Разработка урока по математике, 7 класс, "Среднее арифметическое, размах и мода", на татарском языке
учебно-методический материал (алгебра, 7 класс) по теме

Герасимова Роза Васильевна

Разработка урока, для 7 класса по математике. Раздел- Камбинаторика

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon razrabotka_urokasrednee_arifmeticheskoe_razmah_i_moda.doc350 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес темасы: «Арифметик урта, колач һәм мода»

 Дәрес тәртибе: тема буенча беренче дәрес

Дәреснең максаты:

 -Арифметик урта, колач һәм мода турында төшенчә;

 -Предметка һәм бирелгән темага балаларның кызыксынуын үстерүгә этәргеч ясау;

 -Группалап эшләгәндә балаларның активлыгын арттыру;

 -Балаларда коллективлашуны, үзлектән эшләүне, җаваплылыкны тәрбияләү;

 - Фикер йөртүне үстерү, алган белемнәрне төрле мәсьәләләр чишкәндә куллана белүне ныгыту.

Дәреснең бурычлары:

  1. Тәрбияви - логик фикер йөтүне, танып белүне үстерү.
  2. Статистик мәсьәләләрне чишкәндә арифметик урта, колач һәм мода табу төшенчәләре булдыру
  3. Фикер үстерү - хәтерне ныгыту, игътибарлылыкны үстерү, алгоритмик фикерләүне үстерү.

Дәрес планы:

Дәреснең этабы

Эш төре һәм формасы

1. Оештыру

сәламләу, дежур чыгышы

2. Дәресне башлап җибәру

дәреснең максатын хәбәр иту

3. Яңа тема аңлату

Демонстрация өчен проектор һәм презентация куллану

4. Теманы ныгыту

Компьютерда мәсьәлә эшләу

5. Дәрескә йомгак ясау

Әзерлек этабы.

  1. Видеопроектордан курсәту өчен презентацияләр(узгаган дәрес материалын кабатлау өчен тест. дәрес темасын аңлату өчен) әзерләу
  2. һәр компьютерга EXCELда эшләнгән бирем керту

 Дәрес барышы.

Укытучы: Исәнмесез, бугенге дәреснең темасы: «Арифметик урта, колач һәм мода». Арифметик урта төшенчәсе белән сез таныш, ә менә колач һәм мода төшенчәләрен беренче тапкыр ишетәсез. Бу тема сезнең дәреслекләрдә юк без аны сезнең белән EXCEL программасы белән эшләу өчен өстәмә утәбез. Буген без сезнең белән EXCEL программасынын тагын да кубрәк мөмкинлекләрен ачарбыз.

Яңа теманы бащлаганчы узган дәрес материалларын кабатлап утик(тест эшләу). Тестны эшлəп бетергəч укчылар эшлəнгəн тестларны алыштыралар һəм бер – берсенекен тикшереп билге куялар. Билгелэр электрон журналга куела.

Яңа тема аңлату:

Укытучы: 7 сынйф укучыларыныадан һәрберсеннән өй эшләрен эшләу өчен купме вакыт сарыф иткәннәрен сораганнар һәм язып барганнар һәм тубәндәге саннар рәте килеп чыккан:

23, 18,25,20,25, 25,32,37,34,26,34,25,33,21

Мондый сорау, бу саннар рәтенең арифметик уртасын табарга кирәк. Моны ничек эшләргә

1 слайд

Укучы: Бу саннарны кушарга һәм кушылучылар санына буләргә.

Укытучы: Бик дөрес. Арифметик уртаны исәпләу ни өчен кирәк. Мэсәлән без шушындый ук эшне рус теле.,татар теле фәннәре өчен дә башкара алабыз һәм ниндидер нәтиҗә ясый алабыз. Мәсәлән татар теленнән 7 сыныф укучылары ой эшен хәзерләу өчен 32 минут вакыт сарыф итәләр икән, бу нәрсәне әйтә.

Укучыларның җавабы.

Яңадан шушы рәткә әйләнеп кайтыйк. Арифметик урта 27 гә тигез ул рәттәге кайбер саннардан купкә аерылып тора. Иң зур сан 37, ә иң кечкенә 18.

Саннар рәтендәге иң зур һәм иң кечкенә саннарның аермасы колач дип атала. Бу очракта ул 19 га тигез.

Колач исәпләу ни өчен кирәк?

Мәсәлән:

1 Тәулек буе авылда  Һава температурасын улчәп торганнар язып барганнар:

-7;-6:-6; -5; -4; -2; -1; 3;4;4;7;-4;

Бу очракта иң югары температура белән иң тубән температуралар аермасын табып температураның тирбәнешен табабыз. Ел буе шушындый кузәтулэр алып барып икенче елга прогноз ясый алабыз.

Яңадан беренче рәткә әйләнеп кайтыйк.

Бу санлы рәтне тикшергәндә безне арифметик урта һәм колач кына кызыксындырмый тагын башка курсәткечләр. Мәсәлән бу рәттә иң еш очрый торган сан. Ул – 25 кә тигез. 25 санын бу рәтнең модасы дип атыйлар. Саннар рәтендә мода берничә булырга мөмкин һәм бөтенләй булмаска мөмкин.

Мәсәлән: 47,46,50,52,47,52,49,45,43,52

Монда ике мода 47 һәм 52

ә 69,68,66,80,67,65,71,74,63,73,72 рәтендә мода юк.

