Универсаль уку гамәлләре - ул заманча белем бирүнең нигезе.
учебно-методический материал

Хуснутдинов Раиль

Доклад: Универсаль уку гамәлләре» - ул заманча белем бирүнең нигезе.

Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында «Мин бурычлы яки тиеш булган өчен түгел, ә белемсез мөмкин түгел икәнен аңлаганга укыйм» дигән фикернең өстенлек алуына юнәлтелгән. Федераль дәүләт белем стандарты шартларында гомуми белем бирү системасы көтелгән (планлаштырылган) нәтиҗәләрне игътибар үзәгенә куя, ә нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алучы, мөстәкыйль карар кабул итүче һәм аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә предметара эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең нигезе булып тора. Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Укытучы алдында укучы шәхесен үстерүдә предметара нәтиҗәләргә ирешү өчен тәп педагогик мәсьәлә булып балаларда универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру тора.

УУГ – укучының  белем ала белүе, ягъни аңлы һәм актив социаль тәҗрибә туплау юлы белән мөстәкыйль рәвештә үсеше һәм камилләшүе.дигән сүз.

Универсаль уку гамәлләрен өйрәнү укучыларга яңа белемнәрне уңышлы үзләштерергә, танып белүнең төрле өлкәсендә ориентлашырга, белем алуга теләк тудыруга мөмкинлек бирә.Аның составында белем бирүнең төп максатларына ярашлы 4 төркем аерып күрсәтелә:

 Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

       Шәхескә кагылышлы гамәлләр баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүенә, гамәлләрне кабул ителгән тәртип нормалары белән бергә чагыштыруына, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуына, шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүенә юнәлтелгән.

       Уку эшчәнлегендә шәхескә кагылышлы гамәлләрнең 3 төрен аерып күрсәтергә мөмкин:

       1) шәхси, һөнәри һәм тормышта үзбилгеләнү (үз илең, халкың һәм тарихың белән горурлану хисләре формалаштыру, һөнәрләр дөньясы белән танышу, җәмәгать учреждениеләрендә үз-үзеңне тотуның әхлакый кагыйдәләрен үзләштерү, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя формалаштыру);

       2) мәгънә барлыкка китерү - уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру, ягъни укучы үз-үзенә: «Минем өчен укуның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау куя һәм аңа җавап таба;

       3) кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек - күптөрле мәдәният, милләт, дин шартларында дөньяны бербөтен итеп кабул итү, толерантлыкны үстерү, әдәби мәдәният нигезендә матурлыкны күрә белү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Предметара нәтиҗәләр укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

2.Регулятив универсаль уку гамәлләре

        Регулятив гамәлләр план буенча эшләргә юнәлеш бирә,эшчәнлекне  оештыру мөмкинлеге бирә, танып-белү процессы белән идарә итәргә булыша. Мондый гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

       1)уку максаты кую (максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру);

       2)планлаштыру (план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау);

       3)фаразлау (ирешеләчәк нәтиҗәне алдан күрү);

       4)тикшерү (проблеманы чишүдә берничә вариант табу, аларны кулланып карау, нәтиҗәләрне тәкъдим итү, гипотезалар чыгару);

       5)коррекцияләү (үрнәк эштән читкә тайпылышлар булган очракта башкарылган эшкә, планга һәм эш ысулларына  тиешле өстәмәләр, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү);

       6)бәяләү (үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү);

       7)үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) (кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр башкару,мәсәләләр чишү);  

3.Танып-белү универсаль уку гамәлләре

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләштерүне һәм куллануны тәэмин итә.

Танып-белү эшчәнлеге 4-өлештән тора

1) гомумуку универсаль гамәлләре:

-танып-белү максатын мөстәкыйль рәвештә аерып алу һәм формалаштыру;

-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-белемнәрне структуралау - конкрет шартлардан чыгып, максатка ирешүдә нәтиҗәле ысуллар сайлау;

-рефлексия – гамәлләр ысулларына һәм шартларына анализ ясау, эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару;

2) тамга-символик гамәлләр;

-модельләштерү, модельгә (сызым, схема, график, таблица, шартлы рәсем, план, диаграмма, формула...) күчерү;

-модельне үзгәртү;

3) логик гамәлләр:

-охшашлык һәм аермалыкларны аеру, чагыштыру;

-анализ - бербөтенне өлешләргә бүлү;

-синтез - аерым кисәкләрдән бербөтен төзү;

-гипотеза әйтә һәм аны дәлилли;

-серияли - аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу;

-классификацияли - предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау;

-исбатлый - фикерләүдә логика булдыру;

-нәтиҗә чыгару;

-охшашлыклар урнаштыру;

4) проблема кую һәм аны чишү:

-проблеманы кыска һәм ачык итеп әйтү;

-проблеманы чишү алымнарын хезмәттәшлектә табу;

4.Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Коммуникатив ул - сүз-фикерләрне тапшыру, элемтә, аралашу, фикер алышу чарасы

      Коммуникатив гамәлләр хезмәттәшлекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул укучыны, партнерны, башкаларны  тыңлый һәм аңлый белү, алар белән диалогка керү,мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итү һәм тапшыру, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыштыра белү, башкалар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала.

Коммуникатив гамәлләргә түбәндәгеләр керә:

1)укытучы, туганнар, әти-әниләр белән хезмәттәшлекне планлаштыру – катнашучыларның максатларын, вазифаларын үзара аралашу ысулларын билгеләү;

2)сораулар кую – мәгълүмат эзләү һәм туплауда инициатива күрсәтү, дискуссиядә катнашу, итнтервью алу, сораулар формалаштыру, җитмәгән мәгълүматны интерет челтәреннән яки башкалардан сорашып белү;

3)конфликтларны чишү, проблеманы ачу,конфликтны чишүнең альтернатив юлларын эзләү һәм бәяләү, карар кабул итү һәм аны тормышка ашыру, үзара килешүгә ирешү;

4)партнер гамәлләре белән идарә итү – эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү;

5)үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык , аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

      Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә без укытучылар дәресләрдә һәм дә дәрестән тыш вакытларда укучылапга белем һәм тәрбия бирүдә нинди генә гамәлләр, чаралар куллансак та, Безнең төп максат- уйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh_pedsovet.docx60.48 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә  муниципаль районының

 Олы Мәңгәр төп гомуми  белем бирү мәктәбе

Педсоветта чыгыш

    Универсаль уку гамәлләре - ул заманча белем бирүнең нигезе.

https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=d4a62b9948caae35e0ffdbb697342140-l&n=13

                        Укытучы:1 нче кв. кат укытучы                                                  

                              Хөснетдинов Р. Г.    

                                                   ноябрь  2019 ел

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...

Универсаль уку гамәлләре

Универсаль уку гамәлләре...

Универсаль уку гамәлләре төрләре (УУД)

Универсаль уку гамәлләре төрләре  (УУД)                             ...

Доклад "Гаилә-сыйфатлы белем нигезе"

Укытучыларның август киңәшмәсендә ясаган чыгыш....

"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмә өчен чыгыш

"Белем бирү стандартларын үзләштерүне тәэмин итүче заманча дәрес ресурслары" темасына педагогик киңәшмәдә ясаган чыгышым. Дәресләрдә кулланган алымнар. ...

БЕЛЕМ БИРҮ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

В статье рассматриваются вопросы повышения качества и результативности обучения татарскому языку в общеобразовательных школах, педагогические требования к деятельности  учителя в условиях реализа...

Заманча белем бирү технологияләре

Заманча белем бирү технологияләре (проект)...