Доклад "Гаилә-сыйфатлы белем нигезе"
учебно-методический материал на тему
Предварительный просмотр:
Доклад
“Гаилә - сыйфатлы белемнең нигезе”
Докладчы: Ямаширмә гомуми урта
белем бирү мәктәбенең
татар теле укытучысы
Галиәхмәтова Ч.И.
Күңелләргә миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре салган хәйрия елын озатып, гаилә елына аяк бастык. Зур җирләр биләгән дәүләт гаилә дип аталган кечкенә “дәүләтләрдән” тора ич әле. Алар ныграк, татурак, иминрәк булган саен илнең куәте артуын җитәкчеләребез яхшы аңлый, шуңа да төп игътибарны гаиләгә юнәлтә.
Без, укытучылар, үз чиратыбызда балага белем бирәбез, ләкин бу белемне киләчәктә ничек кулланырга икәнен өйрәтеп бетермибез. Кешене яман эшләрдән белем генә түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, әдәплелеге, намуслылыгы да саклый. Шуңа күрә яхшылык, әхлаклылык, тәрбиялелек, хезмәт сөючәнлек белем сыйфаты төшенчәсеннән аерылгысыз дип саныйм. Моны Грузия мисалында дәлилләп була: Грециядә Олимпия уеннары башланган вакытта барлык сугышлар тынып торган, ә Грузия хакимияте бөтендөнья әхлак кануннарын бозды, гәрчә аның дәүләт башлыкларын белемсезлектә гаепләп булмаса да.
Күпчелек әти - әниләр баланың белеме өчен мәктәп кенә җаваплы дип уйлыйлар. Ләкин баланың шәхси сыйфатлары нәкъ менә гаиләдә формалаша. Мисал өчен үз авылыбыздагы берничә гаиләне генә әйтеп китәсем килә. Гомерләре буе колхозда тир түккән 3 кыз һәм 2 ул үстерүче Хәмидуллин Нурулла абый һәм Әнисә апалар, 4 малай һәм 1 кыз тәрбияләүче Зиннуров Канәфия һәм Гөләндам апалар, беренчеләрдән булып, балаларын югары белемле итәләр. Авылымда үрнәк булырлык гаиләләр бик күп. Кайбер гаиләләр белемлелекне алга куйса, икенчеләре хезмәт тәрбиясенә басым ясый.
Чыннан да, безнең өчен гаилә - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Борынгы заманнардан ук ир кеше гаиләнең тоткасы булып исәпләнгән. Хатын-кыз гаиләдә зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше гаиләнең намусын яклаучы, мал-мөлкәт табучы буларак, авырлыкларны үз өстенә ала белүе белән ихтирам казанган.
Гаилә - ул әти-әни, балалар гына түгел, ә үзенең атрибутлары булган кечкенә дәүләт тә. Аның язылмаган законнары, җитәкчесе, финанс министры, халкы була. Бездә борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булган. Чын ирләр, асыл ирләр – ил терәге дә, гаиләнең таянычы да. “Ата хакы – тәңре хакы”, “Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер”, “Әтиләр сүзе – акылның үзе” мәкальләре шуны раслый. Белгәнебезчә, хәтта укучылар алдында да дә ир-ат укытучының сүзе үтемлерәк, авторитеты югарырак. Кызганыч, мәк тәпләрдә ир-ат укытучылар, ир кеше тәрбиясе җитми. Мәсәлән, безнең Ямаширмә мәктәбе коллективында 30 укытучының 7се генә көчле затлардан.
Күп гасырлык тәҗрибә раслаганча, гаилә тәрбиясендә әтиләрнең йогынтысы аеруча зур. Аның гаиләдәге шәхси үрнәгенең көчен билгеләү, ата тәрбиясе бирү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан мәктәптә әтиләр советы төзергә, ә район күләмендә әтиләр конференциясе үткәрергә тәкъдим итәм.
Кызганычка каршы, хәзерге әтиләр гаилә тәрбиясендәге рольләрен аңлап җиткермиләр. Бер кыз бала әнисеннән сорый икән: ” Әни син мине ашатасың, киендерәсең, әби балалар бакчасына йөртә, урамга алып чыга , уенчыклар уйнар өчен, ә әти ни өчен кирәк соң?”
Бүгенгесе көндә күп гаиләләрдә хатын- кыз гаиләне матди яктан тәэмин итә, ире исә азрак акчалы эштә эшли. Ир-атларның күбесе бу хәл белән килешсәләр дә, чынбарлыкта үзләрен кимсетелгән хәлдә сизәләр. Нәтиҗәдә, моңа кадәр тыныч кына яшәп килгән гаиләләр дә таркала. Атасыз калган балалар саны арта, ятимнәр күбәя. 2 меңнән артык баланы гаиләдә үз ата-анасы кыйнап үтерә, шактыен чит илдән килеп уллыкка-кызлыкка алып китәләр( соңгы 30 елда чит илгә 42 мең бала озатылды, шуларның 13е үтерелгән).
