"Китәргә ашыкмыйм..." (Кәлиф Вәлиди иҗаты)
план-конспект по краеведению

Айзатуллова Роза Равильевна

Кәлиф Вәлидине искә алу өчен дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klif_vlidi.docx38.34 КБ

Предварительный просмотр:

Китәргә ашыкмыйм...

Кәлиф Вәлиди иҗаты.

Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында туган, озак еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыткан, үзенең уй-хисләрен шигырь юллары белән җиткергән шагыйрь Кәлиф Вәлидинең якты истәлегенә багышланган кичә.

Максат: Җирле шагыйрь Кәлиф Вәлидинең иҗаты белән таныштыру;

                  Туган авылга мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Компьютер, итерактив такта,  презентация, аудиоязма, видиоязма,

Укытучы.  Хәерле көн, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар. Шагыйрь Кәлиф Вәлидинең якты истәлегенә багышланган кичәгә рәхим итегез. Исән булса, быел аңа 75 яшь тулган булыр иде.

 Укучы. Мин Кәлиф Вәлидине күп еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, үз милләтенең язмышын кайгыртып яшәгән чын милләтпәрвәр буларак беләм. Ә кем соң ул шагыйрь Кәлиф Вәлиди?

 Укытучы. Дөрестән дә, нинди уй-теләкләр белән яшәде икән ул? Нинди темаларга язган ул шагыйрь Кәлиф Вәлиди? Бу турыда безнең укучыларыбыз сөйләр.

Укучы. Кеше китә – җыры кала диләр халкымда. 2004енче елның 7 сентябрендә арабыздан китсә дә, аның милли рух, иман белән сугарылган бик күп шигырьләре калды. Балаларны татар әдәбияты, сәнгате җәүһәрләре хәзинәсе белән таныштыруда игелекле эшләре дә байтак аның.

Укучы. Кәлиф Вәлиди – чын күңелдән тормышка гашыйк шагыйрь. Тормышның бөтен авырлыгын да, матурлыгын да күргән ул. Кемнең генә бу тормыштан аерыласы килсен соң?! Аның “Китәргә ашыкмыйм” шигыре нәкъ шул турыда сөйли.

               Китәргә ашыкмыйм.

Син болгама әле, каен, сары шәлъяулыгың,

Мин китәргә әле теләмим.

Азмы сәбәп?! Аннан этеп-төртеп,

Кеше урынын җирдә биләмим.

Сез, яшеллек – җирнең гүзәллеге,

Өстегездә бераз йөрим лә.

Күп тә түгел, торган кадәр генә,

Бер әйләнеп кенә килим дә...

...Аннан – бәхил! Бер җан иясе дә

Мәңгелеккә җиргә килмәгән.

Дөрес, анысы, йөзгә җиткәннәр дә:

  • Туйдым, дөнья синнән , - димәгән.

Башланган эш төгәлләнсен инде,

Баш-күз алсын балалар.

Кабар ризык, эчәр суым калса,

Бу дөньяда әйтер сүзем бар.

Син болгама әле, каен, сары шәлъяулыгың!

Мин китәргә әле ашыкмыйм.

Син язларын яшәрерсең янә

Мин бер китсәм инде – кайталмыйм.

Җыр “Тормыш китабы”

Укучы. Кәлиф Хәлиулла улы Вәлитов 1937нче елның 10 июнендә Шыгырдан авылында туган. Әти-әнисе гади крестьяннар булганнар. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. 1944енче елда мәктәпкә укырга килә. Бу турыда үзеннән дә әйбәтрәк әйтеп булмас.

                          Хәтерлим. 

Юк,

Юа алмый еллар йөрәктәге яра,

Маңгайдагы кайгы юлларын.

Мәңге онытылмас бер төш итеп    

Хәтерлим мин мәктәп елларын.

44нең көзе. Бу көздә без

Мәктәп бусагасын атладык..

Якты өмет белән язмышларны

Мәктәп язмышына бәйләдек.

Авыр еллар, авыр язмыш инде

Өстебездә агай бишмәте.

Класс шундый салкын: кара туңа.

Еллар безне әллә нишләтте.

Авыр еллар... Аякларда чолгау.

