Конспект урока математики в 1 классе по теме "3 саны һәм цифры"
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему
Конспект урока математики в 1 классе по УМК "Перспектива". Авторы учебника Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова, Т.Б. Бука. Урок на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Урок математики в 1 классе | 655.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Биектау муниципаль районы Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлназ Ринат кызының 1 сыйныфта математика дәресе эшкәртмәсе.
Тема: “3 саны һәм цифры.”
Тема: “3 саны һәм цифры.”
Дәрес максаты: 3 саны ясалышын күрсәтү, 3 цифрын предметлар саны белән тәңгәлләштерергә өйрәтү, 3 цифрын язарга өйрәтү;
1,2 саннары ясалышын кабатлау, 1,2 цифрларын язу күнекмәсен ныгыту.
Шәхси УУЭ.
- Үзбәя кую сәләте булдыру
- Исәпләү, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү
- Хата ясаудан курыкмау, хаталарны тикшерергә әзерлек күрсәтү
Регулятив УУЭ.
- Укытучы белән берлектә уку максатлары кую
Танып-белү УУЭ.
- Чагыштыру, төркемнәргә бүлү куллану
- Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне тәрбияләү
Коммуникатив УУЭ.
- үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәнү
- аралаша белү
- хөрмәт итә белү ысулларын үзләштерү, бердәмлекне булдыру
Җиһазлау: компьютер,интерактив такта.
Материаллар: цифрлар язылган карточкалар , китап, дәфтәр, слайдлар(рәсемнәр)
Предметара бәйләнеш: Әйләнә- тирә дөнья.
Эш формалары: Фронталь, индивидуаль.
Ресурслар: “Математика” 1 класс, Дорофеев Г.В.,Миракова Т.Н.,”Мәгариф нәшрияты,Москва- “Просвещение”,2010.
Дәрес барышы
Дәрес этаплары, максат | УУЭ | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге |
Оештыру өлеше. Максат: психологик уңай халәт булдыру | Коммуникатив УУЭ | -Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик. - Рәхмәт, укучылар, утырышыйк. | -Хәерле көн миңа, |
Актуальләштерү Максат: 1,2 саннары ясалышын кабатлау. Яңа тема өйрәнү. Максат: 3 санының ясалышын белү , аның составын, 3цифрын яза белү. Максат:саннар группасы белән санау уңайлыгын төшенү Максат:саннар рәтендә 3 санының урынын билгеләү Үткәнне ныгыту. Максат: 2, 3 саннары составы турында кабатлау. | Шәхси УУЭ Танып-белү УУЭ Коммуникатив УУЭ Шәхси УУЭ Регулятив УУЭ Танып-белү УУЭ Регулятив УУЭ Коммуникатив УУЭ Танып-белү УУЭ | 1. Телдән исәпләү, практик эш. а) Фронталь эш. 1 дән 10 га һәм кирегә,6 дан 10 га һәм кирегә, 7 дән 3 кә кадәр санау. б) Уен “Цифрны күрсәт” -Мин сезгә хәзер төрле рәсемнәр күрсәтәм, ә сез шул рәсемдә ничә предмет икәнен карточкалар ярдәмендә күрсәтерсез. в) Кабатлау -Алдыгызга 1 таякчык куегыз. -2 булсын өчен ничә таяк өстәргә кирәк? -Алдыгызга тагын бер таякчык куегыз.Барысы ничә булды? 2. 3 саны белән танышу. 1) Табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз. -Җәен, көзен, яз, кышын, Иртән, кичен, көндезен Ача, йома өч күзен, Телсез әйтәдер сүзен, Бик тиз аңлыйлар үзен. (светофор) -Сүз нәрсә турында бара? - Светофорның ничә төсе бар? -Светофор нәрсә өчен кирәк? -Алдыгызга 2 түгәрәк куегыз. Тагын 1 түгәрәк өстәгез. Ничә түгәрәк булды? 