Урок "Фанис Яруллин"
план-конспект урока по чтению (3 класс) по теме

Открытый урок по родному языку (татарский язык)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fanis_yarullin._novyy.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Иң кадерле байлык.

( 3нче класста Фәнис Яруллинның “Иң кадерле байлык” хикәясе буенча үткәрелгән дәрес- сәяхәт.)

Максат: 

  • Ф. Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү, шигырьләрен уку;
  • “Иң кадерле байлык” хикәясен уку, анализлый белергә өйрәтү;
  • Темага бәйле рәвештә укучыларның сөйләм телен һәм иҗади фикерләвен, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.
  • Укучыларда кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек  сыйфатлары тәрбияләү.
  • Ф. Яруллин иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: ,”Ачык дәрес”,”Сабантуй”,”Мәгариф”,”Ватаным Татарстан”,”Мәгариф” газеталары, Ф.Яруллинның :”Зәңгәр күлдә Ай коена”,”Балачак хәтирәләре” һ.б.,китаплары, дәреслек.  

 

Дәреснең тибы: Яңа материал аңлату.

Җиһазлау: дәрес эчтәлеге буенча мультимедиа система сайтлары, әдипнең портреты, китаплар күргәзмәсе,дәреслек, фоторәсемнәр, уенчык машина, компьютер, телевизор, магнитофон, ДVД,

Дәрес барышы:

I. Укытучының кереш өлеше.

              (Талгын гына Ф.Яруллин сүзләренә иҗат иткән көй яңгырый)

-Хәерле көн! Исәнмесез, укучылар!

        Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” шигыре укыла.

Читтә йөргән чакта, сагындырып,

Керер өчен төнлә төшенә,

Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле

Туган ягы кирәк кешегә.

Зур уңышлар яулап, заманалар

Матур бәя бирсә эшенә,-

Шатлыкларын ишеттерер өчен

Туган ягы кирәк кешенгә.

Йөри- йөри күңле тупасланса,

Тузан кунса яшьлек хисенә,-

Бер сафланып килер өчен тагын

Туган ягы кирәк кешегә.

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә,-

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

   

II.Теманы хәбәр итү.

Менә шушындый матур-матур җырлар, тирән эчтәлекле шигырьләр, кызыклы әкиятләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча сәяхәт итәрбез.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

   -Сәяхәткә без машинага утырып барырбыз....

1 нче тукталыш      “Туган як” дип атала. Бу тукталышта без Ф.Яруллинның тормыш юлы белән танышырбыз

 Ф.Яруллин  1938 нче елның  9 нчы февралендә Татарстан Республикасының Баулы районы Кызылъяр авылында дөньяга килә.Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын  да татырга туры килә. Ул сигезьеллык мәктәпне авылларында тәмамлый. Аннан монтерлар әзерләү курсында укый. 1957 нче елны Армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә турникта күнегүләр ясаганда куллары ычкынып китеп, упкынга оча.

        Еллар буена сузылган больницалар... операция бүлмәләре...йокысыз төннәр. Үзен канаты сынган бөркет итеп тойган егет җаны сыеныр урынны әдәбиятта таба, аны иҗат “газабы” дәвалый,хыялларына канат куя. Фәнис абый шигърият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый. Үзен чынлап та хуҗа дип хис итә торган тагын бер дөнья- балалар әдәбиятына чума. Балаларга багышлап язылган шигырьләрендә язучы бала күңеленең никадәр самими икәнлеген оста ачып биргән.

2 нче тукталыш:           “Китап киштәсе”.

Укучылар, менә сезнең алдыгызда һәм экранда да Фәнис абый Яруллин иҗат иткән китаплар күргәзмәсе. Монда балалар һәм өлкәннәр өчен язылган китаплар.

(китаплар күргәзмәсен аңлату, аны анализлау)

1964 нче елда Ф. Яруллин югары белем алу өчен Казан дәүләт университетына укырга керә. Шул ук вакытта аның китаплары дөнья күрә башлый. Балалар өчен язган беренче китабы “Чәчәкләр моңы” дип атала. Хәзерне вакытта аның 35 тән артык китабы дөнья күрде.

3 нче тукталыш:

 “Шигьри тәлгәшләр”.

Ф.Яруллин күп шигырьләр язган. Аның шигырьләре үзе бер дәрес. Аларның эчтәлекләрендә тирән мәгънә ята. Анда табигатьне ярату, олыларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди. Дәресләрдә аның “Ала карга”, “Урман- колак, кыр- күз”, “Туймыйм сокланып яшәүдән”, “Татарстан байрагы” кебек шигырьләрен өйрәнеп үткән идек инде.   Сезгә өстәмә эш итеп аның берәр шигырьләрен яттан өйрәнергә бирелгән иде. Шигырьләрне сәнгатле итеп сөйләргә кирәк.

