Технологическая карта по математике для 3 класса
методическая разработка по математике (3 класс) на тему

В этом материале дается технологическая карта для 3 класса по математике на тему "Икеурынлы саннарның язылышы".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем  бирү учреждениесе  

“Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы   Түбән Наратбаш төп гомуми белем мәктәбе”

МБГББУ “ТР Буа муниципаль районы

Түбән Наратбаш ТГБМ” нең

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Фәхретдинова Илсөяр Мәнсур кызының

3 нче сыйныф математика дәресе өчен төзегән технологик картасы

                                                                         

2016  - 2017 нче уку елы

3 сыйныф өчен математикадан технологик карта

Тема:  Икеурынлы саннарның язылышы

Максат:  Икеурынлы саннарның ничек язылышын  аңлатырга өйрәтү, икеурынлы саннарны  укырга,  цифрлар  белән  язарга,   саннардагы һәр цифрның  нәрсә  аңлатуын  әйтергә өйрәтү

Бурычлар: -  Икеурынлы саннарны кушуда түгәрәкләү алымы  өйрәнү өстендә эшләү,                                    

 -икеурынлы саннарны җиңел ысул белән телдән кушу күнекмәләрен  ныгыту  өстендә  эшләү;                                            

 - мәсьәлә чишү  күнекмәләрен  ныгыту;                                                                                                                                        

 - үзара җаваплылык,  ярдәмчеллек ,  хөрмәт  кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Көтелгән  нәтиҗә:  

Предметлы:   - Икеурынлы саннарны кушуда түгәрәкләү алымын  өйрәнү ; икеурынлы саннарны җиңел ысул белән телдән кушу  өстендә  эшләү;

Метапредметлы: 1)Регулятив: -Дәреснең  уку  мәсьәләсен ачыклау, темасын формалаштыру, проблеманы чишү юлларын планлаштыру, аны чишү өстендә эшләү;                                                                                                                                  

2)Танып-белү: -Мәсьәләнең биременә анализ ясау, сорау кую, төрле ысуллар белән чишү юлларын табу

 3)Коммуникатив: -Парларда, төркемнәрдә эшләү;    

-иптәшенең фикерен тыңлый белү, үзара бәя кую, җавабы дөрес булмаса корректно төзәтү;                                                                                                                                                      

Шәхси:  Мөстәкыйльлек,  үз эше өчен җаваплылык булдыру,  дөрес үзбәяләү.  Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау. Алган белемнәрне тормышта куллану.

Дәреснең тибы: Яңа дәрес материалы өйрәнү.

Эшне оештыру:  Индивидуаль, парларда,  төркемдә,  фронталь

Чыганаклар: ноутбок,  проектор, экран (презентация),  биремле карточкалар,  смайликлар,  музыка

Дәрес барышы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I.Оештыру. Мотивлаштыру өлеше.

- Хәерле көн, балалар!        Слайд 1.

-Хәерле көн, -  диеп  башлыйк  әле

Көннәребез  булсын  хәерле!

Җиң  сызганып,  күтәренке  күңел  белән

Башлыйк  математика  дәресебезне.

-Кәефләрегез ничек?

  - Сез дәресне башларга әзерме?

-Хәерле көн!

-Әйбәт.   (Бик әйбәт – кызыл смайлик, әйбәт – сары, ярый инде – зәңгәр смайлик күрсәтәләр  

- Әзер

Коммуникатив УГ

II. Белемнәрне актуальләштерү.                        

 Телдән исәпләү.                  Слайд 2.

47 +  *  =   50            25 + *  =  30             76 + * =              53 + * =        41 + * =

68 + *  = 70               39 + * =                    24 + * =                  82 + * =         60 + * =

-Балалар, без нинди бирем   эшләдек?  

 

 Континиус  Раунд  Робин   структурасы  буенча җавапларны әйтәләр

- Бирелгән саннарны түгәрәкләдек.                  

Үзбәя.   Бик яхшы – кызыл  смайлик,       яхшы – сары,    ярый инде – зәңгәр  смайлик    күрсәтергә һәм үзеңә  алып  куярга

Смайликлар  ярдәмендә   үзбәя

Көйләгеч УГ

Шәхес буларак

III. Проблемалы ситуация булдыру.  

 Уку мәсьәләсе кую.        

