Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.
статья по теме

Галиева Гульназ Муллагалиевна

Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chygysh_avgust.doc70 КБ
Office presentation icon prezentaciya_chygysh.ppt208.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Укытучыларның һәм укучыларның дистанцион белем алулары җәмгыятьтә конкуренциягә яраклашуның төп нигезе.

Дистанцион белем алу  (ерактан торып белем алу)бик борынгы еллардан ук барлыкка килгән. Аның тарихы 1836 елда Лондон университетытында башлана. Университетета мәктәп укучыларын имтиханга әзерләү өчен курслар ачыла. Алар университетка йөрмичә генә кыска гына вакыт эчендә ниндидер фән буенча өстәмә белем алу курслары була. Шуннан бирле ул үзенең актуальлелеген саклаган һәм бүгенге көнгә кадәр үз-үзен аклаган белем алуның бер юнәлеше.

 Хәзерге вакытта дистанцион белем алуның төп шарты- заманча тәлапләргә җавап бирә ала торган компьютер техникасы, интернет челтәре , гомумән заманча җиһазландырылган кабинет булу. Аның максаты – нинди дә булса бер юнәлеш буенча үзбелемеңне күтәрү һәм тирәнәйтү,  ә бурычы-  балада белем алуга омтылыш тәрбияләү.

 Берничә ел элек дистанцион белем алуга күбрәк мөмкинлекләре чикләнгән балалар тартылса, хәзер исә мәктәп укучылары да өстенлек бирәләр.

Кайбер ВУЗларда читтән торып уку белен беррәттән, дистанцион уку да оештырылган. Яшьләр өчен  икенче югары белемне дистанцион рәвештә алу  мөмкинлеге тудырылган. (Бигрәк Мәскәү ВУЗлары)

Интернет укучыларга компьютер ярдәмендә электрон китаплар, энциклопедияләр, гомумән күп төрле мәгълумат белән эшләргә мөмкинлек тудыра.

Стастистика мәгълүматлары буенча Россиядә 56% мәктәп укучысы төрле юнәлештә дистанцион рәвештә белем ала. Һәм шундый  курсларның иң өстенлеклесе сайт төзү һәм аны интернетка урнаштыру, БДИ га әзерләнү буенче курслар.  Татарстанда бу саннар 23% тәшкил итә. Яшел Үзән районы, Казан мәктәпләре укучылары арасында дистанцион белем алу популярлаша бара.

Ә мәктәп тәмалаган яшьләр арасында иң киң кулланылган дистанцион курслар булып чит тел өйрәнү (бигрәк тә инглиз теле), юридик белем алу, икътисадый белем тора.  Бүгенге көндә югары белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартлары проектларына бакалавр һәм магистрлар әзерләгәндә дистанцион белем алу технологияләреннән файдалану мөмкинлеген ныгыта торган өстәмәләр кертелде. Мисал өчен,  мәктәп тәмамлаган бер инвалид укучыбыз ТИСБИ да дистанцион рәвештә белем алды һәм диплом яклады.

Дистанцион укунын киләчәге бик зур.  Чөнки бер кеше берюлы берничә уку йортында белем алу мөмкинлеге булачак. Һәм аның өчен шәһәрдә яшәү таләп ителми. Ләкин барлык материалны үзләштерү, укучы җилкәсенә төшә.
Дөресен әйткәндә дистанцион укытуны кертүне күбрәк уку йортының җитәкчеләре алга сөрәләр. Укытучылар тарафыннан бик хупланмый. Ни өчен дигәндә:
1)Укытучыларның күп составтаа булулары инде кирэкми. Укучылар үзләре, мөстәкыйль рәвештә белем алалар. Ә бу үз чиратында уку йортына укытучылар штатын киметү мөмкинлеген бирә һәм зур күләмдәге акчалары экономияләнә дип фаразлана.
2)Дистанцион уку бары тик түләүле формада гына булачак.
3)Төп мөмкинчелеге: укучылар саны берничә дистә меңнәрне укыта алу. Ә укучылар саны геметрик прогрессиядә арту, система өчен проблема түгел.
Югары уку йортларында традицион юнәлештә белем бирүгә караганда , заманча компьютер телекоммуникацияләре куллану югары дәрәҗәдә белем бирә. Экперимент нәтиҗәләре күрсәткәнчә  дистанцион рәвештә алган белем укытучы биргән белемгә караганда сыйфатлырак. Электрон дәреслекләр, интернет укучыларның укуга омтылышын тудыра. Укучылар үз яшьтәшләре белен аралашып, конкуренция тудыралар. Һәм шулай белемгә омтылалар.