“Россия – бөек держава, бай ил”, - дибез. Менә шушы бөек державада 700 меңнән артык ятим бала бар. 2 миллионлап малай һәм кыз сукбайлыкта йөри. Илкүләмендә алганда гаиләләрнең 15% теләсә дә бала таба алмый. Безнең республикабызда балигълык яшенә җитмәгән балалары булган 597 мең гаилә яши. Һәр мең гаиләнең 34ендә генә өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Мең гаиләнең 443ендә балалар бөтенләй юк. Бүген республикада яшәүче һәр бишенче бала социаль ярдәмгә мохтаҗ. Ни өчен гаиләләр, балалар шундый хәлдә яши? Ни өчен гаилә тәрбиясе бәя куя алмаслык дәрәҗәдә түбән? Мондый сораулар күп. Аларны бер көндә генә хәл итеп бетереп булмый. Югыйсә, дәүләтебез үзендә яшәүче гаиләләр турында кайгырта да бит. Яшь гаиләләргә торак, күп балалыларга матди ярдәм, бала табучыларга ана капиталы, төрле ташламалар шул хакта сөйли. Ә кайбер затлар әлеге ташламаларга, акчага кызыгып кына бала табалар, аларның балаларын урам тәрбияли. Кызганыч, мондый гаиләләр һәр авылда диярлек очрый.
Белем сыйфатын күтәрүдә балага хезмәт тәрбиясенең дә әһәмияте зур. Баланы көнкүреш хезмәтен башкарырга җәлеп итеп, ата-ана аны киләчәк мөстәкыйль тормышка әзерли, аңарда эш ярату сыйфатларын, якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтләрен тәрбияли. Соңрак бала хезмәт сөючәнлеген төп эшчәнлеккә-укуга күчерергә әзер булырга тиеш.
Җәмгыятебезнең аек акыллы кешеләр тәрбияләве, нык гаиләләр булдыруы өчен зур тырышлык куясы бар. Моны балаларны, гаиләләрне яклау фонды, наркоманлыкка каршы көрәш фонды ачып кына хәл итеп булмый. Җәмгыятебездәге ямьсез күренешләрне булдырмау өчен кешегә игътибарны арттырырга, хокук тәртибен бозучыларга каршы катгый чаралар күрергә, һәр оешманың яшь кеше формалаштыруга үзенең ныклы өлеш кертүенә ирешергә кирәк. Беренче адымны без-укытучылар, тәрбиячеләр, ата-аналар ясарга тиешбез. Укытучы гаиләләре башкаларга үрнәк булырга тиеш. Балаларының сыйфатлы белем алуы, әхлаклылыгы ата-аналарының кулында.
Җәмгыять үсә,үзгәрә. Җәмгыятьнең бер ячейкасы булган гаилә дә, андагы мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Шуңа күрә укытучыларга, тәрбиячеләргә дәрестә, ата-аналар белән очрашу вакытында бу хакта онытмаска кирәк. Бары тик ныклы, бердәм, дустанә гаиләдә генә сәламәт, белемле, киләчәктә файдалы гражданнар, чын мәгънәсендә шәхесләр тәрбияләп була.
Яхшы гаилә балаларга сабыйлыкның алтын чорын бүләк итә. Сабый чак – кеше гомеренең кабатланмас бер чоры, һәр гаилә сабыйлар үсешендә искиткеч зур роль уйный.
Үсемлекнең тиешенчә үсүе өчен кояш нуры кирәк булган кебек, балага әти-әнисенең мәхәббәте, игътибары кирәк. Нәкъ менә мәхәббәт һәм ата-ананың шәхси тәрбиясе – кешене кеше итә торган төп этәргеч.
Гаиләдә, мәктәпкә кадәрге чорда, шәхеснең холкы формалаша. Шул вакытта безнең психикабызның иң озын гомерле сыйфатлары, тормышка әхлакый мөнәсәбәтенең нигезләре өлгерә башлый. Соңрак алар өстенә тормышның башка йогынтылары катлам-катлам булып урнашачак, әмма әлеге йогынтыны үзләштерү- болар барысы да бала шәхесенең гаиләдә салынган төп нигезенә бәйле булачак.
Болар гаилә елында гына түгел, ә һәрчак истә булырга тиеш. Чөнки гаилә нык булса – дәүләт тә нык була.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Йокы - сәламәтлек нигезе" темасына тәрбия сәгате
Әлеге класс сәгате укучыларның йокы турындагы күзаллауларын арттыра, сәламәт яшәү рәвешен прогадагандалый....
Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.
Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе...
Тәрбия сәгате 5класс "Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе"
Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга,хәрәкәтләнергә,вакытында ашарга,ял итәргә,чисталыкны яратырга....
Спорт - сәламәтлек нигезе.
Тәрбия сәгате. Сочи 2014 Олимпиаданы искә алып үткәрелгән дәрес....
Спорт - сәламәтлекнең нигезе
Универсиада – студент егетләр һәм кызлар ярышы. Беренче тапкыр ул 1923 нче елның май аенда Парижда үткәрелә. Ул Бөтендөнья студентлар уены дип атала, ә 1959 нчы елдан башлап бу уеннар Универсиада дип ...
Фигыль нигезе
5нче татар сыйныфында фигыль нигезе буенча ФДБС буенча дәрес эшкәртмәсе...
Универсаль уку гамәлләре - ул заманча белем бирүнең нигезе.
Доклад: Универсаль уку гамәлләре» - ул заманча белем бирүнең нигезе. Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында «Мин бурычлы яки тиеш булган ө...