Язгы сулар кичкән чабата.

Агач шакмак анда... Уйлыйсың да

Ул уйлардан хәзер баш ката.

Кырыгыңа иске бер әлифба!

Укыдыкмы инде – укыдык!

Белемнәрдән аз-маз авыз итеп,

Зур сынаулы авыр юл уздык.

Тәртип боздык. Алар күп булгандыр.

Җүләрлекләр инде - тагын да

Шулар искә төшсә, хәзер оялып йөрим

Карт ук остазларым алдында.

Авыр булгангамы кадерледер шулай

Безнең өчен мәктәп еллары.

Әллә шуңа оныта алмыйм микән

Белем биргән мәктәп юлларын.

Юк, юа алмый еллар йөрәктәге яра,

Маңгайларга сызган юлларын.

Мәңге сүнмәс якты бер таң итеп,

Хәтерлим мин мәктәп елларын.

Укучы. Авыр сугыш елларында 6нчы сыйныфтан башлап колхоз кырында, токта, салам ташуда эшләгән ул. Ә 1955енче елда Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эшләрендә дә булган. Казанда 10 нчы техник училищеда белем алгач, Оренбургта эшли. 1956-58енче елларда Сахалинда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

1960нчы елда Батыр район газетасы “Авнгард”ка корректор булып эшкә алына. Шул елларда аңарда белем алу теләге туа. Шул теләге аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә китерә.

Укучы. Университетны тәмамлагач, Татарстанның Буа районы Югары Лашчы мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли. Ә шулай да туган яклары аны үзенә тарта, чөнки аны туган авылылында яраткан гаиләсе көтә бит. Чкалов урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә керә. Берничә ел тагын “Авнгард”та редактор урынбасары булып эшләсә дә, мәктәп, балалар аны үзенә тарта. 1994енче елга кадәр балалрны тәрбияләүдә игелекле эшләр башкарды.

Кәлиф Вәлиди туган ягын, җирен, авылын, үзенчә, шагыйрьләрчә ярата белгән. Һәр шигыреннән җылылык бөркелә сыман. Менә аның “Шыгырдан” шигыре.

                            Шыгырдан.

Урманы бар, кыры бар,

Чишмәсе бар, суы бар.

Килгәннәрне каршыларга

Җылы сүзе, сые бар.

Икмәге бар, сөте бар,

Каймагы бар, ите бар.

Ярты Казанны туйдыра

Бу авылның рәте бар.

Зурмы димсең?

Хәйран авыл!

Татар-мишәр халкы бар.

Үзенә кырыс караганга

Иллә кырыс холкы бар.

Егете бар, кызы җар,

Мактанырлык эше бар.

Шул эшләрен көйгә салып,

Җыру җырлар кеше бар.

Бу авылның үзенә

Тарта торган көче бар.

Кая гына китмәсен,

Шуннан чыккан кешенең

Кайта торган җире бар!..

Укучы. Никадәр дөрес, төгәл сүзләр тапкан шагыйрь. Шулкадәр горурланып, туган җирен чын күңеле белән яраткан кеше генә яза аладыр,минемчә. Туган җир аның өчен таяныч та, илһам чишмәсе дә.

                   И туган йорт.

И туган йорт! Изге туган туфрак!

Атам-анам тамыр тарткан җир!

(Ниләр килеп китмәс ир башына?!)

И Ходаем, тәүфыйк, иман бир.

Туфрагыңа кендек каным тамган,

Тирем тамып сеңгән изге җир!

          (Ниләр килеп китмәс ир башына?!)

И Ходаем, сабыр-түзем бир.

И туган җир, өмет синдә генә,

Таянычым синдә, илһам бир!

(Ниләр килеп китмәс ир башына?!)

Тәнгә – куәт, җанга – ризык бир.

Әйе, чыннан да, әйләнә-тирәдәге бар матурлыкны күргән, аңа гашыйк ул. Елгасы да, язлары да, таллары, сандугачлары да игътибар үзәгеннән калмаган.

                 

             Бола – дуслык елгасы.

Бола суы Дим түгел дә,

Димнән бер дә ким түгел.

Олы бәйрәм түребездә,

Җырламый мөмкин түгел.