Шулай да укучылар өчен дистанцион белем алуга караганда дистанцион рәвештә оештырылган конкурслар, олимпиадалар, конференцияләр гомумән эвристик дәресләр күбрәк нәтиҗә бирә. Чөнки үз белемеңне сынау, башкаларныкы белән чагыштыру балада конкуренция тудыра. Узган уку елында 7 сыйныф укучылары белән математика буенча дистанцион олимпиадада катнаштык. Укучылар моны бик теләп башкардылар.

Мәктәп кысаларында түбәндәге модель буенча дистанцион белем алу мөмкин.

Белемнәрне  интеграцияләү моделе.

Дистанцион курслар ярдәмендә профильле укытуны төрләндерергә мөмкин булыр иде. Укучылар үз мөмкинлекләрен дистанцион курслар ярдәмендә үтеп, кайсы профессиягә тартылуларын белерләр иде. Кайбер  шәһәр мәктәпләрендә бу модель эшли инде.

 Бу модель  укучылар үзлегеннән электрон дәреслекләр ярдәмендә белем алуын күрсәтүче модель. Бүгенге көндә иң популяр модельләрне берсе. Укытучы өчен һәм укучылар өчен шулай ук. Монда белем мониторингы ачык чагылып бара.

Алдагы модель кейс- технология һәм челтәр аша белем алу. Шулай ук бик популяр модель. Укучыларга электрон почталар аша дәреслекләр (шулай ук басма формадада булырга мөмкин) җибәрелә. Контроль эшләр,  тестлар ярдәмендә алган белемнәр тикшерелә.

Һәм соңгы модель интерактив телевидение моделе. Бу модельдә билгеләнгән вакытта, билгеләнгән урында  белем алучыларның утыруы шарт. Укытучы белән укучы контактта булыга тиеш( телемост) Бу модель дә синнән еракта урнашкан укытучыдан белем алу кебек.

Дәресләрдә информацион технологияләрне куллана белүче яңа тип педагог кадрлар әзерләү җәмгыятьнең төп юнәлеше. Хәзер барлык фән укытучылары да мәгълүмати технологияләрне куллана белергә тиеш. Киләчәктә мәгълүмати технологияләр нигезендә төзелгән яңа буын укыту материаллары  төзеләчәк. Алар укучының мөстәкыйль уку эшчәнлеген активлаштырырга, шулай ук укучы һәм укытучы эшчәнлегенең юнәлешен һәм характерын да үзгәртергә тиеш. Бу нәкъ менә инноваөион эшчәнлек булып тора. Мондый очракта укучыларда җәмгыять таләп иткән сәләт формалаштыру белем бирүнең яңа нәтиҗәсе булачак. Мондый рәвештә белем алу укучыларда:

  1. Укый алу сәләте;  
  2. Коммуникабельлек, колективта эшли алу сәләте;
  3. Кирәкле белемне сайлап ала белү һәм моның өчен җаваплылык хисе тою сәләте;
  4. Мөстәкыйль фикерләү һәм эш итү сәләте;
  5. Традицион булмаган бурычларны хәл итә белү, фән буенча тупланган интеллектуаль, гомуми осталыкны һәм күнекмәләрне файдалана алу сәләтен үстерә.

