Рабочая программа по родной литературе для 9 класса
рабочая программа (9 класс) на тему
Рабочая программа по родной литературе для 9 класса разработана на основе Примерной рабочей программы учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-11 классы) Д.Ф.Загидуллина,Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
edebit_9.docx | 79.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Раслыйм
Директор_________________
/ /
Приказ № «______»_____________2017
Татар әдәбиятыннан
2017/18 нче уку елы өчен эш програмасы
Белем бирү дәрәҗәсе (сыйныф): төп гомуми белем, 9 нчы сыйныф
Эшләде:
“Каралды” Методик берләшмә җитәкчесе: __________ Беркетмә №1, “___” ___________ 2017 ел. | “Килешенде” Укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: ___________. “___” ___________ 2017 ел. | “Кабул ителде” Педсовет карары «_____»_______________2017 Беркетмә №1
|
9 сыйныф өчен эш программасына аңлатма язуы
Барлыгы 68 сәгать; атнага 2 сәгать, 34 уку атнасы
9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелә:
«Татар телендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре өчен (5-9)татар әдәбиятыннан үрнәк программа”.Төзүчесе:Д.Ф.Загидуллина, Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова.Казан.2017(одобрено решением федерального учебно- методического объединения по общему образованию (пртокол от 16 мая 2017г. № 2/17)
Дәреслек: Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова. “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбият дәреслеге”;2016 ел.
Өстәмә әдәбият:
А.Г.Әхмәдуллин “9 нчы сыйныф өчен өстәмә әдәбият” Казан, “Хәтер” нәшрияты,2005 ел.
Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова Әдәбият дәресләре. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2016
Укучыларның белеменә, эш осталыгына, күнекмәләренә таләпләр
Укучыга билгеле бер күләмдә белем бирү белән янәшә, аларны ныгыту, күнекмә дәрәҗәсендә беркетү кирәк була. Әдәбият шикелле белемнәр анализлау-тикшерү барышында үзләштерелә торган предмет өчен бу аерата мөһим.
Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
Татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы:
- сүз сәнгатенең образлы табигатен;
- милли әдәбиятның иң билгеле язучыларыннан тормыш юлы һәм иҗатының төп фактларын;
- өйрәнелгән әсәрләрнең эчтәлеген;
- сүз сәнгатенең образлы асылын;
- төп әдәби-теоретик төшенчәләрне
белергә;
- әдәби әсәр эчтәлеген кабатлап, аерым өлешләрен яттан сөйләү;
- әдәби әсәрне әдәбият теориясеннән мәгълүматлар файдаланып анализлау;
- әдәби әсәрнең аерым якларын элементларын җентекләп тикшерү һәм нәтиҗәләр чыгару;
- әдәби әсәрнең төр һәм жанрын билгеләү;
- әдәби әсәрләрне, аларның геройларын чагыштыру;
- геройларга характеристика бирү, автор позициясен ачыклау;
- сәнгатьле уку;
- әдәби әсәрләр хакында төрле характердагы иҗади эшләр башкару
күнекмәләрен үзләштергән булырга тиеш.
Программа эчтәлеге
Сәнгать төре буларак әдәбият. Сәнгатьнең табигате. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормышның әдәби чагылышы. Әдәбиятның тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы
Борынгы, урта гасырлар, гомумтөрки әдәбият. Төрки халыклар, татарларның борынгы бабалары турында тарихи-әдәби мәгълуматлар.Борынгы, урта гасырлар төрки-татар әдәбиятының үсеш этаплары. Татар әдәбиятының бер өлеше буларак гомумтөрки әдәбияты һәм фольклоры.Орхон-Енисей истәлекләре. Аларда борынгы төрки халыкларының тарихы, ышануы, әдәби фикерләү үзенчәлекләренең чагылышы. Борынгы төрки фольклорын һәм язма әдәбиятын өйрәнү чыганагы буларак М.Кашгариның “Диване лөгат эт-төрк” әсәре. Й. Баласагунлы “Котадгу белек” –төрки халыкларының беренче классик поэмасы. XII-XIII гасырларда Болгар-татар әдәбияты. К.Гали “Кыйссаи Йосыф”-кеше хисләренең бөеклеге, матурлык, зирәклек гимны. Татар әдәбиятында Яңарыш чоры буларак Алтын Урда әдәбияты . Котб, Сәиф Сараи, Хәрәзми иҗаты. Төрки-татар әдәбиятында суфичылык юнәлеше. Казан ханлыгы чоры әдәбиятына гомуми бәяләмә.Казан ханлыгының рус дәүләтенә кушылуы. М.Колыйның фәлсәфи-дидактик хикмәтләрендә татар җәмгыятенең кризис хәленең чагылуы.
