Эш программасы татар теле 2 нче сыйныф татар төркеме
рабочая программа на тему
Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
4 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
6. Приказ Минобрнауки России от 31.12.2015 № 1576 «О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 г. № 373» (Зарегистрировано в Минюсте России 02.02.2016 №40936)
7. Приказ Министерства образования и науки РФ от 9 июня 2016 г. №699 «Об утверждении перечня организаций, осуществляющих выпуск учебных пособий, которые допускаются к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
2_ab._v_tat.tor_._tatar_tele_-_kopiya.doc | 298 КБ |
Предварительный просмотр:
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы түбәндәге документларга һәм укыту-методик комплектларга нигезләнеп төзелде.
I. Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы норматив-хокукый документлар, федераль дәүләт стандартлары:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы ((Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
4 “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004 нче ел, 1нче июль.
5. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
6. Приказ Минобрнауки России от 31.12.2015 № 1576 «О внесении изменений в федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 г. № 373» (Зарегистрировано в Минюсте России 02.02.2016 №40936)
7. Приказ Министерства образования и науки РФ от 9 июня 2016 г. №699 «Об утверждении перечня организаций, осуществляющих выпуск учебных пособий, которые допускаются к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования»
II. Мәктәпнең локаль документлары.
1. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2016-2017 нчы елга укыту планы.
2. Татарстан Республикасы Совет районы муниципаль гомуми бюджетлы белем учреждениесе “169 нчы гомуми белем бирү мәктәбе” нең “Эш программасы турында нигезләмә”се.
III. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән үрнәк программа:
Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар/ [басма өчен Ч.М.Харисов,К.С.Фәтхуллова,З.Н. Хәбибуллина җаваплы ].- Казан: Тат. кит. нәшр.,2011.- 239 б.
IV. Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек:
Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / Ф,Ф Харисов, Ч.М.Харисова, Е.А.Панова: рәссамы Л.Хисамова. - Казан: “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2013. – 143 б.: рәс. б-н.
Укытуның максатлары:
Укыту-тәрбия эше рус телендә алып барыла торган мәктәпләрдә татар балаларына татар телен өйрәтүнең төп максаты һәм бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, үз милләтеңә һәм аның теленә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча мәгълүматлылыкны булдыру.
Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча аралашканда, тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.
Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.
Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү;
Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максаты - гамәли максат, ягъни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлегенең активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.
Уку-укыту үзләштерүнең шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре
Укытуның предмет нәтиҗәләре:
-коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
-коммуникатив бурычлар куя һәм аларны хәл итә белү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
-“Татар теле” фәнен өйрәнүгә карата уңай омтылышта булу, татар теле белән даими кызыксыну һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.
Укытуның шәхескә кагылышлы нәтиҗәләре:
-аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;
-әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
-текстлардагы геройларның гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белү;
-гаилә, туган ил, туган җир, мәрхәмәтлелек төшенчәләрен аңлап кабул итү; укучыда башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык, кеше кадерен белү кебек хисләр формалашу.
Метапредмет нәтиҗәләре:
- татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача сөйләшү күнекмәләренә ия булу;
- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;
- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.
Уку елы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Предмет нәтиҗәләр
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
- укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
- эш сыйфатына бәя бирә белү.
- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек белән эш итә белү.
- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- парларда эшли белү.
Ярдәмгә мохтаҗ балалар белән эшләү өчен универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:
- “Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белүне мөмкин кадәр гади итеп аңлату;
- туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану хисләре булдыруны өстәмә материалларга нигезләнеп тәкъдим итү;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү юлларын укучыга шәхси якын килү методикасы нигезендә хәл итү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирүне тагын да гади юллар нигезендә аңлату;
Предмет нәтиҗәләр
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
- эшчәнлек өчен уңай шартлары булган эш урынын әзерләү.
- укытучы ярдәме белән эшне планлаштыруның тагын да уңайрак юлларын өйрәнү.
- укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү өчен кулланма схема материаллардан файдалану.
- эш сыйфатына бәя бирә белү алымнарының схематик ысулына таяну.
- эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү өчен уңайлыклар тудыру ( линейка, бетергеч, карандаш, )
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- дәреслек белән эш итә белү өчен өстәмә уңайлыклар тудыру.
- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп укый алырга ирешерлек мотивлаштыру юлларына таяну.
- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку өчен уңай шартлар тудыру.
- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү өчен сүзлекләрдән файдалану, ул сүзләрне шәхси сүзлек дәфтәренә теркәп бару.