Укытучылар өчен дистанцион белем алу- үзбелемеңне күтәрү өчен иң кулай вариант.  Башка эшчеләргә караганда укытучылар дистанцион юнәлештә белемнәрен күтәрүгә өстенлек бирә. Дистанцион белем алу Пермь өлкәсендә,  Краснодар өлкәсен укытучылары  арасында популяр. Шулай ук Татарстанда укытучылар дистанцион белем алуга өстенлек бирәләр. Үзем узган уку елында математика буенча дистанцион курслардаукысам, быелгы уку елында информатика буенча укыдым.

Безнең өчен, үзбелемеңне күтәрү, үз белемең өстендә эшләү, заман белен бергә атлау җәмгыять таләбе. Дистанцион  белем алу шул таләпнең таяну ноктасы. Шул ноктадан без дә нәтиҗәле итеп файдаланыйк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Яңа уку елында барыгызга да, барыбызгада, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Дистанцион

белем алу

Уку процессы

Белемнәрне тирәнәйтү курслары, түгәрәкләр

Проект, эзләнү эшләре

Индивидуаль программа буенча эш

Консультацияләр

Консультацияләр

Профиль курслар

Өстәмә материаллар белән эш

Дистанцион белем алу

Дистанцион белем алу

Дистанцион белем алу

Дистанцион белем алу.

Электрон дәреслекләр

Белешмә материаллар

Практик, лаборатор эшләр

Индивидуль биремнәр

Контроль эшләр, тестлар

 Уку процессындагы документлар

Телеконференцияләр

Укучыларның эшчәнлеге

Шәхси мәгълүматлар

Дистанцион белем алу.

Электрон дәреслекләр

 Уку процессындагы документлар

Дистанцион белем алу

Интернет ресурслары

Контроль эшләр, тестлар

Укытучы белән узара эшчәнлек

Телеконференцияләр

Дәреслек

Курсташлар белен аралашу

Дистанцион белем алу

Дәреслек

Аудио, видео язмалар

Компьтер программалары

метод. рекомедацияләр

Дистанцион белем алу

Телеконференцияләр

Интернет ресурслары

Дәресләр үткәрү залы

Класс №1

Класс №2

Класс №3


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сыйфатлы белем бирүдә, сыйныфтан тыш чараларда информацион технологияләр куллануда укытучыларның роле (чыгыш)

Методик берләшмә эшчәнлеге түбәндәге төп" Укыту һәм тәрбия эшендә информацион технологияләр нигезендә белем  бирү сыйфатын яхшырту аша тирән белемле, иҗади фикерләүче, сәламәт, милли культур...

Укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү ѳчен материал

4 нче сыйныф укучыларынын белем дэрэжэсен тикшеру очен тест.  рус торкемендэге укучы балалар очен. Укытучынын шэхси лабораториясенэ яки методик берлэшмэ копилкасына жыярга була....

Доклад "Гаилә-сыйфатлы белем нигезе"

Укытучыларның август киңәшмәсендә ясаган чыгыш....

"Театраль педагогика алымнары ярдәмендә укытучыларны һөнәри-этик әзерләү" халыкара фәнни-методик семинарда "Укучыларны театр сәнгатенә җәлеп итүдә татар әдәбиятының роле" темасына чыгыш

Мәктәптә өйрәнелә торган драма әсәрләренең саны башка төрләргә караган әсәрләр белән чагыштырганда күпкә ким. Бу драма әсәрләрен өйрәнү өчен вакытның күп кирәк булуы белән аңлатыла.  Сәхнәләштерү...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Универсаль уку гамәлләре - ул заманча белем бирүнең нигезе.

Доклад: Универсаль уку гамәлләре» - ул заманча белем бирүнең нигезе. Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнгән уку-укыту программасы укучы аңында «Мин бурычлы яки тиеш булган ө...