Шаулый Тигәш кырларында

Бодай, арпа, арышы.

Теркәшеп, ярышып яшиләр

Татары һәм чувашы.

Бола суы күп түгел дә,

Хәзер сулар “чүп” түгел.

Дуслык суы, муллык суы

Яшәртә тормыш күген.

Бола – Зөя баласы ла,

Идел – сулар анасы.

Гасырларга кипми аксын

Бола – дуслык елгасы.

Укытучы. Һәр ата-ана өчен балалар тормыш яме. Кәлиф абый гаиләсен яраткан. Балаларының саулыклы, бәхетле булуларын тели.  

       Ел саен таллар утыртам...

Ел саен таллар утыртам

Юхма су буйларына.

- Нинди теләк телим икән?- димен

Газиз балаларыма?!

Талларым тамыр җибәрә

Агымсу ярларына.

  • Тамыр җәеп яшәгез, - дим

Газиз балаларыма.

Таллар карап тал үстерәм,

Калсын, дип, тамырларым.

Ил, тамырсыз калмагыз, дим,

Газиз балакайларым.

Сокланып карап йөримен

Буй үскән талларыма.

Бәхетле язмыш телимен

Улларым, кызларыма.

Авыр хәлләрдә таянам

Сыгылма талларыма.

Тәнемә сихәт аламын,

Көч керә җаннарыма.

Укучы. Шагыйрь Кәлиф Вәлиди – мәхәббәт җырчысы да. Шагыйрьнең бу темага багышланган шигырьләре дә байтак.

    Нигә мин кар бөртеге түгел.

Кышкы урам.

Күбәләк кар ява.

Күңелләргә төшә бизәге.

Мин йөримен ялгыз,

Сине эзләп,

Яшь йөрәгең шуны сизәме?!

Ап-ак карлар ява,

Ак, пакь карлар ява.

Керфекләргә кунып иркәли.

“Мин биредә!”- диеп кунар идем.

Алдына төшеп иркәмнең.

Нигә соң мин кар бөртеге түгел,

Алларыңа төшеп эрергә.

Кеше! Кеше!

Нигә яратылдың,

Сөеп,

Ялкын сулап йөрергә?!

Укучы. Кайбер шигырьләре шулкадәр музыкаль, хәтта аның шигыренә җыр да язылган. Көенең авторы Вәлитова Фәния апаның курсташы Алия апа Зиатдинова.  

            (“Сагыну” җырын тыңлау)

Укучы. Илдә барган бер вакыйгага да шагыйрь битараф түгел. Сугыш афәте, халык фаҗигасе, һәлак булганнарга  истәлек булып яңгыраган чираттагы шигырь.

                   

                   Һәйкәл.

Бу урында сугыш афәтенең

Канлы бәрелешләре булмаган.

Тирә-юнь дә газиз балаларның

 Каберләре белән тулмаган.

Ләкин бу җир безгә – изге урын.

Йөрәк түре – авыл үзәге.

Кайгыларны өеп, бер сүтәргә-

Аналарның сагыш үзәне.

Сагышларны җыйган шушы җиргә

Карашыңны ташлап үт әле.

Ул елларның утлы өермәсе

Бәгырьләрне телә үтәли.

Уртак кайгы узган урамнардан

Күпме ата, улы китмәде.

Күпме кара хәбәр килмәде дә,

Күпме яра салып үтмәде.

Илгә төшкән кайгы уртак була.

Уртаклыкның була үзәге.

Ул көнншрдә күпме кичерде дә,

Күпм тузды ана йөрәге.

Кайтмадылар газиз уллары да.

Үзе дә инде күптән кабердә.

Хәтерләрдә безнең үлмәс булып,

Пьедесталга менде мәңгегә.

Авыл уртасында һәйкәл тора:

Пьедесталда – Ана һәм Улы.

Янәшәдә – Улы. Юатыр төсле –

Ана иңбашында  - сул кулы

Улы кайткан әнә мәңгелектән,

Йомшап калган ана, иелгән.

Әллә елый, әллә тамагына

Әче кайгы яше төелгән

Яраларга еллар ямау сала,

Сирәгәя кайгы-сагышлар.

