Ф.Яруллин
презентация к уроку по чтению (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Тормыш юлы Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа . Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый . 1954 елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый . 1957 елда гаскәри хезмәткә алына . Фәнис Яруллин армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый , шунда спорт белән мавыга . Бәхетсезлеккә каршы , спорт күнегүләренең берсендә , турниктан егылып төшеп , умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.1963 елда экстерн тәртибендә урта белем ала, 1970 елда читтән торып укып , Казан дәүләт университетының тарих -филология факультетын тәмамлый . Уку һәм озакка сузылган дәвалану белән бергә ул шигырьләр , проза һәм драма әсәрләре иҗат итә .
Фәнис Яруллинның иҗади эшчәнлеге . Ул шагыйрь дә , прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Иҗатының кайсы ягын гына алып карама , аның дөньяга яшәешкә үзенә генә хас мөнәсәбәтен күрәсең . “Мин тормышка гашыйк ”, “ Җилкәннәр җилдә сынала ”, “ Ә нә килә автомобиль”, “ Һәркемнең үз сукмагы ” һәм башка шигырь , проза, сәхнә әсәрләре яза
ТУГАН ЯГЫ КИРӘК КЕШЕГӘ Читтә йөргән чакта , сагындырып , Керер өчен төнлә төшенә , Зәңгәр таңлы , биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә . Зур уңышлар яулап , заманалар Матур бәя бирсә эшенә , — Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә
Шагыйрь үзе турында Февраль аенда тугангамы , канымда — февраль бураннарының уйнаклыгы , күңелемдә — Өемташ тауларының горурлыгы , җанымда — Ык елгасының ярсуы , хисләремдә — әрәмә чәчәкләренең назы , холкымда — дала җилләренең үҗәтлеге , тәнемдә тау имәннәренең ныклыгы бар. Табигатемдә булган шушы сыйфатлар кояшны каплаган кара болытлар аша йолдызлы күкләрне күрергә , салкыннарда сулышым белән җылытып учларымда гөлләр үстерергә , кешеләр гамен үз гамьнәремнән өстен куярга мөмкинлек бирде .
Ф.Яруллинның тормыш девизы “ Нинди генә очракларда да кеше булып кала алу һәм намуска тап төшермәү .”
Кеше дигән бөек исемне гел Йөрттең Син горур күтәреп . Яшәмәдең юкны бушка иләп , Бер дә юкка гомер үткәреп .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок "Фанис Яруллин"
Открытый урок по родному языку (татарский язык)...
Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре
Әдәби укудан дәрес конспекты...
Индивидуальный план повышения профессионального уровня учителя начальных классов МБОУ «Дубъязская СОШ Высокогорского муниципального района РТ» Яруллиной Гульнур Галимулловны на межаттестационный период 2013-2017 гг.
Тема самообразования: «Формирование УУД в рамках реализации ФГОС»....
Фәнис Яруллин
Максат: 1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты, аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру ...
Фәнис Яруллин иҗаты
Фәнис Яруллин иҗаты...
3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте
Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...
Сыйныфтан тыш уку дэресе. Ф. Яруллин "Хәтерсез күке" әкияте.
Әдәби укудан дәрес конспекты...