- текстны сәнгатьле итеп укыгач, эчтәлекне өлешләргә бүлеп гадиләштерү, сорауларга җавап бирү өчен план-схемадан файдалану.
- укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү өчен алдан тәкъдим ителгән план нигезендә эш алып бару.
- предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү өчен уңайлы чыганак кулланмалардан файдалану.
- укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белүнең гади ысулларыннан файдалану, планлы эш алып бару.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү өчен укучыда уңай мотивация булдыру.
- укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү өчен укучыда кыенсыну, читенсенү кебек хисләрне җиңәрлек ярдәм ысулларыннан файдалану.
- сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
- башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
- парларда эшли белүнең әһәмиятле булуын аңлата алырдай ысуллар куллану, укучыда әлеге эш төре белән кызыксынырдай сыйфатлар тәрбияләү.
Уку предметын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре
Укучы өйрәнә:
- 2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү. Бирелгән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу;
- калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын (буйсынмавын) (шәһәр, китап) аңлату;
- яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру. ъ, ъ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу;
- татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү;
- сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык, заман кушымчаларын билгеләү;
- җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру;
- өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль - әйтем, табышмакларны ятлау һәм аларны язу;
Укучыга түбәндәгеләрне үзләштерү мөмкинлеге бирелә:
- 15-20 сүз чамасы булган текст буенча, укытучы куйган сорауларга жавап бирү юлы белән инша язу;
- сөйләм үстерү өчен бирелгән темалар (яки укытучы үзе сайлаган башка бер тема) буенча 10—15 сүзле сочинение яздыру (сүзлек диктантларының якынча күләме 7—10 сүз, контроль диктант текстлары 20—25 сүздән тора).
Укыту предметының эчтәлеге
1 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау ( 8 сәг.)
Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес уку һәм язу. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу. Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Кем? Нәрсә? Нинди?Кайсы? Нишли? Сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табу, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү. Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.
Авазлар һәм хәрефләр ( 38 сәг.)
Алфавитны өйрәнү. Дәреслектәге сүзлекчәдән сүзләр таба белү. Бирелгән сүзләрне, сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Аларны дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары [ә],[ө],[ү] һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. [а],[э],[о],[ы] сузыкларын белдерә торган хәрефләр һәм аларның дөрес язылышы. Татар һәм рус телләрендә бу авазларның әйтелеш үзенчәлекләре. Я,ю,е хәрефләре, алар кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу.[w],[гъ],[къ],[х],[ч]Тартыкларын дөрес әйтү, аларны белдерә торган хәрефләрнең язылышы. Татар теленең үзенчәлекле тартыклары [җ],[ң],[һ]. Бу хәрефләр кергән сүзләрне дөрес язу күнекмәләре булдыру.Ц, щ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу. Ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.Аңлатмалы һәм сүзлек диктантлары язу.
Кабатлау.
Сүз (7сәг.)
Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары белән таныштыру. Сүз басымы. Рус телендәге сүз басымының урыны
Морфология (26 сәг.)
Исем, аның мәгънәсе, сораулары турында белгәннәрне ныгыту. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формалары. Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы, аларны рус теле б-н чаг-ру.
Фигыль, аның мәгънәсе, сораулары. Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү. Аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү.
Сыйфат, аның мәгънәсе, сораулары б-н таныштыру. Предметның төрле билгеләрен белдерә торган сүзләр буларак, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Кабатлау. Бирелгән җөмләләрдән, әзер текстан өйрәнгән сүз төркемнәрен таба белү, андый сүзләрне русчадан татарчага тәрҗемә итү, сөйләмдә дөрес куллану.
Татар һәм рус телләрендә сыйфатларның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеге.
Синтаксис (17 сәг.)
Сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү. Җөмләнең баш кисәкләре турында мәгълүмат бирү, аларның урнашу тәртибен күзәтү, аны рус теле белән чагыштыру. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзү. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сөйләм һәм текст, текстның төп фикере, өлешләре.
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (9 сәг.)
Бәйләнешле сөйләм үстерү (11 сәг.)
Укытучының сорауларын аңлап, гади җөмләләр белән җавап бирү. Укытучы тәкъдим иткән темага 4-6 җөмлә төзеп әйтү, бирелгән диалогны дәвам итү. Укылган өзекнең төп фикерен үз сүзләрең белән әйтү.
Календарь-тематик планлаштыру.
Татар теле.
Сыйныф 2”А”,”Б”, “В”(татар төркемнәре)
Укытучы :Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы.
Сәгатьләр саны-105
Барлыгы 105сәг.; атнага -3 сәг.