Аңлатмаларны чишәргә           Слайд 3.

-Без бүген дәрестә  нәрсә  эшләрбез  ?  

- Нинди саннар соң инде ул түгәрәк саннар?

1) Бу саннар арасыннан  суммасы түгәрәк сан була торган саннар парын табарга.

1)13,   28,   47,   11;     4) 26,   36,   44,   25;

2)45,   16,   35,   72;     5) 32,   19,   21,   48;

3)9,   81,   18,   27;      6) 27,   46,    21,   13

 - Түгәрәк саннар белән  эшләрбез.    

- 0 гә тәмамланган саннар.

 Мәсәлән:  10, 20, 50 ... Дәфтәрләрдә эш.  Дәфтәргә число языла.  Түгәрәк саннар языла

1) Бу  суммасы түгәрәк сан була торган саннар пары.

  1.  47;                  4) 26 +44,  36 +  44,   ;
  1.   35;                  5) 32+48,    19 +  21,  

3)9 + 81;                     6) 27 + 13

Көйләгеч УГ

Танып-белүУГ

IV.Проблеманы чишү өстендә эшләү.     Уку мәсьәләсен чишү.

Ә менә бу аңлатманы ничек эшләр идегез?

39 + 28 =        46+15 =               57 + 35 =

Түгәрәкләү алымын икедән күбрәк кушылучыларның суммасын табарга кирәк булганда да кулланып була.

46 + 27 + 18 = 50 + 30 + ( 18 – 4 – 3 ) = 50 + 30 + 11 = 91

28 + 39 +  17 = 30 + 40 + ( 17 – 2 – 1 ) = 70 + 14 = 84

Кагыйдә чыгару: 

2.Уен:  Өй төзү

  (бирелгән аңлатманың җавабын табып, җавапка туры килгән түбәне   ябу)

39 + 18 = 40 + 17                              

 69 + 23 = 70 + 22

48 + 35 = 50 + 33                              

 78 + 16 = 80 + 14

57 + 24 = 60 + 21                                  

47 + 29 = 50 + 26

26 + 68 = 30 + 64                                  

36 + 45 = 40 + 41

75 + 17 = 80 + 12                                  

25 + 57 = 30 + 52            Слайд 4

52 бит, №1 (1-2 баг)

Дәфтәрләрдә эш.  

( 39 ны түгәрәк сан 40 ка тутыру өчен 1 берәмлек кирәк, аны икенче кушылучы 28 дән алып торабыз

Санны түгәрәкләү өчен икенче кушылучыдан берничә берәмлекне алып торабыз.

Континиус  Раунд  Робин   структурасы

Төркемдәге 4 кеше  чират  буенча  җавапларны  әйтеп  бара,  башкалар  тикшереп  бара,  иң  озын  чәчле  кеше  башлый)       Үзбәя.

52 бит, №1 не эшләү

Предметлы

Танып-белүУГ

Көйләгеч УГ

Коммуникатив

V. Яңа материалны ныгыту.

КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД структурасы буенча эшләү

 Укучыларга  1 аңлатма язылган  астан бөкләнгән карточкалар  таратыла                     69+ 13 = 82;      46+ 25 =71;          

  57 + 38 = 95;       38 + 26 = 64;          

  26 + 9 = 35;       75+ 15 = 90;                  48+ 36 = 84;    56 + 29 = 85;                 19+15 =34;        47 + 28 = 75;                   25 + 26 = 51

                           Үзбәя

1)Мәсьәлә чишү  

 Урманчы 37 майлы гөмбә тапкан,  29 зур баллы гөмбә һәм  16 кечкенә баллы гөмбә тапкан. Урманчы барлыгы ничә гөмбә тапкан?

(Гөмбә җыю кагыйдәсен искә төшерү)

-Ничә төрле юл белән исәпләдек?  