3 түгәрәк ничек килеп чыкты? -3 санын 3 цифры белән билгелиләр. -Сез бу цифрны кая күргәнегез бар? -Димәк, без бүген нәрсә өйрәнәбез? 2) Дәреслек белән эш.(58-59 бит) Рәсем буенча әңгәмә. -Алдарак тавыкның ничә чебие чыккан? -Хәзер ничә булды? -3 чеби ничек килеп чыкты? -3 санын нинди цифр белән билгеләрбез? Күрсәтегез әле. -Өстәлгә 3 квадрат куегыз. 1 квадратны алыгыз. Ничә квадрат калды? -2 ничек килеп чыкты? 3) Эш дәфтәрендә эш. №1,46 бит. -Балалар,3 кишер килеп чыксын өчен нишләргә кирәк? -Нокталарны уклар буенча тоташтырып чыгыгыз әле, нинди цифр килеп чыкты? №2,46 бит -Шакмактагы цифрлар күплектәге элементлар санын күрсәтә.Күплекләргә җитмәгән элементларны ясап бетерегез. №3,46 бит -Балалар, бизәкләрдә ничәшәр нокта тоташтырылган? -Бизәкләрне дәвам итегез. -Хәзер үзегез дә 3әр ноктаны тоташтырып үз бизәгегезне ясап карагыз. 4.Физкультминутка -Бераз ял итеп алабыз. Бер-кулларны алга сузабыз. Ике-кулларны күтәрәбез. Өч-кулларны як-якка сузабыз. Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч. 4) Дәреслек буенча эш. №1,58 бит Бу атлар өчлеге.Рәсемдәге предметлар күплеген яхшылап карагыз. Бу күплекнең кайсы элементларын өчлекләр дип санарга уңайлы? Слайд (6 пар тимераяк,хоккейчыларның 2 өчлеге)
-Рәсемдә кемнәрне өчәрләп санау уңайлы? -Кырда хоккейчыларның ничә өчлеге бар? -Барлыгы ничә хоккейчы? -Рәсемдә нәрсәләрне парлап санарбыз? -Ничә пар тимераяк күрәсез? -Һәр хоккейчыга 1әр пар тимераяк җитәме? -Ә безнең сыйныфта ничә пар укучы? №2, 58 бит -Турыда ничә кызыл нокта билгеләнгән? -А,Б,В нокталарын күрсәтегез. -В ноктасыннан уңда ничә нокта билгеләнгән? -В ноктасыннан сулда ничә нокта ята? -В ноктасыннан соң килгән ноктаны ничек атар идегез? -Ни өчен? №3,59 бит 3 сумны түләүнең төрле ысулларын Кушымтадагы акчалар ярдәмендә күрсәтәләр. №4,59 бит -Балалар, бу күнегүдә фигуралар ничәшәр шакмактан тора? -Хәзер сез дә 3 шакмактан торган фигуралар уйлап ясап карагыз. 5.Физкультминут -Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. Иренмим беркайчан да, Иртән торып басам да, Физзарядка ясый башлыйм, Тәрәзәмне ачам да. Бер-ике-өч! Бер-ике-өч! Сулыйм да иркен итеп, Күкрәк киереп атлап китәм, Кулны канаттай җилпеп 6. Дәфтәрдә эш 3 цифрын язу (слайд карау) -Хәзер экранда 3 цифрының ничек язылганын карыйбыз. Аннан соң үзебезнең дәфтәрләрдә язып карарбыз. Дәфтәрләрдә язу(№4,47 бит) (№5,6 мөстәкыйль рәвештә эшләнә) -№5,6нчы күнегүләрне үзегез эшләп карагыз әле. Кем аңлап бетерми, мине чакырыгыз. 7.Физкультминут -Безнең бармаклар арды, әйдәгез аларны ял иттереп алыйк. Без яздык,без яздык, Безнең бармаклар талды. Без хәзер ял итәбез, Аннан язып китәбез. 8.Дәреслек буенча эш. № 5,59 бит (телдән) -Укучылар,рәсемгә карап,буш шакмакларны тутырып карыйк әле. №6,59 бит(гади дәфтәрдә эш) -Буш түгәрәкләргә нокталар куеп чыгарга кирәк.