Диктант -5 сәг.
Сүзлек диктанты- 3сәг.
Контроль күчереп язу -4 сәг.
Сочинение-2 сәг.
Изложение- 1 сәг.
БСҮ – 11 сәг.
№ | Дәрес темасы | Сәг. саны | Планлаштырыла торган нәтиҗәләр (УУГ үсеше) | Үткәрү көне | ||||||||
План | факт | |||||||||||
Предмет | Метапредмет | Шәхескә кагылышлы | 2 а | 2 б | 2в | 2а | 2б | 2в | ||||
I сыйныфта үткәннәрне кабатлау – 7 сәг.+ 1(д)= 8 сәг. | ||||||||||||
1 | Исәнме, мәктәп! | 1 | Дәреслек, шартлы билгеләр белән танышу, яңа уку елына әзерләнү | Дәреслек белән таныштыру | Укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяж уяту, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү | 2.09 | 2.09 | 2.09 | ||||
2 | Сүзлекләр белән танышу. | 1 | Төрле сүзлекләрдән сүзләрне эзли белү | Бер-береңнеңнән ярдәм сорый һәм ярдәм итә белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 5.09 | 5.09 | 5.09 | ||||
3 | Сүзләрне иҗекләргә бүлү. | 1 | Сүзләрне сузык авазлар санынча иҗекләргә бүлә белү | Сүзләрне иҗекләргә һәм юлдан-юлга күчерү кагыйдәсен куллана белү | Эшчәнлек нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашыру | 7.09 | 7.09 | 7.09 | ||||
4 | Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. | 1 | Сүзләрне юлдан-юлга күчергәндә иҗекләргә аера белү | Сүзләрне иҗекләргә һәм юлдан-юлга күчерү кагыйдәсен куллана белү | Сыйныфташларга карата хөрмәт белән карау | 9.09 | 9.09 | 9.09 | ||||
5 | Баш хәрефтән языла торган сүзләр. | 1 | Кеше исемнәрен, фамиляләрен, шәһәр, район, авыл, елга, күл, тау исемнәрен баш хәрефтән яза белү, сүзлек запасын арттыру | Шәһәр, район, авыл, елга, күл, тау исемнәрен әйтә белү | Сөйләм телен үстерү | 12.09 | 12.09 | 12.09 | ||||
6 | Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап биргән сүзләр. | 1 | Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән сүзләрне таба, аера белү | Сорау куя, сыйныфташыңнан сорый белү | Укуга карата кызыксыну хисе уяту | 14.09 | 14.09 | 14.09 | ||||
7 | 1 нче сыйныфта алган белемнәр буенча кереш контроль диктант “Мәктәп”. | 1 | Авазларны дөрес ишетеп язу | Кагыйдәләрне истә тотып эш итә белү | Толерантлык тәрбияләү | 16.09 | 16.09 | 16.09 | ||||
8 | Хаталар өстендә эш. Тәреҗемә итү күнегүләре. | 1 | Күрсәтмәлекләрне истә тотып эш итү | Тәрҗемә итү сүзлегеннән сүзләрне эзли белү | Бер-береңне чакыра белү итагатенә өйрәтү | 19.09 | 19.09 | 19.09 | ||||
Авазлар һәм хәрефләр – 32 сәг.+2(бсү)+2(к.я)+ 2(д) = 38 сәг. | ||||||||||||
9 | Авазлар һәм хәрефләр. | 1 | Авазларның хәрефләр белән белдерелүен белү | Төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү | Иҗади фикерләү сәләтен үстерү | 21.09 | 21.09 | 21.09 | ||||
10 | Алфавит. | 1 | Алфавитта 39 хәреф барлыгын, алфавитта урнашу тәртибен белү | Үрнәк буенча эшли белергә өйрәнү | Татар теленә карата хөрмәт тәрбияләү | 23.09 | 23.09 | 23.09 | ||||
11 | Сузык авазлар һәм хәрефләр. | 1 | Татар телендә 9 сузык аваз барлыгын, сүзләрнең сингармонизм законына буйсынун белү | Сөйләмдәсузык авазларны дөрес әйтә белү | Туган телгә карата ярату хисе уяту | 26.09 | 26.09 | 26.09 | ||||
12 | Калын һәм нечкә сузык авазлар. | 1 | Сузык авазларның калын һәм нечкәгә бүленешен белү | Әңгәмәдәшең белән сүзләрне, авазларны дөрес итеп аралаша белү | Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү | 28.09 | 28.09 | 28.09 | ||||
13 | А хәрефе. | 1 | Беренче иҗектәге калын сузык[а] авазын [о] авазына якынрак итеп әйтә, а хәреф кергән сүзләрне яза белү | Дәреслеккә ориентлаша белү, төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү | Укучыларны тәрбияле булырга өйрәтергә омтылыш ясау | 30.09 | 30.09 | 30.09 | ||||
14 | Ә хәрефе. | 1 | Нечкә [ә] авазы кергән сүзләрне нечкә итеп әйтә, ә хөрефе кергән сүзләрне яза белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгели белү | Олыларга карата хөрмәт тәрбияләү | 3.10 | 3.10 | 3.10 | ||||
15 | О хәрефе. | 1 | Калын [о]авазы кергән сүзләрне дөрес укый, о хәрефен 1нче иҗектә генә яза белү | Кагыйдәне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кыла белү | Олыларга карата хөрмәт тәрбияләү | 5.10 | 5.10 | 5.10 | ||||
