзләнү-тикшеренү эшенә әзерләнгәндә, Морат Мостафин турында беренче мәгълүматны авылдашыбыз, Татарстан фәннәр академиясе академигы, философия фәннәре докторы Яхъя Абдуллинның “Үткәннәр һәм уйлар...” дигән китабыннан таптым. ...1936 елның 11 март иртәсе. ... Мине 75 сум хезмәт хакы белән редакцияга техник сәркатип итеп эшкә алдылар. Морат абыйның хезмәт вазыйфасы - инструктор – массовик. ...Мин бу зат алдында һәр кайчан башымны иеп яшәдем. Күңеле саф, намуслы кеше иде. Эшли дә белде. Минем тормышымда күркәм роль уйнады. Аңа мәңгелек рәхмәтлемен.” 1 Абдуллин Я.Г. Үткәннәр һәм уйлар... Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005. – 344 б. 58-59 нчы битләр.
Олы Кибәхуҗага ерак Путивльд ән хат... Ул, Алтын Йолдызы булмаса да, чын Герой иде...
Гаилә истәлекләре Морат батыр әнисе Зәйнәпбикә апа белән Флера апа гаиләсе белән әтисенең каберлеге янында Морат Мостафинның кызы Флера апа гаил әсе белән Батырлык матбугат битләрендә...
Сүзе,гомере бүленгән- “Кайтмый калганнар турында җыр” яза ул. Бик кирәк безгә мондый язучы:хәтер саекмасын,күңелләр коргаксымасын өчен кирәк! Ш. Галиев. Эзтабарларның “Хәтер яктысы” берләшмәсе (җитәкчесе Шаһинур Мостафин) Морат батырны эзләү, аның кылган батырлыгын, якты истәлеген киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә зур көч-тырышлык куя. Морат абый турындагы язмасы өчен без аңарга чиксез рәхмәтлебез.
Сандык төпләрендә Өчпочмаклы хатлар Күз карасы кебек сакланалар... Ш.Мостафин “Дошман тылыннан хат. Исәнмесез! Барыгызга да сагынып кайнар сәлам! Күрше-колан, кардәш-ыруларның барчасына да сәлам, диярсез. Сәлам соңында шул: үзем хәзергә исән-сау. Менә нәкъ сигез айдан соң сезгә хат язарга мөмкинлек алдым. Үзем, узган елның октябреннән бирле, дошман тылында фашист этләренә каршы көрәшне дәвам иттерәм. Көннәр җылыну белән безнең эшчәнлек аеруча җанланып китте. Партизан отрядыбыз көннән-көн йөзләгән кадрлар белән тулылана бара. Фашистларны көннәр һәм төннәр буенча кыра бирәбез, кая кереп посарга урын таба алмыйлар. Без алар хисабына коралланабыз, туенабыз һәм киенәбез. Ләкин ул кара җаннар хатын-кызлар һәм бала-чагаларны бик күп үтерәләр. Без юк урынга барып чыгып, авылларны барлык халкы белән бергә утта яндыралар... Партизан исеме аларның йөрәкләренә инә урынына кадала... Шулай итеп, без көрәштә көннән-көн чыныга киләбез. Тәҗрибә арта, эшебезнең хаклыгына, җиңүебезгә ышаныч көннән-көн ныгый. Тирән дошман тылында сезне сагынып хат язучы, ерактан торып булса да кулыгызны яратып кысучы улыгыз – партизан Морат. Хушыгыз! Көтегез, кайтырмын!.. 2.V.42 ел” Менә алар – таныш өчпочмаклар – илчеләре сугыш кырының...
“...Әлеге кош теледәй хат яраткан абыебызның безгә соңгы сәламе һәм изге васыяте булган икән... Морат абыемның ул хатына каршы җавап та язган идем. Әмма хатым барып җиткәндә, абыем инде... Хатымның буш калган урынына партизан иптәше абыемның батырларча һәлак булуы турында берничә җөмлә язган иде,”- дип искә ала батырның бертуган сеңлесе Ләбибә ханым Мостафина-Умерова. Морат батырның бердәнбер кызы-Флүрә апа . Әтисенең бик яраткан кызы булган ул. Икеләтә бәйрәм ясап, әтисенә нәк ъ 20 яшь туласы көн алдыннан гына 1936 елның 13 июлендә дөньяга килгән нәни Флүрә . Хәзерге вакытта улы Марат, килене Гөлшат белән мәркәзебезнең Дәрвишләр бистәсендә яши .
Украинаның Сумы өлкәсе Путивл ь шәһәреннән ерак түгел Спадшан ь урманында, татар егете Морат Мостафин соңгы батырлыгын күрсәткән урында, мәрмәрдән һәйкәл куелган.
Үзең үлсәң,матур исемең калды, Киң Ватанга даның таралды. С. Урайский Батырлыктан үлемсезлеккә... Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, заманында ул укыган һәм укыткан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбенә аның исеме бирелде. Безнең Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Морат батыр призына спорт ярышлары үткәрелә. 2016 елның 7 маенда Олы Кибәхуҗа авылында 9 май бәйрәме уңаеннан парад митинг үтте. Парадның үзенчәлеге шунда булды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә ясалган һәйкәл диварына Морат Әхмәтсафа улы Мостафинга истәлек тактасы куелды.
Киләчәктә дә безнең күңелләрдә авылдашыбыз Морат Мостафин эзләре җуелмас, киресенчә, гомерлек булып уелыр. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк! Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик!
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ачык дәрес :Ф.Мөхәммәтова -районыбыз горурлыгы.
Ачык дәрес.7 нче сыйныфта үткәрелгән дәрес укучылар өчен файдалы дәрес булды дип уйлыйм..Без укучыларым белән Нурлат җиреннән чыккан талатлы кешеләр, , аларның иҗатлары белән даими кызыксынабыз,ул кеш...
Милләтебез горурлыгы - Г.Утыз Имәни.
Урок по теме "Милләтебез горурлыгы-Г.Утыз Имәни" для учащихся- татар 10 класса русской школы. В этом план-конспекте дается полная характеристика жизни и творчества видного татарского деятеля-Г.Утыз Им...
Татар теле – милләт горурлыгы.
Татар теле – милләт горурлыгы.Тел турында дистәләгән, йөзләгән мәкальбар. Әле алар да аның бөтен сыйфатын аңлатыл җиткерә микән?! Үз телеңнең кадерен белү өчен, чит илләрдә яшәп карарга кирәк. А...
Әлмәтем-горурлыгым.
Әлмәт шәһәренең 60 еллык юбилее уңаеннан сочинение өчен материал...
Тема: Ватаным-горурлыгым
7 сыйныфта тәрбия сәгате(татар тәрбия классы)...
Якташыбыз Морат Мостафин – Татарстан белән Украинаның уртак горурлыгы
Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. ...
Мамадышның горурлыгы, йөз аклыгы – аның күркәм кешеләре...
Әлеге әдәби кичә китапханәдә 5нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән үткәрелде. Кичә барышында әти-әниләр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдыалар, ә укучылар шул язучының ...