XIX гасыр татар әдәбияты. Г.Курсави, И.Хәлфин, К Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Х.Фәизханов, И.Гаспринскийның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. Г.Кандалый, Акмулла иҗатында реалистик поэзия формалашу. Татар реалистик прозасы формалашу. З.Бигиевнең тормыш юлы, иҗаты. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы.Әдәбиятта яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү. З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романының сюжет-композициясе, проблематикасы, татар хатын-кызларының язмышы, образлар системасы.Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре. З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Татар халкының үсеш яңарыш кичерүе, рус мәдәниятенә йөз тотуы. 20 гасыр башы татар әдәбияты. Сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе Милләт проблемасының үзәккә куелуы. Әдәбиятта яңа юнәлешләр, агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Ф.Әмирханның күпкырлы эшчәнлеге. “Хәят” повесте. Образлар системасы. Модернизм. Ф.Әмирханның. «Хәят» повесте- романтизм һәм реализм синтезы. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. Ф.Әмирханның «Хәят» повестенда Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе. Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм. Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатының төп фактлары. Татар театры һәм драмасы тарихына күзәтү. «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. Г.Камалның “Банкрот” комедиясендә конфликт үзенчәлеге. Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы. Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле.
XX гасырның беренче яртысында татар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше. М.Галәүнең тормыш юлы, иҗаты. “Мөһаҗирләр” романы. Татар тормышы чагылышы. М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы: вакыйгалар катламы, конфликт үзенчәлеге. М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романында татар җәмгыятенә бәя. Образ- характерлар бирелеше. М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романының идея- эстетик кыйммәте. Автор позициясен ачыклау. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы. Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп).
Бөек Ватан сугышы. Аның әдәбиятка йогынтысы. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре.Төп образлар.Сугыш еллары поэзиясе. Муса Җәлилнеӊ «Җырларым». М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактлары. Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Муса Җәлилнеӊ «Тик булса иде ирек» шигырендә лирик герой теләгенең чагылышы. Тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләре. Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге. Сурәт чараларының әдәби функциясе. Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Ә.Еникинең “Кем җырлады” хикәясендә сугыш фаҗигасе һәм аны чагылдыруда Җыр образы. 1940-50 нче еллар поэзиясендә фәлсәфи-лирик юнәлеш. Х.Туфанның тормышы, иҗаты. Поэтика һәм стиль үзенчәлекләре. Х.Туфан иҗатыныӊ чорларга бүленеше. «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Х.Туфанның «Киек казлар» шигыре. Сурәт чаралары муллыгы. Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.
ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә. Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Татар әдәбиятының милли традицияләргә кайтуы. Тарихи роман. Жанр үзенчәлекләре. Н. Фәттахның тормышы һәм иҗаты. «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатлары. Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Ител образы.
Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”. Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романының сюжет композициясе, идея проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше.
XX-XXI гасырлар чигендә татар әдәбияты. XX-XXI гасырлар чигендә татар әдәбиятының үзгәрүе: совет һәм аннан соңгы чорга тәнкыйди бәя. Зөлфәтнең «Тамыр көлләре»шигыре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашы. Зөлфәтнең«Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигыре. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы. Шигырь системалары турында мәгълүмат. Зөлфәт иҗаты аша халыкның бүгенге һәм ерак тарихын яңадан карау. Ф.Садриевның тормышы һәм иҗаты. Иҗатында заман проблемалары чагылу. «Таң җиле» романының сюжет композициясе, проблематика һәм идея. Совет чоры җәмгыятенең актуаль проблемалары. Ф.Садриевның «Таң җиле» романында образлар системасы. Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе. Ф.Садриевның «Таң җиле» романында кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык” әсәре. Әсәрләренең сәнгати үзенчәлеге. Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык” драмасында идея-проблематика. Әсәрнең сюжет композициясе, конфликт үзенчәлеге. Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык”драмасында образлар. “Бәхет” төшенчәсен аңлату.Автор позицичсен билгеләү. Хәзерге әдәби барыш һәм аның үзенчәлекләре. Хәзерге әдәби барышта традицияләр һәм яңачалык.