16 | Контроль күчереп язу. | 1 | Матур, чиста, пөхтә итеп күчереп яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм тәмамлый белү | Сыйныфташларга карата хөрмәт тәрбияләү | 7.10 | 7.10 | 7.10 | ||||
17 | О хәрефенә күнегүләр. | 1 | Бу авазларның татар һәм рус телендәге әйтелеш үзенчәлеген аера белү | Кагыйдәне истә тотып күнегүләр башкара белү | Олыларга карата хөрмәт тәрбияләү | 10.10 | 10.10 | 10.10 | ||||
18 | Ө хәрефе. | 1 | Нечкә [ө] авазы кергән сүзләрне дөрес укый, ө хәрефен 1нче иҗектә генә яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 12.10 | 12.10 | 12.10 | ||||
19 | Ө хәрефенә күнегүләр. Сүзлек диктант. | 1 | [ө] авазы кергән сүзләрнеишетеп дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 14.10 | 14.10 | 14.10 | ||||
20 | У һәм ү хәрефләре. | 1 | Калын [у] һәм нечкә [ү] авазларының әйтеп аера, у, ү хәефләре кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып күнегүләр башкару | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 17.10 | 17.10 | 17.10 | ||||
21 | Ы хәрефе. | 1 | Калын [ы] авазы кергән сүзләрне дөрес укый,ы хәрефе кергән сүзләрнеишетеп дөрес яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү | 19.10 | 19.10 | 19.10 | ||||
22 | Сузык авазлар һәм хәрефләр буенча Контроль диктант “Казан”. | 1 | Хаталарны булдырмау өстендә эшли белү | Өйрәнелгән элементар теорияне язуда куллана белү. | Сүзләрдә сузык хәрефләрне язу күнекмәләрен ныгыту. | 21.10 | 21.10 | 21.10 | ||||
23 | Хаталар өстендә эш.Э хәрефе. | 1 | Нечкә [э] авазы кергән сүзләрне дөрес укый,э хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү | 24.10 | 24.10 | 24.10 | ||||
24 | Э хәрефе кергән сүзләр. | 1 | Бу авазларның әйтелеш үзенчәлеген аера белү, ишетеп дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 26.10 | 26.10 | 26.10 | ||||
25 | БСҮ “Әниемә булышам” әңгәмә. | 1 | Әниләргә карата матур сүзләр куллана белү | Әниләргә ярдәм итү турныда иптәшеңә сөйли белү | Әниләргә карата олы хөрмәт тәрбияләү | 28.10 | 28.10 | 28.10 | ||||
26 | Я хәрефе. | 1 | Я хәрефен калын сүзләрдә [йа], нечкә сүзләрдә [йә] дип укый, я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 7.11 | 7.11 | 7.11 | ||||
27 | 2 чирек Ю хәрефе. | 1 | Ю хәрефен калын сүзләрдә [йу], нечкә сүзләрдә [йү] дип укый, я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Шәхси гигиена турында әңгәмә | 9.11 | 9.11 | 9.11 | ||||
28 | Е хәрефе. | 1 | Е хәрефен калын сүзләрдә [йы], нечкә сүзләрдә [йэ], тартыклардан соң [э]дип укый, е хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 11.11 | 11.11 | 11.11 | ||||
29 | Сузык авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту. | 1 | Калын һәм нечкә сузыларны аера, таный, яза, дөрес укый белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 14.11 | 14.11 | 14.11 | ||||
30 | Контроль күчереп язу “ Авылда кунакта” | 1 | Матур, чиста, пөхтә итеп күчереп яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Сыйныфташларга карата хөрмәт тәрбияләү | 16.11 | 16.11 | 16.11 | ||||
31 | Хаталар өстендә эш. Тартык авазлар һәм хәрефләр. | 1 | Тартык авазларны дөрес әйтә, сузык авазлардан аера белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү | 18.11 | 18.11 | 18.11 | ||||
32 | Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. | 1 | Тартык авазларның яңгырау һәм саңгырауга бүленешен белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Туган җиргә карта хөрмәт тәрбияләү | 21.11 | 21.11 | 21.11 | ||||
33 | БСҮ “Минем мәктәбем” темасына аралашу. | 1 | Мәктәп темасына карган лексика белән танышу, мәктәп турында арлашу | Мәктәп турында иптәшең белән диалог төзү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 23.11 | 23.11 | 23.11 | ||||
34 | В хәрефе. | 1 | В хәрефен татар сүзләрендә [w], рус теленнән кергән сүзләрдә [в] дип укый, в хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 25.11 | 25.11 | 25.11 | ||||