Моданы белу ни өчен кирәк ? Мәсәлән кибеттә аяк киемнәре сатыла, сатылган аяк киемнәренең размерларын язып барсак һәм моданы тапсак. Нинди размерлы аяк киемнәренә спрос кубрәк икәнлеген табабыз һәм заказ бируе дэ уңайлырак була.

Тагын бер мисал карап китик Заводта бер бригада эшчеләре эшләп чыгарган деталь санын исәпкә алганнар :

36,35,35,36,37,37,36,37,38,36,36,36,39,39,37,39,38,38,36,39,36

Бу рәтнең арифметик уртасын , колач һәм моданы табыйк :

Арифметик урта:

35*2+36*8+37*4+38*3+39*4       776

                                               =          =37                                                             

  1. 21  

Саннар рәтенең колачы: 39-35=4

Мода:36

Мода арифметик уртадан әллә ни купкә аерылмый. Шунысына да игътибар итәргә кирәк арифметик урта саннар рәтендәге бер сан белән дә туры килмәскә мөмкин , ә менә мода саннар рәтендәге кимендә ике сан белән туры киләчәк. Һәм мода арифметик уртадан һәм колачтан аермалы буларак саннар рәтендә генә тгел башка рәтләрдә дә буларга мөмкин.

Тагын бер мисал карап китик:

   8 нче сыныф укучыларының нинди тугәрәкләргә йөруләрен язып чыгыйк:

баскетбол, көрәш, информатика, духовой оркестр, баскетбол, духовой оркестр,    информатика,    духовой оркестр, духовой оркестр,  баскетбол,  баскетбол, духовой оркестр

Мода: «духовой оркестр», «баскетбол».

Арифметик урта , колач һәм мода төшенчәләре  - статистика дигән фәндә кулланылалар. Ә бу фән табигатьтә һэм җәмгыятьтә бара торган куптөрле куренешләрне өйрәнә, анализлау белән шөгелләнә .

«Статистика» сузе латинчадан тәрҗемә иткәндә «халәт», «урын» дигәнне аңлата. Статистика фәне - дәуләт эчендәге аерым халыкларның санын алу, алар яшәгән регионны өйрәну белән шөгелләнә. Төрле транспортлар ярдәмендә пассажирлар ташу, бер урыннан икенче урынга йөк ташу, табыгый ресурсларны һ.б. өйрәнә. Статистика фәне өйрәнуләренең нәтиҗәләре практикада, фәнни хезмәтләрдә киң кулланыла.

Балалар, дәреснең икенче яртысында без сезнең белән мәсьәлә чишәрбез.

(EXCEL программасы ярдәмендә арифметик урта, ин зур һәм иң кечкенә кыймәтләр табуны аңлатуны слайдлар ярдәмендә дәвам ителә)

Теманы беркету:

Мәсьәлә:

  EXCEL программасы ярдәмендә бирелгән рәтләрнең арифметик уртасын һэм колачын табарга(һәр компьютерга бирем кертелгән, укучылар компьютерга утырганчы укытучы аңлата)

А

24

22

27

20

16

31

Б

11

9

7

6

2

0

1

В

30

5

23

5

28

30

Г

144

146

114

138

 2 НЧЕ мәсьәлә:

 EXCEL программасы ярдәмендә бирелгән рәтләрнең арифметик уртасын, модасын һэм колачын табарга(һәр укучыга индивидуаль биремнәр өләшенә)

А

32

26

18

26

15

21

26

Б

21

15,5

25,3

18,5

17,9

В

67,1

68,2

67,1

70,4

68,2

Г

0,6

0,8

0,5

0,9

1,1

Тест эшләу.

Дэрескэ йомгак ясау.

 Билгеләр кую.Электрон журналга 3 билге куела, арифметик уртасы журналга төшерелə.

Өй эше:  2 нче мəсьəлəне эшлəп килергə.

Тест биремнэре(PowerPointта эшлэнгэн)

1 слайд

2 слайд

3 слайд

4 слайд


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок алгебры в 7 классе "Среднее арифметическое, размах и мода"

Презентация урока алгебры "Среднее арифметическое, размах и мода" (на последнем слайде вставлен объект - технологическая карта учащегося)...

Интегрированный урок в 7 классе на тему "Среднее арифметическое, размах и мода".

Конспект интегрированного урока по алгебре и информатике с использованием ИКТ....

Среднее арифметическое, размах и мода.(27.03.2014)

Презентация к уроку алгебры в 7 классе по теме "Среднее арифметическое, размах, мода и медиана ряда чисел"...

Открытый урок по теме " Среднее арифметическое, размах и мода" (7 класс).

Разработка самого урока и работы обучающихся при подготовке к уроку....

Открытый урок в 5 классе "СРЕДНЕЕ АРИФМЕТИЧЕСКОЕ.СРЕДНЕЕ ЗНАЧЕНИЕ ВЕЛИЧИНЫ" (ФГОС)

Технологическая карта урока № 145. (Открытый рок ФГОС)Школа: МАОУ Абатская СОШ №1.Учитель математики: Бурмистрова Елена Юрьевна.Класс: 5 "а", 5 "б".Дата проведения: 22.04.2013. Тема урока: Средне...

7 класс Алгебра Среднее арифметическое, размах и мода

Презентация к уроку Среднее арифметическое, размах и мода...

Технологическая карта по алгебре: "Среднее арифметическое, размах и мода. 7 класс"

Технологическая карта урока по алгебре в 7 классе.Урок № 19...