Контроль эшләр графигы
№ | Контроль эш төре | План буенча дата | Факт буенча дата |
1 | Контроль сочинение | 19.05 |
Календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы Дәрес эчтәлеге элементлары | Сәг.саны | дата | |
план | факт | |||
Сәнгать төре буларак әдәбият- 2 сәг | ||||
1 | Сәнгатьнең табигате. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормышның әдәби чагылышы | 1 | 2.09 | |
2 | Әдәбиятның тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. | 1 | 5.09 | |
Борынгы,урта гасырлар,гомумтөрки әдәбият. | 6 | |||
3 | Төрки халыклар, татарларның борынгы бабалары турында тарихи-әдәби мәгълуматлар.Борынгы, урта гасырлар төрки-татар әдәбиятының үсеш этаплары. | 1 | 9.09 | |
4 | Татар әдәбиятының бер өлеше буларак гомумтөрки әдәбияты һәм фольклоры.Орхон-Енисей истәлекләре. Аларда борынгы төрки халыкларының тарихы, ышануы, әдәби фикерләү үзенчәлекләренең чагылышы. | 1 | 12.09 | |
5 | Борынгы төрки фольклорын һәм язма әдәбиятын өйрәнү чыганагы буларак М.Кашгариның “Диване лөгат эт-төрк” әсәре. Й. Баласагунлы “Котадгу белек” –төрки халыкларының беренче классик поэмасы. | 1 | 16.09 | |
6 | XII-XIII гасырларда Болгар-татар әдәбияты. К.Гали “Кыйссаи Йосыф”-кеше хисләренең бөеклеге, матурлык, зирәклек гимны. | 1 | 19.09 | |
7 | Татар әдәбиятында Яңарыш чоры буларак Алтын Урда әдәбияты . Котб, Сәиф Сараи, Хәрәзми иҗаты. Төрки-татар әдәбиятында суфичылык юнәлеше. | 1 | 23.09 | |
8 | Казан ханлыгы чоры әдәбиятына гомуми бәяләмә.Казан ханлыгының рус дәүләтенә кушылуы. М.Колыйның фәлсәфи-дидактик хикмәтләрендә татар җәмгыятенең кризис хәленең чагылуы. | 1 | 26.09 | |
XIX гасыр татар әдәбияты- 4 сәг. | ||||
9 | Г.Курсави, И.Хәлфин, К Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Х.Фәизханов, И.Гаспринскийның мәгърифәтчелек эшчәнлеге. | 1 | 30.09 | |
10 | Г.Кандалый, Акмулла иҗатында реалистик поэзия формалашу | 1 | 3.10 | |
11 | Татар реалистик прозасы формалашу | 1 | 7.10 | |
12 | Ф.Латыйфинең “Хыянәт” романы буенча “Тарихлардан килгән хакыйкать» дигән темага дәрестән тыш уку | 1 | 10.10 | |
З.Бигиев иҗаты-6 сәг | ||||
13 | З.Бигиевнең тормыш юлы, иҗаты. «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). | 1 | 14.10 | |
14 | З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы.Әдәбиятта яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү. | 1 | 17.10 | |
15 | З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. | 1 | 21.10 | |
16 | З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романының сюжет-композициясе, проблематикасы, татар хатын-кызларының язмышы, образлар системасы.Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре. | 1 | 24.10 | |
17 | З.Бигиевнең«Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Татар халкының үсеш яңарыш кичерүе, рус мәдәниятенә йөз тотуы. | 1 | 28.10 | |
18 | БСҮ. З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы буенча сочинение язу | 1 | 7.11 | |
20 гасыр башы татар әдәбияты-5 сәг | ||||
19 | Сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе Милләт проблемасының үзәккә куелуы. Әдәбиятта яңа юнәлешләр, агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. | 1 | 11.11 | |
20 | Ф.Әмирханның күпкырлы эшчәнлеге. “Хәят” повесте. Образлар системасы. Модернизм. | 1 | 14.11 | |
21 | Ф.Әмирханның. «Хәят» повесте- романтизм һәм реализм синтезы. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. | 1 | 18.11 | |
22 | Ф.Әмирханның «Хәят» повестенда Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе. Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм. | 1 | 21.11 | |