35 | В хәрефе. Рус теленнән кергән сүзләр. | 1 | Татар һәм рус телендә әлеге авазны дөрес әйтә, Рус теленнән кергән сүзләрне дөрес яза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 28.11 | 28.11 | 28.11 | ||||
36 | Х, һ хәрефләре. | 1 | [х] һәм [һ]авазларының әйтелеш үзенчәлеген аера белү, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне дөрес укый белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Туган җиргә карата хөрмәт тәрбияләү | 30.11 | 30.11 | 30.11 | ||||
37 | Х, һ хәрефләре кергән сүзләр. | 1 | Х һәм һ хәрефләре кергән сүзләрне дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү | 2.12 | 2.12 | 2.12 | ||||
38 | К, г хәрефләре. | 1 | К, г хәрефләрен калын сүзләрдә [къ], [гъ], нечкә сүзләрдә [к], [г] дип укый, к, г хәрефләре кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Ризыкка хөрмәт белән карауны тәрбияләү | 5.12 | 5.12 | 5.12 | ||||
39 | Ч хәрефе. | 1 | [ч] авазы кергән сүзләрне дөрес укый,ч хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 7.12 | 7.12 | 7.12 | ||||
40 | Ң хәрефе. | 1 | [ң] авазы кергән сүзләрне дөрес укый,ң хәрефе кергән сүзләрне ишетеп дөрес яза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Туган җиргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү | 9.12 | 9.12 | 9.12 | ||||
41 | ь хәрефе. Сүзлек диктанты. | 1 | ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза, дөрес укый белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү | 12.12 | 12.12 | 12.12 | ||||
42 | ъ хәрефе. | 1 | ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза, дөрес укый белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү | 14.12 | 14.12 | 14.12 | ||||
43 | ь һәм ъ хәрефләре. | 1 | ь һәм ъ хәрефе кергән сүзләрне дөрес яза белү | Күнегүләр эшләгәндә, ялгышларны төзәтә белү | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 16.12 | 16.12 | 16.12 | ||||
44 | Сузык һәм тартык авазлар һәм хәрефләр буенча контроль диктант “Ял көне”. | 1 | Сүзләрне ишетеп дөрес яза, сүзгә фонетик анализ ясый белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 19.12 | 19.12 | 19.12 | ||||
45 | Тартык авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту. | 1 | Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауга аера, яза, дөрес укый белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Сыйныфташлар белән дустанә мөнәсәбәт булдыру | 21.12 | 21.12 | 21.12 | ||||
46 | Сүзләрне аваз ягыннан тикшерү. | 1 | Сүзләрне авазлар ягыннан тикшерә белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Укуга мәхәббәт тәрбияләү | 23.12 | 23.12 | 23.12 | ||||
Сүз – 5 сәг.+ 1 (соч.)+1 (к.я)=7 сәг | ||||||||||||
47 | 3 чирек Сүз. | 1 | Хәрефләрдән сүзләр төзи белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 9.01 | 9.01 | 9.01 | ||||
48 | Иҗекләрдән сүзләргә. | 1 | Сүзләрне сузык авзлар санына карап иҗекләргә бүлә белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 11.01 | 11.01 | 11.01 | ||||
49 | Сүзләрдән җөмләләргә. | 1 | Сүзләрдән җөмләләр төзи белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 13.01 | 13.01 | 13.01 | ||||
50 | Сочинение “Кыш”. | 1 | Кыш, бозлавык, чаңгы, чана, тимераяк, шугалак һ.б. кышка караган лексика белән танышу | Иптәшеңә кышкы каникулыңны ничек үткәрүең турында сөйли белү | Сөйләм телен үстерү | 16.01 | 16.01 | 16.01 | ||||
51 | Иҗади тәнәфес. | 1 | Иҗади фикерли белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Сөйләм телен үстерү | 18.01 | 18.01 | 18.01 | ||||
52 | Татар телендә басым. | 1 | Татар телендә басымның күпчелек очракта соңгы иҗеккә төшүен, сорау сүзләрендә 1 иҗеккә төшүен белү | Татар телендә басым | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 20.01 | 20.01 | 20.01 | ||||
53 | Рус һәм татар телендә сүз басымы. | 1 | Татар һәм рус телләрендәге басымның аермасын аңлау | Рус теле белән чагыштырып күрсәтү | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 23.01 | 23.01 | 23.01 | ||||
