Конспект урока про спорт.
план-конспект урока по физкультуре (3 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Үткәрде: 2 квалификацион категорияле укытучы
Гайнетдинвова Фәридә Тәлгать кызы
Email: farida6767@yandex.ru
Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе.
( Беренче сыйныф укучылары һәм ата-аналары белән уздырылган спорт бәйрәме)
Максаты. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, җитез, өлгер булу сәләтен камилләштерү, сәламәтлекләрен ныгыту, ата-аналар һәм балалар арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту.
Алдан башкарылган эшләр. Балалардан “Спорт – сәламәтлек нигезе” дигән темага рәсемнәр ясату. Ата-аналардан һәр команданың исеме язылган плакат-лар эшләтү. Һәр команда членының күкрәгенә тагу өчен эмблема, котлау өчен грамота һәм бүләкләр әзерләү.
Бәйрәмнең барышы.
Алып баручы.
Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар!
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килә безгә кунакка.
Дуслык - безнең тормыш үзәге,
Дуслык - безнең бәйрәм бизәге.
Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк бөтенебезгә дә.
Без бүген бу залга көч сынашырга, спорт бәйрәменә җыелдык. Әгәр сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшы икән, иртәгә эшегез дә, укуыгыз да җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен иде.
Ә хәзер бер-беребезне сәламләү өчен сүзне командаларга бирәбез. Бүгенге ярышта исәп-хисап эшен алып баручы жюри әгъзалары белән таныштыра-быз.
Җитезләр командасы:
Саф күңел, шат йөз белән
Бу ярышка килдек без.
Әйдә, дуслар, дуслык җиңсен-
Шуны бик тә телибез.
Безнең девиз: “Хәрәкәттә - бәрәкәт!”
Дуслык командасы:
Уңыш сезгә, уңыш безгә
Елмаеп-көлеп торсын,
Шушы ярыш арабызда
Дуслык җепләре сузсын.
Безнең девиз: “Дуслыкта – көч!”
Алып баручы:
Ярышларны башлыйбыз.
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез.
Үзара көч сынашырга
Кемнәр тели, әйтегез?
Хәрәкәттә бәрәкәт
Икәнен онытмагыз,
Бер урында тик торудан
Тимер күк тутыкмагыз!
Беренче ярыш. “Өй җыештыру”.
Бала чиләккә тутырылган шакмакларны, билгеле бер араны йөгереп узып, бушатып килә. Әни йөгереп барып шул шакмакларны кире чиләккә тутыра. Әти йөгереп барып чиләкне алып кайта.
Икенче ярыш. “Әниләр ярышы”.
Бер минут эчендә сыңар аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.
Өченче ярыш. “Әтиләр ярышы”.
Әтиләр кыршау әйләндерә. Кыршау идәнгә төшкәнче әйләндерелә.
Дүртенче ярыш. “Кем юанрак?”.
Бу ярыш балалар арасында уздырыла. Билгеләнгән вакыт эчендә сайлап куелган баланың киеменә кечкенә туплар тутыралар. Ахырдан һәр баланың киеменә ничә туп сыйганын саныйлар.
Бишенче ярыш. “Шар тәгәрәтәбез”.
Һәр командага шарлар һәм гимнастик таяк бирелә. Сигнал бирелгәч, беренче басып торучы шарны таяк ярдәмендә тәгәрәтеп, билгеләнгән урынга кадәр алып бара һәм кәрзингә салырга торыша. Очколар кәрзингә кертелгән шарлар санына карап билгеләнә.
Алтынчы ярыш. “Алма җыябыз”.
Әтиләр балаларын иңбашына утырталар. Балаларның кулларында кәрзин. Әниләр билгеле бер ераклыктан кечкенә туп ыргыталар, ә балалар шул тупларны кәрзин белән тотып алырга тырышалар. Очколар шулай ук кәрзингә кергән туп санына карап билгеләнә.
Җиденче ярыш. “Кыршау эчендә йөгерү”.