Йөрәкләрдә ләкин мәңге эзен җуймас

Ныклы һәйкәл – сүнмәс хәтер бар.

2 укучы. Кәлиф Вәлидинең фәлсәфи-уйланулы шигырьләре дә байтак. Ул яшәү һәм үлем, халык язмышы, киләчәге турында уйлана.Тормышны яратып яшәүче шагыйрь өчен гомернең үтүе кызганыч.

 Кичке эңгер төшеп бара.

Кичке эңгер төшеп бара,

Һәрнәрсә шикле, кара;

Хәрәбә өйләр катыннан

Тын алмый үтеп барам.

Таң җылысы юк бер җирдә,

Шундый шыксыз, караңгы.

Ә бит шунда гомер үтте,

Кайгыларым таралды.

Шушы җирнең суын эчтем,

Тойдым җылы, рәхәтен,

Хәрнәрсәсе шифа булды,

И Ходайның рәхмәте!

Яшел бишектә тирбәлдем,

Кызындым кояшында.

Яратмый хәлем юк, җирем,

Яз вә көзең, кышың да.

Үткән яшьлек яшененнән

Четердәп алды ярам.

Шик-шөбһә катыш яныңнан

Тын алмый үтеп барам.

Үткәннәр нигә кадерле,

Нигә җәл гомер, заман?!

Кайтарып барын бер мәлгә,

Сорыйсы килә һаман.

Сорыйсы килә гомердән:

          - Нигә тиз үтәсең? – дип.

Картлык көндә күңелләрне

Хәрәбә итәсең? – дип.

Җыр “ Гомерләр бер генә”

 Укучы. Нинди күпкырлы иҗат юлы күрәбез без. Шагыйрьнең 100дән артык шигырьләре, 4 поэмасы, хикәяләре һәм әкиятләре бар. Аның балалар өчен язылган әсәрләре дә байтак. Алардан яктылык, җылылык, балаларга хас самимилек белән бергә моң тарала алардан.

           Тәүге кыш.

Улым Рәфис урамнан

Елап керде бураннан.

Битләре комач яна,

Күзеннән яшьләр тама.

-Пәлтәм “кәкәй” булды-ы-ы!- ди,

Инде нишлим икән? – ди.

Үзе аз гына туңган,

Өстенә карлар кунган.

Әбисе: Елама, улым,

Беренче карлар гына – ди.

Эреп бетәрләр хәзер үк,

Калыр тамчылар гына, - ди.

Шул мәлдә күз салган иде:

Карлар урынында тамчылар.

Җемелдәгән тамчылар да

Елмаешып алдылар.

Елмаеп куйды сабый да

Чапты яңадан тышка.

Бит-йөзен куеп йөгерде

Гомерендә тәүге  кышка.

            Беренче сораулар.

Мин укыйм,

Ә кызым яза.

Туктый ул... ара-тирә

Килеп сыена да миңа

Шундый сораулар бирә:

Үрдәкнең кулы да юк, - ди,

Тәпие дә кечкенә,

Ничек итеп үзе шулай

Бик оста йөзә белә?!

Чыга да кичен урамга

Күз сала зәңгәр күккә.

Күрә дә айны: Әнә! – ди

Зуп-зур шәм яна күктә

Авылда кич иртә сүнсә,

Күп янмасын дипме?

Шуның өчен дә күктә зур

Лампа элгәннәрме? -  ди.

Укучы. Шыгырдан авылы кешеләренең төп кәсебе – сату-алу булса да, шигъри җанлы кешеләребез дә бар әле бездә: Гөлчәчәк Юсупова, Рөстәм Сүльти, Мөнир Нигъмәтуллов һ.б. Бүгенгесе көндә авылда да, илдә дә, минемчә, язучыларга игътибар җитми. Гомере буе күңеле белән җырлап тормыш иткән Вәлидинең дә үпкәсе бар.

   

        Бер үпкә.

Шыгырданга шагыйрь кирәкме?!

Шигырь даны аңа нәрсәгә?

Ул шигырьне күпме шыгырдатма,

Килмәс аннан сиңа мәртәбә

Гомер бакый надан кара мужик

Шыгырдаткан майсыз арбасын.