54 | Контроль күчереп язу. | 1 | Матур, чиста, пөхтә итеп күчереп яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Сыйныфташларга карата хөрмәт тәрбияләү | 25.01 | 25.01 | 25.01 | ||||
Морфология – 21 сәг. +3(бсү) +1 (из) +1 (д)= 26 сәг. | ||||||||||||
55 | Хаталар өстендә эш. Предметларны белдергән сүзләр. Исем. | 1 | Предметларны атамаларын белдергән сүзләрне таба, аларга кем? һәм нәрсә? сорауларын куя белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 27.01 | 27.01 | 27.01 | ||||
56 | Кем? соравына җавап биргән сүзләр . | 1 | Кем? соравына җавап биргән сүзләрне тексттан таба белү | Рус теле белән чагыштырып күрсәтү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | 30.01 | 30.01 | 30.01 | ||||
57 | БСҮ “Куркак юлдаш”. | 1 | Кем? һәм нәрсә? сорауларын куя белү | Әкиятне дустыңа сөйли белү | Башкаларга карата “түземлелек” төшенчәсен кабул итү | 1.02 | 1.02 | 1.02 | ||||
58 | Күплек сан кушымчалары: -лар/-ләр, -нар/-нәр. | 1 | Күплек сан кушымчалары: -лар/-ләр, -нар/-нәр ялгану тәртибен аңлау | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 3.02 | 3.02 | 3.02 | ||||
59 | Кемнәр? нәрсәләр? соравына җавап бирүче исемнәр. | 1 | Күплек сан исемнәренә сорау куя белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Физкультурага мәхәббәт тәрбияләү | 6.02 | 6.02 | 6.02 | ||||
60 | Күплек сан кушымчаларының дөрес язылышы. | 1 | Күплек сан кушымчалары: -лар/-ләр, -нар/-нәр ялгану тәртибен аңлау | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 8.02 | 8.02 | 8.02 | ||||
61 | Предметларны белдергән сүзләр темасын ныгыту. | 1 | Предметны белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую, аларны тексттан аерып алу, күнегүләре эшләү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Уйлап әйтү фикерен тәрбияләү | 10.02 | 10.02 | 10.02 | ||||
62 | Өйрәтү характерендагы Изложение “Тиен”. | 1 | План төзү, хикәяне сөйли белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 13.02 | 13.02 | 13.02 | ||||
63 | Хаталар өстендә эш. Баш хәрефтән языла торган сүзләр. | 1 | Китап, әдәби әсәр, газета-журнал, картина исемнәрен баш хәрефтән яза белү | Әдәбу укуда укыган язучыларның әсәрләрен әйтә белү | Язучыларга карата ихтирам тәрбияләү | 15.02 | 15.02 | 15.02 | ||||
64 | Предметның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләр. Фигыль. | 1 | Предметларның эш-хәрәкәтен белдергән сүзләрне таба, аларга сораулар куя белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Пөхтәлек турында әңгәмә | 17.02 | 17.02 | 17.02 | ||||
65 | Фигыльнең заман формалары. | 1 | Фигыльләрнең заман формалары турында төшенчә бирү, аларны рус теле белән чагыштырып күрсәтү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 20.02 | 20.02 | 20.02 | ||||
66 | Хәзерге заман. | 1 | Хәзерге заман хикәя фигыльләрне җөмләдән таба белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 22.02 | 22.02 | 22.02 | ||||
67 | Үткән заман. | 1 | Үткән заман хикәя фигыльләрне җөмләдән таба белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 24.02 | 24.02 | 24.02 | ||||
68 | БСҮ “Минем көндәлек режим”. | 1 | Фигыльләрне дөрес итеп сөйләмдә куллана белү | Көндәлек режим турында иптәшеңә сөйли белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 27.02 | 27.02 | 27.02 | ||||
69 | Киләчәк заман | 1 | Киләчәк заман хикәя фигыльләрне җөмләдән таба белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Пөхтәлек турында әңгәмә | 1.03 | 1.03 | 1.03 | ||||
70 | Фигыль темасын ныгыту. | 1 | Предметның эш-хәрәкәтен белдерә торган сүзләргә сорауны дөрес итеп кую, аларны тексттан аерып алу, күнегүләр эшләү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Әхлак тәрбиясен тәрбияләү | 3.03 | 3.03 | 3.03 | ||||
71 | Предметныың билгесен белдерә торган сүзләр. Сыйфат. | 1 | Предметларның билгесен белдергән сүзләрне таба, аларга сораулар куя белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Тәрбиялелек турында әңгәмә | 6.03 | 6.03 | 6.03 | ||||