23 | БСҮ. «Хәят» повестенда Хәятның рухи кичерешләрен ачуда автор кулланган алым-чаралар” темасына сочинение язу. | 1 | 25.11 | |
Г.Камал иҗаты-5 сәг | ||||
24 | Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗатының төп фактлары. Татар театры һәм драмасы тарихына күзәтү. | 1 | 28.11 | |
25 | «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. | 1 | 2.12 | |
26 | Г.Камалның “Банкрот” комедиясендә конфликт үзенчәлеге. | 1 | 5. 12 | |
27 | Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы. Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле | 1 | 9. 12 | |
28 | “Драматургиядә кеше шәхесенә игътибар арту” (Г.Исхакый “Өч хатын белән тормыш” әсәре буенча) дәрестән тыш уку | 1 | 12.12 | |
XX гасырның беренче яртысында татар әдәбияты-5 сәг | ||||
29 | Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше | 1 | 16. 12 | |
30 | М.Галәүнең тормыш юлы, иҗаты. “Мөһаҗирләр” романы. Татар тормышы чагылышы. | 1 | 19. 12 | |
31 | М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы: вакыйгалар катламы, конфликт үзенчәлеге | 1 | 23. 12 | |
32 | М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романында татар җәмгыятенә бәя. Образ- характерлар бирелеше. | 1 | 9.01 | |
33 | М.Галәүнең “Мөһаҗирләр” романының идея- эстетик кыйммәте. Автор позициясен ачыклау. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы. Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп). | 1 | 13.01 | |
Сугыш чоры әдәбияты -5 сәг | ||||
34 | Бөек Ватан сугышы. Аның әдәбиятка йогынтысы. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре.Төп образлар.Сугыш еллары поэзиясе. | 1 | 16.01 | |
35 | Муса Җәлилнеӊ «Җырларым». М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатының төп фактлары. Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше | 1 | 20.01 | |
36 | Муса Җәлилнеӊ «Тик булса иде ирек» шигырендә лирик герой теләгенең чагылышы. Тарихи-конкрет һәм гомумкешелек кыйммәтләре. | 1 | 23.01 | |
37 | Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге. Сурәт чараларының әдәби функциясе. Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). | 1 | 27.01 | |
38 | Ә.Еникинең “Кем җырлады” хикәясендә сугыш фаҗигасе һәм аны чагылдыруда Җыр образы. | 1 | 30.01 | |
Х.Туфан иҗаты -6 сәг | ||||
39 | 1940-50 нче еллар поэзиясендә фәлсәфи-лирик юнәлеш. | 1 | 3.02 | |
40 | Х.Туфанның тормышы, иҗаты. Поэтика һәм стиль үзенчәлекләре. | 1 | 6.02 | |
41 | Х.Туфан иҗатыныӊ чорларга бүленеше. «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. | 1 | 10.02 | |
42 | Х.Туфанның «Киек казлар» шигыре. Сурәт чаралары муллыгы. Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа | 1 | 13.02 | |
43 | БСҮ.Х.Туфан иҗаты буенча сочинение язу. | 1 | 17.02 | |
ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты- 5 сәг | ||||
44 | ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. | 1 | 20.02 | |
45 | А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. | 1 | 24.02 | |
46 | А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. | 1 | 27.02 | |
47 | А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә. Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. | 1 | 3.03 | |
48 | А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Татар әдәбиятының милли традицияләргә кайтуы. | 1 | 6.03 | |
Нурихан Фәттах иҗаты-5 сәг | ||||
49 | Тарихи роман. Жанр үзенчәлекләре. | 1 | 10.03 | |
50 | Н. Фәттахның тормышы һәм иҗаты. «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. | 1 | 13.03 | |
