БЕЛЕМ БИРҮ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ
статья (11 класс)

Рамазанова Розалия Гарифулловна

В статье рассматриваются вопросы повышения качества и результативности обучения татарскому языку в общеобразовательных школах, педагогические требования к деятельности  учителя в условиях реализации ФГОС. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.g.ramazanova_mkal.docx21.33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       Р.Г.Рамазанова

                                         Биектау районы, Коркачык                                                                                       гомуми урта белем бирү мәктәбе, Россия

БЕЛЕМ БИРҮ СЫЙФАТЫН КҮТӘРҮДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРНЕҢ ӘҺӘМИЯТЕ

 Аннотация. В статье рассматриваются вопросы повышения качества и результативности обучения татарскому языку в общеобразовательных школах, педагогические требования к деятельности  учителя в условиях реализации ФГОС.

The article deals with the issues of improving the quality and effectiveness of teaching the Tatar language in secondary schools, pedagogical requirements for the activities of teachers in the implementation of the GEF.

Ключевые слова: татарский язык, цель обучения, методические компетенции, педагогические технологии.  

Keywords: the Tatar language, the purpose of training, methodical competence, pedagogical technologies

 

Гадәти укыту технологияләре иҗади эзләнүгә тулысынча ачылырга ирек бирми, ә хәзер илгә киләчәген алдан күргән, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы җаваплылык хисе, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиешлеген бөтенебез белә. Мәктәпләрдә шундый шәхес тәрбияләүгә яңа педагогик технологияләр ярдәм итә. Соңгы елларда белем бирүдә информацион технологияләр ешрак кулланыла башлады. Алар белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. Информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү. Алар ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле максатта кулланылган программа чаралары. Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итәргә тиеш. Туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану  мөһим, чөнки укучыларда кызыксыну һәм эзләнү-тикшеренү теләге уяту;  аларның фикерләү сәләтен үстерү; укытуның сыйфатын күтәрүне моннан башка күзаллау авыр.

Заман таләбе укытучыларга яңа мәгълүмати технологияләр белән хәбәрдар булуны, аларны гамәлдә нәтиҗәле куллана белүне сорый. Татар теленә өйрәткәндә, заманча технологияләрне файдалануның мөһим бурычлары булып түбәндәгеләр санала: укучыда өйрәнелә торган фәнгә карата кызыксыну уяту; укучының танып белү активлыгын арттыру; тел өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аралашу вакытында үзара ярдәмләшү мохите тудыру;  укучының иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу, алган белемнәрен тирәнәйтү. Заманча технологияләрне берничә төргә бүлеп карыйлар.

1) шәхескә юнәлтелгән технологияләр;

а) Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе;

б) үзара хезмәттәшлек  педагогикасы технологиясе.

2) укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләр;

а) уен технологиясе;

б) проблемалы укыту;

в) аралашуга өйрәтү технологиясе.

3) уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр;

а) терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе;

б) компьютер технологияләре;

в) интенсив белем бирү технологиясе.

Эш тәҗрибәмдә уен технологиясе, компьютер технологияләре, электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләр дән файдаланам.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  уен кызыксыну уята торган фактор булып тора. Г.К.Селевко [Селевко 2005:14]  фикеренчә, максатчан юнәлеш буенча уеннарны дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.);  үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.);  социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) төрләргә бүләләр. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннарны актив кулланам. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш: укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру; сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү; уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу; укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану; үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру. Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга була. Төркем белән эшләгәндә, әкиятләрне үзгәртеп, тулыландырып, өстәмә сораулар ярдәмендә коммуникатив максатка ирешәбез. Эш тәҗрибәмнән рольле уеннарга түбәндәге мисалны китерә алам. Мәсәлән, “Теремкәй” әкияте мисалында лексик һәм грамматик материал ныгытыла, һәм бу уен дәрестә бик уңышлы файдаланыла. Табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшеңә җавап бирү теләге туа. Аралашу бик кызыклы бара. Бөтен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Мәсәлән, “Ашханәдә”, “Кибеттә”, “Базарда”, “Туган көнгә чакыру” кебек рольле уеннар бик кызыклы. Зуррак сыйныфларда югарыда санап үтелгән бөтен дәресне иңләп ала торган уен формалары кулайрак. Инновацион белем бирү, иң беренче чиратта, мәгълүмати-комьютер технологияләренең үсеше белән бәйле. Дәрестә компьютер технологияләрен куллану күрсәтмәлелекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. ФГОС шартларында мәгълүмати технологияләр куллану бик кулай, чөнки төп максат – укытучы укучыны мөстәкыйль белем алырга, эзләнергә өйрәтергә тиеш. Презентацияләр дә киң кулланыла. Матур эшләнгән презентацияләр укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, дәрескә алып кереп китә. Кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлар бик тә файдалы. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә. Компьютер технологияләре түбәндәге эшләрдә кулланыла:

1. Текст белән эшләү. Презентация ярдәмендә сүзлек, диктантлар яки контроль күчереп язуларны тикшерү уңайлы. Моның өчен мин бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирәм. Эшне башкаргач, укучылар бер-берсе белән дәфтәрләрен алмашалар һәм алдагы слайд ярдәмендә тикшерәләр. Төшеп калган хәрефләр, хаталарны башка төс белән бирәм. Киләсе слайдта бәяләү критерияләре күрсәтелә. Укучылар билгеләрне үзләре куялар. Биредә укучыга җавап вариантларын сайлап алу гына түгел, аларның дөреслеген тикшерү мөмкинлеге дә тудырыла. Бер-берсен мактыйлар, хаталарны төзәтеп, киңәшләр бирәләр.

2. Бирелгән сүзләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп, бәйләнешле текст төзү.

3. Дәресләргә әзерләнгәндә, өстәмә материал, мәгълүмат бирү максатыннан үз презентацияләремне кулланам. Күрсәтмәлелек, биремнәрне сайлауда укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алам. Презентацияләр бер-берсе белән бәйләнгән, үтелгән материалны кабатлау өчен дә бик уңайлы.

4. Башваткычлар чишү. Бирем карточкаларда һәр балага аерым таратыла, ә инде нәтиҗәсе экранда чыга. Укучылар эшләрен бер-берсе белән алмаштырып тикшерәләр, нәтиҗә ясыйлар.

Мәктәптә кулланыла торган иң отышлы инновацион технологияләрнең берсе - электрон дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдән файдалану. Аларның зәвыклы бизәлеше, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы аеруча әһәмиятле. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрнен куллануның түбәндәге уңай яклары бар: уку процессы эчтәлегенең индивидуальләшү, күләмле материалның тиз үзләштерелүе; укучыларның танып белү активлыгы үсеш алуы; укучыларның психологик мөмкинлекләренең исәпкә алынуы һәм белемнәрнең объектив бәяләнелүе; укытучының эш характеры үзгәрү һ.б. Димәк, заманча технологияләргә таяну укытучының да эшен җиңеләйтә, укучыларның белем дәрәҗәсен арттыруда да мөһим чара булып тора.

Алда язылганнардан нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: укыту-тәрбиянең сыйфатын үстерергә булышлык итә торган педагогик технологияләр шактый. Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын аңлатуның иң уңышлы алымнарын табу., ә традицион технологияләр – 40% белемне хәтердә озак сакларга ярдәм итә.

Әдәбият

Гейхман Л.К. Интерактивное обучение общению  (общепедагогический подход). Дис….д.п.н. – Екатеринбург, 2003. – 426 с.

Кашлев С.С. Современные технологии педагогического процесса. – Мн.: Университетское, 2000. – 95 с.

Селевко Г.К.

Энциклопедия образовательных технологий. В 2-х т. Т. 1. – М.: Народное образование, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

"Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә заманча технологияләр" (Инновационные технологии при изучении татарского языка и литературы).

   Татарстан Республикасында ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре. Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре бастырылды; методик кул...

Татар телен укытуда заманча технологияләр

татар телен укытуда заманча технологияләрдән файдалану...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ

Бүгенге көндә балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Шуңа күрә укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларның игътибарын җәлеп итү максатыннан мөгаллим дә әлеге мәгълүмати те...

ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.

"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...

Заманча технологияләр куллану

Заманча технологияләр куллану...