72 | Нинди? соравына җавап биргән сүзләр. | 1 | Җөмлә эченнән сыйфатны таба белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Пөхтәлек турында әңгәмә | 8.03 | 8.03 | 8.03 | ||||
73 | Предметның төрле билгеләрен белдерүче сүзләр. | 1 | Предметның төрле билгеләрен белдерүче сүзләрбуларак, сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллана белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Чысталык турында сөйләшү | 10.03 | 10.03 | 10.03 | ||||
74 | Сыйфат темасын ныгыту. | 1 | Сыйфатның сыйфатланмышка иярү үзенчәлеген белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Тәрбиялелек турында әңгәмә | 13.03 | 13.03 | 13.03 | ||||
75 | Сүз төркемнәре буенча контроль диктант “Чишмә”. | 1 | Җөмлә эченнән сүз төркемнәрен таба, сорау куя белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 15.03 | 15.03 | 15.03 | ||||
76 | Хаталар өстендә эш. Иҗади тәнәфес. | 1 | Иҗади фикерләү сәләтен үстерү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 17.03 | 17.03 | 17.03 | ||||
77 | 4 чирек Сүз төркемнәре темасын ныгыту. | 1 | Җөмлә эченнән сүз төркемнәрен таба, сорау куя белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | 29.03 | 29.03 | 29.03 | ||||
78 | БСҮ “Туган як табигате” . | 1 | “Туган як” лексикасын куллана белү | Иптәшеңә туган ягың турында сөйли белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 31.03 | 31.03 | 31.03 | ||||
79 | Сүз. Сүзлек диктанты. | 1 | Хәреф һәм иҗекләрдән сүзләр төзү, җөмләләр төзеп әйтү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | 3.04 | 3.04 | 3.04 | ||||
Синтаксис- 11 сәг. +4(бсү)+ 1 (к.я) +1 (соч)= 17 сәг. | ||||||||||||
80 | Сүзләрдән сүзтезмәләргә. | 1 | Сүзләрдән сүзтезмәләр төзи белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Чиста, матур һәм дөрес язу тәрбиясе | 5.04 | 5.04 | 5.04 | ||||
81 | Сүзләрдән җөмләләргә. | 1 | Сүзләрдән җөмләләр төзи белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Кунакчыл булу турында әңгәмә | 7.04 | 7.04 | 7.04 | ||||
82 | Б.с.ү. “Туган көн” темасына диалог төзеп язу. | 1 | Бүләк, туган көн, котлыйм һ.б. сүзләр диалог төзү | Иптәшең белән “Туган көн” темасына аралашу | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 10.04 | 10.04 | 10.04 | ||||
83 | Җөмләнең баш кисәкләре. | 1 | Җөмләнең баш кисәкләрен таба, аларга сораулар куя, асларына сыза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 12.04 | 12.04 | 12.04 | ||||
84 | Җөмләнең баш кисәкләре. Ия. | 1 | Ияне таба, сорау куя, астына бер сызык сыза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 14.04 | 14.04 | 14.04 | ||||
85 | Җөмләнең баш кисәкләре. Ия. | 1 | Ияне таба, сорау куя, астына бер сызык сыза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 17.04 | 17.04 | 17.04 | ||||
86 | Контроль күчереп язу. | 1 | Матур, чиста, пөхтә итеп күчереп яза белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 19.04 | 19.04 | 19.04 | ||||
87 | Хаталар өстендә эш. Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр. | 1 | Хәбәрне таба, сорау кую, астына ике сызык сыза белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Кунакчыл булу турында әңгәмә | 21.04 | 21.04 | 21.04 | ||||
88 | БСҮ “Милли ризыклар”. | 1 | “Милли ризыклар” лексикасын кулланып сөйли белү | Татар халкының милли рызыкларын әйтә белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 24.04 | 24.04 | 24.04 | ||||
89 | Җөмләдә баш кисәкләр тәртибе. | 1 | Татар телендә иянең җөмлә башында, хәбәрнең җөмлә ахрында урнашуын белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 26.04 | 26.04 | 26.04 | ||||
90 | БСҮ “Шәһәр транспорты”. | 1 | “Шәһәр транспорты” лексикасын кулланып җөмләләр төзү | Шәһәр транспорты турында иптәшең белән аралашу | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | 28.04 | 28.04 | 28.04 | ||||