Ук күп нокталы түгәрәктән аз нокталы түгәрәккә юнәлергә тиеш.(-Ничә түгәрәк? Димәк, иң зур сан нинди була?) | Белемнәрне актуальләштерү Шул саннар язылган карточкаларны күрсәтәләр. -Бер -Ике -Светофор. -3. -Юл хәрәкәтен җайга салыр өчен. -2 гә тагын берне куштык. -Класста, дәреслектә, сәгатьтә һ.б. -3 санын -2 -3 2+1=3 3 цифры язылган карточка күрсәтәләр. -2 3-1=2 -Тагын бер кишерне буярга, 2гә 1не кушарга. -3 цифры килеп чыкты. (Беренче күплеккә ясыйсы юк, икенче күплеккә бер чәчәк,өченче күплеккә бер кар бөртеге.) -3әр нокта. -Гөмбәләр,кишерләр,хоккейчыларны өчәрләп санарга уңайлы. -Хоккейчыларны. - 2 өчлек. -6 -Тимераякларны -6 -Әйе -3 -3 -8 нокта. -2 -Г ноктасы дип. -Чөнки алфавитта В хәрефеннән соң Г хәрефе килә. 1+1+1 2+1 1+2 -3 Дәреслектәге иллюстрацияне карагач, балалар үзләрә дәфтәрдә 3 шакмактан торган рәсемнәр уйлыйлар һәм ясыйлар. 1+1=2 2+1=3 2-1=1 3-1=2 3-2=1
|
Рефлексия Максат: үзбәя кую, нәтиҗә ясый белү күнекмәсе булдыру. | Коммуникатив УУЭ, шәхси УУЭ | - Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Үз хисләребезне белдерик. -Ни өчен шундый йөз сайладың? -Мин дә дәрескә нәтиҗә ясап елмайган йөзне сайлыйм, чөнки миңа сезнең дәрестә эшләвегез бик ошады, дәрестә бер-берегезгә ярдәм итеп, кызыксынып эшләдегез. Дәрес тәмам.Чыгарга була. | Балалар үз белемнәренә нәтиҗә ясыйлар Смайл сайлыйлар. -Мин елмаеп тора торган йөз сайладым, чөнки мин бар әйбернә дә аңладым, 3 саны турында беләм. Һәм миңа дәрес бик ошады. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока математики 1 класс по теме "Число 4. Цифра 4"
Конспект урока математики по теме "Число 4. Цифра 4" по программе "Школа 2100"...
Конспект урока математики. 1 класс. "Число и цифра 7"
Урок математики 1 класс 1 четверть. Система "Перспектива"...
Конспект урока математики 1 класс по теме "Число и цифра 4"
Конспект урока математики в 1 классе по умк "Перспективная начальная школа " Урок проводился во 2 четверти учебного года . Тема урока "Число и цифра 4" Цели:1.Учить правильно писать цифру 4...
Конспект урока математики 1 класс "Число и цифра 3"
вашему вниманию представляю конспект урока математики в 1 классе на тему "Число и цифра 3". УМК "Школа России"...
Конспект урока математики 1 класс по теме "Число и цифра 1" УМК Перспектива
Планируемые результаты (целевые установки)Предметные — понятия число и цифра 1, одноэлементное множество; различать понятия и правильно использовать их в речи....
Конспект урока математики, 1 класс, ПНШ, ЧИСЛО И ЦИФРА 4
Цели: учить правильно писать цифру 4; соотносить цифру и число предметов; совершенствовать навыки счета предметов; продолжить формирование умений сравнивать предметы по разным признакам; развивать уме...
Конспект урока математики 1 класс "Число 8, цифра 8"
Тема урока: Число 8, цифра 8.Тип урока: урок открытия новых знаний.Цель:изучение числа 8, состава числа 8, написание цифры 8 и обучение навыкам счёта в пределах 8.Задачи урока:Образовательные (предмет...