( Укучылар 1 аңлатма язылган  астан бөкләнгән карточкалар  алалар, шуның җавабын язалар,  укытучыга  күрсәтәләр, бөклиләр.  Урыннан торып, кулны  күтәрәләр, якыннан гына  иптәш  эзлиләр. Иптәш тапкач  1 нче озынрак буйлысы  аңлатманы  әйтә, 2 нче иптәше  җавабын әйтә,  җавабы дөрес булса  1 нчесе мактый.  Аннары 2 нче иптәше аңлатманы әйтә,  1 нчесе җавап әйтә. Карточкаларны алмашалар,  рәхмәт әйтәләр. Икенче пар эзләп китәләр.)      Үзбәя

 Дәфтәргә һәм  тактага язу  

(Укучылар  мәсьәләне укыйлар.Парларда эшлиләр.  Мәсьәләне  чишәләр. Җавабын язалар.Төркемнәрдә тикшерәләр.)

Майлы – 37 г

Баллы – 29 зур һәм 16 кеч. г

Барлыгы ? г.

1)37+ 29 +16 = 40+30+ 12 = 82 г.

2)37 + ( 29 + 16) = 37 + 45= 82 г.

Җавап: барлыгы 82 гөмбә тапкан

-Мәсьәләне ике төрле юл белән  чиштек.     Үзбәя

Коммуникатив

Шәхес буларак

Танып-белү УГ

Көйләгеч УГ

VI. Мөстәкыйль эш

3)Дәреслекнең   53 биттәге  №5       эшләргә.

Һәркем үзе генә эшли, төркемдә тикшерәләр

Һәр төркемнән 1 кеше  тактага чыгып эшли                                                                   Үзбәя.

Коммуникатив

Шәхес буларак

VII.Рефлексия.

Дәрескә нәтиҗә ясау. Бәяләү.  

-Дәрестә нинди яңа белем  алдыгыз?  

 -Бу белемнәрне  тормышта  кайда  кулланып  була?  

-Кайсы бирем сезгә аеруча  ошады?  

- Сезгә  дәрес  ошадымы?  

-Үзегезгә бүгенге дәрестәге эшегезгә нинди билге куяр идегез?    

- Кәефләрегез ничек?

Өй эше:

-54 бит, №1  эшләргә,

- Э.д. 40 биттәге биремнәрне эшләргә;

- Икеурынлы саннарны кушуда түгәрәкләү алымын  кулланып исәпли торган 3-4 аңлатма төзергә.

- Икеурынлы саннарны кушуда түгәрәкләү алымын  өйрәндек ; икеурынлы саннарны җиңел ысул белән телдән кушу  өстендә  эшләдек                                                                   - Кибеттә  товар алгач акча  түләгәндә. -........

-......

Смайликлар  ярдәмендә   үзбәя

Көйләгеч УГ

Коммуникатив


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Технологическая карта по математике 4 класс "Начальная школа 21 века"

Технологическая карта по математике 4 класс по программе " Начальная школа 21 века"...

Технологическая карта по математике 3 класс по програиие "Начальная школа 21 века"

Технологическая карта по математике 3 класс по программе "Начальная школа 21 века"...

Технологическая карта по математике 1 класс по программе "Начальная школа 21 века"

Технологическая карта по математике 1 класс по новым учебникам, выпущенные в 2010 году по программе "Начальная школа 21 века"...

Разработка технологической карты по математике. 2 класс.

Технологическая карта по математике. Тема урока: Умножение числа 4....

Технологическая карта урока математики 3 класс по стандартам ФГОС "Перспективная начальная школа"

Задачи урока: – актуализировать умения выполнять сложение и умножение в пределах 100. - совершенствовать умение определять способы умножения суммы на число и обосновывать своё мнение. – развитие вн...

Технологическая карта по математике .1 класс.

Тема3 саны  һәм 3 цифры  .Максат Укучыларны  3 саны белән таныштыру.“Сан” һәм “Цифр” терминнары турында белемнәрне камилләштерү.3 санын язарга өйрәтү.Анализ ясау,фикер йөртү күнекм...

Технологическая карта урока математики 1 класс «Выражение». (1 урок) +1 класс ПРЕЗЕНТАЦИЯ тема: Выражения

Технологическая карта урока математики 1 класс «Начальная школа 21века»...