91 | Рус һәм татар телләрендә баш кисәкләренең урнашу тәртибе. | 1 | Татар телендә баш кисәкләрне дөрес урнаштырып җөмләләр төзеп әйтә белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Тыйнак булу турында әңгәмә | 1.05 | 1.05 | 1.05 | ||||
92 | Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. | 1 | Җөмлә ахрында кирәкле тыныш билгене куя белү | Кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 3.05 | 3.05 | 3.05 | ||||
93 | БСҮ “Якын дустым” темасына хикәя язу. | 1 | Сөйләмдә матур сүзләр куллана белү | Дустың турында сөйли белү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 5.05 | 5.05 | 5.05 | ||||
94 | Җөмләнең баш кисәкләре темасын ныгыту. | 1 | Җөмләдә җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Тыйнак булу турында әңгәмә | 8.05 | 8.05 | 8.05 | ||||
95 | Җөмлә кисәкләре буенча күнегүләр эшләү. | 1 | Җәмләнең баш кисәкләрен билгели белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 10.05 | 10.05 | 10.05 | ||||
96 | Сочинение “Минем шөгылем”. | 1 | Яраткан шөгыльең турында әйтә, аңлата белү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 12.05 | 12.05 | 12.05 | ||||
Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау – 6 сәг. +1 (д) +2 (бсү) = 9 сәг. | ||||||||||||
97 | Авазлар һәм хәрефләр темасын ныгыту. | 1 | Татар теленең авазлар һәм хәрефләрен аера, таный белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Ярдәмчел булу турында әңгәмә | 15.05 | 15.05 | 15.05 | ||||
98 | БСҮ “Җәй” Рәсем буенча хикәя язу. | 1 | Рәсем буенча хикәя яза белү | Җәй турында сөйли иптәшеңә сөйли белү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 17.05 | 17.05 | 17.05 | ||||
99 | Сүз һәм сүзтемә темасын искә төшерү. | 1 | Сүзтезмә төзеп өйтә белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 19.05 | 19.05 | 19.05 | ||||
100 | Еллык контроль диктант “Көчек”. | 1 | Белемнәрне тикшерү | Гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау | Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү | 22.05 | 22.05 | 22.05 | ||||
101 | Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре темасын искә төшерү. | 1 | Сүз төркемнәрен таба, сораулар куя белү | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү | Сыйныфташлар арасында җылы мөнәсәбәт тәрбияләү | 24.05 | 24.05 | 24.05 | ||||
102 | Җөмләнең баш кисәкләре темасын искә төшерү. | 1 | Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү | Төзек итеп, матур итеп җөмлә тәзеп иптәшең белән аралаша белү | Туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү | 26.05 | 26.05 | 26.05 | ||||
103 | Җөмләнең баш кисәкләре темасын искә төшерү. | 1 | Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү | Төзек итеп, матур итеп җөмлә тәзеп иптәшең белән аралаша белү | Туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү | 27.05 | 27.05 | 27.05 | ||||
104 | БСҮ “Ямьле җәй” темасына хикәя язу. | 1 | Җәй темасына карган лексика белән танышу, хикәя язу | Җәй ел фасылы турында иптәшеңә сөйли белү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | 29.05 | 29.05 | 29.05 | ||||
105 | Ел дәвамында үткәннәрне йомгаклау. | 1 | Белемнәрне барлау, искә төшерү, ныгыту | Эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгели белү | Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү | 31.05 | 31.05 | 31.05 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме
6нчы сыйныфның татар төркемнәре өчен татар теленнән эш прораммасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 н...
Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...
Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...
Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме
Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус төркемендәге 9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...
Татар теле, 3 сыйныф (рус төркеме) Әдәпле сүзләр
УкытучыШәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызыПредметТатар теле, 3 сыйныф (рус төркеме)ТемаӘдәпле сүзләрМаксат 1)Өйрәнелгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, сөйлә...
- Мне нравится (1)