“Игелек мәңгелек”-  Батырова Илүзә.  Бу шигырьгә нинди мәгънә салынган?

“Сорау һәм җавап”- Галиуллин Илһам  Бу шигырьнең асылы нәрсәдә?

“Хикмәтле сүз”- Сафин Фәнис  Нинди булырга өйрәтә?

 4 нче тукталыш:  

  “Җырлар мәйданчыгы”

Ф.Яруллинның шигырьләренә  композиторларыбыз бик күп җырлар язганнар.

Балалар өчен –“Әй рәхәт соң”, “Рәхмәт сезгә” һ.б.

Өлкәннәр өчен- “Кара миләш”, “Йолдызлар яңгыры”, “Чәчәк бураны”, Кадерен белгәннәр”,”Гомерләр бер генә” һ.б.

Фәнис абый үзен укыткан укытучыларына мең рәхмәтле булуын бүген дә искәртеп килә. Аның укытучыларга багышлап язылган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”  шигыре бүгенге көндә укытучы хезмәтенә бәя бирүче җанлы әсәр булып санала. Әхмәт Хәйретдинов бу шигырьгә көй яза. Шушы җырны без дәрескә килгән кунакларга багышлыйбыз.                       (Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”, балалар җырлый.) 

 

5 нче тукталыш.     Физкультминутка. “Ял аланы”

6 нче тукталыш:    

  “Иң кадерле байлык” хикәясе белән танышу.      Дәреслектә 65-70нче битләр.

Текстның бер өлешен укытучы укый.

Калганнарын балалар чылбырлап укыйлар.

Текска карата сораулар:

  • Хикәядә кемнәр катнаша , кемнәр турында сүз бара?
  • Ни өчен Сибгат абзыйны авыл халкы хөрмәт итә?
  • Балалар Сибгат абзыйны ни өчен яраталар?
  • Cибгат абзыйга “характеристика” бирегез.
  • Ул балаларга нәрсә турында сөйли?
  • Сибгат абзый балаларга нинди сорау бирә?
  • Бүлеккә исем бирегез.

7.Тестлар белән эшләү.

  1. Ф.Яруллинның туган елы:

       а) 1932     б)1938     в)1948

2. Ф.Яруллинның туган ягы:

    а) Баулы районы     б) Апас районы    в) Казан

3. Ф.Яруллин ничә китап авторы?

      а) 30      б) 40    в) 35

4. Кайсы китап Ф.Яруллинныкы?

а) “Зәңгәр күлдә Ай коена”;

б) “Күчтәнәч”;

в) “Шәвәли”:

5.Кайсы шигырь Ф.Яруллинныкы түгел?

а) “Туймыйм сокланып яшәүдән”

б) “Икмәк”

в) “Татарстан байрагы”

6. ” Иң кадерле байлык “хикәясендә Сибгат абзыйның әтисе кайда була?

 а) шәһәрдә      б)фронтта      в) ял йортында  

Тестларга җаваплар:

  • 1 – б      1938 ел
  • 2 – а       Баулы ягы
  • 3 – в       35 китап
  • 4 – а       “Зәңгәр күлдә ай коена”
  • 5 – б       “Икмәк”
  • 6 – б        фронтта

8 нче тукталыш: 

    “Мактау тактасы”

Күпкырлы талант иясе Ф.Яруллинның иҗаты югары бәяләнде. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булды. “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән мәртәбәле исемгә Ф.Яруллин 2001 нче елда ия булды.

9. Йомгаклау өлеше.

  1. Нәтиҗә ясау.
  2. Билгеләр кую.
  3. Өй эше бирү.

“Иң кадерле байлык” хикәясен ахырына кадәр укып бетеререгез, һәр бүлеккә исем бирегез.

Нәрсә соң ул иң кадерле байлык? дигән сорауга текстан җавап табыгыз.

Старобарышевская основная школа

Камскоустьинского муниципального района РТ

ОТКРЫТЫЙ  УРОК  ПО

ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЕ

В  3  КЛАССЕ

        

        Учитель начальных классов       Галиуллина Л.Ф

        2010 год


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин

Литературное чтение...

Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре

Әдәби укудан дәрес конспекты...

Фәнис Яруллин

Максат: 1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты, аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру ...

Фәнис Яруллин иҗаты

Фәнис Яруллин иҗаты...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...