51 | Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатлары. | 1 | 17.03 | |
52 | Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Ител образы. Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”. | 1 | 20.02 | |
53 | Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романының сюжет композициясе, идея проблематикасы, сәнгатьчә эшләнеше. | 1 | 24.03 | |
XX-XXI гасырлар чигендә татар әдәбияты. | 4 | |||
54 | XX-XXI гасырлар чигендә татар әдәбиятының үзгәрүе: совет һәм аннан соңгы чорга тәнкыйди бәя. | 1 | 7.04 | |
55 | Зөлфәтнең «Тамыр көлләре»шигыре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашы. | 1 | 10.04 | |
56 | Зөлфәтнең«Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигыре. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы. Шигырь системалары турында мәгълүмат. | 1 | 14.04 | |
57 | Зөлфәт иҗаты аша халыкның бүгенге һәм ерак тарихын яңадан карау. | 1 | 17.04 | |
58 | И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, ” Без”, “Калдыр, аккош, каурыеңны” шигырьләре буенча ”И.Юзеев иҗатында Кеше һәм табигать темасы» дигән темага дәрестән тыш уку. | 1 | 21.04 | |
Ф.Садриев иҗаты- 4 сәг | ||||
59 | Ф.Садриевның тормышы һәм иҗаты. Иҗатында заман проблемалары чагылу. «Таң җиле» романының сюжет композициясе, проблематика һәм идея. Совет чоры җәмгыятенең актуаль проблемалары. | 1 | 24.04 | |
60 | Ф.Садриевның «Таң җиле» романында образлар системасы. Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе | 1 | 28.04 | |
61 | Ф.Садриевның «Таң җиле» романында кеше һәм җәмгыять каршылыгы. | 1 | 5.05 | |
62 | БСҮ.Сочинение. “Ф.Садриевның «Таң җиле» романында татар хатын-кызының әхлакый бөеклеге”. | 1 | 5.05 | |
Т.Миңнуллин иҗаты-4 сәг | ||||
63 | Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык” әсәре. Әсәрләренең сәнгати үзенчәлеге | 1 | 8.05 | |
64 | Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык” драмасында идея-проблематика. Әсәрнең сюжет композициясе, конфликт үзенчәлеге. | 1 | 12.05 | |
65 | Т.Миңнуллинның тормышы, иҗаты. “Кулъяулык”драмасында образлар. “Бәхет” төшенчәсен аңлату.Автор позицичсен билгеләү | 1 | 15.05 | |
66 | Хәзерге әдәби барыш һәм аның үзенчәлекләре. Хәзерге әдәби барышта традицияләр һәм яңачалык. | 1 | 15.05 | |
Кабатлау, йомгаклау-2 сәг | ||||
67 | Контроль сочинение | 1 | 19.05 | |
68 | Дәрестән тыш уку. “Ялкын” журналы – минем рухи юлдашым” | 1 | 22.05 |
Контроль тикшерү комплекты
Контроль сочинение
Максат: укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү һәм иҗади сәләтне үстерү; бирелгән тема буенча фикер йөртү сочинениесе язу күнекмәсен үстерү ;әдәби әсәрләр укуга, мәктәптә әдәбият фәнен өйрәнүгә кызыксыну уяту; үз фикереңне дәлилләп аңлатып бирүне формалаштыру.
Дата:18.05
Укучыларның укуын һәм белем-күнекмәләрен бәяләү.
Сочинениене бәяләү
- Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
- Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
- Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
- Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Иҗек саны | Сүз саны | |||
1 яртыеллык | 2 яртыеллык | 1 яртыеллык | 2 яртыеллык | |
V | 155-235 | 160-250 | 65-105 | 70-110 |
VI | 160-250 | 170-270 | 70-110 | 75-115 |
VII | 170-270 | 180-280 | 75-120 | 80-125 |
VIII-IX | 180-280 | 190-290 | 80-125 | 85-130 |
Искәрмә. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче классларда – 30-40 % ка, ә 8-9 нчы классларда 40-50 % ка югырырак була.
Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең
үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин.