Уйламый ул наданлыгы белән

Тарихларга кереп каласың.

Надан булган,

Юкса, җиде яттан

Соратмаслар иде муллалар.

Җиде мәсҗед булган авылда , дип,

Мактаныша кайчак якташлар.

Шулай булгач, шигырь нигә кирәк?!

Шыгырданга шагыйрь нәрсәгә?

Чын иман юк, заманасы китте:

Иманы – мал, акча – мәртәбә.

           Укытучы. Кәлиф Вәлиди “Шыгырданга шагыйрь кирәкме?! Шигырь даны аңа нәрсәгә? Шыгырданга шагыйрь нәрсәгә?” дигән сорауга җавап эзли. Кырыс табигатьле авыл халкы шагыйрьләргә сәерсенеп карыйлар. Ләкин хисләре ташып торган шагыйрь иҗат итмичә яши алмый.

Укучы. Гөлчәчәк апа Юсупова  гомере буе авыл балаларына рус теле һәм әдәбиятына өйрәтте. Тирән мәгънәле, халыкчан язылган шигырь һәм поэмаларын “Авангард”та һәм “Вакыт” газеталарында бастырып чыгара. 2000нче елда “Вәгъдә көче” исемле җыентыгы басылып чыкты. “Шыгырданым” поэмасыннан өзек тыңлап китик.

 

         Шыгырданым.

                  (өзек)

Эх, Бола буйлары,

Борылып аккан сулары,

Суларында сугарылган,

Кырлары-басулары!

Эх, Бола ярлары,

Ярда үскән таллары,

Су буйларын алландырып

Сызылып аткан таңнары!

Шундый минем Шыгырданым,

Шундый ул туган ягым,

Җанга рәхәтлек бирүче

Тынычлык чыганагым!

Үс, авылым, үрнәк булып

Тирә-як авылларга,

Алга бар бирешми генә

Җилләргә-давылларга!

Ә без синнән беркайчан да

Чит җирләргә китмәбез,

Синдә тудык, синдә үстек,

Синдә гомер итәрбез!

       Укучы. Авыл мәктәбен бетергән, Казанда һәм Төркиядә укыган, хәзергесе вакытта Англиядә эшләп иҗат итүче шагыйрь, галим Рөстәм Сүлтиебез бар безнең. Ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Төрек, инглиз, рус телләренә тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә. Иҗат эшен дәвам итә. Үзенең яңадан - яңа  әсәрләрен Казанга җибәреп тора.

     Аның сүзләренә җырлана торган “Бер егет гармун сайлый” җырын тыңлаганда, безнең күңелебезнене горурлык,  рәхәтлек, җылылык биләп ала.

Җыр “Бер егет гармун сайлый”

Укучы. Мөнир абый Нигъмәтуллов – Алабуга дәүләт  педагогия университетының әйдәп баручы галимнәренең берсе иде. Ул хәзерге татар әдәби теле, тарихи грамматика, әдәби тел тарихы, борынгы телләр, гарәп графикасы, татар диалектологиясе, тел теориясе буенча хезмәтләре дә байтак.

Мөнир Нигъмәтнең шигырьләре, юмористик хикәяләре, парчалары, публицистик мәкаләләре, ул төзегән сканворд, кроссворд, башваткычлар «Татарстан яшьләре», “Алабуга нуры”, «Мәгърифәт», «Татар иле», «Заман» газеталарында, «Идел», «Мәгариф» журналларында дөнья күрә.

Шыгырданга багышлап язылган шигырьләрнең берсе. Автор башкаруында тыңлап китәрбез.

                  Шаһигардан-Шыгырданым минем,

            Шаһигардан-Шыгырданым минем,

Иман нуры сеңгән авылым,

Динен, телен саклап кала алган

Дан-шөһрәтле мишәр кавемем,

 Оныта алмый, үлеп сагына сине

 Бурлактагы газиз бер улың.

 Нямакай Миллясы малае мин,

Кайларга сугылса да юлым.

 Нинди шаукымда да саклый алды

 Динен, сабан туен, мәктәбен,

 Тумышыңнан Шыгырданнан булу

 Үзе бәхет, үзе мәртәбә.

