Фәнис Яруллин
презентация к уроку (3 класс) на тему

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна
Максат: 1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты, аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру 2. Дөрес, сәнгатьле уку күнекмәсен формалаштыру; иҗади фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Хехзмәткә мәхәббәт тәрбияләү, эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга тиешлеген төшендерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esh_eshk_oyrt_prezenta3.pptx2.48 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Эш эшк ә өйрәтә Ф. Яруллин “ Эшнең аның берние юк”

Слайд 2

Максат : 1. Укучыларны язучы Фәнис Яруллинның иҗаты , аның хезмәт турындагы шигырьләре белән таныштыру 2. Дөрес , сәнгатьле уку күнекмәсен формалаштыру ; иҗади фикерләү сәләтләрен , бәйләнешле сөйләм телен үстерү . 3. Хехзмәткә мәхәббәт тәрбияләү, эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга тиешлеген төшендерү Материал: 1. ” Әдәби уку китабы ” Г. М.Сафиуллина, 1 кисәк, (97- 98бит) 2. Дәреслек - хрестоматия ( 46 бит – 47 бит ) Җиһазлау: Ф. Яруллин портреты, китаплар күргәзмәсе,тест, слайдлар , ,,Сез иң гүзәл кеше икәнсез ,, җыры,шигырьләре дискта, презентация Дәрес тибы : Яңа – белем күнекмәләр формалаштыру . Дәрес төре : Шигырьне анализлау дәресе Метод: Эвристик – өлешчә эзләнү .

Слайд 3

- Исәнмесез , укучылар Килдегезме дәрескә , Уен , көлке эшләрегез К алдымы тәнәфестә . - Кыңгырауны ишеттек тә Ашыктык без дәрескә. Җиңнәребезне сызганып Тотынабыз зур эшкә.

Слайд 4

Чишмә кебек Синең иҗат юлың, Диңгез кадәр синдә сабырлык. Үзеңнән соң сүнмәс исемең калса, Шул түгелме иң зур батырлык? Олы җанлы ,матур ,батыр булып, Йөрәгенә кердең һәркемнең. Сокландыргыч изге исемең белән Горурлыгы булдың халкымның. Кыен чакта безгә ярдәм итә Син тудырган изге саф хисләр. Туган илдә күбрәк булсын иде, Күбрәк тусын иде Фәнисләр !

Слайд 5

Фәнис Яруллин

Слайд 6

« Бары тик көчле рухлылар гына үзләренең максатларына ирешә алалар » Фанис Яруллин

Слайд 7

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган.Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп 8 класс тәмамлый.

Слайд 8

Әтисе – Гатаулла Әнисе - Бибигафифә

Слайд 9

1954 елда ул монтер булып эшкә урнаша . 1957 елда армия хезмәтенә алалар.

Слайд 10

...Гомер буе җыйган күкрәк көчен Сынар чакта эшнең зурында, Канатлары сынган бөркет кебек Ятамын мин, дуслар, урында... Фәнис Яруллин Армиядә хезмәт иткәндә ул спорт белән мавыга.Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегүләренең берсендә “Кояш” дигән фигура ясаган вакытта, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Слайд 11

1970 нче елда Казан университетын тәмамлый

Слайд 12

Диплом алган көне

Слайд 13

Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан , Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. 1964 елда аның беренче китабы дөнья күрә. Бик күп мактаулы исемнәр бирелә.

Слайд 14

Тормышым авыр арба Йөгем гел артып бара, Арбам күптән туктар иде Мәхәббәт тартып бара Тормыш иптәше – Нүрсия апа белән

Слайд 15

Аның иҗатында күп урынны балалар әдәбияты алып тора Әлеге китапка балалар өчен язылган хикәяләр пьесалар , әкиятләр тупланган .

Слайд 16

Фәнис Яруллин 2011 елның 8 нче декабрендә 73 яшендә Казан шәһәрендә вафат була .

Слайд 17

Сез иң гүзәл кеше икәнсез!

Слайд 18

Китаплары

Слайд 19

Тырышлык бәхет китерер, Ялкаулык ачтан үтерер. Эше барның ашы бар. Эшкә булса – уф, табаным, Ашка булса - китер табагым. Эшнең боткасы тәмле. Ялкауның ялы биш көн. Хезмәте барның хөрмәте бар.

Слайд 20

Укыр идем гел бишкә Начар билге алмас идем Авыр фәннәр кермәсәләр, Өйгә эшләр бирмәсәләр, Дәрестә сөйләтмәсәләр. Һәр көн саен яңа дәрес Өйрәтеп йөдәтмәсәләр. Я бөтенләй бетерсәләр Берле, икеле, өчлеләрне. Калдырсалар көләч йөзле Матур-матур бишлеләрне, Укыр идем бишкә генә. Узар идем. Дамир укуда беренче, Сабир спортта көчле. Әни әйтә, нигә син дә Түгел соң шулар төсле. Рәфис эшчән дип мактала, Вил ярдәмчел, янәсе. Кайсы да булса бер яктан Алдын алар һәммәсе. “Эһ” тә итми узар идем Мин боларның барысын – Әгәр ачып җибәрсәләр Ялкауларның ярышын.

Слайд 21

Катнашуыгыз өчен рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Яруллин

Литературное чтение...

Урок "Фанис Яруллин"

Открытый урок по родному языку (татарский язык)...

Әдәби уку. Ф.Яруллин "Әни" шигыре

Әдәби укудан дәрес конспекты...

Фәнис Яруллин иҗаты

Фәнис Яруллин иҗаты...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...