№ | Таләпләр | Билге |
1. | Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “5”ле билгесе куела. |
1. | Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә; | “4”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. | Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса; | “3”ле билгесе куела. |
1. 2. 3. | Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса; Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса; Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа; Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда. | “2”ле билгесе куела. |
Телдән җавапларны бәяләү.
Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.
М а т е р и а л:
- программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;
- эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.
С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:
V - VI класста 2-5 минут.
VII класста 3-6 минут.
VIII класста 4-7 минут.
IX класста 5-7 минут.
Әдәбият дәфтәренә таләпләр
Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:
- планнар
- эчтәлекне хикәяләп язу
- цитаталар (күчереп язу)
- аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)
- фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)
- укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )
- халык авыз иҗатыннан җирле материаллар
- тезислар (8-9 кл.)
- конспектлар (8-9 кл.)
- рефератлар (8-9 кл.).
Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.
Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән йомгакланса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.
Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.
Уку материалы:
- Укучы үзе язган текст яки сочинение.
- Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.
Материалның күләме:
Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.
Материалны сайлап алу:
- Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.
- Укытучы күрсәтмә бирә.
Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:
- Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.
- Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.
- Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.
И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:
1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).
2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.
3. IX - XI классларда укучы, болар өстенә, текст эчтәлегенә үзенең мөнәсәбәтен, тыңлаучыларга ничек тәэсир итәргә, аларда нинди хисләр уятырга теләгәнлеген дә аңлатырга тиеш.
Соңгы ике таләптән берсенең үтәлмәве тел буенча куелган билгене – бер баллга, икесенең дә кимчелекле үтәлүе билгене ике баллга киметә. Икесе дә бөтенләй үтәлмәгән булса, әдәбияттан “2”ле куела.
9 нчы сыйныфта татар әдәбияты фәненнән эш программасына аннотация
Программаның исеме | 9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы |
Программаны эшләүче | |
Программа кемгә адреслана | |
УМК | Ә.М.Закирҗанов, Г.М.Фәхретдинова“Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбият дәреслеге”; Казан, “Мәгариф” нәшрияты,2016 |
Программаның нигезе | -Гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәләре; -Төп белем бирүнең үрнәк программасы; - Примерная рабочая рограмма учебного предмета «Татарская литература» для общеобразовательных организаций с обучением на татарском языке (1-11 классы) Д.Ф.Загидуллина,Н.М.Юсупова, Ф.Ф.Хасанова Одобрена решением федеральногоучебно-методического объединения по общему образованию (протокол от 16 мая 2017 г. № 2/17) |
Программаның максаты | -аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; -укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү; укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе; -әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру; -укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү -милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү; -әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру; -өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү; -автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру. -әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү; -баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү; -рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү. |
Төп бурычлар | -укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү; -укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; -укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү; -укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре тәрбияләү. |
Тормышка ашыру вакыты | 1 ел |
Атналык сәгатьләр саны | Барысы: 68 сәгать; атнага 2 сәгать |
КТП эчтәлеге үтәлешен исәпкә алу
Педсовет протоколы реквезитлары (дата, №) | Приказ реквизитлары (дата, №) | Үзгәрешләр һәм өстәмәләр |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по родной литературе 6 класс
2016-2017 уерэх дьылыгар 6 кылааска саха литературатын уерэтиини суруннуур бырагыраама...
Рабочая программа по родной литературе 7 класс
2016-2017 уерэх дьылыгар 7 кылааска саха литературатын уерэтиини суруннуур бырагыраама...
Рабочая программа по родной литературе 9 класс
2016-2017 уерэх дьылыгар 9 кылааска саха литературатын уерэтиини суруннуур бырагыраама...
Рабочая программа по родной литературе 10 класс
2016-2017 уерэх дьылыгар 10 кылааска саха литературатын уерэтиини суруннуур бырагыраама...
Рабочая программа по родной литературе 11 класс
2016-2017 уерэх дьылыгар 11 кылааска саха литературатын уерэтиини суруннуур бырагыраама...
Рабочая программа по Родной литературе (9 класс)
Рабочая программа для 9 класса...
Рабочая программа по Родной литературе (6 класс)
Рабочая программа...