Старт сызыгыннан 10 метр ераклыкта кыршау куела. Беренче басып торган кеше сигнал бирелгәч йөгереп китә, кыршау эченә керә. Сызыктан әйләнеп йөгереп килә һәм кыршау эченә тагын бер кешене алып, яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене сызыкта калдыра, яңадан икенче кешене алып китә. Икенче якка тизрәк чыгып беткән команда җиңүче була.
Сигезенче ярыш. “Төз атучы”.
Командалардан 5-6 метр ераклыкта бер-берсеннән 50 шәр сантиметр ара калдырып уенчыклар тезелә. Уенчылар бер-бер артлы тупларын ыргыталар, мөмкин кадәр күбрәк уенчыкны егарга тырышалар. Уенчыкларны күбрәк еккан команда җиңүче була.
Тугызынчы ярыш. “Эстафета”.
Идәнгә маталар җәелә. Сигнал булгач, беренче басып торучылар йөгереп барып матада мәтәлчек аталар, гимнастик урындыкта шуышалар, сикергеч-ләр белән билгеле бер араны сикереп узалар һәм кире йөгереп кайтып эстафетаны чираттагы уенчының җилкәсенә кул белән кагылып тапшыралар. Уенны беренче булып тәмамлаган команда җиңүче була.
Унынчы ярыш. “Тату гаилә”.
Әти белән әни, бер-берсенең кулларын тотып, утыргыч ясыйлар һәм баланы шунда утыртып тиешле урыннан әйләнеп йөгереп киләләр.
Сүз хөрмәтле жюри әгъзаларына бирелә, алар ярышларга нәтиҗә ясый. Һәр гаиләгә грамоталар, бүләкләр тапшырыла.
Алып баручы.
Хөрмәтле әти-әниләр! Ярышларга килүегез, бәйрәмне күңелле итеп узды-рырга ярдәм итүегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Спорт бәйрәмен Н.Мирхазо-ваның “Сәламәтлек безгә кирәк!” дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә:
Сәламәтлек елы атлый –
Татар илен иңләп-буйлап.
Бассын һәркем бер рәткә!
Кушыл безгә, торма уйлап.
Камиллекнең чиге юк бит,
Сәламәтлек безгә кирәк!
Бергә узган күнегүләр,
Барыбер дә күңеллерәк.
Бергә булсак, җиңелмәбез,
Бергә булыйк, бездән калма.
Зур җиңүләр безне көтә,
Без яулыйсы үрләр алда!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока английского языка во 2 классе по теме "Спорт".
Урок полностью посвящён изучению спортивной лексики, много игровых ситуаций, подвижных игр. От начала до конца урока идёт связь-цепочка с Сочи-2014....
Конспект урока английского языка "Мы любим спорт" во 2 классе
Одной из задач данного урокаявляется содействие формированию познавательности мира, формирование позитивного отношения к физической культуре и спорту как важнейшему элементу здорового образа жиз...
Конспект урока.Английский язык, 4 класс. Тема "Спорт"
Цель данного урока - активизировать речемыслительную деятельность по теме. Освоение новых лексических единиц по теме, тренировка их в составлении монологов, диалогов, в выполнении лексико-грамматическ...
План-конспект урока по английскому языку по теме "Спорт"
Обобщающий урок с использованием дополнительых материалов из учебника "Welcome 3" Элизабет Грей и Вирджинии Эванс....
План-конспект урока Lego Education «Построй свою историю» Зимний мир чудес. Зимние олимпийские виды спорта
План-конспект урока Lego Education «Построй свою историю». Зимний мир чудес. Зимние олимпийские виды спорта...
Конспект урока "Я выбираю спорт как альтернативу вредным привычкам" а рамках празднования Всероссийского Дня трезвости
Построение урока отвечает требованиям ФГОС НОО. Целью урока является укрепление здоровья учащихся, привлечение как можно большего числа людей к активному отдыху и занятию спортом.Актуальность представ...
Конспект урока "Роль спорта в жизни человека"
Конспект урока для 2 класса...