Чабаксармы, Сембер ягыннанмы,

Кай тарафтан юлың узса да,

Озатып кала хан сарае кебек

Калай башлы биек ызбалар.

 Усал, диләр, безнең мишәр халкын,

 Усал түгел, - татар каймагы.

 Ходай дәрман-куәт биргән, анда

 Кыпчак бабайларның каны ага.

Ә кайчандыр ат йөздереп булган

Бола елга суы кипсә дә,

Әрәмәләр, болын, чишмәләрең

Инде корып, кибеп бетсә дә,

Югалмады халкым, ныктыр рухы,

Нужа куа, эшли, мал таба.

Нигезе нык, матчасы зур, анда

Әбделмән купецлар каны ага.

 Шаһигардан-Шыгырданым минем,

Дүрт мәчетле газиз авылым,

Кыйблага баккандай сиңа карый

Бурлактагы моңлы бер улың.

Укытучы. Мөнир абыйның кайбер шигырьләре көйгә салынган. Аларга көйне Владимир Мироваев иҗат итә. “Алабугам ак калам”, “Туй чәкчәге”, “Чишмә юлы” һ.б. Ә “Алабугам ак калам” җырын Алабуганың 1000 еллыгында кызы Диана башкарды.

Укучы. Кәлиф Вәлиди гомеренең соңгы көннәренә кадәр студент еллеарында бер бүлмәдә яшәп, бер группада укып йөргән шагыйрь Шамил Маннапов белән элемтәдә торды. Шамил Маннап та Кәлиф Вәлидинең язганнарына югары бәя биргән. Аңа багышлап язган шигырендә ул болай ди:

Яшьлек нәрсә?

Парлы матур агач,

Ә өлкәнлек тиңдер урманга.

Чуваш урманыдай,

Татар җырларыдай

без шауларбыз

Уллар-кызлар, дуслар булганда.

Син дусларга байсың аеруча,

Дәресеңдә гыйлем алганнар

Инде синең яшьлек эзләреңнән

Нур эстәргә килә Казанга.

Яшә, дускай, һаман нурлар чәчеп,

Татар булып чуваш илендә.

Яшьлек дуслар бергә булган чакта

Яшьлек калмас бездән гомергә.

                          Шамил Маннапов

Җыр “Киттең”

     

Валитова Фәния Кираметдин кызы

Айзатуллова Роза Равил кызы

Чувашия Республикасы Батыр районы беренче Шыгырдан урта мәктәбе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Папка достижений учителя технологии МКОУ СОШ № 10 п.Лебединый Алданского района РС(Я) Шевелевой Лидии Терентьевны.

В папке достижений собран пракитеский материал из опыта моей работы- учителя технологии , стаж 43 года шевелевой Лидии Терентьевны....

Портфолио Золотовой Лидии Николаевны

Портфолио подготовлено в 2011 году....

Конспект урока Бузулуцкой Лидии Васильевны предмет алгебра класс 7 МОУ ООШ № 41 Дзержинского района г. Волгограда Тема урока: « Метод алгебраического сложения»

Данный материал это моя личная разработка открытого урока в 7 классе по теме "Алгебраическое сложение". Здесь я отразила свою методику по изучению данной темы. Как показала практика, она является очен...

Авторская методика Пак Лидии Петровны "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей"

Учебно-методическое пособие "Авторская глиняная расписная игрушка в развитии творческих способностей детей", автором которой является преподаватель Ногинской детской художественной школы (г. Ногинск М...

Программа по прикладной композиции для учащихся 1-5 классов детских художественных школ, 2013 г. Разработчик программы Пак Лидия Петровна

Настоящая программа предназначена для обучения прикладной композиции учащихся 1-5 классов детских художественных школ и художественных отделений детских школ искусств.Разработчик программы Л.П.П...

Методическая разработка "Новые методы в преподавании народных росписей", автор преподаватель Ногинской детской художественной школы Пак Лидия Петровна, 2013 г.

Тема народных росписей является частью Программы по прикладной композиции. Эта тема традиционно подавалась по следующему алгоритму: знакомство с видом росписи, копирование образцов, отработка навыков....