Заманча дәресләрне цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып төзү.
статья
Белем бирү ресурслары – ул кеше потенциалының матди, рухи һәм башка үсеш чаралары. Алар укучының уку-танып белү эшчәнлегенә кызыксынуын гына тәэмин итеп калмый, универсаль сәләтләрен үстерүне, предмет эчтәлеген, әйләнә-тирәдә үз-үзен әхлакый тоту кагыйдәләрен үзләштерүне дә башкара. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа, белем бирүдә заманча мәгълүмати технологик чаралар уйлап табу – бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора. Укытуның күрсәтү һәм техник чаралары кулланылмаган дәрес заманча дәрес була да алмый. Алар ярдәмендә дәрес кызыклырак, баерак үтә. Чөнки алар укучыларга эмоциональ тәэсир итә, алар ярдәмендә укучылар материалны яхшырак истә калдыра, предметка кызыксыну арта, ныклы белем формалаша. Яхшылап уйланмаган алымнар булмаса, укыту программасы материалын оештырып та булмый. Менә ни өчен укучыларны аңлы рәвештә уку хезмәтенә алып кереп китә торган укыту методларын һәм чараларын камилләштерү мөһим.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 18.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Заманча дәресләрне
цифрлы белем бирү ресурсларын кулланып төзү.
НигаматуллинаӘ.Р.,
Казан шәһәре Совет районы
«Советлар Союзы Герое С.Ә.Әхтәмов
исемендәге 121нче лицей» муниципаль
автоном гомуми белем учреждениесе
укытучысы
Белем бирү ресурслары – ул кеше потенциалының матди, рухи һәм башка үсеш чаралары. Алар укучының уку-танып белү эшчәнлегенә кызыксынуын гына тәэмин итеп калмый, универсаль сәләтләрен үстерүне, предмет эчтәлеген, әйләнә-тирәдә үз-үзен әхлакый тоту кагыйдәләрен үзләштерүне дә башкара. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый. Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа, белем бирүдә заманча мәгълүмати технологик чаралар уйлап табу – бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора. Укытуның күрсәтү һәм техник чаралары кулланылмаган дәрес заманча дәрес була да алмый. Алар ярдәмендә дәрес кызыклырак, баерак үтә. Чөнки алар укучыларга эмоциональ тәэсир итә, алар ярдәмендә укучылар материалны яхшырак истә калдыра, предметка кызыксыну арта, ныклы белем формалаша. Яхшылап уйланмаган алымнар булмаса, укыту программасы материалын оештырып та булмый. Менә ни өчен укучыларны аңлы рәвештә уку хезмәтенә алып кереп китә торган укыту методларын һәм чараларын камилләштерү мөһим.
Бүгенге көндә мәгълүмати-методик ресурсларның берсе – ул цифрлы белем бирү ресурсы. Ә икенче төрле әйткәндә, графика, тавыш, фото һәм видео мәгълүматны үз эченә алган презентацияләр. Мультимедия технологияләре бик зур эмоциональ һәм мотивацион мәгънәгә ия, тәкъдим ителә торган мәгълүматның күләме исәбенә дәреснең белем бирү эффектын арттыра, уку-укыту процессы белән идарә итүнең яңа мөмкинлекләрен ача. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһәмияткә ия. Мәгълүматлаштыру белем бирү процессына зур йогынты ясый. Ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. Электрон белем бирү сайтында цифрлы белем ресурслары (ЦОР) урнаштырылган. Монда татар телен өйрәнү өчен 18 дәрес темасы бар. Һәр темага лексика, грамматика, диалоглар һәм аудирование күнегүләре урнаштырылган. Татар телен өйрәнү өчен онлайн дәреслек күптөрле уеннар, биремнәр, кроссвордлар белән дә тулыландырылган. Соңгы зур яңалык – мультимедиалы интерактив «Бала» китапханәсе барлыкка килү. Монда татарча мультфильмнар карарга мөмкин. Әлегә – алар 36, ләкин аларның саны гел артып тора. Укытучылар үз дәресләрендә цифрлы белем бирү ресурслары кулланырга мөмкин. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларда "Яндекс дәреслек” платформасы киң кулланыла. Шулай ук Русия электрон мәктәбе ресурсларыннан файдаланабыз. Дәресләрдә компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә.Укучы белемнәрне теләп,кызыксынып өйрәнгәнгә күрә, киеренке акыл хезмәте аның өчен файдага гына була. Информационтехнологияләрне куллану баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын, мөстәкыйльлеген үстерә,күзаллауларынкиңәйтә, кул чукларын камилләштерә, пространствода ориентлашуны ныгыта. Укытучының сөйләм теле никадәр камил булса да, укытучы сөйләгән буенча гынаукучыларның теге яки бу белемне тирәнтен үзләштерүенә өмет итеп булмый. Үз күзләре беләнкүргән нәрсәне алар яхшырак истә калдыра. Ә инде үз куллары белән тотып, эшләп карап, нәтиҗәдәнинди дә булса яңалык яки закончалык тапсалар, бу ачышны алар инде беркайчан да онытмаячак.
Без укыту өлкәсендә булган яңалыклар белән танышып барабыз, аларны үз эшебездә кулланабыз. Әмма һәрбер дәресне дә информацион технологияләр кулланып үткәреп булмый, анысын да истә тотарга кирәк. «Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый» дигән сүзне дә еш ишетергә туры килә. “Белем – мәктәптә укытканның барысын да онытканнан соң калганы ул”, - дип, А.Эйнштейн юкка гына әйтмәгәндер. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Башлангыч сыйныфларда дәресләрне укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уйланылып кулланылган компьютер белән эшләү ул укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле күнегүләр, чаралар белән үрелеп барырга тиеш.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2014/02/03/picture-394904-1391447576.jpg)
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)
Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...
![](/sites/default/files/pictures/2019/02/27/picture-1122030-1551258399.jpg)
"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел;
quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (159 бит),-Казан 2015 ел...
![](/sites/default/files/pictures/2019/02/27/picture-1122030-1551258399.jpg)
"Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел.
quot;Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә экологик белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте", III Россиякүләм фәнни гамәли конференциясе җыентыгында басма (75 бит), Казан 2016 ел....
![](/sites/default/files/pictures/2019/02/09/picture-1050801-1549728870.jpg)
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” темасына мастер-класс
ldquo;Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру һәм синквейн алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен...
Цифрлы белем бирү ресурслары
Цифрлы белем бирү ресурслары...
![](/sites/default/files/pictures/2024/09/23/picture-675285-1727077567.jpg)
География дәресләрендә цифрлы белем бирү ресурсларыннан файдалану
Хәзерге кешенең тормышын мобиль элемтә, компьютер, Интернет челтәреннән башка күз алдына да китереп булмый. Техниканың барлык яңа казанышлары аның тормышының һәм эшенең аерылгысыз өлешенә әверелә....